Югалган кыңгырау
материал (старшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Тукаевский муниципальный район МБДОУ “СӘЙЛӘН”
Югалган
кыңгырау
Яңа ел маҗаралары
Воспитатель: Гайсина Р.М.
Программада:
Җырлар.
“Чыршыкай-купшыкай”(М.Минһаҗев м. Р. Вәлиева с.)
“Чыршы”(К.Кинйәбулатова с. С. Низаметдинов м.)
“Исәнме, чыршыкай”(М.Минһаҗев м. Р. Вәлиева с.)
“Ак куян”(М. Бикбова м. с.)
“Чыршы янында”(Г.Гәрәева м. с.)
“Маленькой елочке холодно зимой”
“Хуш киләсең, Кыш Бабай” (Кызлар башкара)
“Солдатта булган, диләр”
Түгәрәктә бию.
“Кечкенә бию”
“Бераз җылыныйк әле”
“Кар бөртеге”
Биюләр:
“Татар биюе”
“Серебристые снежинки”
(Кызлар башкара)
“Яңа ел вальсы”
Оркестр:
“Дед Мороз”
Уеннар:
“Два Мороза”
“Зимняя прогулка”
Шигырьләр (татар телендә)
Шигырьләр (рус телендә)
Катнашалар:
Явыз Патшабикә
Убырлы
Кощей
Кар кызы
Кыш бабай
Сарык
Кәҗә
Уртада матур итеп бизәлгән чыршы тора. Аның утлары кабызылган. Балалар музыка астында чыршы янына кереп тезеләләр.
А.б. Балалар! Күрәсезме чыршыны:
Матур итеп бизәлгән.
Калын урманнан безгә
Ул кунак булып килгән.
Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
А.б: Балалар, чыршы белән исәнләшик әле:
Балалар: Исәнме, чыршы! Без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матурырак
Бизәлгәнсең бу юлы.
Здравствуй, праздничная елка,
Ждали мы тебя весь год!
Мы у елки новогодней
Водим дружный хоровод!
А.б: Чыршы бәйрәме
Ямьле бәйрәм бит
Чыршы тирәли
Җырлап әйләник!
Хор. “Чыршыкай-купшыкай” (Х. Әхмәтшин с. Р. Сәрваров к.)
1. Урман кызы чыршыкайны
Көтеп ала барсы да,
Яңа елны дәшә бит ул
Өй түренә баса да.
Ку- Яңа елда кунак булып
шым- Кил син безгә, Чыршыкай!
та: Яңа елда кунак булып
Кил син безгә, Купшыкай!
2. Ашыгабыз Яңа елга
Урман кызын бизәргә.
Әткәй- әнкәй ярдәм итә
Уенчыклар эләргә.
3. Урман кызы Чыршыкайның
Күлмәкләре яшелдән.
Кыш бабай да бүләкләрен
Чыршыкайга яшергән.
Балалар чыршының 2 ягына тезелеп басалар.
А.б: Балалар, карагыз әле, мин нинди матур әйбер таптым. (Иелеп чыршы төбеннән кыңгырау ала). Балалар, карагыз әле, кемнеке икән бу кыңгырау? Балалар, тапкан әйбер белән нәрсә эшләргә? (Төрле җаваплар). Балалар, хуҗасын табып, тапкан әйберне хуҗасына тапшырырга кирәк. (Кыңгырауны шалтырата)
Залга Явыз Патшабикә керә, ул кара киемнән. Кулында кара төстәге җилпәзә.
А.б: Менә кыңгырау хуҗасы табылды.
Явыз Патшабикә: Нинди кыңгырау, нинди хуҗа? Нәрсә эшлим мин сезнең бу шалтыравыгыз белән? Бу ни хәл бу, бу ни эш? Хәзер бөтен җирдә минем кушуым буенча караңгы булырга тиеш! Нәрсә эшлисез сез монда? Туктатыгыз җырларны, сүндерегез дә утларын, алып атыгыз бу ямьсез агачыгызныны! (“Өреп” чыршы утларын “сүндерә”)
А.б: Туктагыз әле, кем сез? Ни өчен бирегә килеп төрле әмер бирәсез? Бүген бездә бәйрәм. Без балалар, кунаклар белән чыршы бәйрәме уздырабыз, җырлап-биеп күңел ачабыз. Бу гади агач түгел, ә чыршы агачы. Ул һәр елны безгә бизәнеп- ясанып кунакка килә. Ә сез каян килеп кердегез безнең бәйрәмгә?
