Кышкы урманга сәяхәт. (Зурлар төркеме өчен сөйләм үстерү шөгыленнән конспект)
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)
программа таләпләренә туры китереп, балаларның кыш, кышкы уеннар буенча белемнәрен системалаштыру, тирәнәйтү, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kyshky_urmanga_syaht_zurlar_torkeme.docx | 24.11 КБ |
Предварительный просмотр:
(Зурлар төркеме өчен ачык шөгыль)
Максат: программа таләпләренә туры китереп, балаларның кыш, кышкы уеннар буенча белемнәрен системалаштыру, тирәнәйтү, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү.
Бурычлар:
- Кыш, кышкы уеннар турында белемнәрне гомумиләштерү, [ш]авазының дөрес әйтелешен ныгыту.
- Балаларның иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
- Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү, бер-береңә ярдәм итү сыйфатлары тәрбияләү.
Белем бирү өлкәсе: сөйләм телен үстерү.
Җиһазлар: слайдта рәсемнәр: поезд, кышкы табигать, сары шар, чыршы, чана, чаңгы, “Кышкы уеннар” сериясеннән картиналар.
Сүзлек өстендә эш: тимераяк, сәяхәт.
Методик алымнар: әңгәмә, презентация күрсәтү.
Эшчәнлек барышы.
1. Кереш өлеш:
а) психогимнастика.
Кулларга без тотындык,
Бер-беребезгә елмайдык.
Җылы күчте кулларга
Рәхәт булды дусларга.
-Исәнмесез, балалар!
- Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырь укыйм. 1нче слайд
Бу шигырь кайсы ел вакыты турында?
Урманнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.
Һава саф – рәхәт суларга,
Яп – якты бөтен урын.
Кыш бабай, килде кунакка,
Җир киде йомшак тунын.
Г. Латыйп
( Балаларның җаваплары тыңлана.)
- Кыш икәнен каян белдегез? ( Кар ява. Кыш көне Кыш бабай килә.
Урманнар, кырлар кар белән каплана.)
-Әйе, балалар, бу шигырь кыш турында. Без дә бүген матур кыш
турында сөйләшербез.
2 нче слайд
Ә Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Безне бүген кызыклы сәяхәт көтә.
Юлга чыгар алдыннан кәефләрне барлыйк әле. Кәефләрегез ничек? (Балаларның җаваплары тыңлана) Минем дә кәефем тыныч зәңгәр күк йөзендәге йомшак ак болыт сыман. Димәк, без юлга чыгарга әзер.
б) артикуляцион гимнастика.
3нче слайд
-Менә бу – без сәяхәт итәчәк поезд. Аның тавышы гадәти түгел. Кузгалып китәр алдыннан ул нинди аваз чыгара? (Ш-ш-ш) Кем шулай гүли ала? (3-4 бала гүли) Поезд кузгалсын өчен барыбызның да гүләве кирәк. Әйдәгез, бергәләп гүлибез. (Балалар бергәләп ш-ш-ш авазын кабатлыйлар)
-Хөрмәтле пассажирлар! Үзегезнең урыннарыгызны алыгыз. Хәзер кузгалабыз. Поезд тавыш бирә: ш-ш. (Балалар бергәләп ш-ш-ш дип кабатлыйлар)
2. Төп өлеш:
4 нче слайд
б) тел шомарткыч.
-Балалар, кыш матур. Менә миндә бу искиткеч матурлыкны күреп шигырь язу теләге туды. Сез миңа булышасызмы?
(Рәсемнәр күрсәтелә)
Ш-ш-ш
Елмая күктә ………(кояш). 5нче слайд
Ша-ша-ша
Әйтерсең ул……….(сары шар).6нчы слайд
Шы-шы-шы
Ян тәрәзәгә каршы
Үсеп утыра …………(чыршы).7нче слайд
Шу-шу-шу
Әйдә монда утырма,
Я чана, чаңгыда …..(шу). 8нче слайд
9нчы слайд
- Менә балалар кышкы аланга килеп тә җиттек.Нинди матур монда. Балалар кышкы аланда сез нәрсәләр күрәсез?(Балаларны активлаштыру).
