“Зирәкләр һәм җитезләр”. Мәктәпкә әзерлек төркеме.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему
Интегрированное занятие по ФЭМП и по физической культуре на татарском языке.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
konspekt_na_gazetu.docx | 20.29 КБ |
Предварительный просмотр:
Абдуллина Зөһрә Искәндәр кызы Түбән Кама шәһәренең 74нче балалар бакчасы тәрбиячесе. Тема. “Зирәкләр һәм җитезләр”. Яшь. Мәктәпкә әзерлек төркеме. Өйрәтү юнәлешләре. Белем бирү, физкультура, аралашу, социялизацияләшү. Формасы. Уен, ярышу, белемнәрне ныгыту. Максат. Уеннан күңел күтәренкелеге алу. Бурыч. Иптәшләре өчен җавап бирә белү, бер-берсенең тәкъдимен тыңлау, аңа буйсыну, яки икенче юл тәкьдим итә белү, авыр минутта иптәшләренә терәк булу теләге тәрбияләргә. Җитезлек, гәүдәнең дөрес координациясен, уйлау сәләтен, хәтерне үстерү, игьтибарлылыкны, ситуацияне анализлау сәләтен үстерергә һәм ныгытырга. Тәртип буенча, хәрәкәтне санауны,;тирә – юньдә ориентлашу (борылулар); мәйданчыкның якларын билгеләү;йөрү төрләрен ныгыту. Бер-ничә фигурадан бер фигура җыюны; геометрик фигураларны тануны; шартлы үлчәмнәрне (карыш, адым, сажень, терсәк,см, метр) ныгыту. Тәүлек өлешләрен; ел фасылларын;ай исемнәрен; атна көннәрен ныгыту. Арифметик мәсьәләләр төзү һәм аларны чишү өстендә эш. Зурлыкны (киң, тар) атый һәм таный белүне ныгыту. Планлаштырган нәтиҗә. Алган белемнәрне, күнекмәләрне төрле ситуацияләрдә куллана белү. Методлар һәм алымнар. Сүзле: сорау – җавап. Күрсәтмә: геометрик фигуралар. Практик: биремнәрне үтәү, хәрәкәтләрне бирем буенча үтәү, уен- ярыш. Әсбаплар. Зур обруч 2 шт., 2 гимнастика таягы, туп ату өчен 2 кәрзин, бала санынча туплар (диаметры 20 см.), баулар (юл ясау өчен, озынлыгы 1,5 метр) 8 шт.,ориентирлар 2 шт., магнитлы 2 такта (балалар санынча язылган мисаллар белән), такта өчен 2 маркер, геометрик фигуралар (өстәлгә таратылган), 2 өстәл.Кулдан ясалган медальләр. Уеннан соң балаларга өләшү. Оештыру. Спорт залында, балалар һәм тәрбияче спорт киеменнән. Уенның структурасы. Кереш өлеш – 1 минут: Балаларны уенның эчтәлеге белән таныштыру. Төп өлеш - 28 минут: а) шеренгага тезелү, борылышлар үтәү, биремнәр үтәп йөрү, йөгерү, б) кечкенә фигуралардан бер зур фигура төзү, в) кулны кулга тотынып төрле геометрик фигуралар ясау, г) эстафета, д) сорау – җавап, е) катлаулы эстафета, ж) мәйданчыкның якларын билгеләү. Йомгаклау өлеше – 2 минут. Балалар белән алдан үткәрелгән эш. Һавада йөргәндә, физкультурада, кулны кулга тотынып төрле геометрик фигуралар ясап карау. Санап хәрәкәтләнү. Алдан үткәрелгән, математик күзаллауны үстерү буенча белем бирү эшчәнлегендә, мәсьәләләр төзү, чишү һ.б Тәрбиченең алдан үткәрелгән эше. Уен урынын әсбапларны әзерләү. Кереш өлеш. Тәрбияче: “ Балалар без бүген сезнең белән ярыш үткәрербез. Ярышта көчләрне, белемнәрне сынарбыз. Моның өчен безгә 2 командага бүленергә кирәк булыр. Ярыш барышында сез үзегез өчен генә түгел, командадагы барлык иптәшләрегез өчен дә җаваплы. Әгәр дустыгыз ялгышлык җибәрә, яисә беренче килә алмый икән,сез аңа ярдәм итәрсез. Җиңелгән очракта төшенкелеккә бирелмәскә. Сез барыгыз да зирәкләр, җитезләр, бары тик кайберләрегезгә вакыт кына җитмәс.” 1нче өлеш. Балалар шеренгага тезеләләр. Борылышлар үткәрелә. Тәртип буенча санау. Колоннага тезелү. Зал буйлап биремнәр үтәп йөрү һәм йөгерү. Биремнәр: 5 адым тезне күтәреп йөрү; 7 адым үкчәне артка чөеп йөрү; йөгерү; гадәти йөрү. (адымнарның санын балалар үзләре саный). Шеренгага тезелү. 1 һәм 2гә санау. 2 шеренгага тезелү. Балалар командаларга бүленгәч, капитаннар (беренче торган балалар, яки санамыш ярдәмендә) сайланыла. Командаларга исем кушыла (балалар үзләре сайлый). 2нче өлеш. Беренче бирем.