Комплексное занятие по развитию речи.
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме
1.Предметларның санын аерырга өйрәтү( бер, күп); 2.Предметларның төсләрен (кызыл, яшел) аерырга өйрәтү; 3.Балаларның “ Бу нәрсә?”, “ Бу кем?” дигән сорауларга җавап кайтара һәм үзләрнең шул сорауларны бирә белүләренә ирешү; бертөсле охшаш предметларны табарга, алар арасындагы аерымлыкны күрә белергә өйрәтү ( кечкенә өй, зур өй);
4.Кишерне пластилиннан әвәләргә өйрәтү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yomshakkay_kunakka_kil._tanyp_beu._minebaeva_albina.doc | 43 КБ |
Предварительный просмотр:
ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ
“МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ”МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
“Йомшаккай кунакка килә.”
(беренче кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштыру
буенча ачык шөгыль конспекты)
Төзеде: 76нчы б/б тәрбиячесе
Минебаева А.И.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ
2014 НЧЕ ЕЛ.
Максат: 1.Предметларның санын аерырга өйрәтү( бер, күп); 2.Предметларның төсләрен (кызыл, яшел) аерырга өйрәтү; 3.Балаларның “ Бу нәрсә?”, “ Бу кем?” дигән сорауларга җавап кайтара һәм үзләрнең шул сорауларны бирә белүләренә ирешү; бертөсле охшаш предметларны табарга, алар арасындагы аерымлыкны күрә белергә өйрәтү ( кечкенә өй, зур өй);
4.Кишерне пластилиннан әвәләргә өйрәтү.
Җиһазлар: куян Йомшаккай (йомшак уенчык), аудиоязма, ноутбук, шөгыльнең презентациясе. Һәр балага пластилин кисәге.
Сүзлек өстендә эш: куян, электрон почта, кишер, кәбестә, кызыл, яшел, бер,күп.
Индивидуаль эш: һәр баладан җавап алырга ирешү, кишер ясаганда ярдәм итү.
Шөгыльнең структурасы:
1. Оештыру. Электрон почтага килгән хатны уку.
2. Төп өлеш.
- Бармак уены
- Күчтәнәч әзерләү.Пластилиннан кишер әвәләү.
- Кишерләрне санау.
- Яз турында шигырьләрне сөйләү һәм җыр җырлау.
Физминутка уен “ Ап-ак куян утыра”
3. Йомгаклау.
- Куянга күчтәнәч бирү.
-2-
Шөгыль барышы:
1. Балалар группага керәләр.
Тәрбияче: Балалар, карагыз безгә күпме кунаклар килде, әйдәгез әле исәнләшәбез! ( Исәнмесез.)
Безгә электрон почтадан хат килде. Әйдәгез укыйбыз.( Хат укыйм.)
“ Исәнмесез, минем якын дусларым! Сезне бик сагындым, тиздән кунакка көтегез!” Йомшаккай.
2. Тәрбияче: Балалар, безгә кунакка куян Йомшакккай килә икән, димәк без аңа күчтәнәч ясыйбыз. Ә нәрсә ясарга була? Куян нәрсә ашарга ярата ? ( Кишер, кәбестә).
Тәрбияче экранда күрсәтелгән кишерләрне, кәбестәләрне чагыштырырга куша. Кайсы зур ( кечкенә) икәнлеген күрсәтергә куша. Төсләрен әйтергә куша.
Тәрбияче: Әйе, дөрес, балалар. Куян бик тә кишер ярата, шуңа күрә без аңа күчтәнәчкә күп итеп кишер ясыйбыз. Әйдәгез башта бармак уенын уйнап алабыз:
Бу бармак-бабай,
Бу бармак-әби,
Бу бармак-әти,
Бу бармак-әни,
Ә бу кечкенә бармак – аның исеме Чәнти.
Менә булдырдыгыз. Ә хәзер без пластилиннан кишер ясыйбыз.
Килегез әле өстәл янына! Сездә һәркемдә менә шундый матур
-3-
кызгылт-сары төстәге пластилин кисәге бар. Шул пластилиннан
әйдәгез кишер ясыйбыз. Ике кул белән тәгәрәтеп овал формасы ясыйбыз. Балаларга индивидуаль ярдәм күрсәтәм.
