Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү( грамотага өйрәнү). Тема: "Куян кызы"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)
Мәктәпкә әзерлек төркеме Сөйләм үстерү грамотага өйрәнү Тема: “Куян кызы” Максат: 1. Балаларга сүзләрдә хәрефнең урынын билгеләргә , хәрефләрне дөрес итеп язарга өйрәтү. 2. Балаларның уйлау сәләтләрен үстерү. 3. Балаларда матур әдәбият белән кызыксыну һәм ярату хисләре, бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, җаваплылык хисе тәрбияләү Методлар: тел көрмәкләндергеч, слайд күрсәтү, сөенеч мизгеле, белдерү тыңлау. Алымнар: сорау – җавап, нәфис сүз, мактау. Күрсәтмә чаралар: интерактив такта, магнитофон Көтеләчәк нәтиҗә: Балаларның биремнәрне дөрес итеп эшли алуларына ирешү. Җиһазлар: һәр балага ике төстәге фишкалар, карандашлар, магнитафон
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
soylm_usteru_avtosohranennyy.docx | 22.02 КБ |
Предварительный просмотр:
Мәктәпкә әзерлек төркеме
Сөйләм үстерү , грамотага өйрәнү эшчәнлеге
Тема: “Куян кызы”
Максат:
- Балаларга сүзләрдә хәрефнең урынын билгеләргә , хәрефләрне дөрес итеп язарга өйрәтү.
- Балаларның уйлау сәләтләрен үстерү.
- Тәрбияви: балаларда матур әдәбият белән кызыксыну һәм ярату хисләре, бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, җаваплылык хисе тәрбияләү
Алымнар: тел көрмәкләндергеч, слайд күрсәтү, сөенеч мизгеле, белдерү тыңлау, сорау – җавап, нәфис сүз, мактау.
Күрсәтмә чаралар: интерактив такта, магнитофон
Таратма җиһазлар: һәр балага ике төстәге лего, карандашлар, магнитафон
Көтеләчәк нәтиҗә: Балаларның биремнәрне дөрес итеп эшли алуларына ирешү.
- Психологик халәт.
Б.:
Саумы ак карлар
Саф кышкы иртә
Шатлык сөенеч
Алып кил безгә
Оештыру өлеше.
Т: Инде болай итеп исәнләшкәннән соң бүгенге көнебез шатлыкларга бай булыр, чөнки буген гадәти көн түгел.Дежур кем әле безнең? Әйдәле, Алинә һава торышы белән таныштыр безне.
Б.: Буген чәршәмбе көн. Көн болытлы. Кар ява , бераз гына җил исә, юлларда бозлавык сак булыгыз.
Т.: Әйе балалар, сак булырга кирәк аяк аслары тайгак. Бик зур рәхмәт Алинә. Нинди ел фасылы хәзер?
Б.: Кыш.
Т.: Әйе, кыш. Әйдәгез әле балалар, искә төшерик әле кыш ачуланганда нинди була әле ул? Йөзебез белән күрсәтик? Ачуланып күрсәтегез әле миңа. Йөзләрне җыерабыз. Ә хәзер кыш бабай кебек карларны туздырып алабыз.(авыздан өреп һава чыгару). Хәзер очып китәм мин.Ярар булдырдыгыз. Әйдәгез хәзер кояш кебек елмаегыз бер-берегезгә. Елмайдык. Менә бүлмәбез җылынып китте. Кояш кергән кебек булды. Булдырдыгыз балалар. Инде һава торышы турында сөйләштек, ә хәзер хәлләрне белешеп алыйк балалар.Нинди яңалыкларыгыз бар нинди хәлләрдә яшәп ятасыз? Ярыймы хәлләрегез?Бармы яңалыкларыгыз? Әйдәгез, Саба радиосын тыңлыйк әле. Яңалыклар Саба радиосында инде балалар.Иртә белән тыңларга өлгермәдегезме яңалыкларны, мин дә өлгермәдем шул балалар, әйдәгез тыңлап карыйк әле? (Магнитофоннны кушу.Яңалыклар тыңлау.Эфирда Саба радиосы сөйли. “Исәнмесез малайлар һәм кызлар.Сезгә җиткерәсе бик ашыгыч хәбәребез бар.Урамда туңган, калтыранган, тәпиләре кызарган, өшегән куян баласы табылды.Ул үзенең кайсы әкяттән икәнен әйтә алмый.Зинһар ярдәм итегез! Куян баласының кайсы әкияттән икәнен белсәгез Саба радиосына шалтыратып әйтегез.Куян баласына тизрәк ярдәм итәргә кирәк.Безнең телефон 2-31-11.Сездән хәбәр көтәбез!”)
Т.: Балалар нинди хәбәр җиткерделәр безгә?
