Әкиятләр иленә сәяхәт
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Гизатуллина Кадрия Рахматулловна

Балаларны алда үткән дәресләрдә алган белемнәрен кулланырга     өйрәтергә; төрле хайваннар турында белемнәрен үстерергә; балаларда тапкырлык, зирәклек сыйфатлары һәм китапларга сак караш тәрбияләргә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon temadres_konspek_katya.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Әкиятләр иленә сәяхәт”

Максат: Балаларны алда үткән дәресләрдә алган белемнәрен кулланырга     өйрәтергә; төрле хайваннар турында белемнәрен үстерергә; балаларда тапкырлык, зирәклек сыйфатлары һәм китапларга сак караш тәрбияләргә.

Дәрес барышы.

Музыкага песи (тәрбияче)керә.

Исәнмесез балалар! Беләсезме мин кем?

 Бала: Песи

Тәрб: Әйе мин әкиятләр песие. Сезгә бик ерактан килдем, үзем белән сезгә күчтәнәчкә табышмаклар да алып килдем. Тыңлагыз әле, кемнәр турында икән?

1.Мыегымны селкетеп,

Яратам мин йокларга,

Сөт-каймакны яратсам да

                    Тычкан аулыйм аулакта            (Песи)

2.Өй саклау аның эше!

Мәчеләр белән дус булмаса булмас,

Ләкин якын дусты кешегә

Һич зыян салмас.  (Эт)

3.Таңнан торып, боргысын кычкырта,

Уята ул безне, уята ул сезне.

Бакчага соңга калмаска, ялкау булмаска,

Йоклап ятмаска өнди ул безне.  (Әтәч)

Тәрб: Балалар бик дөрес әйттегез сез табышмакларның җавапларын. Ә сез әкиятләр яратасызмы,дусларым?

Бала:Яратабыз бик яратабыз

Тәрб:Әкиятләр иленә сәяхәткә барасыгыз киләме?

Бала: Килә.

(Песи һәм балалар серле капка яныныа килеп туктыйлар)

Тәрб: балалар, безгә әкият иленә бару өчен менә шушы серле капка аша үтәргә кирәк. Ләкин капка янында бик усал эт йоклап ята. Ул уянса, безне уздырмас.

Шуңа да без эт яныннан акрын гына, аяк очларында узарга торышырбыз барыбыз да.

(серле капка аша узып 1 нче әкият янына килеп җитәләр)

Тәрб: Тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Туп кебек түгәрәк,

Йөри ул тәгәрәп.

Алсу яңаклы, хуш исле,

Нәрсә булыр, әйт әле

Бала: Йомры икмәк.

Тәрб: Бик дөрес балалар, йомры икмәк шул. Ә сез йомры икмәк турында җыр беләсезме? Я исегезгә төшерегез әле

(Йомры икмәк җырын җырлыйлар)

Тәрб:  Йомры икмәкне кем ашый?

Бала: Төлке ашый.

Тәрб: Әби йомры икмәкне нәрсәдән пешерә?

Бала: Оннан, каймактан.

Тәрб: Бик дөрес, балалар, оннан,каймактан пешерә. Йомры икмәк шундый тәмле була, шуңа да аны төлке ашый. Ә менә төлке ашамасын өчен аңа нинди булырга кирәк соң?

Бала:Тимер, резина,агач һ.б.

 

Тәрбияче резина йомры икмәкләр бирә (туплар)

Әйдәгез уйнап алыйк бераз. Ашар алдыннан төлке йомры икмәккә ничек әйткән әле (балалар уйлый)

Бала: Син минем борынма утырып җырла дигән.

Тәрб: Әйдәгез без дә борын өстенә куеп карыйк тупларны (2 кат уйныйлар)

Әйдәгез юлыбызны дәвам итик безне икенче әкият көтә.

Тәрб: без нинди әкият илендә, балалар?

Бала:Төремкәй.

Тәрб: Төремкәйдә кемнәр яши? Монысын без табышмаклардан белербез.

1.Бар әйберне кимереп,

Зыян салырга оста.

