Мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтүдә УМК куллану
консультация по обучению грамоте на тему

Зиятдинова Гульшат Ванситовна

Балаларны грамотага өйрәтү сөйләм телен үстерү, тирә-як белән таныштыру, матур әдәбият уку, саф һавада булу, күзәтү, иртән балаларны кабул итү һәм шәхси эш вакытларында да алып барыла һәм ныгытыла.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтүдә УМК куллану

ЗИЯТДИНОВА ГӨЛШАТ ВАНСИТОВНА

Казан шәһәре Мәскәү районының

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

184-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

         Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор. Шулай ук, мәктәпкәчә яшь – баланың бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру өчен иң кулай вакыт. Туган телне камил белү, алга таба балага акыл,  әхлак, сәнгать һәм зәвык тәрбиясе бирү өчен мөһим шарт булып тора. “Авазларны уйнатып” дип аталган мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы шушы максат һәм бурычларны үз эченә алган.      

           Иң беренче балаларны авазларны ишетергә өйрәтү бик мөһим. Моның өчен табигатьтәге тавышларны тыңлау һәм кабатлау отышлы. Мәсәлән балаларга көзге паркта йөрергә тәкъдим итәбез. Бүлмә буйлап йөрибез һәм аяк астында яфраклар кыштырдавын искә төшерәбез. Балалар тәрбияче артыннан ш авазы ишетелерлек итеп “кыш-ш-штыр”, “кыш-ш-штыр” дип кабатлыйлар. Һәр ел фасылының үз тавышы бар.  Кыш көне җил-буран ыжгырганын, яз көне гөрләвек челтерәгәнен, җәй көне бал кортларының безелдәгәнен тыңлыйбыз һәм кабатлыйбыз. Шулай ук хайван һәм кош тавышларын да кабатларга мөмкин.

     Балаларның сүз байлыкларын арттыру өчен рәсемнәр кулланабыз. Ул рәсемнәр билгеле бер авазларга багышланганнар һәм бу авазлар сүзнең төрле урыннарында килгәннәр. Балалар рәсемдә нәрсә сурәтләнгәнен әйтәләр, сүзне иҗекләргә бүләләр, һәр хәрефен аерып әйтәләр һәм бирелгән авазның сүзнең кайсы урынында кигәнен ачыклыйлар. Бу рәсемнәр арасында билгеләнгән аваз кермәгән сүзләр дә булырга мөмкин. Балалар бу сүзләрне аерып алалар.  “Кем күбрәк сүз әйтә?” уены уйнап, өйрәнгән сүзләрне ныгытып куябыз.  

     Авазларны ишетергә өйрәнгәннән соң, балаларның игътибарын бер үк авазның төрлечә – калын һәм йомшак әйтелешенә юнәлтәбез. Безнең әлифбада ул “кырыс” һәм “ягымлы” дип йөртелә. Кырыс һәм ягымлы дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлатканнан соң, балалар бу биремне бик җиңел башкара башладылар. Соңрак  балалар биремне мөстәкыйль башкара башладылар.  Моның өчен кырыс һәм ягымлы малай портретлары ярдәмгә килә. Алар, шулай ук, китапта бирелгән. Ягымлы малай портретын күрсәткәч, балалар бирелгән аваз йомшак әйтелә торган сүзләр әйтәләр. Кырыс малай портретына калын әйтелешле сүзләр табып әйтәләр.

      “Кайтаваз” уены балаларга бер үк  авазның  калын һәм йомшак әйтелешләрен дөрес итеп әйтеп карарга мөмкинлек бирә. Тәрбиячегә дә баланың дөрес әйтү-әйтмәвен ачыкларга һәм, кирәк булса,  төзәтергә, ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

       Бу җыентыкның һәр дәресе рәсем белән башлана. Бу рәсемнәр  балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү өчен бик файдалы. Бу рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү, хикәя төзү, исем кую, хикәянең ахырын сөйләү, күренешне яки әйберне сыйфатлау, тасвирлау, диалог төзү кебек эшләр башкарабыз.

        Без хәзер “Авазларны уйнатып” китабының икенче бүлегенә керештек. Хәзер инде балалар сузык һәм тартык авазларны ялгышмыйча билгелиләр, сүзнең схемасын мөстәкыйль төзи беләләр. Элек схема төзегәндә фишкалар гына куллансак, хәзер хәрефләрнең үзен язып та карыйбыз. Сузык авазларны кызыл, тартык авазларны зәңгәр карандаш белән язабыз. Фишкалар белән эшләүгә караганда язу балаларга күбрәк ошый. Үзенең белеменә  ышанган балалар төсле карандашлар белән мөстәкыйль язалар, ә белеп җиткермәгәнрәк балалар башта гади карандаш белән, тикшергәч кенә төсле карандаш белән өстән язалар , бик авырсынып утырганнар белән бергәләп эшлибез.

        Җыентыкның ахырында бирелгән кушымтадан хәрефләрне кисеп алып хәреф кассасына урнаштырдык. Бу хәрефләрне “Тере модельләр” уенында кулланабыз. Шулай ук кичке якта буш вакыт булса, балалар үзләренең хәреф кассаларын алып сүзләр төзеп карыйлар.

       Балаларны грамотага өйрәтү сөйләм телен үстерү, тирә-як белән таныштыру, матур әдәбият уку, саф һавада булу, күзәтү, иртән балаларны кабул итү һәм шәхси эш вакытларында да алып барыла һәм ныгытыла.

         

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркемчегендә грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек «Ө хәрефе”

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен грамотага өйрәтүгә хәзерлек буенча ачык эшчәнлек конспекты....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыльләрен үткәрүнең эш нәтиҗәләре

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыльләрен үткәрүнең эш нәтиҗәләре...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  грамотага әзерлек буенча переспектив план...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән грамотага өйрәтү шөгыленең йомгаклау конспекты

Балаларда [к] һәм [къ] авазларын әйткәндә сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләрен бирү: [к] авазын аерым килеш һәм сүзләрдә дөрес әйтергә өйрәтү.   Фонематик ишетүне үст...

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе» /мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе/

Тартык  л  авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү;  л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын,...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үстерү( грамотага өйрәнү). Тема: "Куян кызы"

Мәктәпкә әзерлек төркеме Сөйләм үстерү грамотага өйрәнү Тема: “Куян кызы” Максат: 1. Балаларга сүзләрдә хәрефнең урынын билгеләргә , хәрефләрне дөрес итеп язарга өйрәтү. 2. Балаларның уйла...