Яз турында сөйләшү
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме
Предварительный просмотр:
Ф. И. О. : Аскарова Наилә
Габдуллаяновна
Белеме :среднее-специальное
Категориясе : икенче.
Тема : Балаларда үз-үзләрен әдәпле тоту күнекмәләре тәрбияләү.
Максат : Татар халык авыз иҗа-
тына таянып балаларда үз-үзләрен
әдәпле тоту күнекмәләре
тәрбияләү.
Тема: Яз турында әңгәмә.
Максат: Балаларны ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү. белемнәрен камилләштерү.
Бурычлар: - Ел фасылларының характерлы үзенчәлекләре белән
таныштыру.
-Язгы матурлыкны күрә һәм саклый белергә
өйрәтү.
-Агачлар турындагы күзаллауларын ныгыту.
Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү:-Балаларны игътибарлы
булырга өйрәтү.
Социальләштерү:- Балаларда әхлаклелек хисләре тәрбияләү.
Аралашу: -Сөйләм күнекмәләрен үстерү. Сүзлек байлыкларын
арттыру. (гөрләвекләр. тылсымлы. табигать).
-тирә -юньдәге күренешләргә кызыксыну уяту.
Нәфәсәти сәнгать:- чиста. пөхтә эшләргә өйрәтү;
-эшләгән эшнең нәтиҗәсен күреп соклану.
Музыка: - көйгә хәрәкәтләрне туры китереп эшләргә
өйрәтү.
Эшчәнлек барышы:
-Исәнмесез. балалар!!! Хәерле иртә. хәерле көн!
Хәерле иртә сиңа
Хәерле иртә миңа
Хәерле иртә сезгә
Хәерле иртә безгә.
-Балалар. Безнең хәзер нинди ел фасылы? (көзме. кышмы. язмы. җәйме?) Әйе. хәзер яз!
-Яз көне нинди үзгәрешләр була?
-Кояш җылыта.
-Кар эри.
-Гөрләвекләр ага.
-Кошлар кайта.
Балалар. карагыз әле. безгә бүген кояш та килгән. Ул гади генә түгел. ә тылсымлы. Кем ул тылсымлы. серле кояшны кулына алып матур сүзләр әйтә. шул бала иң акыллы. ягым-
лы балага әйләнә. Әйдәгез башлыйбыз:( кояш итеп ясалган шарны матур сүзләр әйтеп. кулдан-кулга йөртү) матурым. ал-
мам. акыллым. кояшым. җимешем. үскәнем. сандугачым. гүзәлем. былбылым. хөрмәм. алтыным.
- Дөрес икән бит балалар.чыннан да без барыбызда тәмле телле икәнбез.Соңгы вакытта күктәге кояш үзенең нурларын ничек сибә.Күбрәк .әйе.
- Балалар әйдәгез без дә бер-беребезгә тотыныйк та.бер-беребезгә үзебезнең җылыбызны бүләк итик. елмайык.менә безгә шулкадәр рәхәт булып китте.шулай бит.
- Бер-берегезгә карап елмаегыз. Бер-берегезнең җылысын тойдыгызмы?
Яз тизрәк килсен өчен нәрсә кирәк икән? (җылылык. кояш).
-Әйе. кояшның җылы нурлары бар табигатьне җанландыра. җирне “терелтә”.
Там. беренче язгы тамчы. там.
Сөендер дөньяны
И кояш! Тизрәк җылыт җирне
Терелдер дөньяны.
-Әйдәгез ял итеп алыйк әле . “Яз килде” уены.
Менә инде яз килде кулларын алга сузып күрсәтәләр
Түбәдән тамчы тама. бармак очлары белән уч төпләренә чир-
тәләр.
Көндез көн җылы була. кулларын чайкыйлар
Суыта кичкә таба. чүгәлиләр
Тамчылар бии тып та тып. кулларында бармак очларын
биетәләр
Тамчылар сикерәләр. урыннарында сикерәләр
Аларны булмый туктатып. кул чабалар. бииләр.
Алар яз китерәләр.
“Кемнең кояшы нурлырак”уены оештырыла.
Максат. Бер мәгънә белдерүче сүзләрне сөйләмгә кертү. яз бил-
геләрен ныгыту.
Уен барышы. Бер бала пультка баса. тәрбияче “телевизор” экранында рәсемнәрне алыштырып бара. Экранда чыккан рә-
семгә балалар эш - хәрәрәкәтне белдергән сүзләр табалар.
Кар – эри. кими. карала. юкка чыга. җиргә сеңә.
Гөрләвекләр- ага. гөрли. челтери.
Агач-куаклар- яшәрә. бөреләнә. яфрак яра.
Үлән- шытып чыгы. күтәрелә. баш калкыта.
Кошлар- җылы яктан кайта. оя ясый. бала чыгара.
Кояш- җылыты. елмая. көлә. нурларын чәчә. нурларын сибә.
Дөрес әйткән һәр сүз өчен бала үз кояшына бер нур куя бара. Иң соңыннан кемнең кояшы нурлырак ( нуры күбрәк) икәнен ачыклыйлар. Шул бала җиңүче була.
.Балалар әйдәгез бераз эшләп алыйк Мин сезгә альбом битләре. буяу карандашлары бирәм.шуңа без рәсем ясап алабыз (агачлар-
ны яшәртәбез) Менә безнең агачларыбыз яшәрде. Балалар тәр- бияче үрнәгендә яз турында сөйлиләр.Тәрбияче шигырь сөйли.
Яз, яз. яз җитә
Тәрәзәне ачтылар.
Тып- тып- тып итә
Эре- эре тамчылар. (Ф.Кәрим)
Балалар без бүген сезнең белән яз турында сөйләштек .Сезгә ошадымы.(балаларның җавабы тыңланыла) .Рәхмәт .балалар ми-ңа бик ошадыгыз.