Татар шагыйрьләренең иҗаты- балалар бакчасында
статья по теме
Туган телне саклау һәм үстерү- көнүзәк мәсьәлә, чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле.
Туган тел- бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
fnni-gamli_konferentsiya.doc | 52 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмасы “ Гомуми үсеш бирүче 7нче санлы Актаныш балалар бакчасы”
Югары квалификацион категорияле тәрбияче:
Кадрия Вәсим кызы Әдһәмова
Актаныш, 2013
Туган телне саклау һәм үстерү- көнүзәк мәсьәлә, чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле.
Туган тел- бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә.
И туган тел, иматур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Татар халкының мәшһүр шагыйре, бөек әдип Габдулла Тукай үзенең туган телгә булган ихтирамын әнә шулай матур итеп әйтеп биргән.
Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул-әти-әни, туган җир, ватан сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә бөек, изге сүз. Туган телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе-әнисе өйрәтә, шул телдә аңа назлы бишек җырлары җырлый, иркәли, өйрәтә, шул телдә аңа назлы бишек җырлары җырлый, иркәли, юата.Шуңа күрә дә аны халык ана теле дип атый. “Ана теле аша үзләштерелгән идеяләр, белем һәм күнекмәләр хәтергә көчлерәк сеңә.Чөнки ана теле- тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр”, ди заманыбызның олпат педагогы Ш.Җәләлиев. Баланың ана телен үзләштерүе һәм аны актив куллануы, шул телдә тәрбия һәм белем алуы һәрьяклы үсеше өчен уңай шарт булып тора.
Соңгы елларда халкыбызның үз туган теленә, милли мәдәниятенә, тарихына, халык педагогикасына булган мөнәсәбәте шактый уңай якка үзгәрде. Балаларга кече яшьтән үк ана телендә тәрбия бирү, бу эштә нәфис сүз һәм халык педагогикасы алымнарын, татар шагыйрьләренең иҗатын киң куллану мөмкинчелеге туды.
Баланың тууыннан алып мәктәпкә кадәрге чорда саф ана телендә матур, ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтүдә ярдәмче булырдай, безнең татар шагыйрьләренең күп кенә әсәрләре кертелгән уку китабы дөнья күрде. Балаларның яшь үзенчәлекләрен,акыл һәм зиһен үсешен, психологик үсешен һәм кызыксынуларын искә алып төзелгән әлеге әсбапка без, тәрбиячеләр, бик тә сөендек. Ник дигәндә, еллар дәвамында кайдан журналда, кайдан гәҗиттә басылып чыккан татар шагыйрьләренең язмаларын, шигырьләрен “кисеп җыю, күчереп язу” баскычын күбебез үтте. Сервант киштәләрендә әле дә булса яткан әлеге дәфтәрләрне күбебез ташларга да кыймый. Беренчедән, күпме хезмәт! Икенчедән, күп балалар кызыксынып тыңлаган, үзен алай булмаска сүз бирдергән Рафис Корбанның”Түз инде” шигыре; Җәвад Тәрҗемановның пөхтәлеккә өндәүче “Үзен бик чиста йөртә”шигыре, ел фасыллары циклыннан Г.Тукайның “Бу кайчак була?”, К.Нәҗминең “Көз” шигырьләре, һ.б., һ.б.
Хрестоматия китабына татар шагыйрьләренең сабыйлар өчен язган иң матур әсәрләре тупланган.
Шагыйрьләребез тарафыннан иҗат ителгән серле һәм тәрбияви эчтәлекле шигырьләр сабыйларга олы бүләк. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга эстетик тәрбия бирү һәм әхлак сыйфатлары булдыруда татар балалар шигъриятенең роле чиксез зур. Эчтәлеге белән сабыйлар күңеленә якын, аңлаешлы шигырьләрнең нинди тәрбияви көчкә ия булуы, кабатлану булса да әйтәм, баланың сөйләмен баетуда, зиһенен үстерүдә иң тәэсирле тәрбия чарасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Алар сабыйларның һәрьяклап үсешен тәэмин итүгә зур этәргеч тә була.Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай, герой-шагыйрь М.Җәлил, табигать “җырчысы”Х. Халиков, нәниләр дөньясында “үз” кешегә әверелгән Ш.Галиев, Р.Мингалим, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиева, М.Фәйзуллина һ.б.ларның шигырьләре балаларда Туган ил, торган җир, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә, аларда патриотлык һәм интернациональлек, үз илең белән горурлану хисләре тәрбияли.
Җ.Тәрҗеманов, Ф.Яруллин, С.Сөләйманова, Ә.Гаффар, Ә.Кари һ.б. шагыйрьләрнең кызыклы һәм мавыктыргыч шигырьләрен тыңлап, балалар уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга, геройларның уй-хисләренә, эш-гамәлләренә тиешле, дөрес бәя бирергә, мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле булырга өйрәнәләр. Г.Лотфи, Н.Баян, Х.Халиков, Р.Корбан, Г.Тукай, һ.б.ларның нәниләр тормышын, табигать дөньясын матур төсмерләр белән чагылдырган шигырьләре балаларда тереклек ияләрен саклау, яклау, үзара ярдәмләшү, хезмәт сөючәнлек тәрбиялиләр.
Н.Думави, Дәрдемәнд, Р.Фәхреддин, К.Насыйри кебек олпат затларыбызның тирән эчтәлекле, тәрбияви кыйммәтле язмалары балаларны кечкенәдән инсафлы, гадел, әдәпле, өлкәннәргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
Хәзерге заман татар шагыйрьләре Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Э.Шәрифуллина, Ф.Яруллин, Р.Корбан, Л.Лерон әсәрләре балаларның кеше белән табигатьарасындагы төрле бәйләнешләр турындагы күзаллауларын киңәйтә, әйләнә- тирә дөньяга эстетик мөнәсәбәт формалашуга ярдәм итә.
Шагыйрьләребез иҗаты балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә. Моның шулай булуын бер генә мөгаллим дә, бер генә тәрбияче дә инкарь итми.
Татар шагыйрьләренең иҗатын планнарга нинди максат белән кертәбез соң? Балаларның авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белергә, туган телнең матурлыгын, аһәңлелеген тоя- күрә белергә өйрәтү максат итеп куела. Нәниләрнең, моннан тыш, шагыйрьләрнең иҗаты белән кызыксынулары арта, логик фикерләү сәләте арта, тирә- юньне танып белүләре үсә.
Әдәбиятны юкка гына “тормыш дәреслеге” димиләр. Матур әдәбият әсәрләре, шагыйрьләребез иҗаты тупланган тәрбияви эчтәлекле китаплар белән танышу аша бала хыялланырга, иҗат итәргә, башкаларның борчу- шатлыкларын, рухи халәтен аңларга өйрәнә, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә. Баланы китап белән таныштыру никадәр иртә башланса, аның үсеше шулкадәр уңышлырак булу һәркемгә мәгълүм. Әмма, нәни бала әле үзе укый белмәгәнлектән, уку өчен матур әдәбият сайлау тулысы белән өлкәннәрдән тора. Нәниләргә кул астында булган теләсә нинди очраклы текстлар укырга ярамый. Әсәрнең бала өчен кызыклы, аңлаешлы, үз яшенә туры килгән булуы һәм тәрбияви эчтәлекле булуы мөһим.
Укыган әсәрдә аеруча кызыклы, сәнгатьле өзекләрне кабатлаганда, балалар тәрбияче белән берлектә сүзләрне һәм катлаулы булмаган фразаларны әйтергә өйрәнеп кенә калмыйлар, бәлки мөстәкыйль эшчәнлек вакытында (балалар бакчасында ул күбрәк рольле-сюжетлы һәм иҗади уеннардан тора) әлеге сүзләр тезмәсеннән файдаланырга да өйрәнәләр. Һәрхәлдә мин үзем шуңа омтылам.