Я.П: Мин- Патшабикә. Ләкин гади түгел, ә Явыз Патшабикә. Мин тавыш яратмыйм, бәйрәмнәр яратмыйм, җырлаганны, биегәнне, күңел ачканны яратмыйм. Сез минем тынычлыгымны бозып ниндидер шалтыравык шалтыратасыз. Минем берәрсе тавышланса ачуым чыга. Мин бирегә тәртип урнаштырырга килдем.
А.б: Ай-яй, чыннан да бик явыз Патшабикә икәнсез. Ярар инде, бер килгәч безнең балаларның бәйрәмен күреп китегез.
Я.П: Сез нәрсә мине өйрәтеп, миңа акыл сатып утырасыз. Сезнең өйрәтүләргә мохтаҗ түгел мин. Мин барысын да үзем беләм!
А.б: Нәрсә дип әйтергә дә бемим инде мин сезгә. Мин сезне бик кызганам, болай явыз булгач сезнең дусларыгыз да юктыр.
Я.П: Нәрсә-нәрсә, ә минем дусларым кү-ү-ү-п.
А.б: Кемнәр инде алар- сезнең дусларыгыз, аларга сезнең белән бик кыендыр.
Я.П: (Явыз көлеп җавап бирә): - Ха-ха-ха! Мине дусларым да минем кебек явызлар, усаллар һәм безгә бергә бик рәхәт! (Сызгырып җибәрә)
(Залга Убырлы, Кощей керәләр. )
У. к: Ф-и-и-и! Ничек күңелсез. Кычкырышмыйлар да, сугышмыйлар да. Нәрсә эшләп кенә утыралардыр бу кеше кисәкләре! Нәрсә боерасыз, Явыз Патшабикәм?
К: Ф-у-у-у! Нинди ямьсез агач! Җир йөзендә күпме яшәп мондый ямьсез агачны күргәнем булмады! Нәрсә эшләргә, Явыз Патшабикәм?
Я.П: Менә алар - минем чын дусларым. Менә алар белән рәхәтләнеп күңел ачып була! Аларга нәрсә боерсаң алар шуны эшлиләр.
(Әле бер балага, әле икенче балага мөрәҗәгать итә):
Я.П: Яле, малай, иптәшеңнең колагын бор әле! Ә син иптәшеңне чемет! (Балалар тыңламыйлар). Менә бит сез нинди тыңлаусызлар, нинди дуслар инде сез, әйткәнне дә тыңламагач. (“Дусларына” эндәшә): Әйдәгез әле, балаларны куркытып, колакларын борып, чеметеп күңел ачыйк, минем үзем төсле явыз дусларым!
У. К: (Тамашачыларны күрәләр): У-у-у! Монда күпме кеше, күрми дә торабыз икән! Рәхәтләнеп чеметешеп, сугышып уйнарга була! Ә без сугышырга яратабыз. (Бер-берсенә әйтәләр): Әйдә, син әнә аларның колакларын борасың, мин әнә аларны чеметәм, кулларын тешлим. Киттек!
А.б: Балалар, нәрсә эшләргә? Безнең бәйрәмне бозалар бит бу усал кунаклар. Әйдәгез чыршыбыз турында матур җыр башкарыйк, бәлки усал кунакларыбыз яхшы якка үзгәрерләр.
Җыр: “Исәнме, чыршыкай!” (М. Минһаҗев м. Р. Вәлиева с.)
1. Исәнме, чыршыкай, 2. Без сине матурлап
Сагынып килдеңме? Бизибез, зурлыйбыз.
Дусларың зарыгып Биибез тирәңдә
Көткәнне белдеңме? Шатланып җырлыйбыз.
3. “Куяннар”, “бүреләр” 4. Елмаеп, Кыш бабай
Бергә гөр киләбез. Бүләкләр өләшә.
Кыш бабай биесә, Тәрәзәдән карый да,
Шатланып көләбез. Шаян ай көнләшә
.
5. Әй, рәхәт, күңелле,
Биеп тик йөибез.
-Яшәсен Туган ил
Һәм Яңа ел!-дибез.