10нчы слайд
Агачларны күзәтү.
- Балалар, агачларга карагыз әле. Агачлар нәрсә белән капланган?
-Кар белән капланган.
- Ә менә бу нинди агачлар?( Чыршы белән нарат).
- Аларның ылыслары нинди төстә? ( Яшел).
-Әйе, балалар, чыршы белән нарат кышын да , җәен дә яшел төстә калалар.
- Ә башка агачлар җәен киенәләр, кышын чишенәләр.
11нче слайд
6. Чыршы төбендә серле сандык табу.
- Балалар, мин чыршы төбендә нәрсәдер күрәм. Өстенә күп кар да яуган.
Әйдәгез, алып карыйк әле. Сандык түгелме соң бу? Ачып карыйк әле.
( Эченнән җимлек килеп чыга).
-Балалар, кайсыгыз белә, бу нәрсә?
- Әйе, дөрес бу җимлек.
- Җимлек белән нишлиләр соң?
-Кошлар өчен җим салалар.
12 нче слайд
-Ә сез нинди кышлаучы кошларны беләсез?
-Песнәк, күгәрчен,чыпчык, кызылтүш, тукран, чәүкә, саескан.
Әйдәгез, җимлекне агачка элик һәм кошларга җим салыйк. Без киткәч, алар
җимлеккә очып килерләр. Балалар, әйдәгез, бергәләп кошларны җим чүпләргә чакырыйк.
Слайд
в) физкультминут «Кошлар ашату»
Менә кошлар очып килде (очу хәрәкәтләре ясыйлар)
Җимлеккә.
Әй, сөенде алар анда (сикергәлиләр)
Җим күпкә.
Әй, чукыйлар алар җимне (башлары белән чукыган хәрәкәтләре ясыйлар)
Җимлектән.
Сөенешеп тыпырдыйлар
Җимлектә.
Слайд 13
Ә менә мин сезне бүген чукыр дигән тагын бер кышлаучы кош белән таныштырам.
Чукыр (Клёст) ылыслы урманнарда яши. Читтән караганда чукыр попугайга ошаган. Ата чукыр кызгылт, ә ана чукыр сары төстә була. Аларның томшыклары чалшайган була, ягъни өске томшык аска караган, ә аскы томшык өскә карап тора. Ләкин аларның туганда томшыклары туры була. Әниләре аларны туендырганда аларга чалыш томшык кирәкми дә. Ә үзләре азык табып ашый башлауга аларның томшыклары кәкерәя башлый. Чукырлар чыршы һәм нарат күркәләренең орлыклары белән тукланалар. Әнә шул орлыкны эләктереп алу өчен аларга чалыш томшык кирәк тә инде. Чукырлар кышның нәкъ уртасында, иң салкын вакытта бала чыгаралар. Балалары өшемәсен өчен ояларын да калын итеп, ике катлы итеп ясыйлар. Алар чыршы, нарат күркәләренең орлыкларын ашыйлар. Шуны ашаганга күрә алар өшемиләр. Чукыр нарат күркәләрен өзеп ала да, аягы белән тотып торып, орлыкларын чукып чыгара. Ул кулга бик тиз ияләшә. Түшәм буйлап томшыгы белән ябышып йөри алганга күрә аны «Рус попугае» дип йөртәләр.
-Кыш көне кошларга салкын. Алар кар астыннан азык таба алмыйлар. Миләш җимешләре коелып бетмәсә, алар шуның белән тукланалар. Шуңа күрә,без кошларга ярдәм итәбез.
14 нче слайд паровоз
7. “ Йомшак кар” уены.
- Күрәсезме, балалар, нинди матур булып , ап – ак кар ява. Әйдәгез, карлар белән уйнап алабыз.
Кар, кар, кар ява:
Бураннарны туздыра ( Куллары белән очу хәрәкәтләре ясыйлар, аннан бер
урында әйләнеп торалар).
Кулларга төшеп эри,
Үзе бик тиз туңдыра (Кулларын сузып карны тоталар,аннан кулларын кулга
туңу хәрәкәтләре ясыйлар).
