Куянкай-йомшаккай
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Хадиева Салиса Галиповна

Комплексный план-конспект по окружающему миру и лепки в I младшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1.docx19.51 КБ

Предварительный просмотр:

I кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштыру һәм әвәләү комплекслы эшчәнлегенең план-конспекты

Балалар белән эшләү планы:

  1. Сюрприз моменты.
  2. Презентация-куян турында сөйләү, сораулар буенча әңгәмә.
  3. «Чәчәкне төзе»-математик уен.
  4. «Куянны татлы кишер белән сыйлыйк»-әвәләү.

Максат:

  1. Балаларны урман җәнлеге – куян белән таныштыру, аның турында күзаллауларын һәм белгәннәрен киңәйтү ( нәрсә белән туклана, ни өчен төсен үзгәртә); яз билгеләрен турында белемнәрен ныгыту;
  2. Яшелчәләрне тану һәм исемнәрен дөрес әйтү күнекмәләрен үстерү, алар арасыннан куян ашый торганнарын аерып ала белүләренә ирешү;
  3. Бер үк төрле геометрик фигураларны төркемләп, алардан  чәчәк силуэты ясау күнекмәләрен үстерү; пластилин кисәкләреннән кишер формасындагы озынча таякчыклар әвәләү күнекмәләре бирү (теләк буенча куян әвәләү).
  4. Балаларда хайваннарга карата сакчыл караш, миһербанлык тәрбияләү; күмәк эшкә тарту.

Җиһазлау: «Куянкай» - презентация, геометрик фигуралар (түгәрәк, өчпочмак), ясалма чәчәк, уенчык куян, яшелчә муляжлары , пластилин, куян битлекләре.

Дәрес барышы.

Т-че: Исәнмесез, балалар. Хәерле көн. Кәефләрегез ничек?(балалардан җаваплар алына). Балалар, ә бездә бүген кунак бар, кем икәнен беләсегез киләме? Алайса табышмакны тыңлап карагыз әле.

Алгы аягы кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка.

-Куян.

Т-че: бик дөрес, балалар, молодцы. (Сюрприз тартмадан уенчык куян чыга, балалар аны карыйлар, аның белән танышалар, исәнләшәләр) . Балалар, нишләптер безнең куяныбыз бик боек әле, эйдәгез, сорап карыйк әле аннан , ни өчен күңелсезләнеп тора икән ул?

-Куян, син нигә күңелсезләнәсең?

Т-че: (уенчыкны колагына якын китереп тыңлап карый) беләсезме балалар, куян үзенең матур , йомшак ак тунының соры төскә кергәненә бик борчыла икән. Балалар, ә сез беләсезме, ни өчен куянның ак туны соры төскә үзгәрә икән?

-Юк белмибез.

Т-че: Мин сезгә урман патшалыгына сәяхәт ясарга һәм аның бер яшәүчесе белән танышырга чакырам. Ләкин бик игътибарлы булыгыз, мин сезгә сораулар бирәчәкмен.

Презентация «Куянкай»

Бу -  куян.

Куян урманда яши.

Җәй көне куян сусыл үлән белән туклана, кишер белән кәбестәне бик ярата.

Кыш көне куян агач каерысы кимерә.

Куянны «куркак» диеп йөртәләр, ул бик тиз йөгерә.

Чөнки аны төлке белән бүре ашарга тотар өчен куып йөриләр.

Үзен төлке һәм бүреләрдән саклар өчен куян тунының төсен үзгәртә,.

Җәй көне ул соры төстә, шуңа күрә аны үләннәр, агачлар арасыннан күрүе читен.

Ә кыш көне ул ак, шунлыктан аны кардан аерып булмый.

Т-че: Менә безнең сәяхәтебез тәмам. Ә хәзер инде бераз сезне ткшереп алыйм, игътибар белән тыңлап утырдыгыз микән (сораулар буенча әнгәмә)

-Куян кайда яши? (урманда)

-Куян нәрсә белән туклана? (үлән ашый, кишер, кәбестә ярата)  Ә кыш көне нәрсә ашый? (агач каерысы кимерә)

-Ни өчен куянны «куркак» дип йөртәләр?(чөнки ул бар нәрсәдән курка һәм бик тиз йөгерә)

-Ни өчен тиз йөгерә? (чөнки аны төлке белән бүре тотарга тели)

-Куян кыш көне һәм җәй көне нинди төстә була? ( ак һәм соры)

-Тагын бер табышмакны тыңлап карагыз әле:

Җәен - соры, кышын – ак:

Аңа шулай яхшырак.

-Куян.

Т-че: Балалар хәзер инде куянның туны җәй көне соры , ә кыш көне ак булуын аңладыгызмы? Әйе, кыш бетте, яз башланды, шунлыктан куян үзенең төсен үзгәрткән икән.

Т-че: балалар, ә сез яз җиткәнен каян беләсез, аның билгеләрен санап китик әле.

  1. Көннәр җылына башлый
  2. Кояш катырак җылыта
  3. Күк йөзе аяз, зәңгәр, биек
  4. Кар эри, тамчылар тама, гөрләвекләр ага
  5. Беренче чәчәкләр, яшел үләннәр шытып чыга,  агачларда яфраклар күренә башлый

Т-че: Сез бигрәк күп беләсез икән, молодцы. Балалар, ә куян һаман да күңелсезләнеп тора, әйдәгез аның белән бер уен уйнап алыйк.

Физкультминутка «Ак куянкай»

Ак куянкай утыра, колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай , колакларын селкетә

Куян туңа башлады, аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай , аякларын җылыта.

