Уртанчылар төркемендә ИКТ уеннар кулланып үткәрелгән сөйләм телен үстерү шөгыленең план конспекты Тема:«Кояш әкияттә кунакта»
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Лейсан Гарипова Наилевна

Белем бирү: 1.ИКТ уеннар кулланып балаларда танып белү күнекмәләрен, көз сыйфатларын һәм өс-баш киемнәрен сезонлап аера белүләрен ныгыту;

Үстерешле: 2. Балаларның йорт хайваннарын тануларын, яшелчәләрне һәм җиләк – җимешләрне аера белүләрен,  сөйләм телләрен камилләштерү;

Тәрбияви: 3. Тыңлап җавап бирә белергә өйрәтү; балаларда игътибарлылык, ярдәмчеллек хисләрен һәм шөгыльгә кызыксыну тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koyash_kiyatt_kunakta.docx26.4 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“83 нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы”

Уртанчылар төркемендә ИКТ уеннар кулланып

үткәрелгән сөйләм телен үстерү шөгыленең

план конспекты

Тема:«Кояш әкияттә кунакта»

Төзеде: тәрбияче

Гарипова Л.Н.

Түбән Кама

2023

Тәрбияче:

Гарипова Ләйсән Наил кызы.

Эш урыны:

"83 – нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы" муниципаль узидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Тема:

ИКТ уеннар кулланып

«Кояш әкияттә кунакта»

Төп белем бирү өлкәсе:

Сөйләм үстерү.

Интеграль белем бирү өлкәләре:

Танып белү, социаль – коммуникатив.

Балаларның яшь үзенчәлекләре:

Уртанчылар төркеме.

Максат:

ИКТ уеннар кулланып балаларның сөйләм телләрен ныгыту.

Бурычлар:

Белем бирү: #1048;КТ уеннар кулланып балаларда танып белү күнекмәләрен, көз сыйфатларын һәм өс-баш киемнәрен сезонлап аера белүләрен ныгыту;

Үстерешле: 2. Балаларның йорт хайваннарын тануларын, яшелчәләрне һәм җиләк – җимешләрне аера белүләрен, сөйләм телләрен камилләштерү;

Тәрбияви: 3. Тыңлап җавап бирә белергә өйрәтү; балаларда игътибарлылык, ярдәмчеллек хисләрен һәм шөгыльгә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар:

Күрсәтмә: проектор, экран, мольбертта кояшлар.

Таратма:«Әни белән баланы тап» уены өчен бирем белән карточкалар, маркер, салфетка.

Алдан эшләнгән эш:

Әңгәмәләр,әкият уку, йорт хайваннарының балаларының исемнәрен истә калдыру, өс-баш киемнәрен, яшелчәләр һәм җиләк җимешләрен аера белүләрен ныгыту.

Алга таба эш:

Татар телендә сүзлек запасын баету өстендә эшләргә.

Методик алымнар һәм чаралар:

Диалогик сөйләм, әңгәмә, кабатлау, сорау-җавап, мактау.

Эшчәнлек структурасы:

#1050;ереш өлеш (1 мин.): Исәнләшү шигыре

#1058;өп өлеш (15 мин.):

1 Көз сыйфатларын атау.

2 Шөгыльгә кереш өлеш сөйләү;

3 Өс-баш киемнәрен сезонлап аерып җыю;

4 Бармак уены.

5 Йорт хайваннарына балаларын табарга ярдәм итү.

6 Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кәрҗингә җыю.

#1049;омгаклау ( 2 мин.)

Рефлексия – сорау-жавап, ошаган кояш рәсемнәрен үзләренә алу.

Актив сүзлек:

Пассив сүзлек:

Кәҗә бәтие, бозау, көчек, колын.

Яшелчә, җиләк - җимеш, кояш.

Көтелгән нәтиҗә:

Татар телендә иркен аралашу.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар рәхим итегез, шөгылебезне башлап җибәрик, түгәрәк ясап, бер – беребезгә һәм кунакларга хәерле иртә теләп исәнләшик.

(Балалар шигырь сөйли)

Исәнме, кояш!

Исәнме, һава!

Исәнме, иртә!

Исәнме, йомшак җил!

Исәнмесез, кунаклар!

Тәрбияче: Минем телефонга табышмак килгән, игътибар белән тыңлап, җавабын табарга булышыгыз зинһар.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була?

Балалар: Көз.

Тәрбияче: Бик дөрес.Ә, хәзер нинди ел фасылы соң?

Балалар: Урамда көз.

Тәрбияче: Әйе, көз фасылы. Ә көз көне сез нинди үзгәрешләр күрдегез?

Балалар: Яңгыр ява, җил исә, салкын, җылы итеп киенәбез, кошлар җылы якка китә, агач яфраклары саргая һәм коела.(Җаваплар экранда чыга бара)

Тәрбияче: Балалар, бүген кояш йокыдан уянгач, яңа көн туганга шатланып, урман буйлап йөгереп – сикереп йөргән. Кешеләрне йокыдан уяткан. Кояш бар нәрсәгә дә бәрелеп йөреп үзенең нурларын югалткан. Кояшның кәефе төшкән, ул нурларын кайдан табарга дип аптырап болытлар артына качкан. Кояш яктыртмагач безгә дә күңелсез. Балалар кояшка нурларын табарга ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе, ярдәм итәбез.

Тәрбияче: Карагыз әле, каршыбызга нәрсә чыкты безнең?

Балалар: Бу тиен.

Тәрбияче: Тиен, син кояшның нурларын күрмәдеңме? Айзат кабатлап сора әле тиеннән.

Тиен: Күрдем. Мин һич кенә дә аңлап бетерә алмыйм, хәзер җәйме көзме икәнен. Миңа киемнәрне аерып куярга ярдәм итсәгез, кайда икәнен әйтермен.

Тәрбияче: Җәйге киемнәрне менә монда, ә көзге киемнәрне монда җыярга кирәк. Булышабызмы балалар?

Балалар: Әйе,булышабыз.

(Киемнең исемен, төсен, кайчан кигәннәрен әйтеп, биремне бергәләп эшлибез)

Тәрбияче: Әфәрин, рәхмәт балалар. Безнең кояшыбызның бер нуры табылды.

Тагын эзлик әле, нәрсәләр бу балалар?

Балалар: Куян һәм куян баласы.

Тәрбияче: Куян, син кояшның нурларын күрмәдеңме? Нәзилә кабатлап сора әле.

Куян: Күрдем. Йорт хайваннары үзләренең балаларын югалтканнар, шуларны табарга ярдәм итсәгез, кайда икәнен әйтермен.

Тәрбияче: Ярдәм итәбезме балалар?

Балалар: Әйе, ярдәм итәбез.

Тәрбияче: Йорт хайваннары авылда яши. Тагын кемнәр яши авылда? Куянга ярдәм иткәнче бармакларны хәрәкәтләндереп алыйк әле әби-бабайны искә төшереп.

Бу бармак – бабай.

Бу бармак – әби.

Бу бармак – әти.

Бу бармак – әни.

Бу бармак – мин.

(Өстәл артында, хайваннарның исемнәрен атап бирем эшләнә)

Тәрбияче:Безнең кояшыбызның тагын бер нуры табылды. Тагын эзләп карыйк. Безгә кем очрады балалар?

Балалар: Айболит.

Тәрбияче:Айболит, син кояшның нурларын күрмәдеңме? Әминә кабатлап сора әле Айболиттан.

Айболит: Күрдем. Яшелчә, җиләк-җимешләрдә витаминнар бик күп. Миңа яшелчәләрне бер кәрҗингә, җиләк - җимешләрне икенче кәрҗингә аерып җыярга ярдәм итсәгез, кайда икәнен әйтермен.

Тәрбияче: Балалар яшелчәләр кайда үсә әле? Ә җиләк җимешләр кайда үсә?

Балалар: Яшелчәләр түтәлдә үсә. Җиләк җимешләр агачта үсә.

Тәрбияче: Алинә рәхим итеп кишер турында шигыреңне сөйләп кит әле.

Минем исемем – кишер.

Теләсәң болай пешер .

Теләсәң ашка тура,

Мине яраткан бала

Көчле, саләмәт була.

(Исемен, тәмен, төсен, формасын әйтеп, биремне бергәләп эшлибез)

Тәрбияче: Безнең кояшның нурлары табылды, кояшыбыз шатлана, болытлар артыннан чыкты. Балалар бу геройлар кайсы әкияттән?

Балалар:Куян кызы.

Кояш: Рәхмәт сезгә балалар, сез миңа нурларымны табарга ярдәм иттегез. (запись)

Тәрбияче: Балалар сезгә моңсу – нурсыз кояш ошадымы, әллә күңелле – нурлы кояш ошадымы?

Балалар: Нурлы кояш ошады.

Тәрбияче: Балалар без сезнең белән ниләр эшләдек?

Балалар: Киемнәрне, җиләк җимешләрне, яшелчәләрне җыйдык, хайваннарга булыштык.

Балалар: (балалар җаваплары)

Тәрбияче: Балалар безнең беренче бирем киемнәрне сезонлап аерырга иде, икенче бирем йорт хайваннарына балаларын табарга ярдәм иттек, ә өченче биремдә яшелчәләрне һәм җиләк – җимешләрне кәрҗингә җыйдык, кайсы бирем ошады шул бирем янындагы кояшны алырсыз. Сезгә кайсы бирем күбрәк ошаганын, мин сез алган кояшлардан беләчәкмен.

Тәрбияче: Балалар без сезнең белән ниләр эшләдек?

Балалар: Киемнәрне, җиләк җимешләрне, яшелчәләрне җыйдык, хайваннарга булыштык.

Балалар: (балалар җаваплары)

(мольбердта һәр бирем янында төрле кояш рәсеме, кайсы бирем ошаган шуның янындагы кояшны ала.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен...

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ “КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ”

СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ“КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ&rdquo...

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект Тема: “Яшелчәләр”

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен б...

Икенче кечкенәләр төркемендә инфографика технологиясен кулланып үткәрелгән танып белү шөгыленең план конспекты Тема: «Кояш нурларын эзлибез»

Белем бирү: 1. Инфографика технологиясен кулланып балаларда танып белү күнекмәләрен, бер һәм күп, өстә – аста, киң – тар, биек - тәбәнәк төшенчәләрен аера белүләрен ныгыту;Үстерешле: 2. Ба...