Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча “Кышкы урманга сәяхәт” исемле йомгаклау шөгыленең конспекты.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)
Тема: Кышкы урманга сәяхәт.
Белем бирү өлкәсе: Сөйләм үстерү.
Яшь үзенчәлекләре: 3-4 яшь
Максат: Балалар белән тоемлау хисе ярдәмендә күзаллауларын үстерү. Сөйләмдә сыйфатларны дөрес куллана белергә өйрәтү. Урман байлыгы- агачлар, кыргый хайваннар турында белемнәрен үстерү. ,Санамыш аша татар халык авыз иҗаты әсәрләренә мәхәббәт уяту. Хәрәкәт үсешен камилләтерү. Балаларның кыш ел фасылы турында күзаллауларын киңәйтү, кар, анын билгеләре ( үзлекләре) белән таныштыруны дәвам итү.Балаларның игътибарын, диалоглы сөйләмен үстерү.
Сүзлек: зур, кечкенә туплар, кызыл, сары, яшел, зәңгәр туплар, туп тәгәри, чыршы, яшел чыршы, энәле чыршы, куян, куянкай, йомшаккай, тиен, кыргый хайваннар, кыш, ак, йомшак, җепшек кар.
Җиһазлар: мольберт, “Серле капчык”, кызыл, сары, зәңгәр, яшел төстәге туплар, кызыл, сары, зәңнгәр, яшел төстәге кәрзиннәр, зур һәм кечкенә чыршы, куян, тиен, аю, керпе уенчыгы, гөмбә, кишер муляжлары, чын кар.
Алдан эшләнелгән эш: кыш, кар турында сөйләшү, рәсемнәр карау, төсләрне өйрәнү, кыргый хайваннар турында сөйләшү, санамыш өйрәнү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ikenche_kechkenlr_torkemend_soylm_usteru_buencha_belem_biru_eshchnlege_konspekty.docx | 23.14 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә яшьтәге балаларга
белем бирү учреждениесы
«7 нче санлы сулыш юлы авырулы балаларны карау
һәм сәламәтләндерү балалар бакчасы»
9 нчы номерлы икенче кечкенәләр төркемендә
сөйләм үстерү буенча “Кышкы урманга сәяхәт” исемле
йомгаклау шөгыленең конспекты.
Тәрбияче: Низамова Г.М.
Түбән Кама шәһәре, 2023ел.
Тема: Кышкы урманга сәяхәт.
Белем бирү өлкәсе: Сөйләм үстерү.
Яшь үзенчәлекләре: 3-4 яшь
Максат: Балалар белән тоемлау хисе ярдәмендә күзаллауларын үстерү. Сөйләмдә сыйфатларны дөрес куллана белергә өйрәтү. Урман байлыгы- агачлар, кыргый хайваннар турында белемнәрен үстерү. ,Санамыш аша татар халык авыз иҗаты әсәрләренә мәхәббәт уяту. Хәрәкәт үсешен камилләтерү. Балаларның кыш ел фасылы турында күзаллауларын киңәйтү, кар, анын билгеләре ( үзлекләре) белән таныштыруны дәвам итү.Балаларның игътибарын, диалоглы сөйләмен үстерү.
Сүзлек: зур, кечкенә туплар, кызыл, сары, яшел, зәңгәр туплар, туп тәгәри, чыршы, яшел чыршы, энәле чыршы, куян, куянкай, йомшаккай, тиен, кыргый хайваннар, кыш, ак, йомшак, җепшек кар.
Җиһазлар: мольберт, “Серле капчык”, кызыл, сары, зәңгәр, яшел төстәге туплар, кызыл, сары, зәңнгәр, яшел төстәге кәрзиннәр, зур һәм кечкенә чыршы, куян, тиен, аю, керпе уенчыгы, гөмбә, кишер муляжлары, чын кар.
Алдан эшләнелгән эш: кыш, кар турында сөйләшү, рәсемнәр карау, төсләрне өйрәнү, кыргый хайваннар турында сөйләшү, санамыш өйрәнү.
Шөгыльнең структурасы:
- “Серле капчык” килә. Туплар белән уен.
- Ылыслы урман турында сөйләшү.
