"Аулак өй"
материал (средняя группа)
Предварительный просмотр:
“Татарстан республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге
Саба 2 нче “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
- Мартка “Аулак өй” дип аталган бәйрәм кичәсе конспекты
(уртанчылар төркеме балалары белән)
Әзерләделәр һәм алып бардылар:
“Әллүки” балалар бакчасы тәрбиячесе
Сайфутдинова Гөлшат Зөфәр кызы кызы,
музыка җитәкчесе — Валеева Лилия Ильдар кызы.
Январь, 2019 ел
“Әбием сандыгы”
(Милли бәйрәм өчен сценарий)
Максат:
1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;
2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;
3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Китап күргәзмәсе “Халкыбызның күңел бизәкләре”; сандык һәм сандык эчендә - чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек.
Катнашалар: 2 сыйныф укучылары.
Плакат: “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”
Энҗе:
Халкыбызның йолаларын
Искә төшерик әле,
Күңелле итеп бүген
“Аулак өй “үткәрик әле.
Ганиева:
Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөрткәннәр
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр
Элен:
Алъяпкычымның бизәге
Әллә кайдан күренә
Аллы-гөлле чәчәк төйшкән
Килешәдер үземә
Диана:
Күмәк юию, уен-көлке
Була кичке уенда
Кызлар, егетләр җыела
Кичен аулак өендә.
Әни:(кунакка бару өчен киенгән) Кызым, без кодаларга кунакка барабыз.Әтиең ат җигә.Әбиең мунча керә.Чыккач мәтрүшкәләр салып чәй эчертерсең.Без,алла боерса,иртәгә кичкә кайтып җитәрбез.Әйбәт кенә торыгыз,яме.
Камилә: Әнием,син бер дә борчылма.Мин инде җиткән кыз.Бар эшне дә беләм.
Әни: Шулай,кызым,шулай.Тик алай да да тәртипле була күрегез.Аулак өйгә иптәш кызларың килми калмас.Әбиеңә дә күз-колак бул.
Камилә: Борчылма,әнием.Без кызлар белән чигү чигеп кенә утырабыз.
Әни: Ярар,кызым,үзегез карагыз инде.Ходай сезгә әдәплелек бирсен.Аллага тапшырып кузгалыйк без. Юл кешесенең юлда булуы хәерле.Биссмиләһи,тәвәкәлтү галләләһ.Вәлә хәүлә вәлә куәттә иллә билләһ...
Камилә: Исән-сау йөреп кайтыгыз,әнием,хәерле юллар.
Камилә әнисен озата.
Камилә : Кызлар, бүген бездә аулак өй! Ишетмичә калмагыз! (кызлар керә).
Кызлар керәләр. Исәнме, Камилә. Нигә чакырдың?
Камилә: Кызлар, минем әтием белән әнием кунакка киттеләр, бездә бүген аулак өй! Әйдәгез, рәхәтләнеп кич утырабыз!
Кызлар: Әйдәгез!
(кызлар урындыкларга утыраларматур музыка астында чигү чигәләр)
Мирасов:
Әйдә барыйк,кызлар карыйк,
Бәйләү бәйләгәннәрен.
Аяз көнне яшен суксын,
Егет сөймәгәннәрен.
Егетләр, әйдә кызлар янына киттек. Бүген Камиләләрдә аулак өй!
Кызлар бию башкара
Бию беткәч:
Ганиева: Кызлар, егетләр белә микән сездә аулак өй икәнен? Анда кунак егеттә килгән ди бит әле Хәлилләргә!
Камилә: Белмәсләр ул ут күзләр.Әле бая кызлар чакырырга барганда Мәлик “Аулак өйгә без дә киләбез” дип артымнан кычкырып калды..
(ишек шакыйлар, бию астына малайлар керәләр. Бер рәткә тезелеп басалар).
Камилә: Әнә үзләре дә килеп җитте!
Элен: нишлибез инде хәзер, нишлибез?
Кызлар: кертмибез, кире кайтып китсеннәр.
Элен: Кермәсеннәр, кирәкләре бер тиен.
Азалия: Әйе,әйе кирәкләре юк.
Ганиева: И кызлар, кертик инде, кунак егете дә бар бит...
Дилә: Алар килсә күңелле дә була ул. Такмаклар әйтешербез. Бүләкләр дә алып килерләр.
Камилә: Я ярар, безнең биремнәрне үтәсәләр кертермен.
Булат: Кызлар-йолдызлар, былбыл кошлар, аулак өйгә кертегез әле.
Ильдан: Кертегез инде Без почмакта гына утырып торырбыз.Азиза, ач инде.
Азиза: Ач булсаң,ашап кил.
Хәлил:Кертмәсәгез,ялынмыйбыз. Түбән очка китәбез.Анда да аулак өй.
