Конспект интегрированного занятия для средней группы на тему: "Татар халык сәнгате" ("Татарское народное искусство")
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Конспект интегрированного занятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tat_sen.docx18.67 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Татар халык сәнгате”

 Тәрбияче- Шамсутдинова С.А.

Максат:

- туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

- телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;

- туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү;

- татар халык традицияләре белән танышу;

- татар халкының ашлары, бәйрәмнәре белән  таныштыру;

- күңел ачу чараларында актив катнашырга омтылыш формалаштыру;

-халкыбызның гореф-гадәтләрен хәтерләрендә калдыру;

- Казан шәһәре һәм аның истәлекле урыннары белән таныштыру;

-шигырь һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыруны дәвам итү;

-нәфасәти зәвыкларын үстерү, әйләнә-тирәдәге предметларны бәяли белергә өйрәтү;

-татар халкына,фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү;

- үз хезмәтең белән башкаларны сөендерү теләге, ярдәмчелек хисе тәрбияләү;

Алдан эшләнгән эш: Казан турында альбом карау.Туган тел турында шигырьләр өйрәнү. Г.Тукайның “Туган тел” җырын өйрәнү.  “Машина” җырын өйрәнү.Төрле милләт халкы белән танышу. Әниләргә татар халык ашлары буенча альбом ясау. Казаннын истәлекле урыннары буенча  балаларның фотографияләре белән коллаж ясау

Материал: Проектор, экран, магнитофон. Өй күренеше: өй тәрәзәсе, өстәл милли ризыклар белән. Камыр, уклау, такта, алъяпкыч, яулык

Дәрес барышы

Т.:. Балалар, әйдәгез кунаклар белән исәнләшеп алыйк.

Б.: Исәнмесез!

Т.: Балалар,  без буген сезнең белән без  яши торган республика  һәм аның бәйрәмнәре белән танышабыз. (Слайд- тема) Кайсыгыз мина әйтә, без нинди  республикада яшибез?

Б.: Татарстан

Т.: Дөрес.. Без сезнең белән Татарстанда яшибез. Балалар, ә Татарстанның башкаласы ничек дип атала?

Б.: Казан. (Слайд-Казан)

Т.: Дөрес.  Әйдәгез, Казан турында шигыр сөйләп китик әле. Кайсыгыз сөйли?

Азалия Ф.: Казаннан да шәп шәһәр юк,

                Бер ялган юк сүземдә!

                Ул бер генә җир йөзендә,

                Бер генә мин үзем дә!

Б.: Казан- ул зур һәм матур шәһәр. Казан-ул иске шәһәр. Казанда истәлекле урыннар бик күп.Балалар, бу нинди бина? (Слайд Кремль, цирк,  зоопарк, «Әкият” курчак театры һ.б) Сез барыгызда анда  әти-әниләрегез белән булганыгыз бар дип уйлыйм.

Т.:  Безнең шәһәрдә төрле  милләт халыклары  яши: татарлар, русслар,чувашлар, удмуртлар, марийлар, башкортлар.. Барысы да үзара дус һәм тату яшиләр. (Слайд- милли халык). Безнең төркемдә дә рус һәм татар балалары йөриләр.Без дә барыбызда дуслыкта һәм татулыкта яшибез.Татар халкы бик кунакчыл халык, алар үзләренен гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен онытмыйлар. (Слайд- татар халкы) Ә татар теле нинди матур тел! Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз.. Туган телебездә сөйләшәбез, җырлар җырлыйбыз, шигырләр сөйлибез, әкиятләр күрсәтәбез

Т.: Г.Тукай “ Туган тел” турында бик матур шигыр язган. . ( Слайд-Г. Тукай)

Кайсыгыз сөйли? (Камила Г шигырь сөйли)

Камила Г.: И туган тел, и матур тел,

                Әткәм-әнкәмнең теле.

                Дөньяда күп нәрсә белгән,

        Син туган тел аркылы.

Т.: Балалар, бу шигырь юлларына көй дә язылган бит. Хәзер без бу җырны җырлап китәрбез. (Балалар урындыклар янында басып җырлыйлар)

Т.: Молодцы! Булдырдыгыз. Бик матур җыр.

Т.: Балалар, әйдәгез әле татар халкының милли бәйрәмнәре турында да сөйләшеп китик әле.  Нинди бәйрәмнәрне беләсез? Күптән түгел без сезнең белән матур бәйрәмне үткәрдек.

Б.: Нәүрүз, Сабантуй.

Т.: Дөрес. (Слайд-Нәүрүз).

Т.: Татарстанда яшәгән барлык халыкның да ин яраткан бәрәме ул-Сабантуй. Бу бәйрәм безнең Республикада гына түгел, Ә Рәсәйнең барлык җирләрендә дә үткәрелә торган бәйрәм.  Сабантуй бәйрәменә бик куп халык җыела. ( Слайд- фрагмент Сабантуя)

Т.: Сабантуйга килгән кунакларны милли ашлар белән сыйлыйлар. Бу нинди ризык? (Өчпочмак, бәлеш, пироглар, чәк-чәк, кош теле пешерәләр)

(Слайд- Милли ашлар)

Т.: Балалар. Әйдәгез  әбигә кунакка барып кайтабыз. Нинди тәмле ризыклар пешерергә яратканын белербез. Киттекме?

Б.: Әйе. (Автобуста баралар. Җыр “Машина”)

Т.: Менә килеп тә җиттек.  Балалар карагыз әле нинди матур өй. Кем тора икән монда? Әйдәгез якынрак килеп, ишекне шакыйк. (Ишекне шакыйбыз. Әби чыга)

АзалияК : Исәнмесез, саумысыз...

                Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый, шакый арып беттек,

Нигә каршы алмыйсыз?

Әби: Исәнмесез, минем балакайларым.

Т.:Исәнмесез, әбекәй. Әбекәй., хәтерлисезме, сез безне кунакка чакырган идегез. Менә без килеп тә җиттек.

Әби.: Рәхмәт, рәхмәт килүегезгә. Керегез. Түрдән узыгыз!

Т.: Әбекәй, сезнең өстәлдә ни кадәр ризыклар...

Әби: Әйе, күп,

Әби: Татар халкы –ул кунакчыл халык, кунакларны каршы алганда бик күп тэмле  ашлар пешерәләр..

Әби: Ә сезнен әниләрегез, әбиләрегез нинди ашлар пешерәләр?

Б.: Бәлеш, манты, өчпочмак, гөбәдия. Чәк-чәк, кош теле, корт, пәрәмәчләр.

Т.: Әйе. Әбекәй, менә безнең әниләребез безгә татар халык ашлары буенча матур итеп альбомнар ясап килделәр. Алар анда балалар белән нинди ашлар пешергәнен тасвирлаганнар.

Әби: Нинди уңганнар икән, безнен әниләребез. Бик яхшы.

Т.: Әбекәй, бик зур рәхмәт сина. Балалар, бәлки бездә сезнең белән кош теле ясап карарбыз. Әбекәй дә ярдәм итәр.

Б.: Әйе-әйе.

Т.: Балалар, эш алдыннан без ни эшләргә тиешбез.

Б.: Кул юарга, аляпкыч һәм яулык бәйләргә.

Т.: Бик дөрес. Әйдәгез, яулыкларны, аляпкычларны бәйлик тә, эшкә керешик.

Мөстәкыйль эш: Камырдан  кош теле ясыйбыз. (Музыка уйный)

Т.: Молодцы, балалар. Нинди тәмле кош теле ясадык без сезнең белән.

Әби: Хәзер мин аларны табада тиз генә пешереп алам, ә сез уйный торыгыз

Т.: Уен “ Кайда безнен кулларыбыз?”

Т.: Молодцы, балалар.

Әби: Менә кош теле дә пешеп җитте. Балалар, сез белгәнегезчә, татар халкы бик кунакчыл халык. Алар кунакларны күчтәнәчсез җибәрмиләр.  Монысын сез кайтып җиткәч, төркемдә авыз итәрсез.

Т.: Балалар, Әбигә рәхмәт әйтик һәм саубуллашыйк.

Б.: Рәхмәт, әби. Сау булыгыз!

Т.:Әйдәгез автобуска утырып кире өйләребезгә юл тотыйк. (Автобуска утырып кайтып китәләр. Җыр “Машина”)Балалар чыгып китәләр)

Т.: Шуның белән безнең дәресебез тәмам. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сау булыгыз. На этом наше занятие закончилось. Спасибо за внимание!

Кулланылган әдәбият:

  1. Гарафиева Г. З. Детские праздники. - Казань: 2003г.
  2. Говорим по-татарски. Методическое пособие по обучению детей 5-6 лет татарскому языку. - Казань: 2012г.
  3. Пляшем, поем и играем. - Казань: 2007г.
  4. К.В. Закирова «Әхлак нигезе- матур гадәт”.-“Мәгариф”нәшрияты, 2004
  5. К.В. Закирова “Балачак аланы”.-Казан: РИЦ, 2011


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия в средней группе по математике на тему: "Путешествие в сказку".

Цель: Показать детям способ сравнения предметов по ширине и длине, назвать геометрические фигуры, считать в пределах 5. Закреплять умение работать с ножницами. Развивать внимание, умение мыслить...

Конспект интегрированного занятия в средней группе.

Задачи.Закрепление знаний чисел от 1 до 5 Развивать мелкую моторику рук.  Развивать вокальные данные, музыкально-ритмические движения, ритмично играть в шумовом оркестре, выполнять дина...

Конспект интегрированного занятия в средней группе:"Цветик-семицветик" по изо и физической культуре

Итоговое интегрированное занятие-путешествие для родителей, дети рисуют - используют в работе нетрадиционную технику рисования-монотипия, занимаются аэробикой, игроритмикой и конечно встречаются со ск...

«Снежная баба» конспект интегрированного занятия в средней группе

учить детей передавать в рисунке особенности изображаемого предмета, используя нетрадиционные техники рисования. Учить делать отпечаток с синтипоновым  тампоном. Учить доводить предмет до нужного...

Конспект интегрированного занятия в средней группе "Знакомство детей с классификацией посуды: кухонная,столовая,чайная"

Конспект интегрированного занятия в средней группе "Знакомство  детей с классификацией посуды: кухонная,столовая,чайная"...

Конспект интегрированного занятия для средней группы детского сада «Путешествие по русским народным сказкам» (занятие с элементами математики и устного народного творчества)

Конспект интегрированного занятия для средней группы детского сада «Путешествие по русским народным сказкам» (занятие с элементами математики и устного народного творчества)...

Конспект интегрированного занятия для средней группы «Путешествие по русским народным сказкам» (занятие с элементами математики и устного народного творчества)

Закрепление знаний детей о порядковом счёте, о количественном счёте используя различные анализаторы, о сравнении чисел. Закрепление знаний о цифрах и геометрических фигурах, о величине предметов, испо...