"Югалган кояш нурлары" ачык эшчәнлек
план-конспект занятия (младшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 1нче «Шатлык» балалар бакчасы»
мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
(Беренче кечкенәләр төркеме балалары өчен интегральләшкән танып-белү эшчәнлек).
Тәрбияче: Сабирова Р.Р.
Максатлар:
-Балаларны төп төсләрне (сары,зәңгәр,кызыл,яшел),геометрик фигураларны(кубик,кирпеч,түгәрәк) аерырга өйрәтүне дәвам итү.
-Ничә? Соравына “бер”, “күп” дип җавап бирергә өйрәтү.
-Кул чуклырының вак моторикасын үстерү.
-Сабырлык,бер-берсенә карата хөрмәт,дуслык ,эшчәнлектә кызыксынып катнашу теләге тәрбияләү.
Эшчәнлек төре:уен,коммуникатив,танып-белү.
Алдан эшләнгән эш:
*Уен барышында балаларның геометрик фигураларны аера белегә,исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү.
*Бер һәм күп предметларны чагыштыру.
*Төсләрне кабатлау һәм төркемләү.
*Тары ярмасы һәм фасоль орлыгы белән таныштыру.
Өйрәтү:
**балаларны тәрбияче белән диалог алып барырга: тыңларга һәм бирелгән сорауны аңлап аңлаешлы итеп җавап бирергә өйрәтү.
**балаларда әйләнә-тирә мохиттә .түгәрәккә охшаган предметларны күрә белү күнекмәләрен үстерү;
**предметларны санауны ныгыту (бер, күп, берәү дә юк)
**төп төсләрне аеру һәм исемнәрен (кызыл, сары, яшел, зәңгәр) әйтүне күнектерү;
Үстерү:
**күзаллауларын һәм игътибарын үстерү;
**сөйләм телен, күзәтүчәнлекне, уйлау активлыгын үстерү;
**иҗади сәләтләрен үстерү;
**сүзлек запасын арттыру.
Тәрбияви:
**Әйләнә-тирә белән кызыксыну , ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Методик алым: сюрприз – момент(әтәч керә), уен, әңгәмә, аңлату, сорау-җавап, дидактик һәм күрсәтмә материаллар куллану, физкультминут .
Сүзлек өстендә эш: бер, күп, яшел, кызыл, сары, зәңгәр төсләр.
тары ярмасы,чукый,фасоль орлыгы.
Җиһазлау һәм материаллар:
Демонстрацион: музыка язылган дискалар,фланелеграф такта,ике төрле кояш,лентадан кояш нурлары,
Таратма: һәр бала санынча геометрик фигуралар,тары ярмасы,фасоль орлыгы салынган тәлинкәләр,төсле савытлар,матур савыт,геометрик фигуралар салынган тартма.,дидактик уен өчен кәгазьдән киеп ясалган шарлар,шарлар төсенә туры килә торган баулар .
Үткәрү урыны: (группада) .
Эшчәнлек сәяхәт формасында үтә.
Эшчәнлек барышы:
(Балалар ярымтүгәрәктә басып торалар).
1.Уен ситуациясенә кертү.
Тәрбияче: --Балалар, бүген безгә бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик әле. (Исәнләшәләр).
Балалар, ишек шакыйлар түгелме, кая ачып карыйк әле, кем бар икән анда?
Эре-эре атлап,бүлмәгә әтәч керә(бераз моңсу).
Тәрбияче:Балалар ,карагыз әле кем(нәрсә )бу?(Әтәч).
Тәрбияче:Әтәч,ничек хәлләрең?Бераз моңсурак күренәсең?Нәрсә булды?
Әтәч:Ничә көн инде кояш күренми.Күк йөзен болыт каплаган.Минем дә тирә-юньне яңгыратып кычкырасым килми.Миңа бик күңелсез.
Тәрбияче:Чыннанда,балалар карагыз әле кояшыбыз бик моңсу. (Фланелеграф тагы кояшны күрсәтү).
Нигә моңсу икән ул?(Чөнки нурлары юк).Балалар,әйдәгез әтәчкә ярдәм итик,кояшның нурларын эзләп табарга булышыйк.Булышабызмы?(Әйе,булышабыз).
Балалар,без барасы юл ерак,тигез генә түгел,тукталышлар да булачак. Безгә ул юлларны сынатмыйча гына үтәргә кирәк булачак.Сез игътибарлы булыгыз.
Әйдәгез кузгалыйк.(Музыка астында юлга кузгалалар,балалар бер-бер артлы тезелеп баралар,ә әтәч башын аска иеп моңсу гына бара).
Уен “Үз төсен тап!”
Тәрбияче:Менә килеп җиттек.Балалар,карагыз әле,нәрсәләр бар икән монда?(өстәлдә балалар санынча сары,яшел,кызыл,сары төстәге шарлар һәм һәр шарга туры килгән баулар тора.)
Балалар,нәрсәләр болар?(Шарлар).
Әтәч: Бу шарлар белән ничек уйныйсы?
Т:Әтәчкәй, бер дә борчылма безнең балалар бу уенны сиңа уйнап күрсәтерләр.Әйдәгез әле балалар,һәрберегез берәр шар алыгыз.Алдыгызмы? Ә хәзер үз шарыгызга туры килә торган бауларында алыгызда ,шарларыгызга тагыгыз.
Тәрбияче:Балалар,әтәчкә төсләрне әйтеп күрсәтик әле.(Сары,зәңгәр,кызыл,яшел).
Азалия,бу нинди төс?(Бу сары төс).
Самир,бу нинди төс?(Бу кызыл төс).
Данияр,син шарыңа нинди төстәге бауны тактың?(Бу яшел төс ).
Ясминә,синең бауың нинди?(Бу зәңгәр төс).
Әйдә,әтәчкәй синдә уйнап кара.(Әтәч тә уйнап карый).
Булдырдыгыз,балалар.
Әтәч: Мин бүтән төсләрне бутамам,рәхмәт, балалар.
Тәрбияче: Әйдәгез,юлны дәвам итик.
(Музыка яңгырый,балалар сикергәләп ,биеп баралар,шакмаклар арасыннан чыгалар).
Уен “Ярма һәм орлыкны”аер.
Әтәч:Туктагыз әле-туктагыз,минем ашыйсым килә.
Тәрбияче:Хәзер әтәч сабыр ит.Балалар ,әйтегез әле әтәч нәрсә ярата әле?(ярма,бодай,җим һ.б).
Әтәч:Минем тары ярмасы ашыйсым килә.
Тәрбияче.Хәзер ,әтәчкәй.Балалар,безнең әтәчебез тары ярмасы ярата икән.Менә бит савытта ярма,әйдәгез үзен сыйлыйк.
Тәрбияче: Балалар,әтәч ярманы ничек чукый?(Балалар әтәч кебек ,уч төпләрен савыт кебек ясап ,бармак белән чукып күрсәтәләр).
Балалар,без уң кулларыбызны томшык итеп куябыз,ә сул кулларыбызны савыт.Кая күрсәтегез әле.Менә шулай.Әйдәгез чукып карыйк.(3-4 тапкыр).
(Тәлинкәләрдә фасоль һәм тары ярмасы,әтәч карый да ).
Әтәч:Бу бит чүпле.
Тәрбияче:Әйе шул,чыннан да.Балалар,ярмалар белән орлыклар буталган.Әйдәгез фасоль орлыгын уртадагы тәлинкәгә җыябыз.(Балалар тары ярмасы арасыннан фасоль орлыгын җыеп,уртадагы тәлиинкәгә салалар,аннары бөтенесенекен берләштереп,матур савытка салып,әтәчкә бирәләр).
Әтәч: Бик зур рәхмәт ,балалар.(Ашаган кыяфәт ясый).
Минем тамак тук әйдәгез бераз ял итеп алабыз.
Тәрбияче:Ярар әтәчкәй,ял итеп алыйк.Әйдәгез әле балалар әтәчкә биеп күрсәтик.( балалар “чеби” битлекләрен кияләр,ә тәрбияче тавыкныкын.“Чебиләр” биюе.Музыка куела,балалар төрле хәрәкәтләр ясап бииләр).
Тәрбияче: Бераз ял иттек ,юлыбызны дәвам итик.(Музыка астында атлыйлар).
