“АЛТЫН КӨЗ” КАФЕСЫНДА УҢЫШ БӘЙРӘМЕ
материал (старшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
“АЛТЫН КӨЗ” КАФЕСЫНДА УҢЫШ БӘЙРӘМЕ
(Кафе –бәйрәмчә бизәлгән өстәлләр)
Тәрбияче: Балалар, кем ничектер, мин үзем
Яратам елның көзен,
Бик еш болытлар каплап
Торса да саф күк йөзен,
Иссә дә ачы җилләр,
Койса да салкын яңгыр
Нигъмәткә бай алтын көз
Ямьлерәк күк барыбер.
-Балалар, без сезнең белән, бүген уңыш бәйрәменә “Алтын көз” кафесына кунакка барабыз. Анда эләгер өчен, мин биргән сорауларга җавап бирергә кирәк:
-Балалар хәзер елның кайсы вакыты?
Балалар: Көз.
Тәрбияче: Әйдәгез хәзер көзнең билгеләрен санап чыгыйк:
Балалар: 1. Көннәр суытты.
2. Күктә болытлар йөзә,
3. Яңгырлар ява,
4. Салкын җилләр исә.
5.Агачтагы яфраклар төрле төскә керә. Җиләк –җимешләр өлгерә.
Тәрбияче: Балалар, сез көз билгеләрен беләсез икән, дөрес итеп җавап бирдегез. Әйдәгез хәзер “Алтын көз” кафесына рәхим итегез.
(Музыка яңгырый. Балалар утыралар. Официант поднослар белән соклар өләшә. Көз киеменнән киенгән балалар керә)
Сентябрь: Мин сентябрь, мин сентябрь. Тыңлагыз, тыңлагыз! Бүген Көзсылу балаларны, кунакларны кафега бәйрәмгә чакыра.
Октябрь: Мин октябрь, мин октябрь. Тыңлагыз, тыңлагыз! Көзсылу мондый әмер бирде: “Күңел ачарга, җырларга, егылганчы биергә!”
Ноябрь: Мин ноябрь, мин ноябрь. Тыңлагыз,тыңлагыз! Бу күңелле бәйрәмгә Көзсылу үзе киләм дигән. Әнә үзе дә килеп җитте.
(Көзсылу керә. Кулында кәрзин.Кәрзиндә төрле-төрле яфраклар, аларны чәчә-чәчә шигырь сөйли)
Көзсылу : Исәнмесез , нәни дуслар
Сезне күреп килдем мин
Матур бәйрәмегез икән,
Йөзегездән белдем мин.
Тәрбияче: Балалар, бу бит Көзсылу үзе, безнең яраткан сылу көзебез. Матур итеп исәнләшик әле.
Балалар: Исәнме, Көзсылу.
Сентябрь: Мин сентябрь. Мин көзнең беренче ае. Халыкта мине “Алтын көз “ дип йөртәләр.
Ни өчен мине шулай дип атыйлар?
Балалар: Чөнки агачларның яфраклары төрле төскә керә.
Октябрь: Мин октябрь. Мин Көзнең уртасы. Халыкта мине кара көз дип атыйлар. Мине ни өчен кара көз дип атыйлар икән?
Балалар: Кырларда икмәкләр җыелып бетә. Җир кара булып кала.
Ноябрь: Мин ноябрь көзнеңсоңгы ае, халыкта бу айны “Боз ае” дип атыйлар. Ни өчен шулай дип атыйлар икән белмисезме?
Балалар: Ноябрь ае кышка күчү чоры. Сулар боз белән каплана, җирләр ката.
Тәрбияче: Балалар, аңладыгызмы инде? Сентябрь, октябрь, ноябрь – көз айлары.
(сентябрь,октябрь,ноябрь –утыралар)
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле Көзсылу бөтен җирне төсле яфраклар белән түшәгән. Әйдәгез әле аларны җыеп уйныйк.
(көй яңгырый, балалар уйныйлар)
Тәрбияче: Көзсылу, без синең яфраклар белән рәхәтләнеп уйнадык. Рәхмәт сиңа. Ә хәзер без сиңа җыр бүләк итәбез.
