«Куянкай бездә кунакта»
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа)

Надежда Филипповна Шамиева

Куянкай кунакка килде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt.docx22.19 КБ

Предварительный просмотр:

96 нчы «Елмаю» балалар бакчасы -  балаларны төрле яклап үстерү үзәге

 муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

«РАСЛАДЫ»

« ______» ______________20____г.

ТЭ буенча бакча мөдире урынбасары:

__________А.П. Кузнецова

«Куянкай бездә кунакта»

1 нче номерлы 1 нче кечкенәләр төркемендә иҗади сәнгать үсеше (әвәләү) буенча йомгаклау шөгеленә конспект

Төзеде тәрбияче:

Шамиева Н.Ф.

Түбән Кама

Тема: «Куянкай бездә кунакта»

Яшь төркеме: 1 нче кече төркем

Максат: 

Баларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итү.

Әвәләү адымнарын ныгыту.

Программа эчтәлеге:

1.  Алда алган белемнәрне искә төшерү,камилләштерү,ныгыту;

2.  Балаларны мөстәкыйль җавап бирергә күнектерү;

3.  Яшелчәләрнең сыйфатларын,төсләрне дөрес атауларына ирешү;

4.   Сөйләмнәрен үстерү,бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Балалар белән алдан эшләнгән эш:

1.  Яшелчәләр, хайваннар турында әңгәмә.

2. Өстэл уеннары, хәрәкәтле уеннар.

3. Матур әдәбият уку, рәсемнәр карау.

Тәрбияченең алданэшдәнгән  эше:

Ачык дәрес турында конспект язу,  кирәкле җиhазларны әзерләү.

Сөйләм телен үстерү:

Яшелчәнең исемен атау (кишер), төсен әйтү (кызыл),кая ускүен ачыклау (бакчада, түтәлдә).

Җиһазлар:

Фланелеграфта кишер картинасы, уенчык – куян, мольберт, әвәләү өчен кирэк ярак.

Өләшмә җиһазлар:

Пластилин, салфетка, такта әвәләү өчен.

Методик алымнар һәм оештыру формалары:

Сорауларга җавап,әңгәмә, эш алымнарын күрсәтү,ял минуты,мактау.

Шөгелнең структурасы:

1. Кереш өлеш – 2мин.

2. Төп өлеш – 6мин.

3. Йомгаклау өлеше – 2 мин.

Белем бирү өлкәсе: физик үсеш, соөиаль-шәхси үсеш, танып белү- сөйләм үсеше, коммуникатив үсеш, иҗади сәнгать үсеше.

Шөгылдә балаларны урнаштыру:

1. балалар идәндә паласта утыралар.

2. балалар өстәл артында.

3. балалар урындыкларда ярым тугәрәк ясап утыралар.

Литература:

1. М.Ю. Васильева, В.В. Гербова, Т.С.Каморова редакциясендә “ Балалар бакчасында тәрбия hәм белем бирү программасы”.

2.Ф.В.Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина “Туган телдә сөйләшәбез”.

3. К.В.Закирова “Балачак аланы”

1. Кереш өлеш.

Тәрбияче:Исәнмесез, балалар!Матур итеп утырабызда мине игьтибар белән тыңлыйбыз.Бүген эшкә килгәндә миңа Куянкай  очрады.Аның безнең янга кунакка киләсе килә икән,күрмәдегезме аны балалар?

Балалар: Юк.

(Ишек шакып Куянкай (йомшак уенчык)  керә,).

Тәрбияче:Исәнме,Куянкай! Балалар, исәнләшик әле Алсу белән.

Балалар: Исәнме Куянкай!

Тәрбияче: Карагыз әле,Куянкай  гади түгел ул тылсымлы. Балалар әйтегез әле Куянкай нинди төстә?

Балалар: ул ак төстә.

Балалар куян безнен нинди? Тотып карагыз әле, йомшакмы әллә инде катымы?

Балалар: Куянкай йомшак.

Тәрбияче: Балалар Куянкай сезнең янга бик ашыккан, хәтта ашаргада оныткан. Хәзер анын тамагы ачкан. Я, әйтегез әле куяннар нәрсә ашарга яраталар?

Балалар: Кишер.

Тәрбияче:Дөрес балалар куяннар кишер ашарга яраталар. Әйдәгез әле балалар без сезнең белән бергәләп, куянга кишер әвәләп бирик.

Балалар: Эйдәгез.

Тәрбияче: Салават кара эле мондагы рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән?

Балалар: Бик дөрес, кишер сүрәтләнгән.

Тәрбияче: Ә балалар кишер нинди төстә, кайсыгыз белә?

Балалар: кызыл, куе сары.

Тәрбияче: Дөрес,кишер куе сары төстә булла.

Тәрбияче: Әйдәгез эле балалар бергәләшеп ял итеп алыйкта Куянкайка кишер әвәләргә керешербез.

Ял вакыты:

Ап- ак куян утыра,

Колагын селкеп тора.

Менә шулай,менә шулай,

Колагын селкеп тораэ

Аңа тик тору кыен

Җылыта ул тәпиен

Һап,һап,һап,һап

Җылыта ул тәпиен

Куян тик торса туңа,

Сикергәли ул шуңа

Топ, топ, топ, топ

Сикергәли ул шуңа.

2. Төп өлеш

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар,ял да иттек. Ә хәзер без сезнең белән кишерне әвәли башлыйк. Менә бу өстәл янына килегез әле. Балалар карагыз эле, бу рәсем нәрсәгә ошаган?

Балалар: Кишергә?

Тәрбияче:эйе, бу кишер балалар, тик бу кишер чын кишергә ошасын өчен әйдәгез без анны пластилин ярдәмендә буейбыз. Мин сезгә күрсәтәм,аңлатам сез карап торыгыз,ике бармак белән пластилиннан бәләкәй генә кисәк тартып алабызда, да ак кагәз битенә басабыз.

(Балаларның иҗади эшләре)

3. Йомгаклау:

Тәрбияче: Менә ничек матур килеп чыкты безнең рәсемебез. Куянкайга бүләк итәбезме? Без бүген нәрсә турында сөйләштек?Ни эшләдек? (балаларның җавабы). Балалар,афәрин сезнең бик күп белемнәрегез бар икәнлегенә мин бүген инандым, шуның белән шогылебез тәмам,рәхмәт сезгә балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

Мияубикә бездә кунакта

I кечкенәләр төркемендә рәсем буенча шөгыль...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Мияубикә- бездә кунакта.

Балаларга песинең йорт хайваны булуын аңлату. Гадәти булмаган алым белән песинең аяк эзләрен рәсемгә төшерү....