Табигатьне чиста тотыйк
материал по окружающему миру (старшая группа)
Предварительный просмотр:
Зурлар төркемендә интеграцияле ачык эшчәнлек конспекты “Табигатьне чиста тотыйк”.
Максат: Тирә – юньгә карата балаларда җаваплылык хисе формалаштыру. Балаларны чүпне җыю һәм эшкәртү принциплары белән таныштыру.
Бурычлар:
#1063;үпнең каян барлыкка килүләре турында күзаллауларын үстерү.
2. Җирдә туган экологик проблеманы аңлау.
3. Табигатьтә, урамда, өйдә, балалар бакчасында чисталыкны тотарга тырышу.
4. Чүпне җыйганда аера белүне өйрәтү.
Җиһазлау: вентилятор, төрле чүпләр калдыклары, уен өчен кирәкле предметлар, төймәләр.
Методик алымнар: сораулар, әңгәмә, уен ситуация тудыру, тәҗрибә уздыру.
Шөгыль барышы.
Тәрбияче: Исәнмесез балалар, хәерле иртә сезгә! Балалар, карагыз эле, безгә кунаклар килде, әйдәгез алар белән исәнләшик әле!
Балалар: Исәнмесез! Здравствуйте!
Психогимнастика
Бергәләшеп без басыйк,
Матур тугәрәк ясыйк
Кулларның җылысын тойыйк,
Шатланышып елмайыйк, (бер – берсенә карап елмаялар)
Хәерле иртә теләп шөгылебезне башлыйк.
Тәрбияче: Балалар без нинди авылда яшибез?
Балалар: Без Дөбъяз авылында яшибез.
Тәрбияче: Ә без яшәгән районның исеме ничек?
Балалар: Биектау районы.
Тәрбияче: Нинди Республикада яшибез?
Балалар: Без Татарстан Республикасында яшибез?
Тәрбияче: Ә сез узегез яшәгән авылны яратасызмы? Ни өчен яратасыз?
Балаларның җаваплары.
Тәрбияче: Ә чиста урамнарда йөрергә яратасызмы?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Ә урамнар һәрвакытта да чиста була аламы? Нәрсәләр очыратырга мөмкин анда?
Балаларның җаваплары.
Тәрбияче: Әйе, кызганычка каршы безнең урамнарда ташланып калган чүпләрне очратырга мөмкин. Балалар әйтегез әле, ә нәрсә ул – чүп, сез аны ничек аңлыйсыз? Каян барлыкка килә икән ул?
Балалар: Ташландык, кирәкмәгән әйбер.
Тәрбияче: Әйе балалар, дөрес, чүп ул – ташландык, кирәкмәгән, кулланышта булган калдыклар. Ә без чүпләрне, калдыкларны кая ташлыйбыз?
Балалар: Чүп чиләгенә, чүп савытларына, махсус савытларга.
Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, барлык кешеләрдә чүпләрне чүп савытларына ташлый микән?
Балалар: Юк.
Тәрбияче: Әйе, урамнарда чүпләр очрый, димәк бар кешедә чүпләрне чүп савытларына ташламый, ә сезнең арагызда андыйлар юкмы?
Балалар: Юк.
Тәрбияче: Әйдәгез без сезнең белән тәҗрибә уздырып карыйбыз, менә монда чүп савытына ташланмаган калдыклар, чүп өеме, ә хәзер җил чыкты (вентиляторны кушкач чүпләр оча) балалар карагыз әле чүпләр нишләде?
Балалар: Бөтен җиргә таралдылар, очтылар.
Тәрбияче: Ә нинди чүпләр ерагырак очты?
Балалар: Пакетлар, кәгазьләр.
Тәрбияче: Балалар, ә хәзер чүпләрне чүп савытына җыеп салыйк әле. Тагын вентиляторны кушып карыйбыз, карагыз әле, чүпләр нишли?
Балалар: Чүп савытына салгач алар җилдә очмыйлар.
Тәрбияче: Балалар, без таралган, җилдә очкан чүпләрне җыеп чүп чилгенә кул белән илтеп салдык. Әгәрдә без чүпне ерактан ыргытсак нәрсә килеп чыгар икән?
Уен: “ Чүпне чүп чиләгенә ерактан ыргыту”
Тәрбияче: Барыгызның да чүпләре чүп чиләгенә барып җиттеме?
Балалар: Юк.
Тәрбияче: Чүп чиләгенә барып җитмәгән чүпләр җил чыкса нишлиләр инде?
Балалар: Таралалар, очалар.
Тәрбияче: Димәк, нишләргә кирәк?
Балалар: Чүпне чүп савытына алып барып салырга кирәк.
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Балалар, ә сез ташландык чүпләрнең, калдыкларның нинди төрләрен беләсез?
Балалар: Пластик калдыклар, тимер калдыклар, пыяла калдыклар, кәгазь калдыклар,куркыныч калдыклар һәм азык – төлек калдыклары.
Тәрбияче: Балалар без инде сезнең белән беләбез, хәзер күп кенә кешеләр чүпләрне аерып җыя башладылар, хәттә бездә узебезнең “Гөлчәчәк” балалар бакчасында батарейлар һәм макулатура җыеп безнең Дөбъяз авылының чисталыгын саклаучы Ленар абыегызга тапшырдык. Балалар ә сез ничек уйлыйсыз ни өчен чүпләрне аерып җыярга кирәк икән?
Балалар: Аерып җыйгач чүпләрдән, калдыклардан яңадан файдаланып була.
Тәрбияче: Әйе балалар дөрес, чүп эшкәртү заводларында калдыкларны яңадан эшкәртеп аларны янадан кулланышка кертәләр. Мәсәлән: пластикны янадан чистартып эретеп йогурт савытлары, су шөшәләре, сок савытлары ясыйлар,макулатурадан яна китаплар, дәфтәрләр, сезгә рәсемнәр ясарга альбомнар эшлиләр, шулай итеп калдыкларны яңадан кулланышка кертәләр. Әйдәгез без үзебезне чүп эшкәртә торган заводта дип хис итик, һәм менә бу өстәлләрдәге чүпләрне дөрес итеп контейнерларга аерыйк. Моның өчен ике командага бүленәбез. Әйдәгез үзара бүлешегез кем нинди чүпне тутыра. Аерып бетергәч нәрсә эшләгәнегезне берегез сөйләп күрсәтер. (Балалар ике командага бүленеп чүпне контейнерларга аерылар)
Уен: “Чүпне аерабыз”
Тәрбияче: Молодцы, булдырдыгыз! Балалар без нәрсә эшләдек? Кайсыгыз аңлатып бирә ала?
Балаларның җаваплары.
Тәрбияче: Балалар дөрес итеп эшләдегез, хәзер ял итеп алсакта була, минем яныма килегез әле, мин сезгә сораулар бирәм, ә сез “әйе” дип җавап бирсәгез кул чабасыз, “юк” дип җавап бирсәгез аяклар белән тыпырдарсыз.
- Чүпләрне теләсә кая ыргытырга ярый? (юк)
- Ташландык әйберләрне икенче тапкыр кулланып буламы? (әйе)
- Елга кырыйларында, урманнарда чүпләрне ташлап калдырырга ярыймы? (юк)
- Чүпне җыйганда аерырга кирәкме? (әйе)
- Өйдә чисталыкны сакларга кирәкме? (әйе)
- Конфет кәгазен җиргә ташларга ярыймы? (юк)
- Кәгазь битенең ике ягына да язарга, ясарга кирәк? (әйе)
- Кошларга җимлекләр ясарга кирәкме? (әйе)
- Агачларны, чәчәкләрне таптарга сындырырга ярый? (юк)
- Җәнлекләрнең, кошларның ояларын туздырырга ярый? (юк)
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар! Балалар карагыз әле, минем кулымда бик күп төймәләр, алар кайчандыр матур күлмәкләргә тегелгән булганнар, ләкин кулмәкләр искергәннәр, тузганнар ә төймәләрен мин монда алып килдем, балалар сез ничек уйлыйсыз аларны кабат файдаланып буламы?
Балаларның җаваплары.
Тәрбияче: Бик яхшы, әйдәгез без хәзер шушы төймәләрдән матур әйберләр эшләп карыйк.(Иске төймәләрдән балалар төрле әйберләр ясыйлар)
Тәрбияче: Булдырдыз балалар! Бик матур әйберләр ясадыгыз. Менә шулай ташландык әйберләрне без икенче тапкыр кулланып чүпне киметә алабыз икән. Балалар, табигатьне чиста итеп тоту безнең кулларда, мин сезне киләчәктә табигатьне саклаучылар һәм яклаучылар булып үсәрсез дип ошанып калам!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
табигатьне саклау
https://cloud.mail.ru/public/J9i5/49dpEfEEV...
Табигатьне саклыйк.
Табигатьне саклыйк....
Конспект "Уйламагыз табигатьне җансыз дип"
"Уйламагыз табигатьне җансыз дип"...
ТАБИГАТЬНЕ БЕЛҮЧЕЛӘР
Систематизировать знания о природе через экологические игры ...
Тамчы-шоу "Кошлар - табигатьнең күрке" (мәктәпкә хәзерлек төркеме).
Балаларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү, тиз уйлау, фикерләү, иҗадилык сәләтләрен арттыру, тел байлыгы хәзинәсен баету, үстерү, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү ...
"Кеше-табигатьнең бер өлеше"
quot;Кеше- табигатьнең бер өлеше"...