ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТӘРБИЯВИ АСЫЛЫ
консультация на тему

Аглямова Рамзия Тагировна

для воспитателей и воспитателей по обучению татарскому языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «№31 нче «Энҗекәй” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТӘРБИЯВИ АСЫЛЫ

Әзерләде: 1 категорияле

тәрбияче Әгъләмова Р.Т.

Татар  әдәбияты үсешендә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Аның иҗаты – татар халкының йөз аклыгы ул. Мондый  шагыйре булган милләт- зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт.

  Габдулла Тукай- тормыш университетын үткән иң тәҗрибәле олуг шәхес.

 Шагыйрь буларак, аның шәхесе, шәхси сыйфатлары башкалар өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Аның күпкырлы иҗади мирасы яшь буынны тәрбияләүгә гаят зур йогынты ясый.

 Габдулла Тукай балалар өчен башлыча 1907-1909 елларда иҗат итә. Бу еллар да татар мәдәнияты кызу адымнар белән алга китә. Ә балалар әдәбияты исә яңа чор таләпләрен канәгатьләндерми.Татар балалар әдәбиятында үгет- нәсихәт бирү белән мавыгучы әсәрләр күп була. Балалар китабының күп өлешен тәрҗемә әдәбияты алып тора.

  Балалар әдәбиятының яшь буынны тәрбияләүдәге зур ролен тирәнтен аңлаган шагыйрь бу һәл белән килешә алмый, җиң сызганып балалар өчен иҗат итә.

  Тукай- балаларның үз шагыйре. Ул аларның телләрен, уй фикерләрен, ниятләрен, эчке дөньяларын аңлый, аларча сөйләшә иң әхәмиятьлесе алар дөньясында, тирәсендә яши алган. Тукай дөньяны да, табигатьне дә, табигать күренешләрен дә сабыйлар карашы, сабыйлар акылы белән күзәтә белгән. Тукай үз әсәрләрендә  балаларга үгет- нәсихәт укымый, андый булмагыз, мондый булыгыз дип чакырмый, ә укучыларына уйларга, ишеткәннәренәһәм күргәннәренә карата үз мөнәсәбәтен тудырырга урын калдыра.тукай шигырьләрендә патриотик тәрбия зур урын алып тора.

  Патриотизмның чишмә башы- ана һәм табигать гүзәллеге. Ананың тиңсез җылысын һәм мәхәббәтен, табигатенең чиксез матурлыгын, хозурлыгын,серлелеген Тукаебыз үзенең шигьри юллары белән бала җанына, аның саф күңеленә сала.

                              “Тау башында салынгандыр безнең авыл,

                                Бер чишмә бар якын безнең авылга ул;

                                Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм  

                                Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән...”

                                                               (Г.тукай “Туган авыл”)

Г.Тукай үзенең “Су анасы”, “Шүрәле” әсәрләрендә аңа гына хас осталык белән  балаларны гаҗәеп серле табигать дөньясына алып керә, табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген күрергә, тоярга өйрәтә. Бу әсәрнең тәрбияви асылына игътибар итик. “Су анасы” әсәрендз бала, иясез әйберләргә тияргә ярамый икән дигән нәтиҗәгә килә.

  “Шүрәле” әсәре аша балаларда кешегә, аның акылына, зирәклегенә, тапкырлыгына соклану хисе уята.

   Халыкта “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар” дигән тирән эчтәлекле мәкаль бар. Тукай белем өстәү, белемгә хирыслык кебек сыйфатларны саклаучы, аны балаларда ихтияҗга әйләндерүне игътибар үзәгндә тора.

                 “Яз, газиз углым, кара тактаны сыз акбур белән

                   Һәм кара күңелеңне ялт иттер сызып ак нур белән.”

                   Өч наданга алыштырмас бер язу белән кеше

                   Мәгърифәт өстәр, иренмәс һич кеше булган кеше”-ди ул.

                                                                 “Ата белән бала” шигырендә

   “Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми.” “Иртә йөрсәң ит пешә, соңга калсаң бит пешә”. Ул үзенең шигьри юллары белән эшкә, хөнәргә яшьләй өйрәтү зарурлыгын, яшьләй аның ансатлыгын, картайгач бу эшнең мөмкин нәрсә түгеллеген бала күңеленә сала, аны ныклап кисәтә.

                 “Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул

                   Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул”-ди.

                                                         (Г.Тукай “Кызыклы шәкерт”)

  “Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

 Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел”- дип күәтли “Эшкә өндәү” шигырендә.

   Хезмәт- тормыш шатлыгы икәнлеген түбәндәге шигъри юллар белән бала күңеленә сеңдерә.

                  “Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә

                    И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә-эш.

                    Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш”

                                                            (Г.Тукай “Эшкә өндәү”

  Г.Тукай хезмәтен тиңсез олуг тәрбия мәктәбе булуын, шәхеснең бары тик хезмәткә генә формалашуын үзенең күпсанлы әсәрләре аша балалага җиткерде.

