Конспект НОД на татарском языке
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему
Икенче кечкенәләр төркеме өчен эшчәнлек конспекты " Песинең дуслары"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
zanyatie.docx | 18.55 КБ |
Предварительный просмотр:
“ Тиктормаслар” 113 нче балаларның танып- белү сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы
гомүмүстерелешле балалар бакчасы” муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү
учреждениясе
Икенче кечкенәләр төркеме өчен эшчәнлек :
«Песинең дуслары»
Әзерләде : “ Тиктормаслар” 113 нче балалар
бакчасының татар теле тәрбиячесе
Гатаулина Эльвира Нуретдин кызы
Яр Чаллы 2015
Программа эчтәлеге: сүзлек хәзинәсен баету, балаларны уенчыкларны бер-берсеннән аерырга өйрәтү, аларның исемнәрен ныгыту. Уенчыкларның аермалы һәм охшаш якларын табарга өйрәтү, сүзлек өстендә эш алып бару.
Тәрбияви бурыч: уенчыкларга сакчыл караш тәрбияләү.
Метод һәм алымнар: күзәтү методы, сораулар, аңлату-кабатлау, төзәтеп әйтеп җибәрү, чагыштыру, анализ ясау, бәя бирү, матур әдәбият, уен алымы.
Җиһазлау:курчак, туп, песи, эт, куян, матур әдәбият, хәрәкәтле уен.
Сүзлек өстендә эш:сикер,матур,йомшак.
Шөгыль барышы.
– Исәнмесез, балалар, дөрес итеп утырдык. (песи тавышы ишетелә тәрбияче ишек артыннан алып керә.) Анда песи.
Песи турында җыр:
Бар минем пескәем,
Бик акыллы дускаем.
Ап-ак йонлы күлмәге
Бизи безнең бүлмәне.
Балалар, безгә бүген песи үзенең уенчыкларын алып килде. Әйдәгез әле карыйк.
– Нәрсәләр бар икән анда, карыйбызмы?
– Балалар, безнең машинага утырып килгән кунакларыбыз да бар, болар нәрсәләр? (Уенчыклар) Әйдәгез санап чыгыйк әле (атамаларын әйттерү: эт, песи, куян, туп)
(Балалар уенчыкларның исемнәрен кычкырып әйтәләр һәм тәрбияче өстәлгә алып куя). Сораулар: Бу нәрсә?Туп – хор белән әйттерергә. Һәр баладан сорарга. Әйдәгез туп турында җыр җырлыйбыз.
Туп ,туп
Матур туп.
Сикер,сикер
Матур туп!
Бер,ике,бер,ике
Сикер,сикер!
Матур туп!
– Балалар, туп нинди? (Түгәрәк)
– Зурмы, кечкенәме? (Кечкенә)
– Нинди төстә? (Зәңгәр, кызыл)
– Ул нишли? (Сикерә)
– Туп тагын нинди? (Шома) (Җөмлә төзетү)
– Бу нәрсә?
– Курчак.
- Курчак нинди?
- Бу курчак әйбәт,матур
Тәрбияче: Балалар уенчыкларның карусельга барасылары килгән.
Карусельга барыр өчен кояшлы көн кирәк. Әйдәгеә әле кояшны чакырыйк:
Кояш чык! Кояш чык!
Болыт кач! Болыт кач!
Без уйныйбыз җылыткач!
УМК кояшы чыга
Анимацион сюжет карау “Уенчыклар карусельга бара”
Балалар кул чабалар.
- Әйдәгез без дә карусельдә әйләник.
- “Карусель” җыры җырлана
- Молодцы,булдырдыгыз!
- Курчакка бишек җыры җырлау:
Әлли-бәлли бәү итә,
Курчак йогыгы китә..........
- Бу курчакның исеме ничек?
- Әминә.
- Әминә турында шигырь сөйлик әле.
Әминә елый үкереп,
Тубым суга төштә,дип,
-Чү, Әминә,елама,
Туп батмый ул елгада.
- Балалар бүген безгә кемнәр килде?
- Балаларның җавабы.
– Балалар, менә шуның белән безнең дәресебез тәмам. Сез бик тырыштыгыз, молодцы!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект развлечения на татарском языке
Предлагаю конспект развлечения для детей среднего и старшего дошкольного возраста на татарском языке. Развлечение посвящено знакомству с творчеством жизнью поэта и писателя Г.Тукая....
Конспект ОД по татарскому языку
Татарский язык для русскоязычных детей...
Конспект развлечения на татарском языке "В гости к бабушке"
"В гости к бабушке"...
Конспект НОД "Коммуникация" (татарский язык) для детей 5-6 лет. Тема: "Пришли гости" Открытый НОД для родителей.
Цель: 1. Закрепить названия животных: медведь, заяц, кошка, собака. 2. Закрепить вежливые слова. 3. Закрепить названия еды: аш, ...
Конспект занятия на татарском языке “Күбәләк белән танышу” (для младшей группы)
Конспект занятия на татарском языке “Күбәләк белән танышу” (для младшей группы)...
Конспект НОД "Коммуникация" (татарский язык) в подготовительной к школе группе
Конспект НОД "Коммуникация" (татарский язык) в подготовительной к школе группе...
Конспект урока по татарскому языку на тему: "Словообразовательные окончания –чы/-че"
Развернутый план конспект урока с применением сингапурских технологий для русскоязычной группы 3 класса...