Г. Тукай әкиятләре иленә сәяхәт.
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему
Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.
Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Бәйләнешле сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
Белем бирү бурычы: Балаларны сорауларга тулы җавап биререгә күнектерү, таныш булган әкиятләрнең исемнәрен әйтә белүләренә ирешү. Әкият геройларның эшләгән эшләренә дөрес бәя бирә белүгә өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үстерү, нәфасәти тәрбия (әвәләү).
Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал, слайд күрсәтү, сөенеч мизгеле, үстерелешле диалог, мактау сүзләре, бәя бирү.
Җиһазлау: мультимедия-проектор, экран, магнитофон, тозлы камыр
Сүзлек өстендә эш: шагыйрь, Су анасы, Шүрәле, кәҗә, сарык.
Алдан үткәрелгән эш: Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, уеннар өйрәнү, музыка әсәрен сайлау, нәфис сүзләрне кабатлау.
Эшчәнлек барышы:
Магнитофон язмасыннан “Туган тел” (Г.Тукай сүзләре, татар халык көе) дигән җыр яңгырый.
Тәрбияче: Исәнмесез балалар, кунаклар!
Апрель ае халкыбыз күңелендә Тукай рухы белән сугарылып уза. Әгәрдә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булыр.
(Проектор аша Г,Тукай тормыш юлы турында слайдлар карау.)
Кечкенә Габдуллага 5 ай. Әтисе үлеп китә, ә 3 яшь тулар-тулмас Габдулла әнисез кала. Җиде ят кешегә “әни” дип эндәшергә туры килә. Ниләр генә күрми Габдулла.
Г.Тукай 17 яшеннән татар халкының яраткан шагыйренә әверелә. Ул үзенең 10 еллык иҗат гомерен “ярты төш” дип атый. Уртада бүленеп, өзелеп калган ярты төш гадәттә үкендерә. Ләкин Тукай үкенми, шушы кыска вакыт эчендә, шактый гына “көйле” әсәрләр, әкиятләр язып ташлавыкуана. Аның шигырьләрен , әкиятләрен балалар бик теләп тыңлыйлар, яратып укыйлар.
- Без , бүген Г.Тукайның тылсымлы әкиятләр иленә сәяхәткә чыгабыз. Балалар, Г.Тукайның нинди әкиятләрен беләсез?
- Дөрес, без сезнең белән “Су анасы”, “Шүрәле”, “Гали белән кәҗә” әкиятләрен беләбез. Әйдәгез әле, экранда әкият иллюстрацияләрен карап үтик.
(Дидактик уен: “Әкиятнең исемен әйт!” Слайдлар ярдәмендә геройларны искә төшерү, кыскача эчтәлеген сөйләү. Карап бетерүгә, Су анасы килеп керә.)
Су анасы: Тукта, тукта карак! Кая минем алтын тарак? Кая качты ул юньсез малай, тизрәк табып бирегез үземә, юкса мин ачуланам?
Тәрбияче: Тукта әле, тынычлан, ник болай тузынасың? Кем син? Ник безнең бәйрәмне бозасың! Башта исәнләшер идең.
Су анасы: Ай аллам, ярый сезнеңчә булсын инде. Исәнмесез балалар, кемдә кем мине танымый, мин Су анасы булам.
Тәрбияче: Су анасы, яле тынычлан, кил утыр. Бүген бездә бәйрәм, ял итеп китәрсең, күңел ачарсың.
Су анасы: Минем сезнең белән күңел ачарга вакытым да, кәефем дә юк.
Тәрбияче: Нәрсә булды Су анасы, кая ашыгасың?
Су анасы: Мин карак малайны эзлим, ул бүген су буеннан минем алтын тарагымны урлап качты. Менә шул малайны эзләп йөрим , сезнең бакчага кереп киткәнен күрдем. Яшермәгез ул карак малаегызны, мин аны барыбер эзләп табам.
Тәрбияче: Су анасы бер дә кайгырма, без сиңа ярдәм итәрбез. Безнең балалар бик матур алтын тараклар ясап бирерләр, теләгәнен сайлап алырсың. Балалар, әйдәгез алдан әзерләп куйган тозлы камырны алабыз, тәгәрәтеп калын тасма ясыйбыз. Шул тасмаларны бармак белән басып тигезлибез, таякчыклар алып сызыклар ясап чыгабыз. Хәзер әзер таракларны сары төстәге буяу ярдәмендә буйыйбыз.
Су анасы тараклар кибә торсын, ә без синең белән “Су анасы” уенын уйнап алабыз.
Су анасы, су анасы,
Су анасын күр әле.
Каршыңда кем басып тора-
Ялгышмыйча әйт әле.
Су анасы: Булдырдыгыз, балалар бик яхшы уйный, җырлый, әвәли беләсез икән. Мин дә сезгә уен әзерләдем. Дидактик уен “Кайсы артык?” дип атала.
(Экранда әкиятләрдән иллюстрацияләр күрсәтелә, Г.Тукай әкиятләрен сайлап алып, башка әкиятләрне атау)
Г. Тукай әкиятләрен бик яхшы беләсез икән, афәрин.
Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз Г.Тукай әкиятләре безне нәрсәгә өйрәтә?
(Балалар җаваплары.)
Тәрбияче: Дөрес, дус, гадел, әдәпле, өлкәннәргә карата игътибарлы булырга өйрәтә.
Су анасы: Мин дә шулай уйлыйм. Шундый акыллы балаларга күчтәнәчем дә бар. Сәламәт, акыллы булып үсегез!(Кәрҗингә салынган алмалар бирә)
Тәрбияче: Зур рәхмәт. Без дә сезгә тараклар бүләк итәбез, кызларыгызга, оныкларыгызга бүләк итәрсез.
Су анасы: Рәхмәт, сөендердегез. Миңа ашыгырга кирәк, балалар көтеп калды. Саубулыгыз.
Тәрбияче: Балалар, булдырдыгыз. Шуның белән эшчәнлек тәмам. Бүген сез бик актив булдыгыз, сорауларга дөрес җаваплар биреп, белемнәрегезне күрсәттегез. Сезгә зур рәхмәт. Уңышлар сезгә! Саубулыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".
Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...
Комплексное занятие по обучению татарскому языку "ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘКИЯТЛӘРЕ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ "
Конспект комплексного занятия по татарскому языку для русскоязычных детей 6 - 7 лет....
"Әкиятләр иленә сәяхәт" "Күңелле балачак" "Без табигать балалары" "ЗОЖ" "Урман безнең дустыбыз"
открытое мероприятие...
Әкиятләр иленә сәяхәт
НОД по ФЭМП в смешанной группе...
Әкиятләр иленә сәяхәт
Әкиятләр иленә сәяхәт...
Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)
Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...
Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт
Конспект образовательной деятельности для детей подготовительной к школе группы...