Укыту-методик комплектын шөгыльләрдә һәм режим чорларында куллану
презентация занятия для интерактивной доски (старшая группа) на тему

Презентация и конспект об использовании УМК на занятиях и в режимных моментах

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_umk.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект. УМКны шөгыльләрдә һәм режим вакытларында куллану.

       

 Мәктәпкәчә яшь ул – баланың көчле үсү һәм камилләшү, беренчел белемнәр алу чоры. Әлеге әһәмиятле чорда бала үзен чолгап алган тирәлекне, тирә-юньдәге күренеш һәм предметларны танып белә; анда әйләнә-тирә дөнья турында башлангыч белемнәр системасы формалаша. Бу чор – баланың шәхес буларак тәрбияләнүенә беренче адымнар салынган җаваплы чор. Бу чорда баланың холкы, тирә-юньгә карата фикере формалаша һәм аның ни рәвешле булуы күп очракта тәрбиядән һәм тәрбиячеләрдән дә тора.

     

   

Ике дәүләт телен өйрәнүне тормышка ашыруны мәктәпкәчә яшьтән өйрәтә башлау зур әһәмияткә ия. Чөнки балалар бакчасында балаларның һәрьяклы үсешенә нигез салына, сөйләм культурасы формалаша, коммуникатив күнекмәләр үстерелә.

    Иң беренче эш итеп план-программа нигезендә үзебезнең бакча  тәрбиячеләре белән УМК ның эчтәлеге һәм аны тәрбия һәм белем бирү процессында куллану юллары турында сөйләштек.

     УМК – ул предметны өйрәнү өчен кирәкле материаллар җыелмасы.Татар теле һәм рус теленә өйрәтү буенча бу методик әсбаплар, эш дәфтәрләре, аудио, видео язмалар, күрсәтмә һәм тарату материаллары- болар барысы да                                                  - телне өйрәнүне күпкә җиңеләйтә.

      - балаларга индивидуаль якын килү мөмкинлеге арта.

      - балаларның коммуникатив сәләтләрен үстерә.

      - балаларда ике дәүләт телен өйрәнүгә кызыксыну арта.

   

 Безнең бакчада УМК буенча актив эш алып барыла. Ул бердәм белем бирү эшчәнлегенең күп кенә өлкәләрендә кулланыла. Мәсәлән, “Туган телдә сөйләшәбез” укыту-методик комплектын карап үтик. Слайд №2. Бу хезмәттә федераль дәүләт таләпләрендә күрсәтелгән өч белем бирү өлкәсе карала: “Танып белү”, “Аралашу”, “Матур әдәбият” белем бирү өлкәләре. Шуңа күрә без аны сөйләм телен үстерү шөгыльләрендә генә түгел, шулай ук тирә-юнь белән танышу, экология, тормыш иминлеге нигезләре шөгыльләрендә дә актив кулланабыз. Мәсәлән, “Транспорт. Юл йөрү кагыйдәләре” проекты үз эченә өч теманы ала. Шуларның беренчесе – “Транспорт төрләре белән танышу” – тормыш иминлеге нигезләре шөгылендә кулланылды, “Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәр көнне” әңгәмәсе тирә-юнь белән танышу шөгылендә үткәрелде, ә Г.Юнысованың “Светофор” шигырен сөйләм телен үстерү шөгылендә ятладык.

 

“Балачак аланы” хрестоматиясен дә без бик яратып кулланабыз. Слайд №3. Туган телдә бирелгән әкият, хикәяләрен укыйбыз, шигырьләрен  ятлыйбыз, мәкальләрен укып зирәклеккә өйрәнәбез, табышмакларга җавап табабыз.Үзебездә булган аудиоязмалардан файдаланабыз.

Рәсемнәр дә яңа сүзләр өйрәнү өчен дә, фонетик, лексик, грамматик материалны ныгыту өчен дә, бәйләнешле сөйләм үстерү өчен дә бик кирәкле, заманча эшләнгәннәр. Слайд №4. Бу рәсемнәр белән җиңелрәк эш итәр өчен без аларны файллы папкаларга тутырдык, картотекасын төзедек. Слайд №5.

 “Туган телдә сөйләшәбез” күрсәтмә һәм таратма рәсемнәр җыелмасын без хәтта сынлы сәнгать эшчәнлегендә дә кулланабыз. Рәсемнәр бик матур ясалган, балаларга бик аңлаешлы. Слайд №6.