  Ул шулай ук җәмгыять тормышында бара торган тискәре күренешләрнең башы – иренү, ялкаулык икәнлегенә бәхет. Хөрмәтнеҗ башында тырышлык ятканлыгын шигри юллар аша бала акылына сала.

                      “Ах, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәнлектән килә”

Г.Тукай җирнең матурлыгын,һаваның сафлыгын саклау мәсәләләре дә борчыган.Ул бу турыда уйланган, шул хакта күп кенә әсәр иҗат иткән. Шигырь фикеренчә дөнья матур, шул матурлыкны кеше үзе бетерә.

   Г.Тукай иҗатыннан табигатьнең бер мизгеле дә читтә калмый, ул һәр мизгелен , матурлыгын күрә, җаны-тәне белән тоя, табигатьнең бөтенлеген, анда кирәксез нәрсәнең булмавын балаларга аңлата.

                “Кояш әйтте:”Кызам үз нәүбәтемдә

                 Ә син яу рәхмәтеңлә нәүбәтеңдә”

                                                     (“Яңгыр илә кояш”)

Г.Тукай үз иҗатында табигатькә ямь өстәүче аны җанландыручы кошларга зур урын бирә, аларны гөнахсыз фәрештәләр белән тиңли: “Карлыгач”, “Карга”, “Кошларга”, “Кошчык”. “Күгәрчен”, “Фатыйма белән сандугач” шигырьләре аша шагыйрь балаларны кечкеәдән кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди. Кошларның табигатькә зур файда китерүләрен аңлата, аларның иркендә генә матур сайрый алуларын әйтә.

  “Кошларга”шигырендә:                                                                                                                    “Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин”-ди

Белмисеңме син; читен мәхбүслек ул

Булса да алтын. Хаман да читлек ул”-ди  

  “Фтыйма белән сандугач” шигырендә.

Шагырь хайваннар дөньясына да битараф түгел, аларны ул дуслары, ярдәмчеләре дип саный. Һәркемгә билгеле булган “Гали белән кәҗә” шигыре генә чын дуслыкның хрнәге булып тора.

  Тукай балаларда әхлаклылык сыйфатларын үстерүне үз бурычы итеп саный. Үсеп килүче буын да табигатькә аның тере почмагына карата мәрһәмәт иясе тәрбияләргә омтыла.

  “Бала белән күбәләк” шигыре балага гомерлек  үгет- нәсихәт булырлык.

    Күбәләк балаладан:    “ Тк гомерем бик кыска

                                             Бары бер көн генә

                                             Бул яхшы, рәнҗетмә

                                             Һәм тимә син миңа”- дип ялвара.

Күбәләкнең бу сүзләре һәр баланың күңелендә уелып калуын тели шагыйрь.Шагыйрь кешелэрне табигатьне яратырга, аны сакларга чакыра.

  Г.Тукай шигырьләренең тәрбияви асылы тагын шунда: ул әдәп, әхлак тәрбияләү проблемаларына кагылышлы изге теләкләрен сабыйларның рухи дөньясына салыр өчен мондый юллар сайлаган:

              “Кечеләргә итеп шәфкать,үзеннән зурга юл бирсә,

                Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә”

                                               (“Бәхетле бала”)                          

  Г,Тукайның телгә мөнәсәбәте, аның бала тәрбияләгәндә тоткан урыны әһәмияте бөтен җитдилеге белән “Туган тел” шигырендә ачык чагыла.

                            “И туган тел, и матур тел

                              Әткәм-әнкәмнең теле

                              Дөньяда күп нәрсә белдем

                              Син туган тел аркылы”.

   Бүгенге көндә, телебез юкка чыгу куркынычы алдында торганда аның туган телгә мөнәсәбәте аеруча әһәмиятле.

   Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Шагыйрь үзенең шигырьләре әкиятләре аша сабыйларны туган телне, туган якны яратырга. Аның табигатенең гүзәллеген күрергә, аңа хозурланырга. Аны сакларга. Шигырләрендә тасвирланган табигать күренешләре аша . күзәтүчәнлек тәрбияли, бай мәгълүмәт бирә.

   Кечкенәдән белем алырга , эш сөяргә, олыларга мәрхәмәтле, кечеләргә шәфкатьле булырга өйрәтә.                                              


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.

Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Сценарий праздника посвященного творчеству Габдуллы Тукая “САНДУГАЧТАЙ МОҢЛЫ ТУКАЙ ТЕЛЕ”

Ц ЕЛЬ: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Задачи:Познакомить детей с жизнью и творчеством ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Воспитывать любовь и бережное отношение к произведе...

"Балалар тәрбияләүдә Тукай әсәрләренең әһәмияте" темасына эссе

В детском саду   знакомство с творчеством  великого татарского поэта Габдуллы Тукая начинается со сказок, с его стихотворений о временах года, о животных.  Произведения Тукая играю...