УРМАНДАГЫ МОГҖИЗАЛАР
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме
Максат:кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту.
Бурычлар:табигатькә,тереклек ияләренә сак караш тәрбияләү.
Тәрбия бурычы:хәрәкәт координациясен,ориентлашуны,бәйләнешле сөйләмне үстерү;
-тирә-як табигатькә,хайваннарга карата кызыксыну тәрбияләү;
Үстерүче бурычлар: -Характерлы билгеләре буенча,хайваннарны сүрәтли белү;
-кул чукларын һәм бармаклар белән эшләү алымнарын үстерү;
-җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү;
- клей белән чиста,пцхтщ эшләргә өйрәнүне дәвам итү.
Белем бирү бурычлары:-балалар алдына куелган бурычларны үзлетән чишү;рәсемдә куянга хас гәүдә төзелешен дөрес итеп бирү,куян турында кышын төсен үзгәртүен күзаллау тудыру.
Көтелгән нәтиҗә:-кыргый хайваннар турында булган белемнәрне куллана белү.
Сүзлек өстендә эш: тулыландыру: тәти,өлгер,хәйләкәр,гайрәтле,ерткыч
Кабатлау: мамыктай,юан,җирән
Методик алымнар: сүзле уен,хәрәкәтле уеннар,практик эш,сөенеч мизгеле,сорау бирү,нәфис сүз, мактау бәяләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Урмандагы могҗизалар. | 20.61 КБ |
Предварительный просмотр:
Белем бирү эшчәнлеге интегральләшкән шөгель
Төзеде: Саба муниципаль районы Шекше “Акчарлак” балалар бакчасы тәрбиячесе Хаертдинова Ризәлә Резван кызы.
Тема: Урмандагы могҗизалар.
Төркем:Зурлар төркеме
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше
Кулланылган белем бирү өлкәләре:сөйләм үсеше,танып – белү үсеше
социаль – аралашу үсеше, эстетик – сәнгать үсеше
Үткәрү формасы:-балаларның хайваннар дөньясы турындагы, танып-белү кызыксынучанлыгын,интеллектларын үстерү.
Максат:кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту.
Бурычлар:табигатькә,тереклек ияләренә сак караш тәрбияләү.
Тәрбия бурычы:хәрәкәт координациясен,ориентлашуны,бәйләнешле сөйләмне үстерү;
-тирә-як табигатькә,хайваннарга карата кызыксыну тәрбияләү;
Үстерүче бурычлар: -Характерлы билгеләре буенча,хайваннарны сүрәтли белү;
-кул чукларын һәм бармаклар белән эшләү алымнарын үстерү;
-җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү;
- клей белән чиста,пцхтщ эшләргә өйрәнүне дәвам итү.
Белем бирү бурычлары:-балалар алдына куелган бурычларны үзлетән чишү;рәсемдә куянга хас гәүдә төзелешен дөрес итеп бирү,куян турында кышын төсен үзгәртүен күзаллау тудыру.
Көтелгән нәтиҗә:-кыргый хайваннар турында булган белемнәрне куллана белү.
Сүзлек өстендә эш: тулыландыру: тәти,өлгер,хәйләкәр,гайрәтле,ерткыч
Кабатлау: мамыктай,юан,җирән
Методик алымнар: сүзле уен,хәрәкәтле уеннар,практик эш,сөенеч мизгеле,сорау бирү,нәфис сүз, мактау бәяләү.
Җиһазлау:-наутбоу
-кош тавышлары;
-тар сукмак;
-такта;
-агач макетлары;
-предметлы рәсемнәр;
-җәнлекләр,урман кызы;
- һәр балага куян рәсеме;
-мамык түгәрәкләр.клей.
-фломастерлар.
Шөгель барышы:
1. Психологик халәт.(кәефләрен күтәрү)
-Балалар кәефләрегез ничек?
2.Оештыру өлеше.
Тәрбияче:Урман аганың кызы Урмансылу безне кунаккка чакырып хәбәр җибәрде, ни өчендер ярдәм дә сорады. Безнең юлыбызда серле сукмак ята. Ни өчен серле дисезме? Чөнки урманда барлык җәнлекләр дә сөйләшә беләләр. Сез сәяхәт итәргә ризамы?
Балалар:Әйе
3.Мотивация
Тәрбияче:Безнең сукмагыбыз бик тар,урманга, зыян китермәс өчен сак атлап барырга кирәк.
( кошлар сайраган тавыш тар сукмак )
Тәрбияче:Урмасылуны ничек табырга икән соң?Балалар,без бит серле урманда.
4.Актуальләштерү
Тәрбияче:Урманда йөрү кагыйдәләрен искә төшереп узыйк әле.Урманда үзеңне ничек тотарга кирәк?
Балалар:Тәртипле,кычкырмаска.
Тәрбияче:Кош ояларына ни өчен кагылырга ярамый ?