Йомшак карны алабыз ( иеләләр),
Аннан туплар ясыйбыз (кар йомарлау хәрәкәте).
Кар атышып уйныйбыз
Бик күңелле яшибез ( кул чабып бер урында сикерәләр).
15нче слайд
8. Кыргый җәнлекләр белән танышу.
- Урманда бит кыргый җәнлекләр дә яши.
- Әйдәгез, нинди җәнлекләр яшәгәнен белү өчен табышмакларның
җавапларын табыйк.
1.Кыш көне ак 2. Сорыдыр төсе,
Җәй көне соры. Үткендер теше,
Урманнан чыгар, Урманда йөри,
Кыр буйлап чабар (Куян.) Бозаулар эзли (Бүре.)
3.Нечкә билле,
Көлтә койрыклы (Төлке).
4.Кош түгел оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата (Тиен.)
5.Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста ( Аю.)
6.Энәсе бар, ә тегә алмый (Керпе.)
- Балалар, урманда нинди җәнлекләр яши инде?
- Төлке, бүре, тиен, куян,аю, керпе.
-Шушы җәнлекләрнең кайсылары кыш көне йоклыйлар?( Аю, керпе.)
-Алар нәрсә белән тукланалар? ( Балаларның җаваплары тыңлана.)
- Дөрес, тиен кыш көне киптерелгән гөмбә, чикләвек белән туена. Аю белән керпе йоклый. Бүре белән төлке куян эләктерергә тырыша. Куянкай агач кайрысы кимерә.
16 нчы слайд
9. Сәяхәттән кайту.
- Балалар, безгә кайтырга да вакыт җитте.
- Сезгә урманда ошадымы?
- Ә нәрсә ошады?Ни өчен ошады?
- Ни өчен ошамады?
- Әйе, балалар, урман үзе бер сихри дөнья икән ул. Урманда тынлык. Урман кыш көне татлы йокыга тала. Урмандагы һәрбер кош, һәрбер җәнлек кышны исән – сау үткәреп җибәрсен.Без дә мәрхәмәтле булыйк, аларга ярдәм итик.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”
Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”
Ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...
Зурлар төркеме өчен ата-аналар белән ачык дәрес конспекты «Алсуга кунакка»
Задачи: Пробуждать интерес к изучению татарского языка.Активно помогать каждому ребёнку в освоении татарского языка в рамках требований УМК.Совершенствовать все стороны речи: добиваться чистого ...
Конспект: «Математика һәм сөйләм теле үстерү шөгыльләреннән катнаш эшчәнлек” зурлар төркеме
Максатлар:Балаларның гади математик күзаллауларын формалаштыру.10 га кадәр санау.Саннарың күршесен дөрес атау күнекмәләрен ныгыту.Балаларның логик фикерләрен үстерү.Нокталар белән рәсем ясау күнегүләр...
“Кышкы урманга сәяхәт” (Зурлар төркеме өчен ачык шөгыль)
Кыш, кышкы уеннар турында белемнәрне гомумиләштерү, [ш]авазының дөрес әйтелешен ныгыту.Балаларның иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.Кышкы табигатьнең мат...
Уртанчылар төркемендә ИКТ уеннар кулланып үткәрелгән сөйләм телен үстерү шөгыленең план конспекты Тема:«Кояш әкияттә кунакта»
Белем бирү: 1.ИКТ уеннар кулланып балаларда танып белү күнекмәләрен, көз сыйфатларын һәм өс-баш киемнәрен сезонлап аера белүләрен ныгыту;Үстерешле: 2. Балаларның йорт хайваннарын тануларын, яшелчәләрн...
Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча “Кышкы урманга сәяхәт” исемле йомгаклау шөгыленең конспекты.
Тема: Кышкы урманга сәяхәт.Белем бирү өлкәсе: Сөйләм үстерү.Яшь үзенчәлекләре: 3-4 яшьМаксат: Балалар белән тоемлау хисе ярдәмендә күзаллауларын үстерү. Сөйләмдә сыйфатларны дөрес куллана ...