Конспект занятия в средней группе на тему “Әкиятләр иленә сәяхәт”
план-конспект занятия (средняя группа) на тему
әкият аша балаларны геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү;
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kiyatler_ilene_seyahet.docx | 23.92 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: “Әкиятләр иленә сәяхәт”
(уртанчылар төркемендә интеграль шөгыль)
Дәресненң максаты:
- балаларнысорауларга тулы җавап бирергә күнектерү;
- әкият аша балаларны геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү;
- бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, сүзләрне баету;
-әкият, мәкальләр нигезендә балаларда шафкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын, туган якка, китапка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Дәрестә кулланылган материал: бизәкле сандык, китап
Балалар белән әзерлек эшләре: шигырьләр, җырлар , мәкальләр өйрәнү,
Тәрбияченең әзерлеге: презентация, китап ясау.
Шөгыль барышы:
- Исәнмесез балалар! Хәерле көн! Килеп җиттегезме? Айгөл оныгым, бүген синең дусларыңны серле әкият иленә чакырам. Балалар килегез әле.Менә монда истәлекле бик матур бер сандык бар . Бу сандыкта минем балачак хатирәсе саклана . Карагыз әле, балалар, ниндидер матур язу бар: әйдәгез укып карыйк.
-Балалар мин сезне серле китабым эчендә көтәм, килегез, озак көттермәгез.
-«Бу сандыкны “Әкиятләр иленә барганда ачарга кушканнар”. Балалар, без сандыкны хәзер ача алабызмы? (Әйе). Ни өчен?
- Чөнки без “Әкиятләр иленә” барабыз.
- Әйдәгез, сандыкны ачып карыйк, нинди сер ята икән аның эчендә?
- Ниләр генә юк бу серле сандыкта! Чынлап та, сандык тулы хәзинә икән. Монда хат та, серле китап та бар балалар.
- Әйдәгез балалар, әкиятләр иленә сәяхәткә кузгалыйк.
- Оныгым, әйдә әле, серле китапның беренче битен ач, анда нәрсә язылган икән.
1 бит
Әни сүзе- иң бөек сүз.
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
(Әниләргә багышланган презентациякарап китү).
- Чулпан: Бу бит минем әнием, ул гел миңа матур әкиятләр сөйли.
- Гүзәл: Ә бу - минем әнием, ул мине әкиятләр сөйләп йоклата.
- Гөлназ: Бу минем әнием, мин әниемне бик яратам, чөнки ул миңа бик күп китаплар укый.
- Камилә Ш:Ә бу - минем әнием, энем белән икебезгә кичләрен күп әкиятләр сөйли.
-Камила: Ә минем әнием китаплар кибетендә җитәкче булып эшли, ул миңа бик куп яңа китаплар алып кайта, кичләрен безгә укый.
-Айгөл: Әбием, күрәсеңме, бу минем әнием бит, ул мине җырлап йоклата. Мин дә хәзер сезгә әниемә багышлап җыр җырлыйм.
Айгөл башкаруында “Әнием” җыры.
-Гүзәл кызым, син китапның икенче битен ач: анда нәрсә язылган, карыйк әле.
2 бит.
”Өч кыз”әкияте.
Тиен җырлый:
1.Ашыкмыйча, һәрбер таңда
Чикләвек ватам оямда.
Чарт-чорт-чорт,
Чарт-чорт-чорт.
Кушымта:
Шатланамын да уйныймын,
Күңелсез булса, җырлыймын:
Лә-лә-лә! Лә-лә-лә!
2.Күз генә миңа йөгерә,
Ябалдаш буйлап йөгерәм.
Трэм, трэм, трэм,
Трэм, трэм, трэм.
Кушымта.
3. Ап-ак кар кебек киенәм,
Яшел нараттан җилдерәм.
Рэм-рэм-рэм!
Рэм-рэм-рэм!
Кушымта.
Тиен: Минем киемем ак булганга, авылда яшәүче дус әбием миңа Акбикә дип эндәшә. Акбикә - минем исемем. Ошыймы ул сезгә? Һай, чикләвекләр җыеп, онытып та җибәргәнмен. Әбекәйнең хәлен белеп кайтыйм әле, ничек яшәп ята икән.
(Җырлый-җырлый бара, әбинең өенә килеп җитә.)
Тиен: Кая соң бу әбекәй, ишек алдында да күренми? Әллә авырып киткән инде. (Әбинең балалар белән сөйләшеп утырган тавышы ишетелә).
Тиен: Әби, исәнме? Мин бүген бераз соңладым. Менә, сиңа урманнан күчтәнәчләр алып килдем.
Әби: Рәхмәт, Акбикә. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми калмас диеп,үзем дә сине көтеп ята идем. Тиенкәй, бу минем оныгым - Айгөл, ә болар - аның дуслары. Алар бүген безнең кунакларыбыз.
Тиен:Ярар, ярар, әбекәем. Хәзер мин аларны сынап карыйм әле. Килегез әле бире: уен уйнап алыйк.
“Йөзек салыш” татар халык уены уйнала.