(җыр “Уңыш җыябыз”)
Көзсылу: Әле минем сезгә табышмакларым да бар. Ә җаваплары кәрзиндә.
Катлы-катлы булып үсә, җир өстендә ул нәрсә ? (Кәбестә)
Туныйсың, туныйсың тунаганда елыйсың. (Суган)
Җир астында җиз бүкән. (Бәрәнге)
Җир астында алтын казык. (Кишер)
Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул балалар? (Алма)
Утырабыз урманда ап-ак эшләпә киеп. Киптерә дә, кыздыра да кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)
-Дөрес гөмбә. Ә кәрзиндә гөмбәләр юкмыни? Әнә ич гөмбәләр үзләре кунакка килгәннәр.
(гөмбә маскалары кигән балалар керә, бииләр)
Тәрбияче: Ниндидер тавыш ишетелә. Монда керергә ярамый.
Карачкы: Кертегез мине, кертегез!
Көзсылу: Бу нинди хәл? Безнең күңелле бәйрәмебезне кем бозарга йөри?
Карачкы: Көзсылу! Ачуланма мине.
Көзсылу: Кем син? Кайдан килдең?
Карачкы: Мода буенча киенмәсәмдә
Гомер буе басып торам каравылда
Басуларда, бакчаларда.
Куркытамын барчасында.
Көзсылу: Кем соң син?
Сентябрь: Җитәр сиңа, алдама безне? Көзсылуның соравына җавап бир.
Карачкы: Мин карачкы. Мин ялкау малай түгел. Җәй буена бакчада басып торам. Яңгырда да, кояш та да, көн–төн хуҗаларның бакчаларын саклыйм. Ышанмасагыз балалардан сорагыз. Балалар, шулаймы?
Балалар: Әйе.
Карачкы: Ә мине бәйрәмгә кертмиләр, матур киенмәгәнсең диләр. Матур киенеп бакчада басып торсам миннән кем куркыр?
Көзсылу: Ачуланма дустым. Әйдә кер бәйрәмгә .Кунак булырсың, күңел ачарсың.
Тәрбияче: Әйдәгез бәйрәмне дәвам итәбез. Бәйрәмнең түрендә иң кадерле ризык ипи.
(Ипи тоткан бала керә)
Тәрбияче: Күрегезче, күрегез
Бәйрәмгә ипи килгән!
Нинди матур күпергән!
Беләсезме үз юлында
Ул күпме хезмәт күргән?
Бала: Әй ипекәй, ипекәй
Шундый да тәмле булып
Хуш исләр белән тулып
Каян килдең син безгә?
Ипи: Ярый, мин сөйлим сезгә
Үзем хезмәт җимеше
Үстерде мине кеше
Исеме аның игенче
Җир ана туендырды,
Кояш- яңгыр көч бирде.
Башаклар да тулышты,
Аннан комбайн килде.
Тегермәнгә төшерде
Өстәл яме иттеләр
Уңган куллы әниләр.
Тәрбияче: Игенченең хезмәтен
Онытмасын һәр кеше:
Ипекәй менә шундый
Тырыш хезмәт җимеше.
Берүк кадерен белегез,
Хөрмәт итә күрегез.
-Әйдәгез, балалар ял итеп алыйк. Бергәләп “Көз һәм балалар“ җырын җырлыйк.
Балалар: Көз, көз, әйт әле,
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көзсылу: (муляжлар күрсәтә)
Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
Балалар: Көз, көз әйт әле
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көзсылу: (төсле яфраклар күрсәтә)
Кәрзинемдә сары, кызыл
Алтын матур төсләр бар.
Балалар: Көз, көз әйт әле
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Көзсылу: (яңгыр макеты күрсәтә)
Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы, салкын көннәр бар.
Карачкы: Ярый миңа китәргә вакыт .Мин китим инде. Сау булыгыз балалар.
(карачкы китә)
Балалар: Сау бул карачкы.
Тәрбияче: Алтын сары яфракларны
Кулларыбызга алыйк,
Безнең бакчага көз килде
Булмаса бер биеп алыйк.
