Куянкай өе
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме
Уртанчы төркем балалаларын матур әдәбият белән таныштыру эшчәнлеге. Рус халык әкиятен балалалар ярдәмендә сәхнәләштереп күрсәтү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
zayachzhya_izbushka.docx | 25.31 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема : Куянкай өе.
Белем бирү өлкәсенең интеграциясе: “Танып белү” (бербөтен дөньяны күзаллау), “Аралашу”, “Музыка”, “Матур әдәбят белән танышу”
Максат:
1.Тирә-юнь белән , кыргый hәм йорт хайваннары белән танышуны дәвам итү; төлкенең тышкы кыяфәте турында сөйләү; тәрбияче ярдәмендә таныш әкиятне сәхнәләштерергә өйрәтү
2. Балаларның диалогик сөйләмен үстерү.Сөйләшкәндә сүзләрне ачык һәм башкалар аңларлык итеп әйтергә күнектерү, фикерләү сәләтләрен үстерү;
3.Балалаларда тыңлау сәләте, җәнлекләргә карата кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә: халык әкиятләре белән кызыксына; үз фикерен әйтә белә; иптәшләрен hәм тәрбиячене игътибар белән тыңлый белә; җырлы уенда актив катнаша.
Җиhазлар: куянга hәм төлкегә өй макеты, әкият геройларның костюмнары, магнитола.
Алдан эшләнгән эшләр: аерым балага шигырь өйрәтү, рус hәм татар халык әкиятләре уку, кыргый hәм йорт хайваннары турында әңгәмәләр үткәрү, әкиятне аерым балалар белән сәхнәләштеререгә өйрәтү.
Эшчәнлекнең эчтәлеге.
1.Оештыру.
Балалар ярымтүгрәк ясап басалар.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез кунаклар белән исәнләшәбез.
Балалар: Исәнмесез.
Бала: Әкият ишек кага
Кирәк тизрәк ачарга.
Әкият ул кош кебек,
Куркытсаң юкка чыга.
2.Хат уку.
Тәрбияче:Блалар иртән балалар бакчасына килсәм хат таптым. Адресы: 30 нчы балалар бакчасы, 5 нче төркем балаларына диелгән. Укып карыйк әле нәрсә язылган.
(Хатны уку)
Әкият илендә булыр өчен табышмакларның җавапларын табыгыз. Балалар миңа ярдәм итегез әле.
3.Табышмаклар әйтү.
Тәрбияче: Көлтә-көлтә койрыгым
Болгый болгый барамын.
Тавык-чеби яратамын.
Балалар: Төлке.
(Слайд, төлке рәсеме күрсәтелә)
Тәрбияче:
- Төлкенең туны нинди? (Йоны йомшак, көрән төстә)
- Йөзе нинди? ( Колаклары очлы, борыны кара төстә)
- Койрыгы нинди? (Койрыгы озын, йомшак)
- Ничек уйлыйсыз төлкегә шундый озын, йомшак койрык нигә кирәк?
Койрык җәнлекләргә бик кирәк.Салкын кыш көннәрендә төлке койрыгына төренеп җылынырга мөмкин
Тәрбияче: Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста,
Соры тунын сала да,
Ак тунын кия кышка.
Балалар: Куян.
Тәрбияче:Нигә куян ак тун кия кышка? (балалар җаваплары тыңланыла)
Тәрбияче:Тагын дошманнарыннан тиз аяклары качарга ярдәм итә. Куянның өне бармы?
Юк, балалар. Көндез ул карга качып тора. Төнлә агач кайрылары кимерә.
Төлке: Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста.
Балалар: Аю
Тәрбияче: Аю турнда нәрсәләр беләсез? Әлеге хайвннарны нинди хайваннар дип атыйбыз?
Балалар: Кыргый хайваннар
Тәрбияче: Иртән иртүк тора,
Матур итеп кычкыра
Балалар: Әтәч.
Тәрбияче:Әтәчне нинди кош дип атыйбыз?
Балалар: Йорт кошы.
Тәрбияче: Кешенең дусты,
Йортның сакчысы.
Балалар: Эт.
Тәрбияче: Нинди хайван?
Балалар: Йорт хаваны.
Тәрбияче:Менә без хаттагы бөтен табышмакка да җавап таптык. Берәр могҗиза булырга тиеш. Көтик әле.
(Төлке керә)
4.Төлке килүе.
Төлке:Исәнмесез балалар!
-Сез мине таныдыгызмы?
-Минем турында нинди әкиятләр беләсез?
Балалар:”Йомры калач”, “Теремкәй”.
5. Ял минуты
Төлке: Балалар, әйдәгез минем белән уйнап алабыз
Бар монда зур төлке.
Зур төлке, матур төлке.
Төлке, төлке кил әле.
Биеп, биеп кит әле.
Бар монда зур аю.
Зур аю, матур аю.
