Открытое занятие по развитию речи в средней группе на тему: "Паровозда сәяхәт"
план-конспект занятия (средняя группа)
Туган телдә сөйләшәбез. Тема: “Паровозда сәяхәт!” (уртанчылар төркеме).
Тәрбияче: Гөмәрова Г.И.
Максат: балаларның белемнәрен тикшерү,уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел ойрәнү, аралашу теләге тудыру.
Бурычлар:
1. Сүз байлыгы булдыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.
2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мәрәҗәгать итә белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү.
3. Әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү күнекмәләрен тәрбияләү.
Җиһазлау: савыт-саба, яшелчә, җиләк-җимеш, кием-салымга кагылышлы рәсемнәр, табышмаклар белән кәрҗин,пазллар белән конвертлар, интертакта, аудиоязма.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
parovozda_syaht_konspekt.docx | 18.83 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районыны Шәмәрдән авыл җирлеге 2-нче “Теремкәй” балалар бакчасы.
Туган телдә сөйләшәбез. Тема: “Паровозда сәяхәт!” (уртанчылар төркеме).
Тәрбияче: Гөмәрова Г.И.
Максат: балаларның белемнәрен тикшерү,уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел ойрәнү, аралашу теләге тудыру.
Бурычлар:
1. Сүз байлыгы булдыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.
2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мәрәҗәгать итә белү, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү.
3. Әдәпле итеп кара-каршы сөйләшә белү күнекмәләрен тәрбияләү.
Җиһазлау: савыт-саба, яшелчә, җиләк-җимеш, кием-салымга кагылышлы рәсемнәр, табышмаклар белән кәрҗин,пазллар белән конвертлар, интертакта, аудиоязма.
Эшчәнлек барышы:
-Балалар, әйдәгез бер-беребезгә карап елмаеп алыйк әле. Бер-беребезгә күтәренке кәеф бүләк итик. Менә шулай. Балалар, ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы? (балалар җавабы). Ә нәрсәдә сәяхәт итәргә яратасыз?(машина, автобус, җәяү) . Бүген мин паровозда сәяхәткә барырга булдым. Сезнең дә минем белән бараасыгыз киләме? Аяк очларында гына түгәрәккә басабыз.
Төп өлеш:
Паровоз сызгырды,
Вагоннар да кузгалды
Чох-чох, чу-чу
Очкычта түгел очу (2 тапкыр)
1. -Балалар, бу тукталышның исеме “Киресенчә” дип атала. Монда кошлар суда яшиләр, балыклар оча, төнлә кояш яктырта, җәй көне кар ява икән. Бу станциянең биреме бар. Мин сезгә бер сүз әйтәм, ә сез миңа бу сүзнең капма-каршысын әйтергә тиеш буласыз (туп белән уен).
Зур-кечкенә, йомшак- каты, эссе-суык, авыр-җиңел, якты-караңгы, яту-тору, пычрак-чиста.
-Әфәрин, балалар, булдырдыгыз. Вагоннарга кереп утырабыз.
Паровоз сызгырды,
Вагоннар да кузгалды
Чох-чох, чу-чу
Очкычта түгел очу (2 тапкыр)
#1041;алалар, бу тукталышның исеме “Урманлы”. Карагыз, бу нәрсә? Дөрес, аю. Тик нигәдер аюның бер дә кәефе юк. Ул йокыдан гына торгангадыр? Ничек уйлыйсыз? Әйдәгез, аюның кәефен күтәрик.
Аю килә лап-лап,
Аю килә лап-лап,
Чирәммнәрне тапатп.
-аю, алай итмә син.
Безнең белән уйна син.
Урынынңда тик торма,
Тыпыр-тыпыр тыпырда.
Аю бик арыган икән, тәмләп йокыга киткән.
-аю, әйдә, тор инде.
Тагын бер уйныйк инде.
Балалар, аю безгә табышмаклар әзерләгән. Хәзер мин сезгәул табышмакларны әйтәм, сез җавап бирергә тырышыгыз.
Бер нәрсә тегә белми,
Энәләр тагып йөри. (Керпе)
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Куян)
Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)
Сорыдыр төсе,
Үткендер теше.
Урманда йөри,
Бозаулар эзли. (Бүре)
Кош түгел – оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)
(һәр җаваптан соң, ул нинди? Нишли белә сораулары бирелә)
Булдырдыгыз, балалар. Әйтегез, бу хайваннар йорт хайваннарымы? Әллә кыргый хайваннармы? (кыргый хайваннар) Хәзер киттек, утыршыйк вагоннарга. Киләсе тукталышка.
Паровоз сызгырды,
Вагоннар да кузгалды
Чох-чох, чу-чу
Очкычта түгел очу (2 тапкыр)
#1041;алалар, бу тукталышның исеме “Уртак”. Ни өчен “Уртак” икәнен мин сезгә аңлатып китәрмен соңарак. Сез хәзер һәрберегез узегезгә бер рәсем сайлап аласыз. Урыныгызга барып утырасыз. Аннары мин сездән рәсемдә нәрсә сурәтләнгәнен сорыйм. Сез миңа җавап бирәсез. Аннары шушы рәсемнәр арасында узегезнен командыгызны җыясыз. Уртак рәсемнәрне табасыз. Башлап карыйк (савыт-саба, кием-салым, өй җиһазлары, яшелчә, җиләк җимеш командаларына бүленәләр)
-Булдырдыгыз балалар. Үзегезнең командыгызны онытмагыз. Киләсе тукталышта безне тагын бер кызык уен көтә.
Паровоз сызгырды,
Вагоннар да кузгалды
Чох-чох, чу-чу
Очкычта түгел очу (2 тапкыр)
#1041;у станциянең исеме “Ел фасыллары” дип атала.Балалар, сез нинди ел фасыллары беләсез? Хәзер нинди ел фасылы?Карагыз әле, монда да безне бер уен көтә. Сез пазллар җыярга яратасызмы? Һәр командага конверт бирәм. Кайсы команда җитезрәк булыр микән? Башладык.
-Булдырдыгыз, балалар, әфәрин. Хәзер без сезнең белән соңгы станцияга барабыз. Бу тукталыш “Балалалар бакчасы” дип атала.
Паровоз сызгырды,
Вагоннар да кузгалды
Чох-чох, чу-чу
Очкычта түгел очу (2 тапкыр)
- Ниһаять, кайтып та җиттек кайсы тукталыш күбрәк ошады. Экранга карагыз. Кемгә беренче тукталыш ошады? Кемгә икенче? Кемгә өченче? Ни өчен? Балалар, без сезнең белән тагын төрле-төрле сәяхәтләргә барырбыз. Рәхмәт. Бүгенгә дәрес тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект открытого занятия по развитию речи в средней группе "Мы были в гостях у врача".
Муниципальное дошкольное образовательное учреждение«Детский сад комбинированного вида №15 «Сказка» Конспект открытого занятия по развитию речи на тему: «Мы были...
Открытое занятие по развитию речи в средней группе
Тема:" Поможем поросятам одеться"...
Конспект открытого занятия по развитию речи в средней группе на тему "Посуда"
Конспект занятия в средней группе по развитию речи на тему: « Посуда» Цель занятия: систематизировать и обобщить знания детей о посуде, ее назначении; материала, из которого она сделана; фор...
Открытое занятие по развитию речи в средней группе «Семья — семь Я»
Открытое занятие по развитию речи в средней группе «Семья — семь Я»Тема: «Семья – семь Я».21.02.2012 год.Подготовила: Борисова Елена Михайловна.Программное содержание:Образовательные:- обога...
Конспект открытого занятия по развитию речи в средней группе «Поиграем вместе» и Карта диагностики занятия
Цель: продолжать развивать диалогическую речь, побуждать детей отвечать четко на вопросы; учить составлять описательный рассказ употреблять в речи слова в родительном падеже в ед. и мн. числе. Учить ч...
Конспект открытого занятия по развитию речи в средней группе на тему: «Звуковая культура речи: звук [ц]»
Развитие фонематического слуха и восприятия звука [ц], формирование правильного его произношения....
Методическая разработка конспекта открытого занятия по развитию речи в средней группе «Звуковая культура речи. Звук [Ч]»
Часто возникает вопрос как у воспитателя,так и уродителей:"Как привлечь ребёнка к занятию?". Так вот, в занятии должен быть сюрпризый момент-это появление какого-либо персонажа. ...