( яфраклар биюе)
Бала: Көзен кошлар тезелешеп
Очтылар җылы якка
Аларга ияреп очты
Юкәдән бер яфракта.
Канатлылар юл алдылар
Ә яфрак җиргә кунды
Иң беренче очуы да
Соңгысы да шул булды.
Яфрак бердә көрсенмәде
Ул рәхмәт әйтте җиргә
Язын кайтып торасы юк
Төштем мин туган җиргә.
Җыр “Мин көзләрне яратам”
Җилдә назланып оча
Яфраклар, яфраклар
Бигрәк матур күңелле
Шулчаклар, шулчаклар.
Яңгыры явып торсын,
Көннәре суык булсын,
Мин барыбер яратам,
Мин көзләрне яратам.
Бала: Һәр көз үзенчә килә ул,
Һәр көз үзенчә матур.
Елмаешып бер биесәк
Көзне ярату булыр.
(Көз һәм яңгыр уены)
Балалар: Исәнме көз, алтын көз!
Безне сагынып килдеңме?
Агачларга куакларгасары чуклар элдеңме?
Көзсылу: Саумы, нәни дусларым,
Сезне сагынып килдем мин,
Сезгә аяз көннәрдә
Яңгыр алып килдем мин.
Балалар: Яңгыр яу, яу, яу, яу!
Бар табигать юынсын
Тирә-як көлеп торсын!
Көзсылу: Яу, яу дип телисез,
Ә үзегез качып йөрисез!
(“Зонтиклар” биюе)
Тәрбияче: Кадерле кунаклар! Бүген безнең кафеда аукцион уйнатыла. Мин сатучы, сез сатып алучылар. Мин сезгә җиләк-җимешне күрсәтәм, ә сез аннан нәрсәләр ясап булганын әйтегез. Кем соңгы әйтә шуңа бүләк була. Алмадан нәрсәләр ясап була.
Балалар: Компот. Пирог. Варенье.
Тәрбияче: Балалар без сезнең белән бер уен уйнап алабыз. Көзсылу безне сынады да, сынады хәзер без үзен сынап карыйк. Көзсылу сез ишек артына чыгып торыгыз әле. (чыга) Балалар без хәзер сезнең белән берәр яшелчәнең исемен уйлыйк. Сез кайсын әйтер идегез?
Балалар: Кәбестә.
Тәрбияче: Хәзер, Көзсылу керә, сезгә сораулар бирер, сез “әйе”, ”юк” сүзләре белән генә җавап бирерсез, башка сүзләр белән әйтәсе түгел.
Көзсылу: Бу җиләк җимешме?
Балалар: Юк.
Көзсылу: Яшелчәме?
Балалар: Әйе.
Көзсылу: Кечкенәме?
Балалар: Юк.
Көзсылу: Зурмы?
Балалар: Әйе.
Көзсылу: Түгәрәкме?
Балалар: Әйе.
Көзсылу: Кызылмы?
Балалар: Юк.
Көзсылу: Яшелме?
Балалар: Әйе.
Көзсылу: Катлы-катлымы?
Балалар: Әйе.
Көзсылу: Белдем, белдем кәбестә.
Балалар: Әйе.
Көзсылу: Кадерле балалар миңа китәргә вакыт. Сезнең белән бик күңелле булды. Минем башка балалар бакчаларына да барасым бар. Алар мине көтәләрдер. Китим әле. Сау булыгыз балалар.
Балалар: Сау бул Көзсылу.
Тәрбияче: Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Килмәсеннәр сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?
-Балалар, безнең бәйрәм дәвам итәчәк. Без сезнең белән көзге бакчага уйнарга чыгабыз. Уйнап кергәч көзге нигъмәтләрдән авыз итәрбез.
Сарман районы Мортыш-Тамак балалар бакчасының
беренче катигорияле тәрбиячесе
Давлетова Римма Марвановна
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.
Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....
"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.
Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....
Конспект занятие на тему:"Алтын коз".
Занятие на татарском языке....
Алтын көз, матур көз.
Балалар иртәсе...
Конспект-занятие ."Алтын башак"
Для воспитателей...
Балалар "Әкият" кафесында
Конспект НОД для русскоязычных детей подготовителҗной группы....