Балалар җырлаганда кунаклар шаккатып балаларга карап торалар.
Я.П: Туктагыз , бу нәрсә булды?
Ни өчендер күңелем тулды.
Нәрсәдер кулымнан тотты,
Явызлыгым юкка чыкты.
Җилпәзәнең кара чехолын алып ата, ул ак булып кала.
Я.П: Карагыз әле, әкренләп минем күңелем генә түгел, минем кулымдагы әйберләрем дә агара башлады.
У: Биисем килә башлады,
Авызым көлә башлады.
Шундый рәхәт күңелемә,
Нәрсә булды соң үземә?
К: Гүя күзләрем ачылды,
Усаллыгым да басылды.
Нишләдем мин- гел биисем,
Гел җырлыйсым килеп тора.
А.б: Нәрсәгә аптырап торасыз, кадерле кунаклар? Нәрсә булганын аңламый да калдыгызмы? Сезне шулай тылсымлы музыка үзгәртте. Музыка ул шулай усаллыкны, явызлыкны бетерә, күңелне дәвалый. Кадерле кунаклар, бүген бит бит Чыршы бәйрәме. Кунака Кыш бабай киләчәк, бүләкләр бирәчәк, бергәләп бәйрәм итик!
Я.П; У; К; (бергә): Кыш бабай?
А.б. Әйе, Кыш бабай киләчәк. Ә хәзер бәйрәмебезне дәвам итик, чыршы тирәли биеп алыйк.
Я.П; У; К; Рәхмәт, дуслар! Үзебезне шулай ямьсез тотканга безгә бик оят. Бәйрәмегезне боза язган өчен безне гафу итегез! Без кабат гел яхшы булырга сүз бирәбез. Ә хәзер рәхәтләнеп ял итегез, ә без дөньядагы явызлыкны бетерер өчен юлга кузгалыйк. Сау булыгыз, безнең яңа дусларыбыз!
(Явыз Патшабикә, Кощей, Убырлы саубуллашып китәләр)
А.б. Балалар, чыршыбыз матурлансын өчен тылсымлы сүзләр әйтеп чыршыбызның сүнгән утларын яндырыйк әле.
Очыңда йолдыз, На верху звезда,
Күп уенчыкларың. Бусы в два ряда.
Матур, чыршыкай, Пусть не гаснет елка,
Яндыр утларың! Пусть горит всегда!
А.б. Балалар, Бәйрәмебезне дәвам итәбез! Кыш бабай үзе күренмәсә дә
йомшак, ак мамык кебек карларын яудыра бирә. Әйдәгез әле, чыршы
тирәли кар бөртекләре булып очып уйныйк.
Җыр: “Кар бөртеге” (Р.Ахиярова м. Р.Харис с.)
1. Кар бөртеге өйгә керде.
Өй эчендә очып йөрде.
Менә шулай,
Менә шулай...
2. Кар бөртеге бик аз очты,
Суздым аңа җылы учны.
Менә шулай,
Менә шулай.
3. Кар бөртеге учка кунды.
Учка кунды һәм юк булды.
Менә шулай,
Менә шулай.
А.б: А сейчас, ребята, мы пойдем на прогулку.
Уен: “Зимняя прогулка”
-Очень холодно зимой
-Но мы пойдем гулять с тобой.
- Мы наденем шубку
- Мы наденем шапку
- Мы наденем шарфик,
- И еще платок.
-А потом красивые, теплые, пушистые,
-Крошки - рукавички на ручки натянем.
-И хотя мы маленькие, у нас есть валенки.
А.б: Хәзер тылсымлы бию көен куйыйк та, чыршы тирәли бии башлыйк.
Бию: (чыршы тирәли) “Кечкенә бию”
1. Аякның очына, (2 тапкыр кабатлана)
Үкчәгә басабыз.
Әйләник, әйләник,
Кулларны чәбәклик.
Алга атлыйк,
Артка атлыйк,
Куллар җитәкләшик.
Түгәрәк буенча
Без әйләнеп китик.
А.б. Балалар, без бит кыңгырау хуҗасын таба алмадык. Тагын шалтыратып карыйк әле, кем килер икән безгә? (Кыңгырау шалтырата)
Җыр: “Белые снежинки” (Шушы көйгә Кар кызы керә. )
К.к: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Яңа ел белән сезне, Яңа бәхетләр белән!