- Куянны эзләп табу, куянны күзәтү.
- Ял минуты “Ак куян, йомшак куян”
- Дидактик уен “ карау.
- “Кыш” картинасын карау.
- Йомгаклау.
Эшчэнлек барышы:
Тәрбияче: Балалар, безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез, апалар белән исәнләшәбез.
Балалар: Исәнмесез.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, түгәрәккә басабыз да бер беребезне сәламлибез, хәерле иртә телибез.
Балалар: Хәерле иртә.
(Ишек шакыйлар)
Тәрбияче: Балалар, анда кемдер шакый, хәер мин карыйм әле, кем килгән икән безгә. ( карый) Безгә “серле капчык “ китергәннәр икән. Нәрсә бар икән анда? Беләсегез киләме?
Балалар: Әйе.
УЕН “Серле капчык”
Тәрбияче: Серле капчыкта нәрсә бар икәнен белер өчен, тоемлап карарга кирәк булыр. Әйдә, әле, Арсений, кулыңны тыгып кара әле. Нәрсә бар икән анда?
Илдар: ( кулын тыга) монда туп бар.
Тәрбияче: Валерия тыгып карый кулын.
Валерия: Туп.
Тәрбияче: Дөрес, балалар, туплар түгәрәк була. ( һәр балага туп бирә)
Туп ул- уенчык.
Сезнен туплар нинди төстә?
( Һәр бала үзенең тубы нинди төстә булуын әйтеп бирә: кызыл, сары, яшел, зәңгәр)
Тәрбияче: Балалар, ә туплар нәрсәдән, нинди материалдан ясалган?
Бахтияр: Пластмассадан. ( Берничә баланың җавабы тынланыла)
Тәрбияче: Ә нигә туп дип уйлыйсыз, балалар?
Малика: Чөнки ул түгәрәк.
Тәрбияче: Балалар, туплар, алар чыннанда түгәрәк була. Әйдәгез, тупларны тәгәрәтеп карыйбыз. (Туп тәгәрәтәләр). Балалар,чыннан да, туплар түгәрәк булгач, тәгәриләр.
Ә хәзер мин сезгә кәрзиннәр бирәм. Шул кәрзиннәргә тупларны төсләрен туры китереп салырга кирәк. Сары кәрзингә –сары туп, зәңгәр кәрзингә – зәңгәр туплар, кызыл кәрзингә кызыл туплпар, яшел кәрзингә – яшел туплар салабыз.
Тәрбияче: Балалар, ой , туплар арасыннан йомгак та чыкты. Бу гади йомгак түгел, серле йомгак. Ой, йомгагым тәгәрәп китте.
Тәрбияче: Балалар, минем серле йомгагым тәгәрәп китте, әйдәгез, йомгак артыннан барабыз. (тәрбияче артыннан баралар)
Балалар, карагыз әле, без бит урманга килеп җиттек. Монда ниләр бар сон?
Балалар: Монда агачлар бар икән.
Тәрбияче: Нинди агачлар үсә монда?
Балалар: Чыршы үсә.
Тәрбияче: Чыршылар купме балалар?
Арина: Күп.
Тәрбияче: Чыршылар нинди төстә?
Рамин: Яшел төстә .
Тәрбияче: Балалар, чыршылар нинди безнең?
Балалар: Энәле, ылыслы, зур,кечкенә.
Тәрбияче: Молодцы, балалар.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле монда, чыршы төбендә нәрсә бар икән?
Балалар: Куян.
Тәрбияче: Куян нинди, балалар?
Балалар: Кыш көне ак төстә була.
Тәрбияче: Әйдәгез, куянны мактыйбыз.
Балалар: Куянкай, йомшаккай, куркаккай, колаклары озын, койрыгы кечкенә.
Тәрбияче: Куянның кәефе төшкән, туңган, калтыранган. Әйдәгез,куян белән уйнап алабыз. Ә уртага кемне куябыз -санамыш ярдәмендә санап чыгарабыз. Кем безнең санамыш белә әле?
Милана: Санамыш әйтә.
Әлчи-бәлчи, әни күлмәк үлчи.
Чәүкә, чыпчык,
Син кал, бу чык.