Аю, аю кил әле
Биеп, биеп кит әле.
Бар кечкенә куян.
Кечкенә куян, матур куян.
Куян,куян кил әле
Биеп, биеп кит әле.
Тәрбияче:.Әкият геройлары безгә кунакка килгәннәр. Алар безгә әкият күрсәтәләр. Әйдәгез урыннарыбызга утырып, әкиятне карыйк әле.
6. Әкиятне сәхнәләштерү
Тәрбияче: Борын-борын заманда яшәгән ди төлке белән куян. Төлке боздан, куян кайрыдан өе салганнар. Матур яз җиткән. Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе hаман шул килеш калган.
Төлке: Ай, ай , Куянкай!
Нишләргә? Өем кайда?
Куян: Өең эреде
Елгага акты.
Бик нык кайгырма.
Кил миңа торырга.
Төлке: (янга карап) Бик шәп булды
Куып чыгарам аны.
(Куянга карап) Тыңла әле, Куянкай!
Яңалык бар, матуркай.
Куян: Шулаймы? Нинди?
Төлке: Урман артында бакча.
Бакчада кәбестә.
Куян: Үсеп тә җиткәнмени?
Кая, кая йөгерим
Кәбестәне алыйм.
Төлке: (тәрәзәдән карап) Өй минеке хәзер.
Тәрбияче: Куян кайтса, ишек бикле.
Куян: Нигә өй бикле?
Өй бит минеке.
Төлке: Юк, кертмим.
Тәрбияче: Куян утыра, елый башлый.
Куян тырышып өй төзеде.
Төлке рәхәтләнеп яши башлады.
Кем куянга булыша?
Төлкене куып чыгара?
(Эт керә)
Эт: hау, hау, hау.
Курыкмыйм берүәдән дә!
Кирәк икән сугышам!
Кая ул явыз дошман?
Куян: Менә өемдә утыра.
Койрыгын болгап тора.
Эт: Әй Төлке! Күрәсеңме?
Мин эрәм.Ишетәсеңме?
Пычак кайрыйм.
Сикереп чыгармын да,
Өзгәләп ташлармын.
Эт: Ай, бик куркам.
Тизрәк качыйм.
Тәрбияче: Куян тагын утыра.
Бик нык кайгыра.
(Аю килеп чыга).
Аю: Мин киләм лап-лап
Үләннәрне таптап,
Кирәк икән сугышам.
Кая ул явыз дошман?
Куян: Менә өемдә утыра,
Койрыгын болгап тора.
Аю: Әй, кем анда өйдә?
Чыгып, күрен син миңа!
Төлке: Балта кайрыйм,
Пычак кайрыйм.
Сикереп чыгармын да,
Өзгәләп ташлармын.
Аю: Бик курыктым.
Тизрәк качыйм.
Тәрбияче: Кем куянга булыша?
Төлкене куып чыгара?
(Әтәч килә)
әтәч: Кикрикүк! Кикрикүк!
Мин булышам!
Куянкай елама.
Төлкене җиңәрбез, курыкма!
Тәрбияче: әтәч тәпиләре белән тибенеп, канатлары белән кагына
әтәч: Кикрикүк!
Җилкәмдә чалгы күтәрәм,
Төлке теш мич башыннан!
Тиз чыгып кит моннан!
Төлке: Әтәчтән бик курыктым,
Чыгып китәргә булдым.
Куян: Миннән зур рәхмәт сиңа.
Кыю әтәч булдың менә.
Әйдә бергә торыйк.
Күңелле тормыш корыйк.
8. Йомгаклау.
Тәрбияче: Сезгә әкият ошадымы? Җәнлекләр нинди дус булып яшиләр, бер-берсенә ярдәмгә киләләр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Куянкай-йомшаккай
Комплексный план-конспект по окружающему миру и лепки в I младшей группе...
"Куянкай кунакка чакыра"
Тема: «Куянкай кунакка чакыра» Максатлар: 1. Яшелчәләрне белдерә торган исемнәр(бәрәңге,помидор,суган,чеснок,кыяр,кишер) һәм аларның үзлекләрен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүзлек за...
НОД по обучению татарскому языку в средней группе «Безнең дускай – куянкай»
Информацион-коммуникатив технологияләр, уен ситуацияләре, күргәзмәлелек ярдәмендә уртанчы төркем балаларын татар теленә өйрәтү, аралашырга теләк уяту....
Тема «Ак куянкай утыра» Кечкенәләр төркеме
Максат: балаларның татар халык авыз иҗатын аңлый белүләрнә һәм истә калдыруларына ирешү, сүзлек запасларын баету;халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү...
Куянкай белән сәяхәт
Обучение детей правилам дорожного движения...
Открытый урок "Ак куянкай"
quot;Ак куянкай"...
Озын колак,кыска койрык,йомшак куянкай
Куян белән якыннанрак таныштыру,булган белемнәрен камилләштерү...