Балалар:Кош оясына тисән кош аны ташлап китә.
Тәрбияче:Урман санитарлары дип нәрсәләргә әйтәләр?
Балалар:Тукран.
Тәрбияче:Ашарга яраксыз гөмбәләргә тияргә ярыймы?
Балалар:Юк ярамый,чөнки агуланырга була.
Тәрбияче:Булдырдыгыз.
5.Яңа күнекмәләр үзләштерү (үткән материалны кабатлау)
Тәрбияче:Тирә-юньне күзәтик әле,берәр җан иясе юкмы икән шул тирәдә?
Тыңлагыз әле,нидер кыштырдый бугай.Нинди җан иясе ул,табышмак буенча әйтегез.
Суалчан,кортлар ярата.
Кигән туны энәле.
Энәләре саклый аны
Я ул нәрсә ул?
Балалар:Керпе
(керпе күрсәтәм, эшләпә астыннан килеп чыга)
Керпе:Исәнсесез балалар !Сез кая юл тотасыз?
Балалар:Безне Урман аганың кызы Урмансылу чакырды,шунда барабыз,тик юлны белмибез.
Керпе:Ә минем турында сез беләсезме соң? Әгәр сөйләп күрсәтсәгез,мин дә сезгә юлны күрсәтермен.
Балалар:Энәле,урманда яши,гөмбә җыя.
Керпе:Булдырдыгыз,минем турыда күп беләсез икән. Ләкин мине бер малай өенә алып кайткан иде, чак качып котылдым.
Тәрбияче:Балалар,ул малай дөрес эшләгәнме?
Балалар:Юк,ул малай дөрес эшләмәгән.
Керпе:Сез бик аңлы балалар икән.Мин сезгә юлны күрсәтим. Сезнең юлыгызда төрле агачлар куаклар очрар.Нинди җан иясе каршыгызга килеп чыкса шул Урмансылуга юл күрсәтер.
(Балалар юлны дәвам итәләр.Юлда аю өне очрый.)
Тәрбияче:Табышмак буенча бу өндә нинди хайван яшәвен ачыклыйк:
Җәй буе йөри.
Кыш буе йоклый.
Балалар:Аю
(Аю килеп чыга)
Аю:Исәнмесез балалар!
Тәрбияче: Аю,аю,аюкай,
Син бик көчле,син кыю
Урмансылуга юлны
Күрсәт инде аю.
Аю:Ярый,күрсәтермен.Ләкин минем турыда сөйләгез әле.
(балалар сөйлиләр)
-Бик матур итеп сөйләдегез. Минем сезнең белән уйнап та аласым килә.
Хәрәкәтле уен “Җиләкле урманда”
Балалар хезер аю үз урыныны бер баланы сайлап куя.Аю йоклый.Без аю бүре юк икән дигәч аю торып безне куа башлый.Без өйгә качабыз.Өй кыршаулар була.
Балалар:Җиләк җыям,как коям,
Әниемә бүләккә.
Монда җиләк күп икән,
Аю,бүре юк икән.
(Аю балаларны куа,балалар бер якка йөгерәләр)
Балалар: Ачуланма,аюкай,
Сине хөрмәт итәбез.
Җыйган җиләкләребезне
Сиңа бүләк итәбез.
(Аю тоткан балаларны җибәрә)
Аю:Сезнең белән бик күңелле булды.Урмансылуның юлы елга буйлап үтә.Елга буенда каен агачын табарга кирәк.Шул агачта тиен утыра,ул юлны күрсәтер (китә)
(Балалар “елга” буйлап баралар.)
“Агачны тап” уены
(Бара-бара әйтәбез,таныган агачны атыйбыз.)
-чыршы
- миләш
-Тәрбияче: Агач артында нинди җәнлек утыра?
Балалар: Төлке
(төлке чыга)
Тәрбияче:Төлкекәй!Безгә Урмансылуга юалны күрсәт әле.Әгәр минем белән уйнасагыз күрсәтермен.
Сүзле уен “Әйтеп бир”
(балалар җәнлекләрне сүрәтләп бирәләр.)
Максат-исемнең сыйфатлар белән бәйләнешен дөрес куллану
Бал: Куян-курнак,йөгерек,йомшак,җитез
Тиен-өлгер,тырыш,җитез
Аю-көчле,гайрәтле,юан
Бүре-усал,соры,ерткыч
Төлке-хәйләкәр,матур.җирән
Керпе-чәнечкеле,кыю.
Төлке: Бәлки минем турыда шигырь дә сөйләп күрсәтерсез?
6. Динамик пауза (физ.мин.)
Раз морозною зимой.(музыка)
Төлке: Рәхмәт! Менә шушы гөмбәле юл белән барсагыз агач башындагы тиен сезгә Урмансылуны табып бирер (китә)
Балалар юлны дәвам итәләр һәм агач башындагы тиенне күрәләр
Тәрбияче:Бу нинди агач?
