Яңа укыту методик комплектларны эшебездә куллану
статья по теме
Предварительный просмотр:
2012 елның февраль аенда Татарстан мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә республиканың дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт алды.
Бу программаны тормышка ашыру өчен һәрбер балалар бакчасы умк комплектлары, ноутбуклар,экраннар, белән җиһазланды.
“Яңа укыту методикасы хакында сүз алып барганда, татар гаиләләре өчен рус теле һәм рус гаиләләре өчен татар телен өйрәнү турында сүз бара. Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүләре мөһим.”,-диде министр.
Бүгенге көндә без яңа укыту методик әсбаплар, күрсәтмә материаллар, балаларның танып белү һәм фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итәрлек яңа заманча уеннары, эш дәфтәрләре белән эшли башладык.
ТР Мәгариф Министырлыгының 3472/12 приказына нигезләнеп республикабызда ике теллелек шартларында яңа материал белән эшләү өчен рус теле тәрбиячеләрне һөнәри әзерләү оештырдык.Прграммага нигезләнеп татар телен белмәүче тәрбиячеләр өчен 144 сәгатьлек кыска вакытлы курс лар үткәрдек.
Балаларны каршы алганда ягымлы сүзләр белән каршы алырга өйрәттек. Хәзер алар үзләре турында гади генә җөмләләр төзи беләләр. Саннарны, төсләрне, атна көннәрен, үзләре турында кечкенә диалог төзи беләләр. Тәрбиячеләр УМК дагы лексик минимумнарны балалар белән кабатлыйлар, эшчәнлектә куллана алалар.
Курсларны үтеп беткәч, тәрбиячеоәр имтихан тапшырдылар, һәм аларга белем күрсәткечләре нәтиҗәләреннән чыгып белешмәләр тапшырылды. справкалар тараттык.Аларның татар телен белүләре эштә бик уңайлы йогынты ясый. Эшчәнлектә өйрәнгән сүзләрне, төркемдә эшләүче рус телле тәрбиячеләр балалар белән үткән материалны кабатлый алалар. Шулай ук эш дәфтәләрендә дә эшлиләр . Чөнки эш дәфтәрләрендә биремнәр гади генә һәм рус телендә бирелгән. Тәрбиячеләр татар телен бик кызыксынып өйрәнделәр. “Ана теле” сайтында теркәлеп үзләренең белемнәрен тикшерделәр.
Икенче этап итеп, әти-әниләрне укыту- методик комплектлары белән таныштырдык. Чөнки әти-әниләр белән берлектә эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп була. Без моны бик яхшы аңлыйбыз.
Җыелышларда әти-әниләр өчен “УМК эшебездә ничек кулланабыз” дигән консультацияләр үткәрдек, һәр бер төркемгә мәгълүмат әзерлибез һәм әти- әниләр өчен эшчәнлек күрсәттәбез. Шулай ук әти-әниләр белән анкетированиялар үткәрдек, Һәм анализ ясадык. Әти-әниләрне мәгариф һәм фән министрлыгы сайтындагы мәгълүматлар белән таныштырдык. “Яңа гасыр” каналында якшәмбе көнне алып барыла торган “Әкият илендә”тапшыруы турында сөйләдек. Балалар бу тапшыруны бик яратып карыйлар һәм балалар бакчасына килгәч дәртләнеп фикер алышалар.
Өченче этап балалар белән эш.
Эшебез нәтиҗәле булсын өчен УМК бурычларын тормышка ашырып балалар бакчасында иҗат төркемнәре оештырдык.
Балаларны ике телгә өйрәтү максатыннан чыгып еллык эш планнарын төзедек.
Беренче укыту методик комплеты.
- ”Татарча сөйләшәбез” УМК Зарипова З.М., Кидрячева Р. Г., Исаева Р.С. ...белән 4-7 яшьтәге рус телле балаларны татар теленә өйрәтүгә өч төркем балалары өчен төзелде.
- “Минем өем”- уртанчылар төркеме
- “Уйный-уйный үсәбез”- зурлар төркеме
- “Без инде хәзер зрлар- мәктәпкә илтә юллар”- мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.
Һәр проект үз эченә 60 эшчәнлекне ала. Һәр төркем пректы өчен максат һәм бурычлар билгеләнгән. Уртанчылар төркеме өчен әзерләнгән комплектның төп максаты- балаларны үзләрен әйләндереп алган әйләнә тирәдәге предметлар белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә мативация тудыру.
Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек өчен әзерләнгән комплектларның максаты-балаларга әйләнә тирәдәге предметлар турында тулырак мәгьлүмәт бирү, алаларны мөстәкыйль аралашуга әзерләү. Темалар бер берсенә бәйләнешле итеп, яшь үзенчәлекләрен искә алып сайланган. Белем бирү эшчәнлекләрнең темасы катлауландырылып, кабатлана бара, алар баланың сөйләм телен камилләштерү максатын күздә тотып төзелгән.
Бу укыту методик комплектлары:
- Программа
- Тематик план
- Календарь көндәлек план
- Эш дәфтәрләре
- Аудиоматериал
- Мультипликацион сюжетлар
- Күрсәтмә, таратма материаллар
- Диагностик материаллардан эшләнгән
Эш дәфтәрләре, аудиоматериал һәм мултипликацион сюжетлар һәр эшчәнлектә дә кулланмый. Кулланылан очракта да эшчәнлекнең бер өлеше булып бара. Дәфтәрләр белән эшләгәндә балалар кабатлыйлар, бер –берсенә сораулар бирәләр. Бик уңай ягы, балалар үзләренең эшчәнлектә эшләгән дәфтәрләрен өйгә алып кайтып әти-әниләре белән кабатлый алалар. Шулай ук эшчәнлектә без төрле уеннар уйныйбыз.”Бармак уеннары”, “Шалкан әкияте” театры, “Яшелчә кибете” уены, битлекләр белән уеннар. Эшчәнлектәге өйрәнгән сүзләрне тагында ныграк ныгыту, балаларны кызыксындыру өчен үзебез ясаган дидактик уеннар кулланабыз. Мәсәлән: “Тыпырдавык-уенчыклар”, “Тылсымлы тартма”, “Алсуны ашат”, “Коллаж”, “Тату гаилә”, “Дискалар белән уеннар”.Эшебездә балалар белән җырлы-биюле уеннарны да бик яратып кулланабыз. М-н: “Бар матур бакча”, “Бу өй матур, бу өй зур”, “Төсле туп” һ.б.
Һәр теманы йомгаклау өчен, балалар белән мульсюжетлар да карыйбыз. Аларның эчтәлеге 3-7 минутлык. Балаларның белгән сүз байлыгына яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгәннәр. Берничә эшчәнлек узгач өйрәнгән сүзләр һәм алдагы эшчәнлекләрдә сөйләмдә куллануга кертелә торган яңа сүзтезмәләр куллана. Бу мультипликацион сюжетларны караганнан соң балалар белән сорау-җавап тибында әңгәмәләр үткәрәбез, өйрәнелгән уеннарны кабатлыйбыз. Балалар бик яратып карыйлар.
Мультфильмнарны караганнан соң балалар белән рәсем конкурслары оештырабыз. Балалар бу мультфильмнарны әти-әниләре белән өйләрендә дә карый алалар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгы сайтында. Яки мултьтфильмнарны флешкаларга күчереп җибәрәбез.
Аудиоматериаллар эшчәнлектә өйрәнелгән материалны ныгытуны күздә тотып төзелгән.
Гомумән әйткәндә рус лелле балаларны татар теленә өйрәтү өчен эшләнгән УМК бик кирәк һәм отышлы булды.Без Яр Чаллы шәһәренең Зифа Мирхатовна җитәкчелегендәге иҗат төркеменә бик зур рәхмәтле.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Яңа укыту-методик кулланма нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге рус телле балаларга өйрәтелүче татарча сүзләр
Рус телле балалар өчен....
Укыту-методик комплектын шөгыльләрдә һәм режим чорларында куллану
Презентация и конспект об использовании УМК на занятиях и в режимных моментах...
Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.
Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...
“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге.
Тема: “Мин Тәрбияче”Максат: балаларның аралашуларына мөстәкыйль эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ирешү.Бурычлар: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләрен өйрәтү.Мөстәкыйль фик...
«Укыту-методик комплектларны кулланып балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтүдә яңа караш» (ата-аналар җыелышы)
Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп ар...
Заманча укыту-методик әсбаплар /УМК/ - әти-әниләр җыелышында чыгыш.
Автор туган телдә дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәтү, сөйләм телен үстерү өчен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән эзлекле, максатчан методик әсбаплар буенча белем һәм тәрбия бирү ту...
“Балаларның сөйләмен үстерүдә Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинованың «Туган телдә сөйләшәбез» 2-3 яшь укыту-методик комплектын куллану” темасына педагогик киңәшмәдә чыгыш
ldquo;Балаларның сөйләмен үстерүдә Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинованың «Туган телдә сөйләшәбез» 2-3 яшь укыту-методик комплектын куллану”темасына педагогик киңәшмәдә чыгыш...