 Балалар үзләре дә әти-әниләр белән бергә рәсем ясарга яраталар. Без даими рәвештә тематик кичәләр уздырабыз. Мәсәлән, үткән елны Г.Тукай туган көненә багышланган рәсем-поделка конкурслары уздырган идек. Слайд №7, 8. Балалар бик теләп катнаштылар. Алар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә ясадык.

Шулай ук УМК буенча милли тәрбия  бирү почмагын “Яраткам шәһәрем”, “Россия һәм Татарстан рәссамнары”, “Композиторлар”, “Россия һәм Татарстан символлары”, “Казан Кремле”, “Безнең күршеләребез”  дигән папкалар һәм уеннар белән тулыландырдык. Слайд №9.

Музыка эшчәнлегендә өйрәнгән бию хәрәкәтләрен балалар белән төркемдә ныгытырга «Шома бас» һәм «Танцы народов Поволжья» комплекты бик ярдәм итә. Слайд №10.

Балалар бакчасында бала һәр һөнәргә, белемгә бары тик  уен аша гына өйрәнә ала дип уйлыйм мин. Шуңа күрә шөгыльләрдән буш вакытларда балалар төрле дидактик уенннарны бик яратып уйныйлар. Күп кенә уеннарны тәрбиячеләр белән бергә иҗат иттек. Мәсәлән, “Минем Казаным” шакмаклар уены. Слайд №11. Балаларны туган шәһәрләре турында белемнәрен формалаштыра, Казаныбызның истәлекле урыннары белән таныштыра, сүзлек байлыгын арртыра, туган җиребезгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияли.

Шулай ук “Туган як” лото уены бик кызыклы. Слайд №12. Бу уен татар халкы һәм аның тормышы турында балаларның белемнәрен, гомуми билге буенча әйберләрне классификацияләү күнекмәләрен ныгытырга, күреп истә калдырырга һәм игътибарлылыкны үстерергә ярдәм итә.

Тагын бер уен – ул “Парын тап” домино уены. Слайд №13. Ул балаларны татар халык бизәкләре белән таныштыра. Домино карточкаларында бизәк атамасы ике телдә дә бирелгән, шунлыктан балалар бизәк атамаларын ике телдә ятлап баралар.    

 Тәрбия һәм белем бирү процессында катнашучылар тәрбияче -  бала - әти-әни булуы бәхәссез. Әгәр дә без эшләгән эшләр әти-әниләрдә яклау тапмаса, аларның ярдәме булмаса яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Туган телгә өйрәтү процессында әти-әниләрне тарту  һәм баласының туган телен өйрәнүгә әти-әнинең мөнәсәбәтен белү бик мөһим. Әти-әниләр җыелышларында УМК белән таныштыру һәр төркем ата-аналарында уңай фикер уятты. Гомумән, балаларны туган телгә өйрәтүгә әти-әниләрдә кызыксыну зур.

           Туган телне өйрәтү буенча методик кулланма балалар өчен кызыклы, игътибарын яулый торган, баланың коммуникатив сәләтен үстерү өчен бик тә кирәкле, озак көтелгән методик кулланма. Бармак уеннары, хәрәкәтле уеннар, физкультминуткалар шушы методик кулланмада бирелгән. Эзләп торасы да юк. Бу  УМК ны эшләүдә хезмәтләре кергән һәркемгә үзебезнең олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу кулланмада һәр шөгыль эчтәлеге язылган, эзер булса да, тәрбиячегә иҗади якын килеп, ныклап әзерләнеп, дидактик, аудио-видео, тарату материалларын уйлап, урынлы кулланып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешә алабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.

Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...

“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: “Мин Тәрбияче”Максат: балаларның аралашуларына мөстәкыйль эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ирешү.Бурычлар: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләрен өйрәтү.Мөстәкыйль фик...

“Балаларның сөйләмен үстерүдә Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинованың «Туган телдә сөйләшәбез» 2-3 яшь укыту-методик комплектын куллану” темасына педагогик киңәшмәдә чыгыш

ldquo;Балаларның сөйләмен үстерүдә Ф.В. Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинованың «Туган телдә сөйләшәбез» 2-3 яшь укыту-методик комплектын куллану”темасына педагогик киңәшмәдә чыгыш...

"Татарча сөйләшәбез" укыту методик комплектының "Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар" проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге конспекты

Конспект образовательной деятельности по УМК "Говорим по-татарски" в подготовительной к школе группе "Мы в цирке"....