Куян һаман да туңа, сикергәләп тә куя

Менә шулай, менә шулай , сикергәләп тә куя

Аны кемдер куркытты, ул урманга элдертте.

Т-че: балалар, карагыз әле, куянга барыбер күңелсез. Ә мин аның кәефен ничек күтәрергә икәнен беләм. Карагыз әле, бу куян кызмы, малаймы?

-Кыз, чөнки ул ал күлмәк кигән.

Т-че: ә кызлар нәрсә ярата?

- Курчак, чәчәкләр, конфет.

Т-че: әйдәгез балалар, куянга чэчәкләр бүләк итәбез. Килегез әле минем яныма. Әйдәгез әле менә бу чәчәкне карыйк. Аның нәрсәләре бар? (чәчәкне карыйлар, аның таҗларын һәм үзәген күрсәтәләр)

Т-че: Менә балалар, сезгә чәчәнең уртасы бирелгән , хәзер безгә өстәлдәге геометрик фигуралардан чәчәкләргә таҗлар сайлап куярга кирәк. Бер чәчәкнең таҗлары бер генә төрле булырга тиеш. Игътибарлы булыгыз, геометрик фигураларны дөрес итеп сайлагыз. ( балалар чәчәк төзиләр)

Т-че: карагыз әле, нинди матур чәчәкләр килеп чыкты.  Әйдәгез карыйк әле, Вәсилә белән Сәлихнең чәчәк таҗлары нинди формада?

-Түгәрәк.

Т-че: Дөрес, ә Әдилә белән Зөһрәнеке нинди формада?

-Өчпочмак.

Т-че: Бик дөрес, балалара, сез бик булдырдыгыз, афәрин. Сез ясаган чәчәкләрне куян ошаттымы икән, сорыйк әле?

-Куян, сиңа чәчәкләр ошадымы?

Т-че: (тыңлап карый) Әйе, бик ошады ди куян, ләкин ул һаман боек, нәрсә генә эшләп күңелен күтәрик икән инде бу куянның. Ә, белдем, әйдәгез куянны тәмле күчтәнәч белән сыйлыйк.. Карагыз әле, минем кулда «Серле капчык» бар. Әйдәгез уйнап алыйк.

 Дидактик уен «Серле капчык» (балалар капчыктагы яшелчә муляжларын тотып карап  аларны танырга  һәм кайсысын куян яратуын әйтергә тиеш)

-Куян кишер белән кәбестәне бик ярата.

Т-че: балалар, ә сез тозлы кәбестә яратасызмы? Ә мин бик яратам. Әйдәгез кәбестә тозлап алабыз.

Бармаклар гимнастикасы. «Без кәбестә турыйбыз» кунегүе.

-Без кәбестәне чабабыз, чабабыз! (2 тапкыр) (балалар учларын ачкан хәлдә өстән аска таба балта белән чабу хәрәкәтләре ясыйлар)

-Без кәбестәне турыйбыз, турыйбыз! (2 тапкыр) (балалар учларының яны белән алга артка таба пычак белән кисү хәрәкәтләре ясыйлар)

-Без кәбестәне тозлыйбыз, тозлыйбыз! (2 тапкыр) ( Бармакларны чеметемләп җыябыз һәм тоз сибү хәрәкәтләре ясыйбыз)

-Без кәбестәне кысабыз, кысабыз! (2 тапкыр) ( бармакларны йодрыкка җыябыз һәм җәябез)

-Без кишер кырабыз, кырабыз! ( 2 тапкыр) ( уң кулны йодрыклыйбыз һәм сул учны ачкан хәлдә уң кулны сыл кулга кыргычтан кишер кырган хәрәкәтләр ясап ышкыйбыз)

Т-че: Ой, балалар, без бит бөтен кәбестәне турап, кишерләрне кыргычтан уып бетергәнбез. Хәзер без куянны нәрсә белән сыйлыйбыз инде? Беләсезме , балалар, мин нәрсә уйлап таптым. Әйдәгез без куянга кишерне пластилиннан әвәлибез.

-Әйдәгез.

Т-че: балалар, менә бу кишер, аның бер башы очлы, ә икенче башы йомры, тупас. Кишерне әвәләгәндә моны истә тотарга кирәк. ( Тәрбияче кишерне әвәләп күрсәтә һәм аның бер башын бармаклар белән чеметеп очлайтып кую алымын өйрәтә. Тәрбияче күрсәтүе буенча балалар озынча таяк әвәлиләр һәм бер башын очлайтып куялар).

Т-че: Балалар, әле бит кишернең сабагы да була, аның өчен безгә нинди пластилин кирәк әле?

-Яшел.

Т-че: без яшел пластилиннан берничә кечкенә  таякчык тәгәрәтәбез һәм аларны кишернең йомры башына тоташтырабыз. Ягез, хәзер бергәләп куянга дигән кишерләрне ясыйк. ( Балалар әвәлиләр, тәрбияче авырсынган балаларга ярдәм итә)

Т-че: Молодцы, балалар, сез бик булдырдыгыз, карагыз, әле, безнең куяныбыз да көлә түгелме сон (көлгән тавыш килә). Аңа сез ясаган кишерләр бик ошаган. Ул сезгә рәхмәт әйтә. Ә хәзер әйдәгез үзебезгә кул чабып алыйк, без бик булдырдык. Барыгызга да бик зур рәхмәт. Инде дәресебез ахырында тагын бер уйнап алыйк. Хәрәкәтле уен «Бүре һәм куяннар»