Булдырдыгыз балалар! Салих, син ничә кишер ясадың? (Бер.)-Дөрес.
- Ясминә, синдә ничә кишер? (Бер.)- Дөрес.
- Данияр, ә синдә ничә кишер? (Бер.)- Әйе балалар сез берәр кишер ясадыгыз. Ә хәзер, менә бу матур тәлинкәгә
кишерләрегезне куегыз! (Балалар бар кишерләрне куялар.)
- Балалар, ә хәзер бөтенесен бергә җыйгач, безнең ничә кишер булды?( Күп.)
- Дөрес ,балалар, без куянкайга күп кишер ясадык. Ул бик шат булыр!
Ишеккә шакыйлар, куян керә.
Йомшаккай: Исәнмесез,балалар!
Балалар: Исәнмесез, Йомшаккай!
Йомшаккай: Балалар, мин сезне шундый сагынып килдем! Урамда кояш нурларын сибә, көннәр җылынды, шундый күңелле яз килде. Балалар, ә сез яз турында беләсезме?
Тәрбияче: Әйе, Йомшаккай, безнең балалар сиңа шигырьләр әзерләделәр, син тыңлап карале.
Балалар шигырьләр сөйлиләр.
Тәрбияче: Ә хәзер без сиңа Яз турында җыр җырлыйбыз. Җыр “Яз килә.”
Тәрбияче: Сиңа ошадымы, куянкай?
Йомшаккай: Әйе, бик ошады!
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез без куянга уйнап та күрсәтик. Йомшаккай без синең турыда уен да беләбез.
Физминутка. Уен “Ап-ак куян утыра.”
-4-
3.Тәрбияче: без сиңа әле күчтәнәч тә әзерләдек. Балалар сиңа күп итеп кишер ясадылар.
Йомшаккай: Ой, балалар, бик зур рәхмәт! Мин кишерне бик тә яратам, сез мине тагын да шатландырдыгыз. Рәхмәт сезгә, мине бик яхшы каршы алдыгыз. Ә хәзер инде миңа китәргә вакыт, сайбулыгыз!
Тәрбияче һәм балалар: Саубул, Йомшаккай, безгә тагын кил.
Куян китә.
Тәрбияче: Балалар, сез сорауларга бик матур җавап бирдегез. Йомшаккай тәмле кишер ясадыгыз. Рәхмәт сезгә. Алга таба да шундый булыгыз! Әйдәгез кунаклар белән дә саубуллашыйк.
-5-
Кулланылган әдәбият.
1. “Туган телдә сөйләшәбез. Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү.” Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина.
2.Закирова К.В. “Әхлак нигезе – матур гадәт (Гаиләдә һәм балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбияләү): Методик кулланма, 2004 – 383 б.
3.Балалар бакчасы: Әти-әниләр һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен уку китабы.-Казан: Раннур,2003.-656б.
-6-
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Комплексное занятие по развитию речи, экспериментированию и познавательному развитию во второй младшей группе "Волшебная водичка"
Знакомство детей со свойствами воды (вкус, цвет, запах, текучесть); уточнение значения её для всего живого; развитие любознательности, мышления и речи детей; введение в активный словарь детей слова: ж...
Комплексное занятие по развитию речи с элементами вырезывания для детей подготовительной группы с задержкой психического развития.
Программное содержание:1. Закреплять знания детей об овощах, об особенностях их произрастания, о способах их использования, о строении, о их полезных качествах.2. Учить детей делать логические выводы ...
Конспект комплексного занятия по развитию речи, экспериментированию и познавательному развитию во второй младшей группе «Что мы знаем о воде».
Конспект комплексного занятия по развитию речи, экспериментированию и познавательному развитию во второй младшей группе «Что мы знаем о воде»....
Конспект комплексного занятия по развитию речи, экспериментированию и познавательному развитию в младшей группе «Лунтик в гостях у ребят».
В конспекте находится доступный материал для малышей по ознакомлению со свойствами воды....
Конспект комплексного занятия по развитию речи, экспериментированию и познавательному развитию во второй младшей группе «Вы слыхали о воде?»
НОД по развитию речи, экспериментированию и познавательному развитию во второй младшей группе «Вы слыхали о воде?»...