Конспект-занятие ."Алтын башак"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Для воспитателей

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bashak.docx16.18 КБ

Предварительный просмотр:

МБДОУ “Стародрожжановский детский сад №2”

Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан

Тема: Колосок

Воспитатель II  квалификационной категории

Низамова Лайсан Гаязетдиновна

Тема :Икмәк  ничек барлыкка килә?

Максат .Онның ничек барлыкка килүен, ипинең оннан пешерелүен аңлату.Икмәкне хөрмәтләргә өйрәтү.Ипи валчыгын идәнгә коймаска гадәтләндерү.

Дәрес барышы

Тәрбияче.Балалар,бүген мин сезгә “Башак” әкиятен сөйлим.Игътибар б-н тыңлагыз.

“Яшәгәннәр, ди, җырчы Әтәч б-н ике тычкан баласы.Алар шушы матур өйдә яшәгәннәр.Әтәч бик уңган булган,идәннәр себергән, су китергән,яшелчәләр үстергән (өстәлдәге яшелчәләр б-н эш).

Бервакыт  Әтәч,бер бодай башагы тапкан һәм кычкырып җибәргән.........

Тәрбияче.Күрдегезме, балалар, ипи,кабартма пешерү өчен,күпме эш башкарырга  туры килгән. Шуңа күрә икмәкне хөрмәт итәргә , валчыгын коймаска ,өстәл артында гына утырып ашарга кирәк.Калган кисәкне тәлинкәгә куялар. Ипине һәрвакыт өстәл уртасына куялар. Ипине ташларга да  

ярамый. ( шулчак ишектән, кулына ипи тотып, ашый- ашый, Белмәмеш килеп керә ,исәнләшә дә алмый.)

Тәрбияче.Балалар,безгә Белмәмеш килгән.Нигә ул сезнең б-н исәнләшмәде?

Балалар.Ул ипи ашый.

Тәрбияче.Әйе, авызга ипи капкач,сөйләшеп булмый шул.Болай ярамый.Ул әдәпсезлеккә керә.Балалар,ипине йөреп ашарга ярыймы?

Балалар.Юк,ярамый,ипине өстәл артында гына ашарга кирәк, йөри-йөри ашасаң, ипи валчыгың идәнгә коела.

Тәрбияче.(Белмәмешне өстәл янына утырта).Белмәмеш,ишеттеңме, ипи валчыгын да коймыйча,өстәл артында гына ашарга кирәк. Ипи- бик кадерле ризык.

Тәрбияче.Балалар, ә калган кисәкне кая куябыз?

Балалар.Тәлинкәгә.

Тәрбияче.Әйе,балалар, тәлинкәгә куябыз.

Утыр,балам, ашарга,

Түгеп-чәчеп ашама.

Матур утыр табында,

Алдыңа күл ясама.

Ипи валчыгыңны койма,

Аяк астына ташлама.

Тәрбияче.Белмәмеш, бу ризыклар безнең өстәлгә каян килгәннәр икән?

Белмәмеш.Мин беләм.Болар барысы да ипи агачында үсә.Шуннан җыеп алалар.

Тәрбияче.Балалар,Белмәмеш дөрес сөйлиме?

Балалар.Юк,ипи агачта үсми.

Тәрбияче.Бик дөрес,ипи агачта үсми.Өстәлгә килгәнче, ул бик күп юллар үтә.Трактор сукалый,аннары чәчәләр, аннары шундый башаклар үсә,аннары сугалар,тегермәнгә илтеп,он ясыйлар,оннан тәмле ризыклар пешерәләр.Ипине иснәп карагыз әле, нинди хуш исле.

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә.

Аннары мичтә пешә,

Кызарып  мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә,

Безгә  куәт өстәргә.

Ипи булса табында,

Булдырам  мин барын да.

(дәрес ахырында балалар пластилиннан камыр ризыклары әвәлиләр.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятие на тему:"Алтын коз".

Занятие на татарском языке....

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....

Конспект занятие по развитию речи с детьми старшей дошкольной группы по теме «Транспорт» с использованием интерактивной доски (на основе конспектов логопедических занятий Нищевой Н.В.) + Игры для ИД к занятию.

В современном обществе интерактивные технологии прочно вошли в нашу жизнь. Мы уже на представляем себя без компьютеров и геджетов. А как же иначе, ведь они так облегчают жизнь, дают неогранниченный ис...

Конспекты развивающих занятий в ясельной группе Развивающие занятия В ясельной группе. (Конспекты занятий) Подготовила: Савченко Алина Рустамовна

Какой детский возраст требует наибольшего внимания к себе в плане предоставляемых возможностей для ускорения психического развития ребенка, использование или неиспользование которых может иметь с...