Өстәлдәге кечкенә фигуралардан беренче команда квадрат(4 кечкенә квадраттан) һәм трапеция (2 кечкенә квадратан һәм 2 өчпочмактан), икенче команда турыпочмаклык (6 квадраттан) һәм күппочмак (8 өчпочмактан) төзи. (биремне команда белән бергә үтиләр). Биремне беренче башкаручы команда җиңүче була. Икенче бирем. Командалар кулга кул тотышып басалар һәм тәрбияче сигналы буенча түгәрәк, турыпочмаклык, квадрат, өчпочмак төзиләр. Балаларга квадратның һәм турыпочмаклыкның як-якларында ничә бала басуын ачыкларга тәкъдим ителә. Тәрбияче: “ Бу очракта без фигураларның як озынлыгын ничек үлчәдек?” (Җавап). (Теләгән җавап “балалар саны белән”.) Тәрбияче:”сез нәрсә ролен үтәдегез?” (Җавап) . (Теләгән җавап “шартлы үлчәм ролен”). Балаларга тагын нинди шартлы үлчәмнәрне белүләрен искә төшерергә тәкъдим ителә. ( адым, карыш, сажень, сантиметр,метр һ.б.). Дөрес төзелүче команда җиңүче була. Өченче бирем. Эстафета. Таякка кадәр 4 зур адым ясарга, обруч эчендә 3 кечкенә адым яса, киң юлдан (бау ярдәмендә ясалган киңлеге 25-30 см) 2 аякта сикереп уз, тар юлдан читкә чыкмыйча (киңлеге 15 см.) сак атлап үт һәм ориентирны йөгереп әйләнеп кайтып эстафетаны иптәшеңә тапшыр. Беренче бетергән команда җиңүче була. Дүртенче бирем. “Сорау – җавап”. Сорау лар командаларга чиратлап,тиз-тиз бирелә. (Сорауларны кызыклы мәсьәләләр белән алыштырып була, конспект ахырында бирелә). -2 сыерда ничә мөгез? (4). -Мәченең ничә кулы бар? (мәченең кулы булмый). -Овалның ничә почмагы бар? (овалның почмагы юк). - Квадратның ничә ягы бар? (4). -Наратта 4 алма үсә иде, 2се өзелеп төште, ничә алма калды? (наратта алма үсми). -Чебен бозга кунса нишли? (чебен суыкта очмый). -Елның 13че аен ата. (12 генә ай). -Тәлинкәдә 2 алма, 3 груша, барлыгы ничә яшелчә? (берәүдә юк). -Көз айларын сана! -Ел фасылларын ата. -Тәүлек өлешләрен ата. -Яз айларын ата. Җиңүче дөрес җавапны күбрәк бирүче. Өченче өлеш. Эстафета. Һәр балага туп бирелә. 1,5 м ераклыкта кәрзин куела. Сигнал буенча бала тупны кәрзингә ата, такта янына йөгереп барып,чират буенча тактадагы мисалның җавабын яза һәм йөгереп урынына кайта, эстафетаны тапшыра. Ике команда да үтәп бетергәч, кәрзингә эләккән туп санын ачыклыйлар. Шушы күнегүгә таянып балаларга мәсьәлә төзергә тәкъдим ителә. Мәсәлән: “10 бала кәрзингә туп атты, шуның 6сы кәрзингә туры китерде (шарты), ничәсе кәрзингә эләкмәде?(сорау). “10-6=4” (чишелеш) ,”4бала” (җавап). Җавап вакытында балалар мәсьәләнең өлешләрен атарга тиешләр. Җиңүче итеп күбрәк кәрзингә эләгүче, дөрес мисаллар саны, мәсьәләне дөрес төзеп, өлешләрен дөрес атаган команда билгеләнә. Дүртенче өлеш. Спорт зал идәне озын бау ярдәмендә икегә бүленә. Һәр команда үз өлешенә баса. Балалар басып торган як аскы як була. Каршы як, өске як була. Биремдә капитан дөрес үтәлүне тикшерә. - Уң як өске почмакка 1 бала баса. - Сул як аскы почмакка 2 бала баса. - Уртага 2 бала баса. - Уң як аскы почмакка 1 бала баса. - Өске якның уртасына 1бала баса. - Сул якның өске почмагына 2 бала баса. - Капитаннар аскы якның уртасына басалар. Җиңүче итеп, килешеп, тиз үтәгән команда билгеләнә. Нәтиҗә ясау. Балалар 1 шеренгага басалар. Килешеп, артта калган, яки үти алмаган баланы кимсетмичә, тиз һәм дөрес үтәгән команда җиңүче дип таныла. Алдагы сыйфатларны атаганда, командаларның балларын тигезләргә мөмкин. Кулдан ясалган медальләр тапшырыла.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.
Максат:Балаларны үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...
“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)
Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...
Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...
Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.
Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәр...
“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!” (мәктәпкә әзерлек төркеме)
Әнилəргə, əбилəргə карата шəфкатьлелек, мəрхəмəтлелек, мəхəббəт хислəре тəрбиялəү; аларны ихтирам итəргə, алар белəн горурланырга өйрəтү; балаларның сəнгатьле сөйлəм күнекмəсен үстерү....
«Син һəм юл» проектының мəктəпкə хəзерлек төркеме белəн оештырылган эшчəнлек
Балаларның юл йөрү кагыйдəлəрен белүлəре буенча белемнəрен ныгыту, уеннар аша юл билгелəре буенча белемнəрен камиллəштерү. Игътибарлылык, җитезлек, фикерлəү сəлəтен үстерү. Балаларда бəйрəм кəефе булд...
ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)
КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...