-Чулпан кызым, Камилә кызым, ягез әле, өченче битне ачыгыз, кем безгә кунакка килер икән.
“Гөлчәчәк” татар халык әкияте.
Гөлчәчәк:Урман эче бик якты,
Күктә айлар калыкты.
Көлдән күмәч саламын,
Әниләргә барамын.
-Чү Гөлчәчәк, син түгелме кызым, кая юл тоттың?
Гөлчәчәк: Исәнме әби. Хәлләрен ничек? Мин әниләргә кунакка җыендым. Синең яныңа туктамыйча булдыра алмам ахрысы. Әби, кунакларың да бар икән.
- Бу минем оныгым үзенең дуслары белән.
Гөлчәчәк: Килегез әле кызлар, минем табышмакларыма җавап бирегез.
- Җәен киенә, кышын чишенә. (урман)
- Теле юк, үзе аңлата. (Китап)
- Юк аягы, юк күзе,
Сөйли, өйрәтә үзе.
Телгә аннан оста юк,
Аннан якын дус та юк. (китап)
Гөлчәчәк: Дусларым, миңа китәргә вакыт, убырлы мине югалтса, эзләргә чыгар.
- Хәерле юл сиңа, Гөлчәчәк. Кызларым: Гөлназ белән Камила килегез әле, китапның соңгы 4 битен ачырга вакыт җитте.
“Куян кызы” әкияте.
- Әй куянкай, матуркай
Кил бирегә йомшаккай!
Курыкма син, калтырама
Без балалар, оялма! (Гүзәл сөйли).
Куян: Куркам, куркам, балалардан.
Кичә генә бер шук малай
Борды минем колагымнан.
-Әй кечкенә Куянкай, кайда икән ул малай? Бездә андый малайлар юк. Кил безнең яныбызга.
Куян: О,о,о, әбекәй, синдә кызлар күп икән. Мәкальләр әйтсәм, ярар микән.
- Әйтеп кара, Куянкай.
Куян: 1. Китап белем..... чишмәсе.
2.Әдәп төбе-.... матургадәт.
3 Иң татлы тел- ..... туган тел.
Сез дөрес җавап бирдегез, бик зур рәхмәт. Ә миңа урманга китәргә кирәк , әнием югалткандыр.
- Балалар кайтыр вакытта җитте, китапның да соңгы битен ачып укыдык.
- Чү, бу кем, убырлы син түгелме? Без бит сине чакырмадык.
Убырлы: Мин чакырган җиргә йөрмим әбекәй. Чакырмаган кунак кадерлерәк, ди. Күрәм, кунак кызларың да бар. Яшермә, тимим мин аларга. Алар белән минем җырлы-биюле уен уйныйсым килә.
- Әйдә убырлы, безнең белән “Түбәтәй” уенын уйнап кит.
”Түбәтәй” татар халык уены.
- Балакайларым, убырлыга әниләр турында җыр да җырлап күрсәтик.
“Әниемә” җыры башкарыла.
- Убырлы, сина да китәргә вакыт җиткәндер, безне дә әниләребез югалтканнардыр, балакайлар. Әйдәгез, серле китап иленнән , үзебезнең “Чишмәкәй” балалар бакчасына юл тотыйк. Оныгым, син дә дусларыңны озат, әниләре югалтмасын.
- Ә сез, балалар, серле китапта күргәннәрегезне кич белән әти-әниләрегезгә сөйләргә онытмагыз. Саубулыгыз!
Балалар. Саубул әби! Без сиңа тагын кунакка килербез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект занятия в средней группе на тему "Драматизация сказки Теремок"
Цель.• Формировать у детей живой интерес к театрализованной игре.•...
Конспект занятия в средней группе по теме «Дорожка здоровья» (основы безопасности жизнедеятельности)
Цель занятия - развитие основ безопасности жизнедеятельности. При помощи социо – игр у детей формировались представления о необходимости наличия витаминов в организме, о вреде микробов. В ...
Конспект занятия для средней группы на тему «Уроки осторожности весной» (на татарском языке)
Правилы осторожности весной...
Конспект занятия в средней группе по теме: "Моя семья"
Конспект занятия в средней группе по теме: «Моя семья»Цель: формирование у детей представлений о семье, её членах. Задачи:1.Учить составлять рассказ о членах своей семьи.2.Закреплять у детей пред...
Конспект занятия для средней группы на тему: "Воздух – невидимка"
ЦЕЛЬ УРОКА: Знакомство с понятием “ВОЗДУХ”. Развивать познавательную активность в процессе экспериментирования; ЗАДАЧИ: · Показать способы обнаружения во...
Конспект занятия в средней группе по теме «Овощи и фрукты» (средняя группа)
Конспект занятия в средней группе по теме«Овощи и фрукты» (средняя группа) Цель:Закреплять умение различать овощи и фрукты. Развивать общую и мелкую моторику. Развивать память, м...
Конспект занятия в средней группе по теме "Безопасность в быту" на тему «Мишуткины помощники»
Конспект занятия в средней группе по теме "Безопасность в быту" на тему «Мишуткины помощники»...