“Табигатьне ярату культурасы формалаштыруда бакча белән ата-аналарның теләктәшлеге”
консультация по окружающему миру по теме

Ганиева Зенфира Раисовна

Иҗат сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologiya_-izhat_sgate.docx15.79 КБ

Предварительный просмотр:

“Табигатьне ярату культурасы формалаштыруда бакча

белән ата-аналарның    теләктәшлеге”  

(Иҗат сәгате)

Тәрбияче З.Р.Ганиева

  Балаларга экологик тәрбия бирүдә төп  нигезне  әти-әниләр салырга тиеш. Кечкенәдән дөрес тәрбия бирелмәсә  кешенең  табигатькә карата булган карашын  гомер буен  төзәтә барырга  кирәк була.

Табигатькә карата түбәндәге алтын кагыйдә яшәп килә:

“Табигатькә крашың  кешеләр тарафыннан үзеңә карата таләп ителгән   караш кебек булсын ”.

Табигатьне  ярату культурасы  рухи һәм материал тәҗрибәгә таянып үсәргә тиеш.

Табигатькә мәхәббәт ничә яшьтә формалашырга тиеш соң?   .... бала тугач та.

Халык педагогикасына таянып,әкиятләр,мәкальләр, әйтемнәр  аша. Ләкин хәзерге чорда күп ата-аналарның  экологик яктан  тәрбиясе  җитеп бетми.Алар  үзләренең балаларына  элементар   экологик тәрбия һәм белемне бирмиләр. Балалар бакчасына һәм мәктәпкә кайтарып калдыралар. Балаларның   экологик  яктан түбән әхлаклы булуына  ата-аналар  экологик әхлагы түбән булуы сәбәп булып тора.

Мәсәлән:

 -учак үзе янып бетәр әле....

-Елгада су бар кешегә дә җитә....

-болында чәчәк дөнья, нигә кызганып торырга....һ.б.

Күп кенә ата-аналар  балаларын табигатькә сак караш тәрбияләү максатыннан системалы эшләмиләр. Иң элек вакыт юк, аннары блалалар бакчасы шөгылҗләнер әле,  һ.б.

Һәм әлбәттә инде тирәлек тә негатив караш тудыра. Балаларның күз алдында һәрвакыт  мусор савыиларының тулып ятуы, пычранган сулыкларга ваемсыз караш,  хуҗасыз  җанварларга  ваемсыз караш.Экологик әдәпсезлекне бала нормалҗ күренеш итеп кабул итә. Иң элек  ата-аналарга   экологик әдәпне үзебездән башларга кирәклеген искәртәсе иде.  Үзебез турында гына түгел, ә киләчәк буын турында кайгыртасы иде. Табигать белән аралашудан  үзебез генә түгел, ә балалар да ямь тапса иде. Табигатькә  барганда үзебезне  кунакка барган кебек  итеп хис итсәк иде. “Кунак булсаң –тыйнак бул” – дигән әйтемне истә тотып.

 Аның  өчен иң элек:

-үсемлек һәм җәнлекләр, тере табигать  турында балаларның  әз булса да белеме, күзаллавы булырга тиеш;

-күзәтү дәрәҗәсе түбән булмаска тиеш;

-табигать белән аралашу өчен тәҗрибә булырга тиеш;

- бала тискәре гадәтләрнең нәтиҗәсен күрә белергә тиеш;

Моның өчен иң  эффктлы алым булып ата-аналардан анкета алу тора.

                     

                              “Табигать дуслары кагыйдәләре”

1.Кырмыска  оясын туздырма. Алар агачларны корткычлардан саклыйлар.

2. Бөҗәкләрне аулама. Алар чәчәкләрдән  нектар эзлиләр.

3.Үрмәкүчне үтермә. Оясын өзмә. Алар канэчүче бөҗәкләрне аулыйлар.

4.Кош оясын туздырма.Йомыркасын ватма.Ул кошны үтерү белән бер.

5.Кош балаларына кагылма.  Аналары аларны барыбер караусыз калдырмыйлар.

6.Кыргый җәнлекләрне тотып өеңә алып кайтма. Алар табигатьтә үз тормышлары белән яшиләр.

7. Бака,елан ,селәүчен, кәлтәләрне үтермә.Алар  чебен-черкиләрне ашыйлар. Селәүченнәр җирне йомшарталар.

8.Агачларны  һәм аларның ботакларын  сындырма.

9. Агач кайрыларына кагылма. Агач авыруы өчен сәбәп булып торачаклар.

10.Җиләк,гөмбәләрне тамыры белән алма, җимешләрен генә җый.Шулай ук дару үләннәрен дә. Алар синнән соң  килгән буынга да калсын.

11.Чәчәкләрне өзмә.Үсемлекләр тере.Аларга да авыр.Чәчәге өзелгән үсемлек җимеш бирми.

12.Урманда сукмак буйлап сак кына йөре.

13.Урманда кычкырып йөрмә, магнитофон кычкыртма. Көчле тавышлар тереклекне куркыталар.

14.Урманда  теләсә кай җирдә учак якма. Билгеле савытка куеп кына ягарга кирәк. Учак астында озак еллар үлән үсми. Урманга ут чыгаруың бар.

15.Урманга яз  һәм җәй айларында  эт  ияртеп барма. Алар  ояларны туздыралар, җәнлекләрнең балалрын  аулыйлар, куркыталар.

16.Үзеңнән соң урманда чүп калдырма. Алар үлән тамырларын зарарлыйлар һәм корыталар.  Табигатьне пычраталар.

Кагазь кисәге таралып беткәнче  2 ел , консерва банкасы – 90 елдан артык, полиэтилен  пакетлар -200 елдан артык, пыяла кисәге -100 елдан артык ятарга мөмкин.  Җиргә күмү дә дөрес гамәл түгел. Бу хуҗабикәнең өйдәге чүпне ковер астына  тыгып куюын хәтерләтә. Чүпне  үзең белән алып кайтып чүплеккә салырга кирәк.

АНКЕТА.

1.Табигаттә балалрыгыз белән еш буласызмы? _______________________________________________________________________

_______________________________________________________________________

2.Сез табигатькә чыкканда балаларыгызга нинди аңлату эшләре алып барасыз?

________________________________________________________________________

________________________________________________________________________

3. Балаларыгыз белән  табигатькә чыккач аның игътибарын  табигатькә ничек юнәлтәсез?_________________________________________________________________________________________________________________________________________

4.Табигатькә чыккач  үзегез ясаган чүпне кайда куясыз?

_________________________________________________________________________5.Балаларыгыз белән гөмбәгә,җиләккә  барасызмы?  Балаларыгыгз сезгә  булышалармы?

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________

6. Ихатады  бакчагыз белән балагыз кызыксынамы?  Нәрсәләр белән?

_________________________________________________________________________7.Сез йорт җәнлекләрен (эт,песи)  тотасызмы? Нинди максат белән тотасыз?

_________________________________________________________________________8.Бүлмә гөлләрен үстерешергә балаларыгыз булышамы?

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________9. Балагыз белән экологик темаларга сөйләшәсезме? Нинди темаларга?

_________________________________________________________________________10. Үзегезнең табигатькә карата  әдәп-әхлагыгызны ничек бәялисез? (югары,уртача,түбән)

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________11. Балагызның табигатьне ярату дәрәҗәсен  бәяләгәнегез бармы?  Ничек?

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________12. Сез ничек уйлыйсыз, балада  табигатьне  ярату культурасын ничә яшьтән булдырырга кирәк?

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________

АНКЕТА  ТУТЫРУЫГЫЗ  ӨЧЕН  РӘХМӘТ!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

табигатьне саклау

https://cloud.mail.ru/public/J9i5/49dpEfEEV...

Табигатьне саклыйк.

Табигатьне саклыйк....

Конспект "Уйламагыз табигатьне җансыз дип"

"Уйламагыз табигатьне җансыз дип"...

"Балаларның математик күзаллауларын формалаштыруда үстерешле уеннар (уртанчылар төркеме)"

игры для дошкольников средней группы  по математике на татарском языке....

Үз халкымның культурасы.

Үз халкының культурасы, традидицияләре белән таныштыру аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриоик-әхлак тәрбия бирү...

Бала шәхесен формалаштыруда экологик тәрбия

laquo;Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә , гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия-иң кирәкле эш булачак”Р.Фәхреддин.Мин – тәрбияче. Балал...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китап культурасы белән таныштыру.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китап культурасы белән таныштыру....