Тик бераз шүрли мәчедән,

Идән астына поса  (тычкан)

Тәрб: Димәк тычкан кайда яши, балалар?

Бала: Идән астында.

Тәрб: Тычкан нәрсә ашый соң?

Бала: Бодай, ярма, бәрәңге, кишер һ.б.)

Тәрб: Ә соң ул тычканны кем ашата?

Бала: Ул үзенә-үзе азык таба.

Тәрб: Тычканнар кешеләргә зыян саламы?

Бала: Әйе, капчыкларны, әрҗәләрне тишә.

Тәрб: Бик дөрес әйтәсез, балалар, тычкан кимерүче хайван.

2. Бак-бак ди ул, бак-бак ди.

Мин күлнең патшасы ди,

Мин кычкырсам көн ңылына,

Бала-чага су коена.  ( бака)

Бала: Бака.

Тәрб: Бик дөрес әйтәсез бака. Бака кайда яши?

Бала: Елгаларда, күлләрдә

Тәрб: Ә нәрсә белән туклана?

Бала: чебен –черкиләр, су үләннәре, үлән тамырлары.

Тәрб: Ул чебен-черкиләрне ничек тота соң, балалар?

Бала: Теле белән.

Тәрб: бака кешеләргә зыян китерәме?

Бала: Юк.

Тәрб: Ул кешеләргә көннәр җылынуын, су коенырга мөмкин булуын хәбәр итә.

3.Ярата ул кишерне дә,

Ярата ул кәбестәне дә

Кишер- кәбестә эзләп

Йөгерә төрле якка.  (куян)

Бала: Куян

Тәрб: Куян кайда яши?

Бала: Урманда.

Тәрб: Ә нәрсә ашарга ярата куян?

Бала: Кәбестә,кишер.

Тәрб: Балалар сез тагын ниләр беләсез куян турында?

Бала: Колаклары озын, койрыгы кыска, күзе кылый.

Тәрб: Ни өчен колаклары озын куянның?

Бала: Ул озын колаклары белән ерактан килә торган аяк тавышларын ишетеп ала һәм тиз генә кача.

Тәрб: Ә соң сез, балалар куянның туны турында нәрсә әйтә аласыз?

Бала: Җәй көнне туны соры, ә кышын ак.

4. Көлтә-көлтә койрыклы,

Зифадыр сыны-буе.

Кетәклеккә кереп бер тавыкны

Алып чыгу аның бар уе. (төлке)

Тәрб: Төлке кайда яши?

Бала: Урманда

Тәрб: Нәрсә ашый?

Бала: Тавык,каз,үрдәк

Тәрб: Төлке нинди ул?

Бала: Бик тә хәйләкәр

Тәрб: Кешеләр төлкенең файдасын күрәләрме?

Бала: Тиресеннән бүрек, тун тектерәләр, якалар ясыйлар.

Тәрб: Төремкәйдә кемнәр яши инде?

Бала: Тычкан, бака,куян,төлке. бүре, аю

 Тәрб: Балалар, беләсезме без песиләр уйнарга бик тә яратабыз. Сезнең дә песи балалары буласыгыз киләме? Чүгәләгез әле мин хәзер сезне песи балаларына әверелдерәм. Күзләрегезне йомыгыз.

әфсен-төфсен кара көчләр китсен,

минем нәни дусларым песигә әйләнсен.

Тәрб: Күзләегезне ачыгыз, менә сез нәни песи балалары булдыгыз. Песиләр бантиклар белән уйнарга яраталар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".

Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

Комплексное занятие по обучению татарскому языку "ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘКИЯТЛӘРЕ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ "

Конспект комплексного занятия по татарскому языку для русскоязычных детей 6 - 7 лет....

Әкиятләр иленә сәяхәт

НОД по ФЭМП в смешанной группе...

Әкиятләр иленә сәяхәт

Әкиятләр иленә сәяхәт...

Конспект занятия по развитию речи "Әкиятләр иленә сәяхәт"

конспект занятия по развитию речи первой младшей группе....

Г. Тукай әкиятләре иленә сәяхәт.

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү. Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре...