Әкият иленә сәяхәт
материал (старшая группа)

Сабирова Рахиля Расиховна

Әкият иленә сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyat_ilen_syaht.docx27.02 КБ

Предварительный просмотр:

Бердәм белем бирү эшчәнлеге эшкәртмәсе

ОД (тема)

« Әкият иленә сәяхәт»

Программа

“Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы” Р.К.Шаехова, Казан, 2012

Нинди төркем

Зурлар төркеме

Төп белем бирү өлкәсе

Сөйләм телен үстерү

Интеграль белем бирү өлкәләре

Танып белү, физик тәрбия, эстетик-зәвык тәрбиясе

Эшчәнлекне үткәрү формасы

Уен-сәяхәт

Максат

Балаларны татар халык иҗатын өйрәтүгә җәлеп итү, халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, татар халык бизәкләре турында белемнәрен ныгыту.

Бурычлар

Тәрбия бурычы

Матурлыкны күрә белү сәләтен, ярдәм итү теләге, дуслык сыйфатлары, туган илгә, татар халкының милли бизәкләренә карата соклану хисләре  тәрбияләү.

Үстерү бурычы

Балаларның эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүләрен, сөйләм телләрен, пөхтә эшләү күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү бурычы

Балаларда татар халык әкияте аша татар халкының гореф-гадәтләре, милли ризыклары  турында белемнәрен киңәйтү, милли бизәкләрне таный һәм аера белергә өйрәтү.

Көтеләчәк нәтиҗә

Балаларның милли бизәкләрне танып, аера алулары, татар халкының милли ризыклары, гореф-гадәтләре белән кызыксынучанлыклары, мөстәкыйль фикерләүләре, пөхтә итеп эшләүләре.

Индивидуаль эш

“Сөлге бизәү” уены, “Татар халкының милли ризыклары” уены.

Сүзлек эше:

Серле, тылсымлы, серле сандык, ләлә, кыңгырау, канәфер, дәлия, ак чәчәк, кулъяулык

УМК:

“Туган телдә сөйләшәбез 5-7 яшь” , З.М. Зарипова, Казан, 2012

Алдан эшләнгән эш::

Татар халык әкияте “Өч кыз” әкиятен уку, татар халык бизәкләре белән танышу, татар халык бизәкләре белән  дидактик уеннар, әңгәмә, шигырь, “Яшерәм яулык” уенын өйрәнү

Методик алымнар:

Уен мизгеле, сорау, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйль эш.

Җиһазлау:

“Татар халык әкияте” китабы, агачлар, ләлә, кыңгырау, дәлия, канәфер, ак чәчәкләр, йомгак, “Парын тап” уены өчен милли бизәкләр белән бизәлгән чиләкләр,  көянтә-чиләк рәсеме, сандык, “Сөлге бизәү” уены өчен кәгазьдән ясалган сөлгеләр һәм аларны бизәр өчен үзе ябыша торган кәгазьдән бизәкләр, кәрзин, “Татар халкының милли ризыклары” пазласы, чәкчәк, кош теле.

Эшчәнлек барышы

Психологик халәт:

-Хәерле көн ,балалар! Карагыз әле ,нинди матур көн бүген! Кояш үзенең нурлары аша  безгә җылылык бүләк итә, күңелләребезне  күтәрә. Әйдәгез, без дә бер-беребезне елмаеп сәламлик, күтәренке кәеф бүләк итик.

Оештыру өлеше:

-Балалар, әйдәгез килегез әкиятләр белән танышуны дәвам итик.(Балалар тәрбияче янына килеп, ярым түгәрәк ясап утыралар. Тәрбияче “Татар халык әкиятләре” - дип аталган китапны ача һәм укый башлый).

-Борын-борын заманда...( Почмактан татар халык киеменнән киенгән “Әни” килеп чыга).

Мотивация:

Әни: Балалар, зинһар өчен, миңа ярдәм итегез, кызларымны сихердән арындырыгыз.

Тәрбияче: Балалар, кем соң бу? Сез таныйсызмы? Мин һич берни аңламыйм.

Балалар: Әйе без аңладык, таныдык. Кичә без укыган “Өч кыз”әкиятендәге әни ул.

Белемнәрне актуальләштерү:

Әни: Әйе балалар, бик дөрес . Миңа сез ярдәм итәрсезме, тиеннең сихереннән кызларымны коткарасызмы? Алар инде үкенгәннәрдер, үзләренең ялгышларын аңлаганнардыр.

Тәрбияче: Ярдәм итүен итәрбез дә, тик ничек? Эшне каян башларга, кемнән сорарга?

Балалар: Без аңладык, иң элек безгә тиенне табарга кирәк.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, киттек тиенне табыйк. Әйдәгез киттек (урманга)

Әни: Балалар, мин сезгә ышанам. Сезне  көтеп калам. (Кулын болгап, балаларны озатып кала).