Энҗе : Барыгыз,бар. Анда сезне күптән көтәләр инде.
Хасанова: Каз тәпие бәлеше пешереп...
Әмилә:
Түбән оч егетләренең
Билендә сары каеш.
Бу авылда без генә дип
Йөриләр, понимаешь.
(кызлар көлешәләр)
Егетләр җырлый: Без андый малай түгел,
Без мондый малай түгел.
Кая барсак та батарбыз.
Күгәргән калай түгел.
Кызлар җырлый: Ишек алды ак балчык,
Ак балчыктан атлап чык.
Сез дә әллә кемнәр түгел,
Бераз гына мактанчык.
Егетләр җырлый: Биек тауның башларында,
Йөри болан баласы.
Чәчен тарап үрә белми,
Шуны мактый апасы.
Кызлар җырлый: Аклы күлмәк әрәм була
Кия белмәгәннәргә.
Бик исебез китми әле
Сөя белмәгәннәргә.
Мәлик: Кызлар, сезгә монда кунак кызы килгән, аны булса да кертегез инде!
Кызлар: кунак кызы керсен Биеп күрсәтсен!
(1 малай – Мәлик кыз булып киенеп керә һәм бии. Кызлар “Бас, кызым әпипә!” җырын җырлыйлар)
Кызлар җырлыйлар:
1 куплет:
Бас кызым әпипә
Күз тимәсен үзеңә (2 тапкыр)
Алсу гөлләр үсеп тора синең баскан эзеңә! (2 тапкыр)
2куплет:
(кызлар түгәрәк буенча җитәкләшеп басып җырлыйлар).
Бас, бас әпипә,
Без дә басарбыз әле (2 тапкыр)
Өстәлләргә кызыл җәеп
Туйлар ясарбыз әле! (2 тапкыр)
(“Һай!”, - дип кычкырып малайлар керә. Кызлар малайлар каршына тезелеп басалар).
Ишанов: исәнмесез, саумысез!
Ильдан:Нигә кәҗә саумыйсыз?
Мәлик: Әтәчегез күкәй салган нигә чгып алмыйсыз?
Әмилә: Сәләм, сәләм, әпсәләм! Бездән сезгә әпсәләм! Сездән, бездән тиештер бит?
Малайлар бергә: Сәләм!!!
Кызлар бергә: шуннан?
Малайлар бергә: утырган да шуган.
Кызлар бергә: шуннан?
Хәлил: егетләр, ярдәм итегез миңа!
(Кызлар, малайлар такмак җырлашалар)
Кызлар:
Әнә килә автомобиль
Төягәннәр калайлар
Безнең авыл малайлары
80 яшьлек бабайлар!
Малайлар:
Әнә килә автомобиль
Төягәннәр капчыклар
Безнең авылның кызлары
80 яшьлек әбиләр!
Ишанов: Сәлам сезләргә, кара күзләргә, нурлы йөзләргә.
Кызлар: Сәламегезне алдык, кесәгә салдык.
Диана: Егетләр, ишек ялыгыз юкмы әллә? Ишек ялын түләми кертмибез без.
Рәис : Ял? Ул бездә бар. Мә,ал.
(Егетләр кызларга кәнфитләр, прәннекләр, чикләвекләр өләшеп чыгалар.Кызлар көлешә-көлешә күчтәнәчләрне алалар. Егетләргә рәхмәт әйтәләр).
(кызлар пышылдашалар)
Амира: Бу кәнфит , пряникләр белән генә безне алдалап булмас шул. Шулай бит, кызлар?
Кызлар: шулай, шулай!
Малайлар:Түлибез, түлибез. (Малайлар кесәләреннән чигешле кулъяулык чыгарып күрсәтәләр, кызлар алмакчы булалар, малайлар кулъяулыкка ияреп керәләр).
Кара — каршы җырлыйлар.
Малайлар: Челтәр элдем читәнгә,
Җелфер — җелфер итәргә,
Без килмәдек буш китәргә
Килдек алып китәргә.
Кызлар: Алын алырсың микән,
Гөлен алырсың микән?
Урталарга чыгып сайлап
Кайсын алырсың микән?
Малайлар: Алларын да алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз.
Күңелебезгз кем ошаса
Шунсын сайлап алырбыз.
Дилә: Дусларым, әйдәгез бер уйнап алабыз!
(Балалар “Түбәтәй” уенын уйныйлар)
1 нче җәза: Ильдан, Мәлик һәм Хәлил шигырь сөйли:
Ильдан – “Кәләпүшем, кәләпүш”.
Йөзләремә килешәсен
Кайлардан гына белгән,
Туган көнгә дәү әтием
Кәләпүш алып килгән.
Кәләпүшемне кидем мин,
Көзге каршына килдем.
