Урмандагы могҗизалар
план-конспект занятия (средняя группа) на тему
Конспект занятия по татарскому языку для детей 4-5 лет.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
konspekt_nod.docx | 158.89 КБ |
prezentatsiya.pptx | 1.35 МБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное дошкольное
образовательное учреждение "Детский сад №8"
Авторы: Шарифуллина Г.Н.
г. Лениногорск 2014
Тема: " Урмандагы могҗизалар ".(уртанчылар төркеме)
Максат:балаларнын, хайваннар дөньясы турындагы танып белү кызыксынучанлыгын , интеллектларын үстерү.
Тәрбия бирү бурычы:табигатькә, тереклек ияләренә сак караш ,мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы:игътибарларын ,ан,га алуларын ,бәйләшешле сәйләмләрен үстерү.
Белем бирү бурычы:характерлы билгеләре буенча хайваннарны сурәтли белү,җөмләләргә сүзләрне яраштырырга hәм дөрес итеп төзергә өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе : танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу ,иҗади сәнгать,хезмәт , социальләштерү,сәламәтлек,куркынычсызлык.
Методик алымнар hәм чаралар:сүзле уен,хәрәкәтле уеннар,сөенеч мизгеле,сорау бирү ,нәфис сүз,мактау ,бәяләү.
Җиhазлау: мультимедиа проектор ,такта,предметлы рәсемнәр,җәнлек костюмнары.
Алдан үткәрелгән эш:кыргый хайваннар турында ән,гәмә ,күрсәтмә hәм таратма материаллар,нәфис сүзләр әзерләү,методик алымнарны өйрәнү.
Тәрбияче:Исәнмесез,балалар!Балалар,кәефләрегез ничек?Минем дә кәефем бик әйбәт.Беләсезме,балалар,мин,а бүген хат килде,ләкин мин бу хатнын,кемнән икәнлеген белмим.Конвертнын,тышына табышмак язылган.Хәзер мин аны сезгә укып күрсәтәм ,бәлки сез белерсез.
Колагын агачка терәп
Нәрсә тын,лый ул анда?
Әллә берәр хәвеф -хәтәр
Булды микән урманда?
Ниhаять,бик тырышып
Тукылдата башлады.
Күп тә үтми ,агачтагы
Кортны табып ашады.
Тәрбияче:Нәрсә сон,бу?
Балалар:Тукран.(2 -нче слайд)
Тәрбияче:Әйе.Дөрес .Бу хат безгә урман санитары тукраннан килгән.
Менә хәзер без бу хатны укый алабыз инде:
"Исәнмесез ,малайлар hәм кызлар.
Безнен, урмандагы барлык хайваннар ,каты җил вакытында югалышып беттеләр.Алар хәзер үзләренен,өйләренә юл таба алмыйлар.Ярдәм итегез ,әле безгә."
Тәрбияче: Ә хайваннарны эзләп табыр өчен ,без табышмакларнын, җавапларын әйтергә тиеш булабыз.
1. Җәен соры, кышын ак
Ан,а шулай яхшырак
(Куян-3нче слайд)
2.Кош түгел, оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса,урманны ян,гырата.
(Тиен-4нче слайд)
3.Ул өстенә җәй дә ,кыш та
Энәле күлмәк кия.
Шулай да аны әнкәсе
" Йомшагым " диеп сөя.
(Керпе-5нче слайд)
4.Җәй буе йөри ,
Кыш буе йоклый.
(Аю-6нчы слайд)
5.Әдәпле генә кодача
Тавыкларны ярата.
(Төлке-7нче слайд)
6. Соры,усал,куркыныч
Урманда йөри
Куяннарны ярата
Тешләрен шакылдата.
(Бүре-8нче слайд)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар ! Ә хәзер әйтегез әле:"Бу хайваннар кайда яши?"
Балалар:Урманда.
Тәрбияче:Дөрес .Аларны барысын бергә ничек атарга мөмкин?
Балалар: Кыргый җәнлекләр.(Урман җәнлекләре.)