А.б: Балалар, Кар кызы белән исәнләшик әле.
Балалар: Исәнмесез, Кар кызы!
К.к: Адаша яздым сезнең янга килгәндә, ярый әле кыңгырау шалтыраттыгыз, шул тавышны ишетеп кенә таптым үзегезне. Кыңгыравыгызның тавышы бигрәк матур, каян таптыгыз аны?
А.б: Бу кыңгырау сезнеке түгелме, Кар кызы? Без кыңгырауны чыршыбыз төбеннән табып алдык. Хәзер шуның хуҗасын эзлибез.
К.к: Юк, дусларым, ул кыңгырау минеке түгел. Борчылмагыз, әйбере булгач хуҗасы табылмый калмас. Дуслар, мин сезнең янга килгәндә шундый матур шигырь таптым. Кемдер язган да югалткан, сораучы булса, Кар кызы тапкан ул шигырьне, дип әйтерсез, тыңлагыз әле:
Тышта яуган ак карларың белән
Әй, узган ел, юлың булды ак.
Бәхет белән яшәү микән сәбәп
Бер ел үтте гүя бер сәгать.
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.
К.к: Кадерле кунаклар, шигырьдә язылганча мин һәр кешенең бәхетле яшәвен телим! Ә бәйрәмгә Кыш бабай килсә без тагын да бәхетлерәк булыр идек. Кыш бабабыз нигәдер соңара, әйдәгез бергәләп бәйрәмгә чакырыйк.
Бергә: Кыш бабай, килче безгә,
Бүләк бир һәммәбезгә.
Безне уйнат та җырлат,
Күчтәнәчеңне тарат.
А.б: Кыш бабабыз ишетмәде ахрысы. Кыңгырауны шалтыратыйк әле. Бу кыңгырау Кыш бабайныкы түгел микән? (Кыңгырау шалтырату)
Көй яңгырый: “Три белых коня” Бүлмәгә Кыш бабай керә.
Кыш бабай: Исәнмесез, балалар, кунаклар! Нинди күңелле бәйрәм икән сездә, чыршыгыз нинди матур!
А.б. Балалар, әйдәгез әле, Кыш бабай белән исәнләшик.
Балалар: Исәнме, Кыш бабай!
Кыш бабай: Исәнмесез, минем нәни дусларым! Сагындыгызмы, көттегезме мине?
Балалар: Сагынып көттек без сине,
Көннәрне санап көттек.
Календарь битләренә һәм
Сәгатькә карап көттек.
Кыш бабай: Ай, рәхмәт, балалар! Мин дә сезне сагындым бит. Сезнең янда кунак булыма нәкъ бер ел узып киткән. Сез шул вакыт эчендә бер яшькә үскәнсез. Бакчагыз тагын да матурланган. Ә көмеш кыңгырау тавышыгыз колакларны иркәли инде менә.
А.б: Кыш бабай, бу кыңгырау сезнеке түгелме? Чыршы төбеннән таптык та хәзер хуҗасын таба алмыйбыз.
К.б: Юк, балалар, бу кыңгырау минеке түгел. Ә сез аның хуҗасын табарга тырышыгыз инде.
К.б: Беләсезме, балалар, минем бик зур сөенечем бар.
А.б. Нинди сөенеч ул, Бабай?
Кыш бабай: Соңгы елларда кешеләр бик үзгәрделәр, тәртиплеләнделәр: тирә-як табигатьне пычратмыйлар, чәчәкләрне, агачларны тиккә кисми башладылар. Элек, Яңа ел дип, урманнан рөхсәтсез чыршы-нарат агачларын кисәләр иде. Ә хәзер бүлмәләрдә Яңа ел бәйрәмнәрендә нәкъ чын чыршы төсле ясалма агачлар куялар, агачлар вакытлы-вакытсыз яшәүдән туктамыйлар. Менә шуңа сөенәм,
А.б. Әйе, Кыш бабай, менә бездә дә шундый чыршы агачы, чын чыршыдан һич ким түгел. Безгә аны әти-әниләр бүләк иттеләр.
А.б. Кыш бабай, син бераз ял ит, ә балалар сиңа үзләренең өйрәнгән
һөнәрләрен күрсәтерләр.