Балалар :Каен.
-Тиенкәй безгә Урмансылуны ничек табарга икән?
Тиен: Минем белән уйнап алсагыз күрсәтермен.
Хәрәкәтле уен “Агачтан агачка”
( балалар бер кыршаудан бер аякта икенчесенә сикерәләр.)
Тәрбияче:Булдырдыгыз.Әнә Урмансылу үзедә килә, саубулыгыз.
-Килдегезме балалар бик әйбәт.минем урманымда бөтен җан ияләре үз өйләрен бутап бетергәннәр.аларга сез генә ярдәм итә аласыз.моның өчен сезгә кошларны-бер урынга бөҗәкләрне- икенче урынга җәнлекләрне-өченче урынга җыярга кирәк.
Дид.уен “Үз өенә урнаштыр”
Чәчәккә:Күбәләкләр,бабка коровка,кырмыска,чикерткә.
Хайваннар: Аю,бүре,төлке,тиен,керпе.
Күк йөзенә кошлар:Тукран,ябалак,карга,кызылтүш.
Тәрбияче:Урманны тәртипкә китерер өчен бармакларны язып алыйк.
“Бармак уены”уйныйбыз.
Баш бармак була аюкай
Имән бармак-куянкай.
Урта бармак-соры бүре
Атсыз бармак –тиенкәй
Чәнти бармак чәнечкеле
Йомры йомгак керпекәй
Ике кулдагы бармакларда йомарланалар.
Тәрбияче:Искә төшерик әле бөҗәкләр хуш исле чәчәкләр ярата,тиен –агач куышында яши һәм гөмбәләр киптерә, куян агач астында утыра.
7. Практик эш
Тәрб:Балалар кышка куян нинди тун кия.?
Балалар:-Куян ак тун кия
Тәрбияче:Балалар куян тунын алыштырды.Өстәл янына килик әле.Нәрсә күрәсез?
-Дөрес куяннар.Ләкин аларның нәрсәләре юк?
-Әйдәгез бездә тун тегеп бирик әле куяннарга.
Тәрбияче:
Балалар мамык түгәрәкләрне алабыз.Беренче түгәрәкне урталай өзеп алабыз.2 колбаса әвәлибез.Бу нәрсәләре куянның?
-колаклар бик дөрес.
-Колакны келәйлибез һәм ябыштырабыз.
-Ә хәзер куянның башын ябыштырабыз.Вак үтеп өзеп алабыз,матур килеп чыксын өчен.
-Гәүдә йомшак мамык кебек.Аны бары тик өзеп алып ябыштырып ясыйбыз.Гәүдәне келәйлим дә мамыкны ябыштырам.
-Балалар әйдәгез эшли башладык.
Урмансылу:Булдырдыгыз балалар.бик оста итеп ясадыгыз, бу куяннарны үзегез белән балалар бакчасына алып кайтыгыз. Минем сезгә аларны бүләк итәм .
Сезгә куян күчтәнәчләре дә биреп җибәрәм .( күчтәнәч бирә)
-Рәхмәт Урмансылу.Бу күчтәнәчләрне бакчага кайткач ачырбыз.
-Урмансылуурманда һәрвакыт тәртип булсын.Безгә дә кайтырга вакыт.
8.Рефлексия:
-Балалар бүгенге сәяхәт сезгә ошадымы?
-Әйе,бүгенге сәяхәт бик ошады.
-Нинди яңалык белдегез?Кемгә ярдәм иттек?
-Урмансылугаярдәм иттек. Керпене йокларга калдырдык.Тиен,төлке,аю белән сөйләштек.
-Безгә Урмансылуны табырга нәрсәләр булышты?
-керпе,аю,төлке,тиен.
-Бу сәяхәт турында кемгә сөйләрсез?Ничек итеп сөйләрсез?
-Әти-белән әнигә урманда сәяхәттә булдык дип сөйләрбез.
-Булдырдыгыз балалар ә хәзер әйдәгез куян күчтәнәче белән кунак булабыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Табигать могъҗизалары"
"Табигать могъҗизалары"-түгәрәк эшчәнлегенә переспектив план.Түгәрәк эшчәнлегендә табигый материаллардан паннолар төрле предметлар ясарга өйрәтелә....
План конспект занятия (вторая младшая группа) по теме: Летние развлечение “Урмандагы могҗизалар”
Сценарий летнего развлечения во второй младшей группе. Цели: создать у детей радостное настроение, развивать коммуникативные способности....
Урмандагы могҗизалар
Конспект занятия по татарскому языку для детей 4-5 лет....
Көзге бәйрәм: “УРМАНДАГЫ КУЯННАР”
Беренче кечкенәләр төркеме өчен көзге бәйрәм:“УРМАНДАГЫ КУЯННАР” 2014 ел....
Могҗизалар кыры “Мавыктыргыч мәктәп дөньясы”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен Белем бәйрәменә ярыш-уен...