( Талгын гына көй яңгырый. Балалар сөйләнән-сөйләнә урманга юл тоталар. “Урман күренеше”. Агачлар, идәндә төрле чәчәкләр).

Тәрбияче: Менә килеп тә җиттек.Урманда саф һава. Шундый рәхәт . Тик тиен күренми. (Балалар белән тирә-яктан тиенне эзлиләр).

Тиен: (Тиен килеп чыга).Мин сезнең киләсен белдем. Рәхим итегез безнең урманга.

Тәрбияче: Без урманга болай гына килмәдек. Синнән ярдәм сорарга килдек. Шулай бит балалар.

Балалар: Әйе, тиен синең ярдәмең кирәк. “Өч кыз” әкитендәге әнинең кызларын алып кайтырга килдек. Син аларның берсен “бакага”,  икенчесен  “үрмәкүчкә” әйләндергән идең.

Тиен: Әйе,тик алар үзләре гаепле, авыру әниләре янына бармадылар, ә эшләрен сайладылар.

Балалар: Тиен, ә сихерне кире ал, ә кызларны әниләренә кайтар.

Тиен: Яхшы, тик бер шарт белән, дуслар.Минем биремнәремне дөрес итеп үтәсәгез, уйлап карарбыз.

Балалар: Үтибез, тиен, үтибез.Тик кызларны кайдан табарга.

Тиен: Менә сезгә йомгак, ул сезгә юлны күрсәтер. Минем биремнәремне дөрес үтәсәгез, кызларның сихерләре бетәр. Ә бирем дөрес үтәлмәсә, кызлар шул килеш калачак.

( Талгын гына көй яңгырый. Балалар йомгакны тәгәрәтеп җибәрәләр, аның артыннан баралар).

Тәрбияче: Балалар, сез урманга игътибар иттегезме? Бу урман гади генә  урман түгел.

Балалар: Әйе, монда татар халкының милли бизәкләрендәге ләла, кыңгырау, канәфер, дәлия, ак чәчәкләре үсеп утыра .

Тәрбияче: Балалар, килегез әле монда.Карагыз әле, бу күлнең суы тәмам кибә башлаган. Ниндидер тавыш та килә. (Күл  эченнән бака булып киенгән,  бала утыра).

Балалар: Бу бит бака. Менә без бер кызны таптык.Тиеннең биремен үтәп, кызны сихердән коткарырга  кирәк.

Бака: Балалар, мин чынлыкта  “Олы кыз”. Мин бик ялгыштым, тиенне тыламадым, әнием янына кайтмадым. Мин бик үкенәм. Тик бака булып каласым килми. Әниемне сагындым.Кире кызга әйләнсәм, әниемә гел ярдәм итеп яшәр идем.Тик ...(елап җибәрә).

Балалар: Борчылма , Олы кыз, без сине коткарырбыз.

Уен: “Парын тап!”

Бака: Минем күлемне күргәнсездер инде, аның суы тәмам кимегән. Күлне су белән тутырырга кирәк.

Тәрбияче: Суны нәрсә белән тутырабыз?

Бака: Монда чиләкләр бар, тик алар буталганнар. Чиләкләрне парлап, су алып килергә кирәк.

(Татар халкының милли бизәкләре белән бизәлгән чиләкләр. Балалар берәр чиләк ала һәм парлашып баса, бер-берсенең кулларын тотып ,көянтә ясап, су салган кебек итәләр).

Тәрбияче: ( Тәрбияче “Көянтә –чиләк” рәсеме күрсәтә).

-Элек заманнарда менә шулай итеп, әбиләребез, әниләребез чишмәдән су ташыганнар. Хәзер су краннан килә , ә менә элек чишмәләрдән су алып кайтыр өчен көянтә-чиләк ярдәмгә килгән.

(Күл су белән тула һәм бака кызга әйләнә.Татар киеме киенгән кыз барлыкка килә).

Олы кыз: Балалар, рәхмәт ,сезгә.

Т: Әйдәгез, йомгакны тәгәрәтик, юлны дәвам итик.Олы кыз синдә бездән калма.(Йомгакны тәгәрәтеп җибәрәләр).

(Балалар баралар һәм чигүле кулъяулык табалар).

Б: Бик матур кулъяулык.

Т: Инде бара-бара ардык, әйдәгез кулъяулык белән уен уйнап, ял итеп алабыз.

Җырлы-биюле уен: “Яшерәм Яулык”

 Балалар түгәрәк ясап басалар.Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында – кулъяулык. Ул түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел.

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

 Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә, үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә , аңа җәза бирелә.

Тәрбияче: Бераз ял итеп алдык, юлны дәвам итик.(Йомгак тәгәрәтәләр. Сандык өстендә утырган “үрмәкүчне “күрәләр.).

Балалар: Менә уртанчы кызны да таптык. Аңа ярдәм итик, кызны сихердән коткарыйк.Тиеннен биремен үтик.

Үрмәкүч: Балалар, ярдәм итегез мина. Мин бик үкенәм, әгәр мин кире  кызга әйләнсәм, әниемә ярдәм итеп яшәр идем.