Уен “Геометрик фигураларны таны”
(Бер тартмада геометрик фигуралар була,балалар аларны танып ,исемнәрен әйтәләр,м-н, кирпич,кубик,түгәрәк).
Тәрбияче:Балалар, карагыз әле монда ниндидер серле тартма бар. Нинди серле тартма икән бу?Ачып карыйк әле. (Тәрбияче тартманы ачып күрсәтә).Балалар,сез бу фигураларны таныйсызмы?(Әйе).
Яхшы,әйдәгез әле,һәрберегез берәр фигураны алыгыз. Әйдәгез ,фигураның исемнәрен әйтеп карыйк.
(Балалар фигураларның исемнәрен атыйлар).
Алим,синдә нәрсә?(Бу кирпеч).
Алинә,синдә нәрсә?( Бу түгәрәк).
Ризат,синдә нәрсә?(Бу кубик).
Сөмбел,синдә нинди фигура?(Бу түгәрәк).
Әтәч:Менә хәзер мин дә беләм инде.
(Тәрбияче тартманы күтәрмәкче була,тартма эченнән кояш нурлары килеп чыга).
Тәрбияче: Балалар, бу серле тартма эчендә нәрсәдер бар. Нәрсә булыр икән бу?Балалар,бу нәрсә икән? (Кояш нурлары).
Әйе,балалар,дөрес, кояш нурлары .Без югалган кояш нурларын төрле биремнәрне үтәп таптык.
Балалар,мием кулымда кояш нурлары ничә?(Күп).Әйдәгез,хәзер һәрберегез берәр кояш нурын алыгыз әле.
Ә хәзер сездә ничә кояш нуры булды?(бер).(2-3 баладан сорала).
Бу кояш нурларыбызны кояшка бүләк итик.(балалар кояш нурларын кояш тирәсенә ябыштыралар).
(Әтәч шатлыклы кыяфәт ясый,канатларын кагып куя).
.(Балалар нурларны ябыштырган арада ,тәрбияче тиз генә кояшның “елмайган “ягына алыштыра).
Тәрбияче: Хәзер безнең кояшыбыз нишли?(Елмая).
Әтәч: (шатланып).Кояш нурларын таптык.Рәхмәт ,балалар,сез миңа күп нәрсәләр өйрәттегез,кояш нурларын табарга ярдәм иттегез.Мин китим инде тавыкларымны шатландырыйм .Саубулыгыз ,балалар.(Саубулыгыз).
(Әтәч чыгып китә).
Йомгаклау:
Тәрбияче:Балалар, без нәрсә эзләдек?(кояш нурлары).
Тәрбиче:Ә сез нәрсәгә,(кемгә) булыштыгыз? (Әтәчкә).
Тәрбияче:Кояш нурлары ничә иде?(Күп иде).
Тәрбияче:Балалар,кояшның нурларын тапкач,кояш нишләде(Елмайды).
Тәрбияче: Молодцы,булдыгыз.Әйдәгез хәзер матур итеп саубуллашыйк .(Саубулыгыз).
(Музыка астында балалар ,залдан чыгалар).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Яңа ел бәйрәменә сценарий. Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы.
Яңа ел бәйрәменә сенарий. “Кыш бабайның югалган көмеш ачкычы”Алып баручы (а.б.) һәм балалар залга кереп, аны карыйлар.А.б.: Карагыз әле, балалар, нинди матур зал, аны ничек мат...
"Югалган бияләйләр" (2 кечкенәләр өчен бәйрәм иртәсе)
2 кечкенәләр төркеме- Яңа ел...
Югалган хәрефләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән күңел ачу кичәсе.
Балаларның авазлар, хәрефләр турындагы белемнәрен ныгыту. максатыннан үткәрелә....
"ЮГАЛГАН ХӘРЕФЛӘР"
ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ 2016 - 2017 НЧЕ УКУ ЕЛЫ...
Югалган кыңгырау
Яңа ел маҗаралары...
квест-уен по УМК "Югалган бакчаны эзләү маҗаралары" ( Приключения в поисках пропавшего огорода)
Это игра в форме квест. Дети отправляются в поиск пропавшего огорода, и должны выполнять все задания, которые встречаются у них в пути. Игра направлена на изучение татарского языка....