Менә шундый була ул –
Татар малае! - дидем.
Кәләпүшем, кәләпүш,
Энҗе-мәрҗәннәр чиккән.
Чиккән кәләпүш үземә
Бигрәк килешә икән. Р.Вәлиева
Мәлик: “Түбәтәй”.
Бәрхетләрдән тегелгән,
Ука белән чигелгән;
Нәкышләре көмешләргә,
Алтыннарга күмелгән.
Балкып тора түбәтәйләр
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.
2 нче җәза: Азиза, Амира, Азалия шигырь сөйли:
Азалия: “Энҗе-мәрҗән калфагым”.
Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә,
Энҗе калфак, үзе ап-ак,
Бик килешә йөземә.
Энҗе-мәрҗән калфагыма
Йөрим сөенеп кенә.
Азиза: Сәхнәләргә чыгып җырлыйм,
Калфаклар киеп кенә.
Әй калфагым, калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Күңелемә ямь бирүче
Нур булды шул калфагым.
Амира
Көзгеләргә күзем салсам
Хәйран калам үзем дә:
Җем-җем энҗе-мәрҗәннәрнең
Нуры уйный йөземдә.
Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
Энҗе калфак кигән кыз ул –
Татар кызы, дисеннәр. Р.Вәлиева.
Азалия: Дусларым, әйдәгез “Без- безле” уйнап алабыз!
(балалар 4 кә бүленеп басалар, уенның сүзен кабатлыйлар).
Әмилә: Әнә-әнә Адельнең теше күренде. Нинди җәза бирәбез?
Адель: шигырь сөйләсен!
Ике сарык юлга чыккан,
Кулларында чемодан,
Иреннәрен буяганнар,
Ә битләре юмаган!
2 нче җәза: Хасанова шигырь сөйли:
Татар хатын –кызларыбыз
Эшнең серен белгәннәр.
Кич утырып, җырлар җырлап
Оста чигү чиккәннәр.
Бу сөлгеләр, эскәтерләр,
Тамбур белән чигелгән.
Әллә инде өсләренә
Чын чәчәкләр чигелгән.
3 нче җәза: Б.Камиль табышмак әйтә:
7 сөлгем бар, 7се 7 төстә
7сен дә элдем күккә.
Ул нәрсә?
(салават күпере)
Самир: Ә хәзер кызлар берәр уен уйнатсыннар.
Фәридә: Әйдәгез,йөзек салыш уйныйбыз! Йөзек салучыны үзем билгелим!
Санамыш: Әлчи, бәлчи
Әни миңа күлмәк үлчи.
Анда тора бер чыпчык,
Монда тора бер чыпчык.
Артык булсаң очып чык!
Йөзек салыш уены башлана.
(Йөзек Самирда).
Фәридә: Нишләтәбез Самирны?
Балалар: шигырь сөйләсен!
1нче җәза: Самир шигырь сөйли:
Онытылган гореф — гадәтләрне
Яңартабыз хәзер көннән-көн.
Уен йолалары, җыр- биюе,
Һәр киләчәк көнне бизәсез.
Бергә: Булдырды, булдырды!
Йөзек Бабнищевта.
Фәридә: Нишләтәбез Камильне?
Балалар: Мәкаль әйтсен!
2нче җәза: Бабнищев:
Егет кешегә җитмеш төрле hөнәр дә аз.
Бергә: тагын!
Эш сөйгәнне – ил сөяр.
Бергә: тагын!
Калган эшкә кар ява.
Бергә: Булдырды, булдырды!
Йөзек Диләдә:
Фәридә: Нишләтәбез Диләне?
Балалар: Такмак әйтсен!
3нче җәза: Дилә:
Безнең песи бигрәк уңган,
Табакка су тутыра,
Бозавыбыз мич башында
Оек бәйләп утыра.
Хәлил: Камилә, казларыгыз уң булдымы соң быел?
Кызлар:Быел казлар уңды, бик симез булды.
Камилә:
Каз канаты каурый-каурый,
Сәлам язарга ярый.
Җырламагачта, көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый?
Кызлар-егетләр бергәләп ”Басма өстендә каз-үрдәк” җырын башкаралар.Егетләр “бак-бак”дип, кызлар”кыйгак-кыйгак”ны аерып кычкырып җырлыйлар.
Йөгерә үрдәк, йөгерә каз
Боты озынга күрә.
Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,
Басма өстендә каз, үрдәк,
Кыйгак-кыйгак,
Бак, бак, бак, бак,
Басма өстендә каз, үрдәк.
Без кызларны яратабыз
Бите кызылга күрә.
Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,
Басма өстендә каз, үрдәк,
Кыйгак-кыйгак,
Бак, бак, бак, бак,
Басма өстендә каз, үрдәк.
