Доклад на тему "Формирование коммуникативных компитенций через игровую технологию в работе воспитателя.
статья по теме
Доклад предназначен для воспи тателей и может быть использован в качестве выступления на заседании педагогического совета.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tuly_adres.doc | 39.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Доклад
Тәрбия процессында уеннар аша коммуникатив компетенцияләр формалаштыру
Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү- бүгенге көннең иң мөһим бурычы.
Бүгенге чыгышымның темасы "Тәрбия процессында уеннар аша
коммуникатив компетенцияләр формалаштыру" дип атала.
Нәрсә соң ул коммуникатив компетенция? Әлеге төшенчәне латин теленнән " аралашуга ирешү" дип тәрҗемә итеп була.
Җәмгыятебез бүгенге буын яшьләренә яңа таләпләр куя. Алар матурлыкны аңларга, җаваплылыкны тоярга, киң мәгълүматлы, югары зәвыкка ия булырга, ким дигәндә ике телдә иркен аралашырга тиешләр. Әмма бүген мәктәпкә баручы балаларның телдән сөйләм күнекмәләренең начар булуы борчый. Балалар арасында саф туган телебездә монолог белән чыгыш ясый белүчеләр күп түгел. Еш кына алар сорауны уңышлы төзи белмиләр. Бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү, балалдарда коммуникатив күнекмәләр формалаштыруны таләп итә. Сөйләм күнекмәләрен формалаштыру сөйләм теле үстерү һәм матур әдәбият шөгыльләрендә максатчан итеп алып барыла. Бу тема хәзерге көндә дә актуальлеген югалтмый, чөнки балалар бакчасында, эштә, җәмгыять тормышында уңышка ирешү өчен, шәхес иң элек аралаша, төрле ситуацияләрне бәяли, иң уңышлы карар кабул итә белергә тиеш. Баланы иптәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәтүдә тел һәм сөйләм аеруча зур әһәмияткә ия. Сөйләм һәр кешене төрле шартларда башка кешеләр белән аралашырга өйрәтә.Сөйләм һәм уйлау - үзара бәйләнештә. Шул нигездә, бакча балалары сөйләмгә өйрәнү аша фикер йөртергә дә күнегә.
Балалар уенны бик ярата, шунлыктан шөгыльләрне"мораль уку", кискен боерыклар белән түгел, ә уеннар ярдәмендә алып бару бик отышлы дип саныйм. Сөйләм үстерү һәм дөрес сөйләргә өйрәтү алымнарының берсе-уеннар. Сөйләм теле һәм матур әдәбият шөгыльләрендә һәр уен сүзле булырга тиеш. Сүзле уеннар нигездә сөйләмне үстерү, авазларны дөрес әйтергә, сүз запасын баетуга юнәлдерелгән.
Сөйләм үстерү буенча балалар белән эшләгәндә педагоглар тәкъдим иткән уен алымнарын куллану бик отышлы. Мәсәлән, Г.А.Тумакова үзенең "Мәктәпкәчә яшьтәге баланы сүз яңгырашы белән таныштыру" дигән хезмәтендә бик күп уеннар тәкъдим итә һәм түбәндәгеләрне күрсәтә:
-әйтелгән сүзне предмет белән бәйләп күрсәтү, аңлату;
-сүзнең хәрәкәт белән бәйләнеше;
-сүзне башка таныш сүзләр тезмәсендә күрсәтү;
-билгеле бер сүзне күплектә күрсәтү;
- предметны сурәтләү;
- табышмаклар, хикәяләр уйлау;
- предметларны чвгыштыру;
-халык иҗаты һәм әдәби әсәрләрдән сүзләр һәм әйтемнәр табу һ.б.
А.К.Бондаренко педагогик процесста сүзле уеннарны уңышлы куллану өчен, аларны шартлы рәвештә 4 төп группага бүлеп карый:
1. Предмет һәм күренешләрнең аерым билгеләрен аерып алырга
өйрәнергә булышлык иткән уеннар;
2.Предметларны капма-каршы куеп чагыштырып карарга булышлык иткән уеннар;
3. Төркемнәргә берләштерә белергә өйрәткән уеннар;
4.Игътибарлылыкны, зирәклекне, тиз фикерләү сәләтен, юморны
үстерүгә юнәлдерелгән уеннар.
А.К.Бондаренко сүзлек запасын баетуда һәм сөйләмне образлы итеп төзергә өйрәнүдә табышмакларның зур роль уйнавын билгеләп үтә.
А.М.Бородич сәхнәләштергән уеннарга зур әһәмият бирә.Уен –инсценировкалар шәхеснең уңай сыйфатларын тәрбияли,балаларның фантазияләрен баета, сүзлек запасын арттыра һәм сөйләм сәнгатен камилләштерә, ди ул.
Үз тәҗрибәмнән чыгып куллана торган иң актив уен төрләрен әйтеп китәм.
1 .Уен алымнары аша авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру;
Мәсәлән: Шөгыльләр һәрвакытта да "Күңелле тел' әкиятеннән башланып китә. "Күңелле тел" әкияте ярдәмендә балалар авазларны әйтергә өйрәнәләр. А-ә-ү авазларның әйтелеше һәм сөйләмдә кулланылышы зур кыенлыклар тудырса да, әкиятләр һәм уеннар ярдәмендә җиңел үзләштерелә.Дөньяда бер "Күңелле тел" булган. Ул үз өендә яшәгән. Ул өй - авыз икән. Авызның ишеге ачыла һәм ябыла икән. Менә болай(укытучы авызын ачып-ябып күрсәтә). Тел үзенең өеннән йөгерә, чыга һәм яшеренә икән (укытучы моны да теле белән күрсәтә).