Балалар бакчасында сөйләмгә өйрәтү, сөйләмне үстерү, авыз иҗаты һәм матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру бергә бәйләп алып барыла.Бу эшләрнең максаты- ана телебезгә мәхәббәт, матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну тәрбияләү. Җыеп кына әйткәндә, ана теленә өйрәтү, матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру түбәндәге бурычларны хәл итүне күздә тота:
- Авазларны ишетә һәм аера белергә, шулай ук дөрес итеп әйтергә өйрәтү;
- Сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру;
- Грамматик күнекмәләр формалаштыру;
- Җөмләләрне дөрес төзергә 1әм бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү;
- Аларны балалар әдәбиятының иң матур үрнәкләре белән таныштырып бару, балаларда матур әдәбиятка кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү;
- Балалар өчен кызыклы булган, зур булмаган шигырьләрне яттан сөйләргә өйрәтү;
- Табышмаклар әйтешергә, үзләренә таныш булган мәкаль һәм әйтемнәрне сыыйләмдә куллана белергә өйрәтү;
- Кара-каршы сөйләшә белү(диологик сөйләм) күнекмәләрен бирү һәм камильләштерү.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү иң авыр һәм четерекле эш. Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен,милләтен сөя белүче булып үсәчәк . Үз телен, милләтен, мәдәниятен белеп, аңа хөрмәт белән карый белүче генә башка милләт вәкилләрен,аларның гореф-гадәтләрен ихтирам итә белә. Миллилек исә, сабый балага саф татар телендә яңгыраган , аларның үзенә генә атап язылган шигырьләр аша да иңә бит инде.
Шушы җирдән, шушы туфрактан без.
Китә калсак үзгә бер якка,
Өянкеләр җырлап, таллар елап,
Сандугачлар моңы озата.
-дип, шагыйрә К.Булатованың шигырен укыганда, балаларга туган җир, туган туфрак, туган телнең изгелеген, өянкеләрнең кайчан җырлаганын, талларның ничек итеп елаганын, сандугачларның моңы ничек итеп күңелне кузгалтканын аңлата алсак, без үз максатыбызга ирешкән булырбыз.
Кулланылган әдәбият:
1. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. М.А.Васильева, В.В.Гербова, Т.С.Комарова. казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
2. Бал бабай .балалар бакчалары тәрбиячеләре, башлангыч сыйныф укытучылары һәм ата-аналар өчен хрестоматия, З.М. Зарипова, И.М.Хәмитов. Яр Чаллы, 2010.
3. Балачак аланы. Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. Төзүче Закирова Кафия Вәлиевна, Казан, РИЦ, 2011.
4. Балачак бакчасы. .Әти-әниләр һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен уку китабы.фәнни редакторы Ф.Ю.Юсупов. Казан, “Раннур “ нәшрияты,2003.
5. Иҗади уеннан- укуга. Р. Шаехова, Казан,1999
5. Татарстан мәдәнияте чишмәләре, И.Җ.Хәбибуллина, Т.Ф.Бабынина, Яр.Чаллы,2011.
6. Татар теле өйрәнә нәниләр. Ф.М. Хисамова, Р.А.Борһанова. Казан,”Мәгариф”,1994.
7.. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. Р.К.Шаехова,Казан, 2012.
. Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма. З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева.Казан, “Фолиант”, 2012.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект.
Әлеге эшчәнлек уртанчылар төркемендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыла. Эшчәнлек Укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнде....
Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"
В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....
Балалар бакчасында татар телендә режим моментлары үткәрү
Пальчиковые игры на татарском языке...
Татар группасындагы балалар бакчасында уен аша рус теленә өйрәтү
Республика балалар бакчаларында тәрбия һәм укыту эшен ике телдә алып бару мөһим мәсьәләрнең берсе .Чөнки сабыйларның ике телдә тәрбияләү бик зур мәшәкатьләр тудыра,чыгымнар таләп итә. Педагогикл...
Балалар бакчасында татар телен өйрәнү.
Балалар бакчасында татар телен өйрәнү....
Выступление по теме "Яңа инновацион технологияләр кулланып балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү".
Выступление по теме "Яңа инновацион технологияләр кулланып балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү"....
Балалар бакчасында - татар халык педагогикасы куллану.
Балалар бакчасында - татар халык педагогикасы куллану.“Бай булмасаң - бай булма, тик белемгә сай булма”Татар халык мәкале. Милләтебезнең, халык пелагогикасының, күп ...