Б.: Куян баласының аягы шешкән.
Т.: Әйе, бездән нинди ярдәм көтәләр?
Б.: Куян баласының кайсы әкияттән икәнен белергә кирәк.
Т.: Эйе. Куян баласының кайсы әкияттән икәнен белеп тизрәк шалтыратырга кушалар.Ярдәм итәбезме балалар?
Б.: Әйе ярдәм итәбез.
Т.: Сез бу әкиятне таныдыгызмы соң балалар?
Б.: Эйе.
Т.: Кайсы әкияттән икәнен беләбез бит без балалар.
Б.: “Куян кызы”
Т.: Әйе, “Куян кызы”. Аның авторы кем әле, кем язган әле?
Б.: Абдулла Алиш
Т.: Әйе бик дөрес балалар Абдулла Алиш.Аның тагы кайсы әкиятләрен беләбез әле без?
Б.: “Сер тотмас үрдәк”,” Чукмар белән тукмар”
Т.: Бик дөрес балалар.Бик күп әкиятләрен беләбез.Ә хәзер сөйләп үтик әле. Кайсыгыз сөйли?Әйдәле Самир.
Самир: Борын- борын заманда яшәгән булган ди куян кызы....
Мотивация
Т.: Ә сез беләсезме соң әле балалар ул куян кызы бик тә җырларга яраткан икән бит, белә идегезме? Куян кызы җырларга яраткан. Ул иртән тора да икән җыр суза икән. Ә ул җыр бик тә җайлы аны сез дә беләсез. Хәзер мин сезгә карточкалар күрсәтәм. Анда кайсы сузык авазларны күрәсез, шуларны җыр итеп сузарга тиешсез.Килештекме?
Б.: Килештек.
Т.:Килештек .Бик тә җайлы җыр.(Балаларга карточкалар күрсәтү “а-а-а, ә-ә-ә, у-у-у, ү-ү-ү, и-и-и,) Матур , күңелле җыр бит әйеме?(Балалар карточкадагы авазларны сузалар).Балалар куян кызы җырында без нинди авазлар ишеттек?
Б.: “А,ә, ү,у,и”. Менә хәзер шушы сузык аваз хәрефләрен, сезгә тиз генә килеп шушы леголардан аерып алырга кирәк.Әйдәле Ясминә.Кайсылары булды ул?Һәм аны авазлар өенә урнаштыра да бар.
Б.: “А” авазын өйгә урнаштыра,
Т.: Ни өчен син аны кырыс малай турысына куйдың?
Б.: Чөнки ул калын аваз
Т.: Әйе бик дөрес кырыс аваз дибез.
Б.: “Ә” авазын урнаштыра.
Т.: Ни өчен син аны “а” авазы янына куйдың?
Б.: Чөнки “а “ калын , “ә” авазы нечкә.
Т.: Әйе, дөрес, булдырдың.Ә хәзер,Сөмбел чыксын әле.Тагы кайсы авазларны ишеттек без?(балалар башка авазларны да шулай өйләренә урнаштыралар.)
Т.:Әкиятне дәвам итик балалар.(икенче бала дәвам итә.Бераз сөйләгәч Аваз уенын уйнау.”Г” син кайда.бер бала күрсәтә, икенче бала шул аваз кергән рәсем белән тоташтыра.)
Әкиятне икенче бала дәвам итә.”куян кызының теше, аягы сызлый”
Т.: Балалар куян кызының теше ,аягы ничек итеп сызлый? (балалар күрсәтәләр “ы-ы-ы”)Әйе “ы-ы-ы” дип суза куян кызы.Нинди аваз ишетелә балалар?
Б.: “Ы” авазы.
Т.: “ы” авазы ы хәрефе белән билгеләнә.(Тактага язып күрсәтү).Әйдәгез басыйк әле. Ы хәрефен язып карыйк.Ә хәзер борын белән язып карыйк.Бер Кул белән язу. Хәзер ике кул белән язабыз. Өстән бер таяк төшерәбез.Кырыена ярым түгәрәк ясыйбыз, һәм тагы бер таяк сызабыз.(балалар күрсәткәнчә эшлиләр)Ул нинди аваз балалар? Сузыламы? Әйдә җырлап карыйк әле.
Балалар сузып карыйлар.
Т.: Җырлап буламы? Димәк “Ы” авазы сузык аваз.Без аны кайсы малайга куябыз?
Б.: кырыс малайга.
Т.: Ы хәрефе нәрсәгә ошаган?(1.слайд күрсәтү)
Б.: 6 санына, ъ хәрефенә.
Т.: Булдырдыгыз балалар!Ә хәзер урыннарга утырыйк.Ы хәрефен язуда язып карарбыз.
Балалар парта янына утыралар һәм “ы” хәрефен язалар.Өстәл янында дөрес утыру кагыйдәсен искә төшерү.
Т.: Балалар “ы” авазы кергән сүзләр әйтеп карагыз әле .(Сүзләр әйткән балалар күчеп утырып баралар).Балалар ә хәзер телләребезне бераз шомартып алыйк әле
Интерактив тактада урман, усә, чыршы, агач , кисү, пычкы рәсемнәре.балалар белән бергәләп әйтеп чыгу.
Т.: Ә хәзер укып карыйк балалар.(3. Слайд)
Б.: кы-кы-кы- пычкы. Шы-шы-шы-чыршы
Т.: Булдырдыгыз балалар! Ә хәзер бераз ял итеп алыйк “ Иҗекләрне бүлү” уенын уйнарбыз
“Иҗекләрне бүлү” уены
Көй яңгырый балалар шул көйгә бииләр.Көй туктагач тәрбияче сүзләр әйтә, ә балалар иҗеккә бүлеп , ничә иҗек бар шул иҗек саны белән җитәкләшәләр.
Т.: Ошадымы сезгә балалар , булдырдыгыз! Әкиятне дәвам итәрбез. (икенче бала әкиянең дәвамын сөйләргә чыга)Ярар бүленеп алыйк.Балалар исегездә калдырыгыз Самирның кайсы өлештә калганын.Аннан дәвам итәрбез.Балалар парта артына утырыйк.
Т.: Булдырдыгыз балалар.Тактага карыйк әле.нинди рәсемнәр күрәсез?сезнең белән ребус чишеп карарбыз.
Интерактив тактада дөя, алма, ракета, учак рәсемнәре күрсәтелә.Балалар рәсемнәрне әйтеп чыгалар.
Т.: Балалар бу рәсемнәрдә нинди сүз яшерелгән икән?(4. Слайд)
Б.: ДАРУ
Т.: Дару сүзенең моделен төзербез. Ризат син такта янында эшләп күрсәт әле.Калганнар уз урыннарыгызда эшләгез.(яшел, кызыл шакмаклар белән сүз моделен төзү)
Балалар сүз моделен төзиләр. Тәрбияче дөреслеген күзәтә.
Т.: Балалар , ә хәзер дару сүзенә ошаган сүзләр табып моделен төзегез әле.
Балалар сүзләр табалар.
Т.: Бик яхшы.Булдырдыгыз молодцы.Янәдән тактага күз төширик әле.Нинди рәсемнәр күрәсез? (5.слайд)
Б.: ыргак,сыр, тычкан, башлык,балыкчы, кыш, кайчы
Т.: Ә хәзер бу сүзләрдә ы авазы сүзнең кайсы өлешендә килә схемада тоташтырып чыгыгыз
Балаларның мөстәкыйль эше.
Т.: Балалар әкиятнең ахырын искә төширик әле.
Балалар әкиятне искә төшерәләр.
Б.: куян баласы рәх-мәт әйткән.
Рефлексия.
Т.: Балалар димәк радиодан эйтелгән белдерүдәге куян кызы кайсы әкияттән булды инде? (Балалар җавабы) Без куян кызына булыша алдыкмы? Куян баласы А.Алишның әкиятеннән икәнлеген радиога шалтыратып әйтермен инде. Бүгенге шөгыль ошадымы сезгә балалар? Без нинди аваз белән таныштык әле? (балалар җавабы) Миңа да бик ошады балалар рәхмәт сезгә!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтүдә УМК куллану
Балаларны грамотага өйрәтү сөйләм телен үстерү, тирә-як белән таныштыру, матур әдәбият уку, саф һавада булу, күзәтү, иртән балаларны кабул итү һәм шәхси эш вакытларында да алып барыла һәм ныгытыла....
Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыльләрен үткәрүнең эш нәтиҗәләре
Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыльләрен үткәрүнең эш нәтиҗәләре...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план
Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план ...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план
Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план...
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән грамотага өйрәтү шөгыленең йомгаклау конспекты
Балаларда [к] һәм [къ] авазларын әйткәндә сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләрен бирү: [к] авазын аерым килеш һәм сүзләрдә дөрес әйтергә өйрәтү. Фонематик ишетүне үст...
«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе» /мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе/
Тартык л авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү; л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын,...
Сәнгати-эстетик үсеш, сөйләм үстерү (грамотага өйрәтү), танып белү үсеше (математика) буенча интеграль эшчәнлек (Мәктәпкә хәзерлек төркеме)
Эшчәнлек структурасы: 1. Хәерле иртә теләү.2. Сюрприз момент.3. Математик Галактикага юл тоту.4. Рәсемнәр ярдәмендә ребус чишү.5. Математик табышмакларга җавап табу.6. Геометрик...