Тәрбияче: Балалар, нәрсә?

Балалар: Серле сандык. Әбиемнең серле сандыгы.

Тәрбияче: Бу сандык үз эченә бик күп хәзинәне туплаган.

Балалар: Әбиемнең матур сандыгы

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, ачып карыйк  әле сандыкны , нинди серләр саклый икән ул (сандыкны ачалар һәм кәгазьдән ясалган сөлгеләрне алалар).

-Балалар, нәрсә бу?

Балалар: Сөлгеләр, ләкин алар чигелмәгән.

Тәрбияче: Борынгы  әбиләр сөлгеләрне үз куллары белән чиккәннәр. Аны матурлык өчен өй түренә  элгәннәр, сабантуйда батырларга бүләк иткәннәр.

Уен: “Сөлге бизәү” 

 (Балалар алдан кисеп куйган, үзе ябыша торган кәгазьдән бизәкләрне сайлап сөлгеләргә ябыштыралар).

Өстәл артында дөрес утыру күнекмәләрен искә төшерәбез

Т: Сезнең өстәлегездә бизәкләр – ята һәм аларны   матур итеп шушы сөлгегә  ябыштырырсыз. (Балаларның  мөстәкыйль эшләре,тәрбияче тарафыннан күзәтелә һәм ярдәм ителә)

-Менә нинди матур, бизәкле сөлгеләр килеп чыкты. Сөлгеләрне бизәргә нинди бизәкләр кулландыгыз?

Б: Ләлә чәчәге, дәлия чәчәге, ромашка чәчәге, кыңгырау, кәнафер чәчәге,  яшел яфраклар, дулкын сызыклар.

( “үрмәкүч” уртанчы кызга әверелә)

Уртанчы кыз: Балалар бик зур рәхмәт сезгә.

Тәрбияче: Кызларны коткардык, инде аларны әниләре янына алып кайтырга кирәк.

(Талгын гына көй яңгырый. Бергәләшеп сөйләшә-сөйләшә кайтырга чыгалар).

Балалар: Менә бераздан кайтып җитәбез. Карагыз әле, нинди кәрзин тора анда?

(Кәрзин эчендә “Татар халкының милли ризыклары”  пазлысы).

Тәрбияче: Монда кабат бирем әле. Карагыз безгә  рәсемнәрне дөрес җыярга кирәк.

Уен: “Милли ризыклар” рәсем җыю.

(Балалар рәсемнәрне җыялар).

Тәрбияче : Балалар нәрсәләр килеп чыкты?

Балалар: Бәлеш, кыстыбый, өчпочмак, кош теле, чәкчәк.

Тәрбияче: Менә кызларның әниләренә  алып кайтырга , күчтәнәчләр дә булды.

(Әни белән кечкенә кыз чыга.Кечкенә кызның кулында кош теле).

Кечкенә кыз: Безнең татар халкы бик кунакчыл халык, шулай ук ул аш-суга  да бик оста.Без сезнең белән хәзер дә бик яратып ашый торган татар халкының камыр ашлары борынгыдан ук килгән.

-Дусларым, минем апамнарны эзләп алып кайтканыгыз өчен , сезне  кош теле белән чәй эчәргә чакырам.

Кызлар: Рәхмәт сезгә, дуслар. Әниебез без сиңа һәрвакыт ярдәм итеп торырбыз, гафу ит безне.

Әни: Балалар, минем кызларымны сихердән коткардыгыз, рәхмәт сезгә. Гел шундый тырыш, акыллы, ярдәмчел булып калыгыз. (әни белән кызлар кочаклаша).

Рефлексия:

Тәрбияче: Балалар без сезнең белән күп   эшләр башкардык. Ә хәзер, татар халкының камыр ашы  кош теле белән сыйланыгыз.(Балалар музыка астында чыгып китәләр).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкият иленә сәяхәт

Балалар белән математика шөгылендә әкият  иленә сәяхәт итү. Санау күнекмәләрен ныгыту, геометрик фигуралар белән танышуны дәвам итү. Уеннар ярдәмендә балаларның белемнәрен ныгыту....

"Әкият иленә сәяхәт" Видео - дәрес

"Әкият иленә сәяхәт"https://cloud.mail.ru/public/2fpQ/su2r9PiK8...

Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча интеграл эшчәнлек “ Әкият иленә сәяхәт ”

Балаларның математик белемнәрен ныгыту, кызыксыну-чанлыкларын үстерү, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен, күзаллауларын яхшырту....

Әкият иленә сәяхәт. II кечкенәләр төркеме өчен интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге

Белем бирү эшчәнлегендә сөйләм теле, математика, матур әдәбият белән таныштыру өлкәләре  интегральләшкән...

Дәрес-Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”

Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”5-6 яшьлек балалар өченПрограмма эчтәлеге:– балаларның гаилә hәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү;– балаларның игъ...

Әкият иленә сәяхәт

Развитие речи...

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...