Балалар "Әкият" кафесында
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему
Конспект НОД для русскоязычных детей подготовителҗной группы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
haybullina_m.a._rabota.doc | 50 КБ |
Предварительный просмотр:
Конспект непосредственной образовательной деятельности
БАЛАЛАР “ ӘКИЯТ” КАФЕСЫНДА.
ДЕТИ В КАФЕ” СКАЗКА”
Хайбуллина М.А.
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение
« Детский сад № 342 комбинированного вида»
Приволжского района города Казани
Цель. Развитие у детей диалогической речи.
Максат. Балаларның кара- каршы сөйләмдә аңлап сөйләшүләрен камилләштерү.
Задачи:
- Продолжать обучать детей составлять короткие предложения, добиться того, чтобы дети хорошо запоминали новые слова.
- Соблюдать культуру речи при составлении диалогической речи.
- Добиться активного участия детей в играх.
Бурычлар:
- Яңа сүзләрне истә калдыруларына ирешү, кыска җөмлә төзергә өйрәтүне дәвам итү.
- Диалог төзеп сөйләгәндә сөйләм әдәбе кагыйдәләрен камилләштерү.
- Балаларның уенда актив, теләп катнашуларын булдыру.
Обрудование:
- Интерактивная доска.
- Рисунки: продукты.
- Аудиозапись.
Куллану өчен:
- Интерактив такта.
- Ашамлыклар рәсемнәре.
- Аудиоязма.
Балаларга аудиоязма тыңлатыла (19 нчы кисәк, Акбай белән Мияу арасындагы сөйләшү). – (Дети слушают аудиозапись).
- Кая барасың? (Куда идешь?)
- Кафега барам. (Иду в кафе), - дип аудиоязманы 2 тапкыр тыңлагач кабатлыйлар.
Тәрбияче:
- Мин кафега барам. Никита, син кафега барасыңмы?
- Мин кафега барам. (Шул тәртиптә тәрбияче һәр баладан сорап чыга)
(Интиерактив тактада Бауман урамы күренеше).- ( На интерактивной доске показывается изображение улицы Баумана).
Тәрбияче :
- Балалар, бу кайсы урам икән? (Дети, это какая улица?)
- Бауман урамы.
- Әйе, бу Бауман урамы. Бауман урамында Никита белән Надя очраштылар. (Г. Никита, Надя уртага чыгалар, кара – каршы басалар һәм алар арасында сөйләшү башлана).
- Исәнме, Надя.
- Исәнме, Никита.
- Хәлләр ничек, Надя?
- Әйбәт, рәхмәт. Никита, синең хәлләр ничек?
- Әйбәт, рәхмәт. Надя, кая барасың?
- Кафега барам. Син кая барасың?
- Кафега барам.
(Шушы сөйләшүне калган балалар да кабатлыйлар).-( В таком порядке все дети повторяют диалог).
Тәрбияче:
- Балалар, киттек кафега. ( Җырлый- җырлый баралар).
Мин барам, барам, барам
Кафега барам, барам.
Өчпочмак, бәрәңге
Чәй , кофе алам, алам.
- Килеп җиттек, балалар. (Экрандагы кафе рәсемен карыйлар). - (Дети смотрят на изображение кафе).
Тәрбияче:
- Балалар, нинди кафега килдек. Укып бирегез әле. (Д ети читают название кафе).
- “ Әкият” кафесы.
- Дөрес, балалар. Рәхим итегез. (Өстәлдә өчпочмак, бәрәңге, пицца, чәй, кофе рәсемнәре. Шушы ук рәсемнәрне экраннан карыйлар, балалар барысы бергә “бу нәрсә?” соравына җавап бирәләр). – (На столе лежат рисунки: треугольник, картошка, пицца, чай, кофе. Те же самые рисунки дети смотрят на экране и отвечают на вопрос “ Что это?”)
Воспитатель создает игровую ситуацию, распределяет роли между детьми.
- Ә кайда сатучы?
Балалар:
- Сатучы юк.
- Ә кем сатучы була? (балалар үзләре арасыннан сатучы сайлыйлар).
Балалар:
- Никита, син сатучы.(Сатып алучылар чиратка баса, сатучы белән сатып алучы арасында сөйләшү башлана).
- Мин сатучы, мин Никита. Син кем?
- Мин Маша. Миңа өчпочмак кирәк. Өчпочмак ничә сум?
- Өчпочмак 4 сум. (Маша кулын суза, 4 тапкыр сатучының учына суга).
- Мә, 4 сум.
- Мә, өчпочмак, тәмле булсын.
(Надя - зал администраторы, ул һәр сатып алучыны чакыра, өстәл артына утырта).
Надя:
- Никита, кил монда, утыр.
- Рәхмәт. (Шушы тәртиптә һәр бала сатып ала, өстәл артына утыралар).- ( В таком порядке игра продолжается, каждый ребенок покупает, администратор зала вежливо приглашает и сажает за стол).
Тәрбияче:
- Маша, өчпочмак тәмлеме?
- Әйе, өчпочмак бик тәмле.
- Маша, спроси у Вани, вкусная ли картошка?
- Ваня, бәрәңге тәмлеме?
- Әйе, бәрәңге бик тәмле. (Шул тәртиптә балалар бер-берсеннән сорыйлар). - (В таком порядке разговор между детьми продолжается).
Тәрбияче: (Балалар тәрбияче каршында басып торалар). - (Дети стоят перед воспитателем).
- Маша, ты идешь в кафе. Как ты скажешь об этом?
- Кафега барам. (Шушы тәртиптә һәр бала белән кабатлана, балалар яңадан үз урыннарына утыралар).- (Дети садятся на свои места и продолжают диалог).
- Никита, ты пьешь чай, как ты об этом скажешь?
- Мин чәй эчәм.
- Никита, спроси у Маши, что она делает?
- Маша, нишлисең?
- Мин өчпочмак ашыйм.
- Маша, спроси у Вани, что он делает?
- Ваня, нишлисең? (Шушы тәртиптә балалар арасында диалог дәвам итә).- (В таком порядке диалог между детьми продолжается).
Тәрбияче :
- Балалар, сатучыга, зал администраторына рәхмәт әйтик.
Балалар:
- Бик тәмле булды, рәхмәт. Сау булыгыз. (Чыгып китәләр, 10га кадәр саныйлар - балалар бакчага кайталар). – (Уходят из кафе, считают до десяти - дети возвращаются в детский сад).
- Ә хәзер, балалар, “ Кафега барам” дигән видеокушымта карыйбыз.
(Смотрят видеоприложение “ Иду в кафе”).
- Бүгенге уеныбыз тәмам. Сау булыгыз, балалар.