Кыш бабай: Бик рәхәтләнеп балаларны тыңлый-тыңлый ял итим әле, юлда килгәндә арыган идем.
( Хор “Хуш киләсең, Кыш Бабай!” Кызлар башкара)
Хор: “Хуш киләсең, Кыш Бабай!” (Кызлар башкара)
- Яшел чыршы янында
Җыелып бертугандай
Әйлән- бәйлән уйный идек
Килеп керде Кыш Бабай.
Кыш Бабай, Кыш Бабай,
Хуш киләсе, уз бире.
Шатланышып җыр белән
Каршылыйбыз без сине.
- Ак таягың кулыңда,
Ап-ак туның кигәнсең.
Бөтен төшең бәсләнгән,
Күп җир гизгән икәнсең.
- Бәйрәмебез, син килгәч
Матурланды тагын да.
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
Шигырьләр сөйләү: (татар телендә)
А.б. Балалар, Кыш бабайның салкыны туңдыра башлады, бераз
җылыныйк әле.
Түгәрәктә бию: “Бераз җылыныйк әле”
1. Бераз җылыныйк әле,
Куллар чәбәклик әле.
Чәбәкәй- чәбәкәй,
Чәбәкәй- чәбәкәй.
2. Бияләйләр киябез,
Бураннан курыкмыйбыз.
Бураннан курыкмыйбыз,
Бураннан курыкмыйбыз.
3. Кар бөртекләре булып
Буранда бөтерелик.
Буранда бөтерелик,
Буранда бөтерелик.
А.б. Кыш бабай, балалар сине шундый сагынып көттеләр, алар сина дип җырлар өйрәнделәр.
Җыр: “Ак куян, йомшак куян” (М. Бикбова с. м.)
1. Ак куян, йомшак куян
Безгә кунакка килгән.
Койрыгы кыска гына,
Колагы җиргә тигән.
2. Әйдәгез кунакларны
Кишер белән сыйлыйбыз.
Тыпыр-тыпыр-тыпыр-тыпыр
Сикерешеп уйныйбыз.
А.б. Кызларыбыз кар бөртекләре биюен башкаралар.
Бию: “Серебристые снежинки”. Кызлар башкара.
А.б. Кыш бабай, син утырып арыгансңдыр, бәлки безгә тылсымлы таягың белән берәр тылсым күрсәтерсең һәм балаларга сынауларың бардыр.
Кыш бабай: Балалар, минем тылсымлы таягым бик көчле җилләр, бураннар чыгарырга мөмкин. Шулай ук матур гына итеп кар да яудыра ала. Шулай ук тылсымлы таягым белән тәрәзәләргә төрле бизәкләр ясыйм, елгалар аша боздан күперләр салам, агачларны ап-ак бәскә төрә алам.
Теләсәгез, мин сезне төрле җәнлекләргә дә әйләндерә алам. Яле, менә син кәҗә бул әле.
(Балаларны төрле җәнлекләргә әйләндерү)
Кыш бабай: Балалар, минем сезгә әзерләгән табышмакларым да бар, тыңлагыз әле:
- Елга ул тик бер килә. 2. Килә бары кыш житкәч
Ул килсә, җир гөр килә. Иске ел үтеп киткәч.
Яшел Чыршы күренә Yзe белән hәрвакыт
Якты заллар түрендә. Яна ел алып килә.
(Яна ел!) Бүләк тулы капчыгын
Иңенә салып килә
(Кыш бабай)
3. Кыш бабайның юлдашы, 4. Яши диләр урманда,
Анын белән гел бергә. Кемнең дә юк күргәне.
Шуңа аны жәй көне Былтыр гына кургән ди.
Мөмкин түгел күрергә. Анын аты - ...
Җәй көне ул бөтенләй (Шүрәле)
Мөмкин хәтта эрергә,
Бөтенләй эреп бетеп,
Суга әверелергә.
(Кар кыз)
5. Бер карчык яши Аның үзеннән
Кара урманда. Күрсән, күркырлык.
Ничек курыкмый Куркыныч карчык
Яши ул анда? Була...
(Убырлы)
Кыш бабай: Кара әле, нинди наяннар, бөтен табышмакларга да җаваплары бар. Хәзер мин сезгә сораулар бирәм, җавап бирә алырсыз микән?
1. Әйтегезче, балалар,
Карлар ничек очалар?
- Менә шулай, менә шулай,
менә шулай очалар.
2. Әйтегезче, балалар,
Карны ничек көриләр?
- Менә шулай, менә шулай.
Менә шулай көриләр.
3. Әйтегезче, балалар,
Куяннар ничек йөриләр?
- Менә шулай, менә шулай.
Менә шулай йөриләр.
4. Әйтегезче, балалар,
Җилләр ничек исәләр?
- Менә шулай, менә шулай.
Менә шулай исәләр.
5. Әйтегезче, балалар.
Чыршылар ничек үсәләр?
-Менә шулай, менә шулай.
Менә шулай үсәләр.
Кыш бабай: Булдырдыгыз, балалар, бик күп беләсез икән. Ә хәзер мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Уен “Кем күбрәк җыя” дип атала.Мин кар яудырам, ә сез шул кар бөртекләрен җыегыз, кем күбрәк җыя ала.
Уен: “Кем күбрәк җыя”
Кыш бабай: Икенче уен “Чанадагы шарлар” дип атала. Чанадан шарларны төшермичә чыршы тирәли әйләнеп чыгарга кирәк.
Уен: “Чанадагы шарлар”
А.б. Кыш бабай, ә без бәйрәм программабызны дәвам итәбез. Син
дә ял итеп ал. Малайларыбыз хәзер җыр башкара.
Җыр: “Чыршы янында” (Г.Гәрәева с. м.) Малайлар башкара.
1.Ямь-яшел ылыслары,
Балкып тора утлары.
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
2. Сиңа килгән кунаклар-
Аюлар һәм куяннар.
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
3. Әйлән-бәйлән уйныйбыз,
Биибез дә җырлыйбыз.
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
Бию: “Татар биюе” (Малайлар, кызлар) Чыршы тирәли башкару.
А.б: Кыш бабай, хәзер кечкенә артистларыбыз сиңа җыр башкарып күрсәтәләр.
Җыр: “Солдатта булган, диләр” (Ш.Маннапов с.Г.Нигъмәтҗанов м.)
(Кечкенәләр башкара: Инсаф, Рөстәм, Гаяз, Нияз)
Билен кысып буган, диләр,
Бигрәк уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора-
Солдатта булган, диләр.
Кечеләрне кече итәр,
Олыны зурлар, диләр.
Әллә каян күренеп тора-
Солдатта булган, диләр.
Комбинезон алган, диләр,
Шинелен салган, диләр,
Шинелен салса да, солдат
Гадәте калган, диләр.
К.б: Кара әле, кечкенә булсалар да матур җырлыйлар! Ай, сөендердегез бабагызны!
Җыр: “Чыршы” (К. Кинйәбулатова с. С. Низаметдинов м.)
1 .Килче, Яңа ел, 2. Их, безнең чыршы,
Уйныйк бергә. Ул нинди купшы!
Чәчкәле-гөлле, Янында күмәк
Рәхәт киң илдә. Уйнавы яхшы.
3. Әйдә, Ак бабай, 4. Килче, Кыш бабай,
Сине көттек без. Җырлыйк бергә.
Сикереп уйнарга Яңгырасын шат җыр
Сагынып беттек без. Бәхетле илдә!
А.б: Кыш бабай, бәйрәмебез ахырына якынлаша, ә без кыңгырау
хуҗасын таба алмадык. Соңгы тапкыр шалтырытып карыйк, бәлки
кыңгырау хуҗасы ишетеп килеп керер.
Кыңгырауны шалтырату. Җавап итеп коридордан кыңгырау тавышы килә.
А.б: Балалар, ишетәсезме, кайдадыр кыңгырау тавышы килә?
(Тагын кыңгырау шалтырату) (Бүлмәгә Кәҗә белән Сарык керәләр)
Сарык: Исәнмесез, исәнмесез, дуслар! Сездә шалтырыймы ул кыңгырау?
Кәҗә: Мә-мә-мә! Менә бит кайда синең кыңгыравың, бөтен дөньяларны
бетереп кыңгырау эзләттең!
Сарык: Бә-бә-бә! Бәтәч икән! Ничек монда килеп эләккән соң ул минем кыңгыравым? Мин бит аннан башка ике кулсыз, әй дүрт тәписез лә инде.
Кәҗә: Без бит яшел печән ашап йөрибез дә бер-беребезне кыңгырау тавышыннан эзләп табабыз.
А.б: Сезнең кыңгырауны чыршы төбеннән таптык. Хәзер кайчаннан инде без аның хуҗасын эзлибез. Рәхим итеп алыгыз кыңгыравыгызны, шуның өчен безгә берәр һөнәр күрсәтегез инде.
Кәҗә: Бик рәхәтләнеп сезгә үзебез ярата торган җыр башкарабыз.
Сарык: Бер шартыбыз бар: сез безгә уен коралларында уйнап торыгыз.
Балаларга уен коралларын тарату. Кәҗә белән Сарык “Мә-мә-мә”,
“Бә-бә-бә” дип җырлап торалар. Балалар сүзләрен әйтеп җырлыйлар.
Оркестр: “Дед Мороз”
1. Дед Мороз, Дед Мороз,(2 раза)
Деткам елочку принес.
А на ней фонарики,(2 раза)
Золотые шарики.
2. Дед Мороз, Дед Мороз,(2 раза)
Деткам сладости принес.
Вафли ароматные (2 раза)
И конфеты мятные.
К.Б: Нинди оста артистлар, бигрәк матур җырлыйлар, гел тыңлыйсы килеп
кенә тора.
Кәҗә: Ой, рәхмәт сезгә. Ничек күңелле сезнең белән.
Сарык: Әйдәгез, хәзер уен уйнап алабыз.
Уен: “Я- не Мороз Красный нос”
Кәҗә: Я- не Мороз молодой.
Сарык: Я- не Мороз удалой.
Кәҗә: Я- не Мороз Красный нос.
Сарык: Я- не Дедушка Мороз!
Бер- Кто из вас решиться
гә: В путь- дорожу пуститься?
Дети: Не боимся мы угроз,
И не страшен нам мороз!
(Кәҗә белән сарык балаларны куалап уйныйлар)
Кәҗә: Дуслар, сезнең белән шундый күңелле! Ләкин безгә китәргә кирәк.
Рәхмәт сезгә безнең кыңгырауны тапкан өчен, рәхмәт күңелле бәйрәм өчен
Сарык: Безнең киләсе елда эшебез бик күп. Киләсе 2015 ел сарык һәм кәҗә елы дип атала.
Кәҗә: Шулай булгач безгә һәр җиргә өлгерергә, бөтен җирдә тәртип сакларга, дөньяда тынычлык булсын өчен бөтен көчебезне куеп эшләргә туры киләчәк.
Сарык: Без хәзер озын юлга - 2015 елга чыгабыз. Ул ел сезнең һәммәгезгә дә тынычлык, бәхет, шатлык, куанычлар алып килсен иде. Сау булыгыз, дуслар! Яңа еллар белән сезне!
Икәүләп кыңгырауларын шалтыратып саубуллашып китәләр
Стихотворения на русском языке.
Танец: “Новогодний вальс” (Мишуралар белән чыршы тирәли бию)
А.б. Кадерле бер кунак көткән кебек,
Яңа елны көтә йөрәкләр.
Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,
Күңелләрдә иң саф теләкләр.
Иллә имин, еллар тыныч булсын,
Иген уңсын кырда ишелеп.
Ак кар кебек саф теләкләр белән
Яңа елга атлый кешелек!
А.б: Бәйрәмебез төгәлләнеп килә. Килгән кунакларга, чыршыбызга рәхмәт әйтеп, чыршыбызга соңгы җырыбызны башкарабыз.
Песня: “Маленькой елочке холодно зимой”
Дети: Маленькой елочке
Холодно зимой.
Из лесу елочку
Взяли мы домой.
Сколько на елочке
Шариков цветных.
Розовых пряников,
Шишек золотых.
Дед Мороз: Сколько под елочкой
Маленьких ребят-
Топают, хлопают
Весело кричат.
Дети: Елочка, елочка-
Яркие огни.
Синими бусами
Елочка звени.
Станем под елочкой
В дружный хоровод.
Весело, весело
Встретим Новый год.
Кыш бабай: Кадерле, балалар, өлкәннәр, авырмагыз, яңа елларда бәхетле, рәхәт яшәгез! Киләсе елга кадәр хушыгыз!
Балалар: Сау бул, Кыш бабай!
Кыш Бабай баларга бүләкләрен тарата.