« Кечкенә җәяүле шәхәреннән хат»
план-конспект занятия (старшая группа)
Предварительный просмотр:
МБДОУ Шадкинский детский сад
Зурлар төркемендә юл буенча йөрү кагыйдәләре буенча ачык дәрес.
Тема: « Кечкенә җәяүле шәхәреннән хат»
Тәрбияче: Валимухаметова И.Г.
Максат:
1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.
2.Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади сәләтләрен үстерү.
3.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларның үзара аралашуларын яхшырту, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: юл билгеләре, табышмаклар, төрле транспорт рәсемнәре, вилосипед аерым киселгән өлешләре; конвертлар.
Дәрес барышы:
Тәрбияче: Исәнмесез балалар! Балалар безгә кунклар килгән әйдәгез әле , исәнләшәбез.(Бергә : Исәнмесез!)
Тәрбияче: балалар безгә“Кечкенә җәяүле шәхәреннән” хат килгән(күрсәтелә). Безгә инспектор Светофор Светофорович хат язган. Эйдәгез ачып укып карыйк. Нәрсә булды икән.
ХАТ
“Кадерле малайлар һәм кызлар!”.
Мин сезнең турында күп ишеттем. Сез иң әйбәт, кыю, акыллы, ихтибарлы балалар икәнсез. Шуңа күрә мин сезгә ышанып җаваплы бер эш тапшырам.Безнең шәһәр урамында бер юл билгесе югалган. Бер тикшерүчедә билгене кем алганын белми.
Нинди юл билгесе югалган мин сезгә әйтмим, чөнки сезнең юл билгеләрен ничек белүегезне беләсем килә.Миндә биремнәр бар, алар авыр, ләкин бик кызыклы. Дөрес җавапка югалган билгенең бер өлеше биреләчәк.Мин ышанам сез миңа ярдәм итәчәксез.
Югалган билгене тапсагыз сезгә бүләк биреләчәк.
Светофор Световорович.
Тәрбияче: Балалар иснспектор Светофор Световорович безгә бик җаваплы эш кушкан,без аңа булышабызмы? (эйе)
Бирем № 1. “Табышмакларның җавапларын тап.”
Тәрбияче: Әйдәгез балалар беренче биремне эшлик,беренче бирем табышмаклар бәйгесе дип атала.
Нинди гаҗәп өй бу?
Һәр ягы тәрәзәле.
Аягында резина, бар ашаганы бензин.
Бу нинди өй? (Автобус)
Юк, мин поезд түгел,
Ләкин аңа охшаган.
Чөнки йөрибез без
Тимер юллардан. (Трамвай)
Кош түгел оча. (Самолет)
Ике тәгәрмәчле арба,
Атсыз да алга чаба. (велосипед)
Үзе тыр да тыр килә,
Бар эшне эшли белә.
Сукалый да, тырмалый да
Я нәрсәул, кембелә? ( трактор)
Уф- пуф итәр,
Еракка алып китәр,
Кирәк җиреңә илтәр. (поезд)
Тәрбияче: молодцы балалар булдырдыгыз!
Сез табышмакларга дөрес җавап бирдегез, ә хәзер мин сезгә билгенең бер өлешен бирәм.
БИРЕМ № 2
Ә хәзер икенче биремне эшлибез. Түгәрәккә басабыз, мин сезгә сорау биреп туп атам ,ә сез сорауга дөрес җавап биреп тупны миңа кайтарырга тиеш.
-Юлдан кем бара? Җәяүле.
- машинаны кем йөртә? (шофер, водитель)
- Светофорның ничә күзе бар (Өч)
- Кызыл күз нәрсәне аңлата? (Туктап тор.)
- Яшел ут янса нишлибез? (юл аша чыгабыз)
- Без автобусны кая көтәбез? (тукталышта)
- Сез транспортта барганда кем дип аталасыз? (пасажирлар)
Тәрбияче: молодцы балалар. Менә сезгә тагын бер билгенең өлеше.
БИРЕМ № 3.“Ярый-ярамый”.
Алайса өченче бирем “Ярый-ярамый”
- Балалар мин сезгә җөмләләр әйтәм, ә сез җөмләнең ахырын әйтеп бетерергә тиеш.
Белмәгән, ят кешеләр белән утырып китәргә (ярамый).
Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)
Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)
Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)
Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)
Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)
Кечкенә балаларга урамда әнисез, әтисез велосипедта өйрергә ярыймы?(ярамый)
Балалар сезнең ял итәсе килмиме? Балалар (килә)
Әйдәгез физминутка ясыйбыз.
Физкультминутка
Автомобильдә барабыз (урында таптанып, руль борган кебек итәләр)
Педальлләргә басабыз,
Алга текәләп карап,
Газга басып алабыз (кул казырёк кебек)
Чисткарткычлар тамчыларны
Уңга сулга сөртәләр
Җил чәчләрне тузгыта
Без иң әйбәт шафёрлар! (кул чабалар)
Балалар онытмадыгызмы ? Без бит югалган билгене табырга тиеш?
Алайса биремнәрне чишүне дәвам итәбез.
Балалар: юк
БИРЕМ №4 “Бу нинди билге”
- Кызыл түгәрәк эчендә
Бу нинди ап- ап шакмак?
(юл юк, машиналарга йөрергә ярамый)
- Андый билге булган җирдә
Йөреп була велосәпид тә . (велосипед юлы)
- Юлда туктап ял итәргә
Урын кирәк һәркемгә.
Җавап эзләп аптырамагыз,
Таныш билге ул сезгә.( ял итү урыны)
- Ул кисәтә шоферларны
Акрын, игътибар!
Якында гына балалар,
Мәктәп, бакча бар! (балалар)
- Ай-яй-яй! Ай-яй-яй!
Китеп барды трамвай!
Эх, билгене күрмәдек
Һәм шуңа өлгермәдек. (трамвай тукталышы)
Тагын юл билгенең олеше бирелә.
БИРЕМ № 5. “Транспортны җый”
Бишенче бирем “Транспортны җый” дип атала. Мин сезгә 1 конверт бирәм, конверт эчендәге кисәкләрне җыеп нинди транспорт әйтергә тиешсез?(Вилосипед.)(тәрбияче белән бергә)
Тәрбияче: Дөрес, балалар мене сезгә юл билгенең соңгы өлеше.
Ә хәзер без бергә яасаган картинаны кунак апага бүләк итербез.
Йомгаклау:
Югалган билгенең бөтен өлешләре җыелды.
Әйдәгез җыеп карыйк, нинди билге икән ул?
Балалар нинди юл билгесе булып чыкты?
Балалар (Җәяүлеләр чыгу урыны).
Тәрбияче: дөрес балалар, бу бик кирәкле билге. Балалар без хәзер шәхәрдә нинди юл билгесе югалганын беләбез. Аны конверттка салып җибәрергә кирәк. (конвертка салабыз)
Югалган билгенене табыр өчен, без төрле биремнәр чиштек, эйдәгез искә төшрик нинди биремнәрн эшләдек?
- Табышмакларга җавап бирдек.
- Төрле сорауларга җавап бирдек
- Кисәкләрдән велосипед җыйдык
Молодцы балалар сез юл өйрү кагыйдәләрен әйбәт беләсез.
Менә сезгә Светофор Светофорович бүләк җибәргән.
Йомгаклау.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.
Кадерле балалар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, һәм һәрвакыт үтәргә тиеш. Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.
Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.
Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....
Г.Тукай әкиятләреннән салат
Тема:“Яшәсен лә безнең чын дуслык”.Г.Тукай әкиятләреннән салат.Максат:vбалаларның рольләрне башкару осталыкларын үстерү, vсәнгатьле сөйләмгә өйрәнү; vдуслык төшенчәсен ныгыту;vГ.Тукайның и...
Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)
“Кечкенә шырпы – зур бәла”( II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТӘРБИЯВИ АСЫЛЫ
для воспитателей и воспитателей по обучению татарскому языку...
Татар шагыйрьләренең иҗаты- балалар бакчасында
Туган телне саклау һәм үстерү- көнүзәк мәсьәлә, чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Туган тел- бала тугач ...
Методика Рене Жиля.
Методика Рене Жиля. (Фильм - тест межличностные отношения ребенка. / Проективная психодиагностика. / Le Test-Film, Rene’ Gille)....
Консультация для родителей "Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм теле үстерүдә булган әһәмияте"
Туган илем, туган телем…Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә кызганычка каршы үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган (әллә теләмәгән?) милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нин...