Уен “Ак куян, йомшак куян”(музыка астында уен уйныйбыз)
Ак куян, йомшак куян,
Безгә кунакка килгән.
Койрыгы кыска гына,
Колагы җиргә тигән.
Әйдәгез, кунакны без
Кишер белән сыйлыйбыз.
Тыпыр- тыпыр, тыпыр-тыпыр,
Сикерешеп биибез.
Тәрбияче: Балалар, матур итеп уйнадык, күңелле булып китте.
Ой, балалар, куян кая качты безнең?
Менәә, бит ул, кая качкан-урманга качкан. Курыккан икән бит ул.. Дуслары янына барган. Менә ә куяннын дуслары- кыргый хайваннар барысы да урман –кырларда яшиләр. Менә бу тиен. Ул агач куышлыгында яши. Тиен нәрсә ярата әле? Әйдәгез, тиенне сыйлыйбыз.
-Тиен, мә, сина гөмбә.
( Берничә бала ашата)
Ә куян нәрсә ярата сон безнең? Куянны кишер белән сыйлыйк, балалар.
-Куян, мә, сина кишер. (Берничә бала ашата)
Менә монысы аю. Кыш көне аю йоклаган. Тсс..
Менә керпе дә кар астында йоклаган. Тсс..
Куян, аю, керпе, тиен- барысы да кыргый хайваннар дип атала.( Берничә баладан кабатлату)
Тәрбияче: Менә балалар, монда урман кар белән тулган.
Тәрбияче: Елның кайсы вакытында кар була?
Балалар: Кыш көне.
Тәрбияче: Кар нинди?
Балалар: Ак, йомшак, кабарып тора, салкын, чиста., җепшек, ялтырап тора.
Тәрбияче: Молодцы. Балалар, кар җылыда эри. Кар чиста, ләкин без кар өстеннән йоргәч, ул пычрана. Менә бу ике савытта кар. Кар җылыда эрегәч, менә шундый суга әйләнә. Димәк, без карны авызга якын да китермибез.
Тәрбияче: Балалар, булдырдыгыз, безгә бик ошадыгыз. Нәрсәләр ошады, сезгә?
Балалар: -Чыршы агачлары.
Амелия: Тиенне ашату.
Милана: Куянны карау.
Тәрбияче: Рәхмәт, балалар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты
: геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар - мәктәпкә илтә юллар ” проекты буенча йомгаклау шөгыленең конспекты.
Без инде хәзер зурлар - мәктәпкә илтә юллар...
Зурлар төркемендә сәнгати-эстетик үсеш буенча "Кышкы күңел ачулар" темасына рәсем эшчәнлеге конспекты.
Конспектта ФДБС таләпләренә туры китереп эшчәнлекнең максаты, методик алымнар, ярдәмлек, оештыру (мотивация, актуальләштерү), барышы, тәмамлау (рефлексия) өлешләре чагылдырыла....
Икенче кечкенәләр төркемендә танып белү һәм рәсем шөгыленнән"Миләш тәлгәше" темасына конспект
Воспитывать в детях интерес к изобразительной деятельности, любовь к природе -Учить детей рисовать ягоды рябины, используя пальцевую живопись (рисование одним пальцем) -Развивать у детей мелкую мотори...
Икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллаулар буенча "Геометрик фигуралар" темасына шөгыль конспекты
Икенче кечкенәләр төркеме өчен гади математик күзаллаулар буенча шөгыль конспекты....
зурлар төркемендә йомгаклау шөгыленә конспект: “Квест. Куянга ярдәм итәбез” (белем бирү өлкәсе “Сөйләм телен үстерү”)
ТР ТКМР “83 – нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы” зурлар төркемендә йомгаклау шөгыленә конспект:“Квест. Куянга ярдәм итәбез&rdq...
Икенче кечкенәләр төркемендә инфографика технологиясен кулланып үткәрелгән танып белү шөгыленең план конспекты Тема: «Кояш нурларын эзлибез»
Белем бирү: 1. Инфографика технологиясен кулланып балаларда танып белү күнекмәләрен, бер һәм күп, өстә – аста, киң – тар, биек - тәбәнәк төшенчәләрен аера белүләрен ныгыту;Үстерешле: 2. Ба...