Авылда кунакта
методическая разработка по окружающему миру (младшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
Тема: «Авылда кунакта»
Бурычлар:
1) халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, катлаулы булмаган фразаларны куллануда күнектерү, йорт хайваннарының исемнәрен ныгыту; мөгри, кычкыра, мияулый, өрә фигыльләре хисабына балаларның сүзлек запасын арттыру; [м], [у] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү;
2) хәтерне, кабул итү сәләтен, авазларны әйтү күнекмәләрен үстерү;
3) халык авыз иҗатына, йорт хайваннарына карата кызыксыну, ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Җиһазлар: уенчык эт, песи, сыер, кәҗә, презентация
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. Балалар, кулларыгызга карагыз әле. Менә нинди безнең куллар: үзләре йомшак, үзләре эшлиләр. Алар ашарга пешерәләр, идән юалар, уйныйлар! Балалар, кулларда бармаклар бар. Күрсәтегез әле бармакларыгызны. Әйе, менә алар.
Бармак, бармак,
Кайда булдың?
Бу абый белән
Урманда булдым.
Бу абый белән
Кырда йөгердем.
Бу абый белән
Ботка ашадым.
Бу энем белән
Җыр җырладым.
Тәрбияче ике тапкыр сөйли.
Балалар, бармак кайда булган? Әйе, бу абый белән урманда булган. Бу абый белән кырда йөргән. Бу абый белән ботка ашаган. Бу энесе белән җыр җырлаган. (Активлаштыру.)
Тәрбияче уенны тагын бертапкыр уйнап карый, уенга балаларны да җәлеп итә.
Тәрбияче. Балалар, кәефләрегез ничек?
Миңа Мияудан хат килде. Хәзер мин аны укып күрсәтәм. Ул безне авылга чакырган. Ә мин сезгә оча торган келәмгә утырып барырга тәкъдим итәм.
(Балалар келәмгә утыралар һәм күзләрен йомалар)
Тәрбияче. Бер, ике, өч, келәм авылга оч! (Күзләрне ачалар).
(Экранда авыл күренеше күрсәтелә)
Тәрбияче. Менә, балалар, без авылга килеп тә җиттек. Ишетәсезме, нинди тавышлар килә?
(Аудиоязмада хайван тавышлары ишетелә).
Тәрбияче. Карагыз әле монда.
(Тәрбияче өстәлгә йорт хайваннарын: уенчык сыер, кәҗә, песи, этне куя).
Балалар, бу нәрсә? (Сыер.)
(Күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар).
Балалар, сыер печән ашый. Сөт бирә. “Му-му!” – дип мөгри.
(Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар).
Бу нәрсә? (Кәҗә.) Кәҗә дә сөт бирә. Ләкин ул мөгри белми. Ул: “Меее-меее!” – дип кычкыра. Кәҗә ничек кычкыра?
(Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар).
Менә песи дә килде. Карагыз әле, ул нинди матур! Ул сөт эчә. Балалар, песи сөтне теле белән ялап эчә. (Тәрбияче күрсәтә.) Песи мияуларга ярата: “Мияу-мияу!” Песи ничек мияулый?
(Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар.)
Менә эт тә килеп җитте. Эт сөяк кимерә. Эт нишли? (Сөяк кимерә.) (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар).
Ул: “Һау-һау-һау!” – дип өрә. Эт ничек өрә?
(Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар).
Ильнара, кил әле. Сыерны тап әле. Ул ничек мөгри? (Активлаштыру). Сәмирә, кәҗәне күрсәт әле. Ул ничек кычкыра? (Активлаштыру). Булат, этне күрсәт әле. Ул ничек өрә? (Активлаштыру.) Эвелина, песине күрсәт әле. Песи ничек мияулый? (Активлаштыру.)
Балалар, әйдәгез әле без йорт хайваннарына уен уйнап күрсәтик.
Хәрәкәтле уен: “Күрсәт әле, үскәнем”
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек сыер мөгри?
– Му-му-му, диеп,
Безнең сыер мөгри.
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек кәҗә кычкыра?
– Мә-мә-мә, диеп,
Безнең кәҗә кычкыра.
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек песи мияулый?
– Мияу-мияу-мияу, диеп,
Безнең песи мияулый.
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек этләр өрәләр?
– Һау-һау, ау-ау, диеп,
Безнең этләр өрәләр.
Булдырдыгыз! Балалар, карагыз әле, ишетәсезме тавышны, тыңлыйк та җавап бирик.
Уен “Йорт хайваннарының тавышын тану”
Фонограммада йорт хайваннары тавышы ишетелә. Балалар һәр йорт хайванының тавышын танып әйтәләр.
Тәрбияче. Булдырдыгыз! Балалар, сыер, кәҗә, эт, песи – йорт хайваннары. Алар хуҗалары белән яшиләр. Хуҗалары алар турында кайгырталар, аларны ашаталар, алар яшәгән урынны җыештыралар. Без дә йорт хайваннарын яратабыз.
Мияукай безгә сюрприз ясаган: нинди матур урындыклар, ә урындыкларда рәсемнәр дә бар. Мияукайның уенын уйнамыча булмас. Үзегезгә ошаган урындыкка утырыгыз.
Балалар кайсы урындыкта утырганнарын әйтәләр, тавыш буенча кулларындагы хайваннарның исемнәрен әйтәләр.
Сүзле уен: “Күрсәтеп бир”
Тәрбияче. Балалар, безнең бакчага кайтырга вакыт җитте. Килегез әле, келәмгә утырыгыз, күзләрегезне йомыгыз.
Бер, ике, өч, келәм бакчага оч.
Тәрбияче. Балалар, сезгә сәяхәт ошадымы? Нәрсәләр кызыклы булды һәм хәтерегездә калды?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...
Дәу әнидэ кунакта
Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...
Доктор Айболитта кунакта
Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....
"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.
Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...
"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.
Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга: Исәнмесез,балалар!...
Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа
дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...
Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация
Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...