Йөгерә үрдәк, йөгерә каз,
Кала эзеннән тамга.
Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,
Басма өстендә каз, үрдәк,
Кыйгак-кыйгак,
Бак, бак, бак, бак,
Басма өстендә каз, үрдәк.
Үтә матурларны сайлап,
Урта матурдан калма.
Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,
Басма өстендә каз, үрдәк,
Кыйгак-кыйгак,
Бак, бак, бак, бак,
Басма өстендә каз, үрдәк.
Хасанова :Әйдәгез,инде табышмаклы уен уйнап алабыз.Түгәрәкләнеп басыгыз әле.(түгәрәкләнеп басалар).
Хасанова : (кулларын күтәреп) Очты-очты каргалар очты.
Барысы да кулларын күтәрәләр.
Хасанова : Очты-очты арбалар очты.(кулларын өскә күтәрә.Самир да ялгышып кулын күтәрә). Ялгышты,ялгышты. Нишләтәбез Ильмирны?
Бергә: шигырь сөйләсен!
Ильмир:
Ике чеби алып киткән
Безнең чишмә улагын,
Берсен әтәч тотып алып
Борган диләр колагын!
Бергә: Нишләтәбез Самирны?
Элен: биеп күрсәтсен!
Самир:Егетләр, миңа ярдәм итегез әле!
(Егетләр биюе).
Кызлар: Ә хәзер безнең чират!
(Кызлар биюе).
Ильяр: Бүген ямьле аулак өйдә
Пешергәннәр коймаклар.
Тәмле коймаклар шикелле
Безнең кызлар тыйнаклар.
Камилә: Егетләр, әйдәгез чөйләп алабыз!
Ишанов : Без чәйләп утырмабыз инде кызлар. Мичтәге бәлешегезне култык астына кыстырыйк та без тайыйк.
Егетләр җырлый: Алай итәргә кирәк,
Болай итәргә кирәк.
Хуҗаларга рәхмәт әйтеп
Кайтып китәргә кирәк.
Камилә егетләргә бәлеш чыгарып бирә. Егетләр җырлый-җырлый чыгып китәләр.
Ганиева :(шаярып күз яшьләрен сөртә) Бигрәк күңелсез булып калды егетләр киткәч.
Дилә : Аның каравы рәхәтләнеп чәй эчәбез хәзер.
Ганиева Динә: Кызлар,әйдә булышыгыз.(Күңелле музыка башлана.Кызлар чыр-чу килеп өстәл әзерлиләр).
Әмилә : Бигрәк күңелле булды. Рәхмәт инде Камилә.
Камилә : Кисегез бәлешне.(тамашачыларга) Ә сезгә күңелле булдымы, ошадымы аулак өй. Ошаса, иртәгә Фәридәләрдә аулак өй. Тагын килерсез яме.( Күмәк җыр.”Аулак өй”).
Алып баручы: Аулак өйдә уйнала торган уеннарны, җырлана торган җырларны бер көндә генә башкарып бетереп булмый. Алар безгә гасырлар дәверендә җыелып килгән. Хөрмәтле кунаклар, без дә аларны сакларга, түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Милли бәйрәмнәребез, йолаларыбызны онытмыйбыз икән – милләтебез дә беркайчан югалмас.
Шуның белән безнең Аулак өй кичәсе тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Аулак өйдә
Безнең бакча тормышын һәм аның оештыруда бу бәйрәмнәр бик әһәмиятле чара.Балаларыбыз онытылып барган гореф - гадәтләребез турында тирән мәгълүмәтләр алганнар, дөньяга, үзләрен чолг...
![](/sites/default/files/pictures/2017/10/10/picture-70013-1507657198.jpg)
Аулак өй
Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый. Өйнең бер ягыннан әби белән бабай килеп керәләр. Әби:Бабай, әйдә кунакка барабыз?Бабай...
Аулак өй
Приурочена к историка-культурному наследию Татарстана. Музыкальное развлечение для детей подготовительной группы....
Аулак өй
Приурочена ккультурно-историческому наследию Татарстана....
![](/sites/default/files/pictures/2013/02/03/picture-189115-1359884648.jpg)
“ Аулак өй”
(Балалар иҗатында халык бизәлешләренең чагылышы)Максат: 1.Балаларны татар халкының борынгы сәнгатьбизәкләре белән таныштыру.2. Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт х...
![](/sites/default/files/pictures/2013/03/20/picture-195768-1363773984.jpg)
Сценарий праздника "Аулак ой"
Сценарий праздника на татарском языке для детей подготовительной группы «Аулак өй» Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.Бурычлар:балаларны милл...
![](/sites/default/files/pictures/2013/04/02/picture-221812-1364887011.jpg)
"Аулак өй"
1.Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.2.Балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.3.Сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлы...