Проект ПДД-2019
творческая работа учащихся (старшая группа)

Яруллина Фирдавес Нажиповна

Проект ПДД-2019

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл КВН-ПДД117.56 КБ
Файл kvn_pdd.docx117.56 КБ

Предварительный просмотр:

 Әзерләде:                                                                                                                    Раслады:

“ТР Республикасы Биектау муниципаль районыны                                                            ТР Республикасы Биектау муниципаль районының

    Олы Кавал “Чишмәкәй” балалар бакчасы”                                                                       Олы Кавал “Чишмәкәй” балалар бакчасы”                                

    мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет                                                                            мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет

учреждениесенең  тәрбиячесе       ______/  Яруллина Ф.Н..                                              учреждениесенең мөдире    ___/  Гимадиева    Г.Г.

КВН

        Тема.Адымнар нык, юллар имин булсын!

C:\Users\Фирдавес\Downloads\IMG-20191002-WA0010.jpg

2019ел сентябрь

Адымнар нык, юллар имин булсын!

Катнашалар: Катнаш төркем балалары,әти- әниләр, ЮХДИ  инспекторлары һ.б.

Исәнмесез, балалар.Исәнмесез хөрмәтле эниләр, килгән кунаклар! Бүген безнең бакчада бәйрәм. Без бүген әниләр-балалар катнашында кызыклы чарага –КВН үткәрергә җыелдык. Без бит  бергә- бер зур гаилә. Барыбызның да максаты уртак- нәниләребез сау- сәламәт, таза, нык, акыллы булып  үссеннәр .

Без көн дә юлда йөрибез, сәфәр кылабыз.Юлларыбыз имин булсын дисәк, юл йөрү кагыйдәсен кечкенәдән үк үзләштерергә, истән чыгармаска тиешбез. Әйдәгез, менә бүген дә  шул юл кагыйдәләрен искә төшерик. Балалар- әниләр, сезне  “Адымнар нык, юллар имин булсын!” булсын дигән КВН- чарада актив катнашырга чакырам. Командалар сез әзерме?(Әйе).

 Алай булгач уенны башлыйбыз.  Таныш булыгыз, бүгенге ярышта бакчада тәрбияләнүче балалардан торган. “Шаяннар” командасы һәм әниләр оештырган “Тапкырлар” командасы катнаша. Бүгенге уенны  хөкем  итү өчен  жюри әгъзалары  итеп :Алсу Рашитовнаны, Гөлүсә Галиахметовнаны тәкъдим итәм. Сез ризамы? Уенны башларга рөхсәт итегез.

 Беренче бәйге. “Сәламләү” Сүз “Шаяннар”комадасына бирелә.

 Ясминә

Без бакчага барабыз

Иртән ашыга –ашыга.

Машиналар ашыга,

Килеп чыга каршыга .

Элина

Ярый әле шул чакта

Светофор тора чатта.

Җемелдәтеп өч күзен

Әйтеп сала өч сүзен.

Данир

 Кызыл әйтә туктап кал!”

Сары әйтә : “Игътибар!”

Яшел әйтә: “Юл ачык!”

Карап кына атлап чык”

 Алисә

Әмма ләкин бер чатта

Светофор тормый сакта.

Юл аркылы чыгулар

Мең газап ла бу чакта.

Без бергәләп җырлыйбыз

Бүген сезгә бу хакта.

Урамнарда һәр чатта

Светофор торсын  сакта.

Айгөл

Җемелдәсен өч күзе,

Әйтеп торсын өч сүзне.

Кызыл әйтсен: “Туктап кал!”

Сары әйтсен: “Игътибар!”

 Яшел әйтсен :”Юл ачык!

Әй сез, өлкән абыйлар,

Безнең хәлгә керегез.

Олы юллар чыкканда

Имгәнмәсен беркем дә.

 Сәламләү өчен сүзне  “Тапкырлар” командасына бирик.

 Лилия Без “Шаяннар” командасына  кайнар сәлам юлыйбыз

Чын күңелдән дөрес җавап бирүләрен телибез

Зилә

Бүген без дә иренмәячәкбез,

Сорауларга җавап бирәчәкбез.

Люция

Җырлап, күңел ачып, Каршы командага

Әйтәбез дусларча:

Гүзәл

Сезнең белән без

Ярышачакбыз!

Бирешмәскә

Тырышачакбыз!

Наилә

Юл хәрәкәтләрен үтәргә

Өйрәтәчәкбез!

 Сәламнәрне кабул иттек , ә хәзе бәйгеләргә күчәргә тәкүдим итәм

 1 бәйге  “ Булсаң зирәк, әйт тизрәк “ дип аталган  табышмакларга җаваплар  табу уены

 Сүз “Шаяннар “ командасына бирелә

  • “Юл чатында тора батыр,күзләре төрле – төрле,

Берсен йома, берсен ача- аны белә һәр кеше (светофор)

  • Ике мөгезле, теле юк йөргән юлда эзе юк . Нәрсә ул?( Троллейбус)
  • Ат түгел ул, кешнәми, йөз аттан ким эшләми

                Үзе тыр да тыр килә Йә, нәрсә бу, кем белә? (трактор)

 Ә хәзер  “ Тапкырлар” командасына сораулар

  • 1.Алда да бар, атта да бар,

Борылган да сырылган.

Озын буып сузылган (юл)

  • 2.Нинди гаҗәп өй бу?Һәр ягы әрәзәле,

Аягында резина, бар ашаганы бензин.

Бу нинди өй?(автобус)

  • 3.Тәрәзәле һәр ягы, җиргә тими аягы

Сыртында бар дугасы,йә,  бу нинди юрга соң? (Трамвай).

 Җавапларны бик тиз таптыгыз, ә хәзер кызыклы уен тәкъдим итәм.

2 бәйге .“Светофорны  ябыштыр”дип атала . Уеның барышы . Һәр команданың члены чират буенча  светофорның бер элементын ябыштыра. Кайсы команда төгәл, пөхтә, тиз башкара шул җиңүче була.

 3 бәйге.Командирлар ярышы . Сорауларга җаваплар .

4 бәйге Музыкаль тәнәфес. Сүз  командаларга бирелә.

  • Балалар башкаруында бию “Светофор”.
  • Әниләр башкаруында  шигырь “Светофор”

5 бәйге. Хәрәкәтле уен “ Юл билгеләрен җыю”   Уен барышы. Сез юл билгеләрен таныйсызмы икән?Хүзер шуны тикшерәбез. Һәр команда өстәлендә юл билгеләре ята. Мин берә юл билгесн атыйм, сез  ян белән ике аякта гимнастика таягы аша сикереп барып юл билгеләре яткан өстәлгә кадәр барасыз һәм юл илгесен табып кире үз командагызга таба йөгерәсез  . Биремне кем дөрес итеп алдан үтәп бетерә шул комана җиңүче була

6 бәйге Проектр буенча “Хаталарны тап”( ЮЙК буенча юлдагы ситуацияләрдәге хаталарны табалар)

7 бәйге “Өй эшләре” конкурсын бәяләү.......

Йомгак. Бергә  “Светофор” җыры

 Ә хәзер йомгаклау өчен сүзне хөрмәтле жюри членнарына бирәбез.

 А.Б. Кадерле балалар, хөрмәтле әти –әниләребез, килгән кунакларыбыз. Шулай итеп  юл кагыйдәләрен өйрәнүгә, кабатлап ныгытуга багышланган чарабыз тәмам.  Юлларыбыз хәвеф – хәтәрсез булсын дисәк, юл кагыйдәләрен беркайчан исән чыгармыйк .Юллада үзебезне дөрес тотыйк, шуларга балаларыбызны да өйрәтик. Бүгенеге  күтәренке күңел, бердәмлек көндәлек юлдашыгыз булсын .Рәхмәт.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Универсиада 2019. Красноярск"

Проект   знакомит детей   с спортивными университетскими играми «Универсиада 2019» ...

Проект "Театр" 2019

ldquo;Театр – это волшебный мир.Он дает уроки красоты, морали и нравственности.А чем они богаче, тем успешнее идет развитие духовного мира детей… ”(Б. М. Теплов)Актуальность п...

ПРОЕКТ “Метеостанция 2019”

Детство это радостная пора открытий. В процессе ознакомления с природой и окружающей действительностью ребёнок учится говорить, мыслить, общаться, осваивает нормы социальной и экологической этики....

Проект " Олимпиада - 2019"

Проект "Олимпиада - 2019" содержит презентации, сообщения к презентациям, конспект открытого занятия....

Проект: "Хлеб" 2019 -2020 уч.год

В проекте участвуют:   дети, воспитатели, родители. Актуальность проекта:  Хлеб - это продукт человеческого труда, это символ благополучия и достатка. Именно хлебу отведено самое г...