Путишествия в страну витаминов
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме

Салихова Румия Радиковна

конспект по теме волиалогия

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                                                                   

Максат: Балаларга витаминнарның сәламәтлеккә файдасы турында белем һәм күнекмәләрен ныгыту. Сәламәт яшәү рәвешенә аңлы караш формалаштыру, әйләнә-тирә һәм үзең белән гармониясендә яшәргә өйрәтү. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл булуын, төшендерү сәламәтлеккә җаваплы караш тәрбияләү.

Алдан уздырылган эш: тәрбияче көндәлек тормыш турында сөйли, балалр белән мәкалләр өйрәнә, рәсемнәр карау, әкият уку.

Методик алымнар: Әңгәмә.

Җиһазлау: һава шары, витаминнар,сукмак, күл, рәсемнәр, яшелчәләр.

Шөгыльләр төзелеше: 1 өлеш:кереш сүз-2 минут. 2 өлеш: сәламәтлек турында әңгәмә, докторның һәм Гали белән Вәли чыгышлары,витаминнар турында сөйләшү-15 минут. 3 өлеш: ял итү, бирем эшләү-5 минут, йомгаклау-15 минут.

Шөгыль барышы

Йомгаклау

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: Күрегез, балалар безгә бүген күпме кунак  килгән.

Әйдәгез әле исәнләшик кунаклар белән.

-Исәнмесез,хәерле көн кунаклар!

Ә хәзер уңайлап утырыгыз.Бүген безнең шөгыль бераз гадәти булмаган шартларда уза. Игътибар белән мине тыңлагыз әле:

-Балалар, хәтерлисезме, без Абдулла Алишның “Куян кызы” дигән әкиятен өйрәнгән идек. Ул әкияттә куян Кызының аяклары нишләде?(өшеде һәм авыртты)

-Куян кызын кем дәвалады?(доктор Айболит)

-Доктор саубуллашканда куян баласына нәрсә бирде?(кишер)

-Ни өчен кишер биргән икән?(чөнки кишер витаминнарга бай)

-Шулай балалар. Яшелчәләр белән дус булган бала һәрвакыт сәламәт була.

(Ишек шакылдый)

-Әйе керегез,кер кем бар анда?

(Доктор керә. Исәнләшә)

Доктор: Исәнмесез!

-Ишетәм сез витаминнар турында,сәламәтлек турында сөйләшәсез. Ә сез беләсезме соң нәрсә ул сәламәтлек?

Тәрбияче: Беләбез доктор. Әйдәгез әле балалар мәкальләр әйтеп күрсәтик докторга.

1.Байлык бер айлык, саулык гомерлек.

2.Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.

3.Саф һава- тәнгә дава.

4.Таза булсаң,таш та ярып була.

Доктор: Менә нинди акыллы балалар икәнсез.Ә менә сәламәт көчле,җитез булырга үз сәламәтлегеңне һәрвакыт кайгыртып торырга һәм сакларга кирәк.

-Ә сезнең сәламәтлекне  ничек сакларга икәнне беләсегез киләме?

-Мин сезгә 7 таҗлы серле чәчәк бүләк итәм.Һәр таҗны өзеп сез гаҗәеп сәламәтлек иленә эләгә алырсыз. Ул ил бик бай һәм бик зур. Сез юлга үзегезнең тәрбиячегез белән һава шарында очарсыз.(музыка.балалар белән тәрбияче әйләнәләр)

-Ә мин сезнең белән саубуллашам.

-Хәерле юл!Сәламәт булыгыз!

Тәрбияче: Балалар, менә без сезнең белән сәламәтлек иленең “Витаминнар шәһәренә” килеп төштек. Юлда арыгансыз ял итеп алыйк.

Физ-ка:

Су буенда бакалар,

Баталар да калкалар.

Уңга да иеләләр,

Сулга да иеләләр,

Алга да иеләләр,

Ә аннан барсы бергә

Сикерешеп алалар.

Еракта Витаминнар шәһәре күренә. Ләкин безнең алда авыр юл узасыбыз бар. (Балалар тар сукмактан атлыйлар. Күл аша сикерәләр, аннан түмгәкләргә баса-баса чыгалар.)

Тәрбияче: Карагыз әле, бу Гали белән Вәли түгелме соң?

Вәли: Кара әле, Гали, нәрсә бу?

Гали: Әй, безгә кирәк нәрсә түгел ул. Кишер-мишер, чөгендер-мөгендер,шалкан-малкан.

Тәрбияче: Нишләп малайлар сез яшелчәләрнең исемнәрен шулай бозып сөйлисез?

Вәли: Нәрсә? Яшелчә?

Гали: Безгә яшелчә ни, кызылча ни,сарыча ни- барыбер. Менә ичмасам сагыз. Бүгенгегә кадәр яшелчәләрнең бер генә файдасын да күргәнем юк.

Вәли: Минем дә. Дәү әни суган турарга тотынса, күзләремнән яшь ага башлый. Ә борчак турында әйтәсе дә юк. Ха-ха-ха.

Гали: Помидор белән бәрәңге тибеп уйнар өчен кирәк ул.

Вәли: Кишер әле аңа да ярамый...

Тәрбияче: Туктагыз әле, малайлар, сез ни сөйлисез?

Балалар, әйтегез әле,яшелчәләр турында шулай сөйләргә ярыймы?

Тыңлагыз әле, табышмаклар әйтәм. Вәли белән Гали сез дә тыңлагыз.

  1. Үзе йомры-ай түгел, төсе сары-май түгел,койрыклы-тычкан түгел. (шалкан)
  2. Үзе түгәрәк-туп түгел,кызыл, сары, яшел төстә була- светофор түгел. Ашыйсы килеп тора. (Помидор)
  3. Үсеп утыра бер  чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)
  4. Җир астында алтын казык, алдык без аны казып.(кишер)

Тәрбияче: Балалар табышмакларның җавапларын кабатлап чыгыйк әле. Кәбестә, кишер, шалкан, помидор. Барысы бергә ничек дип әйтәбез?(яшелчәләр)

Дөрес, яшелчәләр витаминга бик бай, аларны ашаган кеше нык, сәламәт була.

Безнең ризыкларда алты төрле витамин булырга тиеш.

А витамины- күзләр,битләр өчен кирәк.

В витамины- аш кайнату өчен.

С витамины- авыруларга каршы торучы.

Д витамины- үсү өчен.

Е витамины- картаюга каршы.

К витамины- кан оешу өчен.

Ә хәзер бер бирем бирәм. Яшелчәләр таратам, шуларны тактага витаминнар янына ябыштырырга.

Тәрбияче: Мин дә беләм кайсы яшелчә нинди витамин булганын.(тәрбияче сөйли)

Йомгаклау:

-Балалар без кайда булдык? Нәрсә турында сөйләштек?(сәламәтлек шәһәрендә,саулык, витаминнар турында сөйләштек)

Шөгыльдә активлык күрсәткәнегез өчен рәхмәт. Сәламәт булыгыз. Кунаклар, сау булыгыз.(музыка уйный.Балалар һава очып китәләр)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Путишествие в страну Спортландию

Спортивный досугЦель. Развивать у детей спортивный интерес.  Умение соревноваться в команде, болеть за команду.Материал и оборудование.Костюм Буратино. Загадки, напечатанные на листке бумаги. Обр...

"Путишествие в страну Неболейка" развлечение для старшей гуппы

Оборудование и материалы: табличка с надписью «Страна Неболейка», костюм Короля, предметы личной гигиены для дидактической игры «Чудесный мешочек»,  макет дерева, карточки с изображением продукто...

Конспект открытого мероприятия "Путишествие в страну умных игр"

Дети осваивают родной язык, имитируя разговорную речь окружающих. Жаль, что постоянно загруженные родители в этот период часто забывают об этом и бросают процесс формирования речи ребенка на самотек....

Путишествие в страну дорожных знаков

Занятия  по ПДД  ,о  дорожных    знаков  ,о светофоре...

"Путишествие в страну Фантазия"

Занятие по сказкотеррапии для детей старшего возраста....

"Путишествие в страну"Театралию".

Интегрированная театрализованнаядеятельность детей«Путешествие в страну «Театралию».Задачи:-формировать умения детей дифференцировать эмоции героев по мимике, жестам, пантомимике, развивать у детей тв...

Подгрупповое логопедическое занятие "Путишествие в Страну Сказок"

В дошкольном возрасте ребёнок усваивает язык чувств – принятые в обществе формы выражения тончайших оттенков переживаний при помощи взглядов, улыбок, жестов, поз, движений, интонаций голоса и т.д. С д...