Тәрбияче: Җәнлекләрне без таптык.Ә хәтерлисезме,тукран хатта язган иде,безнен, җәнлекләр өйләренә юл таба алмыйлар дип.Ярдәм
итәбезме хайваннарга өйләрен эзләп табарга ?
Балалар:Әйе,
Дидактик уен"Үз өенә урнаштыр"
(Җәнлекләрнен, кайда яшәүләрен билгеләү.Аларны үз йортлары белән тоташтырырга)
Аю өнендә йоклый.
Бүре өнендә яши
Төлке оясында яши
Тиен агач куышлыгында яши
Куян агач төбендә яши
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар.Ә хәзер бераз ял итеп алыйк.
" Бармак уены" уйнала.(Ике кулдагы бармаклар да йомарлана.)
Баш бармак була аюкай,
Имщн бармак -куянкай,
Урта бармак-соры бүре
Атсызбармак-тиекәй
Чәнти бармак-чәнечкеле
Йомры йомгак керпекәй.
Дидактик уен :"Бу нинди җәнлек?"
Тәрбияче: Тукран безнен, янга очып килгәндә рәсем дә алып килә булган.Ләкин бик каты җил булганга ул рәсем өлешләргә таралган.Безгә хәзер ,шул өлешләргә бүленгән җәнлек рәсемен ,җыярга кирәк була.
(Балаларга җәнлекнен,баш,гәүдә,аяк,койрык, өлешләренә аерып киселгән рәсемнәр тәкъдим ителә).
Тәрбияче:Нинди җәнлек барлыкка килде инде?
Балалар: Аю.
Тәрбияче:Булдырдыгыз, балалар!Ә хәзер бераз ял итеп алыйк.
Физкультминутка."Аю килгән урманнан."
Төлке килгән урманнан,
Ерак диеп тормаган.
Уйный балалар белән :
Койрыгын ул боргалый,
Боргалап биеп карый .
Куаналар балалар ,
Бергәләп кул чабалар .
Аю килгән урманнан ,
Ерак диеп тормаган.
Уйный балалар белән:
Тәпиләрен күтәрә,
Аннан кире төшерә,
Урында биеп ала,
Ә балалар кул чаба.
Куян килгән урманнан,
Ерак диеп тормаган.
Уйный балалар белән :
Колакларын селкетә,
Сикергәләп тә китә.
Сикерәләр балалар,
Аннары кул чабалар.
Продуктив эшчәнлек.Балаларга әзер рәсемнәр таратыла.Балаларга
буя,пумалалар белән эшләгәндә игътибарлы булырга кирәклеге
ан,латыла. (Рәсем"Кайсы җәнлекне нинди азык белән сыйлыйбыз")
Тәрбияче:Бүгенге шөгылебез тәмам.Сез бүген,балалар,барыгыз да булдырдыгыз!т Тырышып эшләдегез. Сезгә нәрсәләр ошады hәм кызыклы булды? Үзбәя бирү.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Башкарды: Шарифуллина Г. Н. МБДОУ №8 Лениногорск ш әһәре
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Табигать могъҗизалары"
"Табигать могъҗизалары"-түгәрәк эшчәнлегенә переспектив план.Түгәрәк эшчәнлегендә табигый материаллардан паннолар төрле предметлар ясарга өйрәтелә....
План конспект занятия (вторая младшая группа) по теме: Летние развлечение “Урмандагы могҗизалар”
Сценарий летнего развлечения во второй младшей группе. Цели: создать у детей радостное настроение, развивать коммуникативные способности....
Көзге бәйрәм: “УРМАНДАГЫ КУЯННАР”
Беренче кечкенәләр төркеме өчен көзге бәйрәм:“УРМАНДАГЫ КУЯННАР” 2014 ел....
УРМАНДАГЫ МОГҖИЗАЛАР
Максат:кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту.Бурычлар:табигатькә,тереклек ияләренә сак караш тәрбияләү.Тәрбия бурычы:хәрәкәт координациясен,ориентлашуны,бәйләнешле сөйләмне үстерү;-тирә-як табига...
Могҗизалар кыры “Мавыктыргыч мәктәп дөньясы”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен Белем бәйрәменә ярыш-уен...