2.Уен алымнары аша сөйләм телен үстерү;
Яшелчә һәм жиләк-җимеш турындагы белемнәрен баету максатында шөгыльгә яшелчә һәм җиләк җимеш салынган "Серле янчык" алып керәм.Балалар, минем бер хикмәтле янчыгым бар. (Янчыкка кишер чөгендер, кыяр, бәрәңге, алма, груша Һ.6.). Анда тәмле-тәмле җимешләр, яшелчәләр бар. Өстәл янына чакырылган бала янчыктан алган әйбернең исемен әйтә, бер тәлинкәгә җиләк-җимеш, икенчесенә яшелчәләр сала. Мин янчыкта кишер таптым. Мин алма алдым, һ.б.
З.Физкультминуткаларда сөйләм телен үстерү элементлары;
Әминә Бикчәнтәеваның "Бии-бии үс әйдә!" шигырен көйгә салып биетү бик уңышлы.
Балалар түгәрәккә басып, тыпырдыйлар.
-Ары да килеп биисең,
Бире килеп биисең.
Яңа гына тәпи йөреп.
Киткәнеңне белмисең.
Балалар кул чабалар.
Эх куллар, чабыгыз,
Ямьле бала чагыгыз.
Балалар түгәрәк буенча аяк очында йөгерәләр.
-Бигрәк матур биисең соң.
Кечкенә Гөлгенәбез.
Егылсаң да еламыйсың.
Шуңа сине сөябез.
Балалар кул чабалар.
Эх, куллар, чабыгыз,
Ямьле бала чагыгыз.
Балалар чүгәлиләр.
Тәпи йөреп киткәннеңә
Бер ай гына бит әле.
Биеп кенә, җырлап кына
Тизрәк үсеп җит әле.
Балалар кул чабалар.
Эх, куллар, чабыгыз,
Ямьле бала чагыгыз.
4.Әйлән-бәйлән, җырлы уеннар аша сөйләм телен үстерү;
Балалар "Наза" уенын бик яратып уйныйлар. Барлык балалар да парлап "Капка" ясап басалар, бер бала уртада парсыз басып тора. Аңа атап җыр җырлагач, ул үзенә охшаган баланы кулыннан тотып, "капка"дан чыгып китә. Парсыз калган бала алга чыгып баса, аңа атап җыр җырлана. Уен шулай дәвам итә.
5.Сәхнәләштергән уеннар аша сөйләм телен үстерү.
Шөгыльләрдә укылган әкият һәм хикәяләрнең эчтәлеген сөйләргә яки
шигырь өйрәнүгә дә зур урын бирелә. Кайбер әкиятләрне рольләргә бүлеп сөйләтү ягъни сәхнәләштерү бик уңай. Мәсәлән, Л.Толстойның "Өч әякиятенең рус теленнән тәрҗемәсе, татар халык әкиятләреннән "Кәҗә бәтиләре һәм бүре", "Төлке, куян һәм әтәч", шулай ук "Йомры икмәк", "Чуар тавык" әкиятләре. Шушы әкиятләркүмәк уен формасында сәхнәләштерелә.
Мондый әкиятләрнең эчтәлекләрен сөйләтү сюжетлы-рольле уен формасында үткәрү бик кызыклы.
Тәрбия процессында уеннар аша коммуникатив компетенцияләр формалаштыруның тормыштагы әһәмияте бик зур. Балалар кешеләр белән ачык , оста, дөрес, нәтиҗәле итеп сөйләргә һәм аралашырга өйрәнәләр.Үзара һәм өлкәннәр белән аралаәуда, үз-үзләренең тотышларында уеннар уңай нәтиҗә бирә. Уеннар нигезендә тәрбия процессын оештыру, балаларда сөйләм телен өйрәнүгә кызыксыну уята.Балалар мөстәкыйль фикер йөртергә, уйлаганнарын башкаларга җиткерә белергә өйрәнәләр,уеннар тел куль-турасын баетуга этәргеч булып торалар.
Тәрбияче тарафыннан дөрес оештырылган уеннар гына балаларның акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Тәрбиячедән балаларның яшь үзенчәлекләрен, һәр уенның эчтәлеген һәм аны үткәрү методикасын яхшы белүе сорала.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Использование социо-игровых технологий в работе воспитателя
Социо-игровая технология ориентирует педагога на поиск способов такого общения с детьми, при котором принудиловка уступает место увлечённости. «Надо не учить, а налаживать ситуацию, когда и...
Консультация " Игровые технологии в работе воспитателя"
Описание применения игровых технологий в работе....
Презентация "Современные игровые технологии в работе воспитателя"
Современные игровые технологии в работе воспитателя...
Мастер-класс для воспитателей "Современные игровые технологии в работе воспитателя"
[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"20315866","attributes":{"alt":"","class":"media-image"}}]][[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"20315871","attributes":{"alt":"","class"...
Доклад "Использование игровых педагогических технологий в работе воспитателя ДОУ"
В докладе рассмотрены игровые технологии:Технология развивающих игр Б. П. Никитина.Логические блоки Дьенеша. В. Воскобович и его «Сказочные лабиринты", которые используются ...
Мастер- класс "Использование игровых технологий в работе воспитателя компенсирующей группы"
Представлены различные игры по развитию речи....