Конспект "Уйламагыз табигатьне җансыз дип"
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему
Предварительный просмотр:
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
«Детский сад общеразвивающего вида №25»
« Уйламагыз табигатьне җансыз
дип анда күңел, ирек, сөю һәм тел бар” дигән шөгыльнен конспекты
Мәктәпкә әзерлек төркеме.
Нуриева Алсу
Рафхатовна
2016 ел.
Иҗади кузаллауны үстерү буенча
шөгыльнең конспекты.
Тема: Күтәренке һәм төшенке күңел.
Программа эчтәлеге: Балаларнын диалогик һәм монологик сөйләмнәрен үстерү, музыкага, рәсем сәнгатенә, матур әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларнын тирә - юнь, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, тере һәм тере булмаган табигать турында белемнәрен киңәйтү, рәсемне күзаллау буенча ясарга өйрәтү, дөрес итеп кәгазьне сайлап алу. Табигать матур булганда гына: челтерәп чишмәләр акканда кошлар сайраганда, һава саф булганда, үләннәр яшел булганда гына безнең күңелләребез күтәренке була. Иҗади уйлау сәләтен үстерү, татар халкының мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү.
Шөгыльнен барышы:
- Әңгәмә - диалогик сөйләм
- Безнең күңел кайчан күтәренке.
Кайчан төшенке була?
- Көйләр тыңлыйлар.
1. “Әссәләмәгаләйкем” Р.Ахиярова кое. Г Садә шигыре. Балалар җырлый. Шундый монологик сөйләм булырга мөмкин. “Бу көйне тыңлагач минем күңелем күтәрелә. Без барыбыз да кояшның яктысын яратабыз. Кояш булмаса тереклек тә булмас иде”.
Такмак: “ Кояш чык! Болыт кач!
Без уйнарбыз җылыткач!”
2. “Җиләкле җәй”. Р.Хәйруллин көе. Мирхади Разов шигыре .
Монологик сөйләм: “Бу көйне тыңлагач күңел күтәрелә. Җәй искә төшә. Җиләк ашыйсы килә, матур болында йөрисе килә башлый. Мин җиләкнең исен тоям, аның исе белән бөтен ай тула бит. Эх тизрәк җәй җитсен иде!”
3. “ Көзге моң”. ( җырлыйлар) Андрьянов сүзләре һәм көе.
Салкын булып көз җилләре
Исә башлады
Торналар һәм кыр казлары
Китә башлады
Кыйгак – кыйгак
Итә башлады.
Монологик сөйләм: Бу көйне тыңлагач моңсу булып китә. Чөнки кошларны кызганам, аларның туган якларын ташлап китәселәре килми. Тик нишлисен тормыш булгач шулай кирәк, чөнки аларга салкын булачак, ашарга җимдә булмыячак. Саубулыгыз кошларым, язлар җиткәч исән – имин әйләнеп кайтыгыз!
4.Рәсемнәр карыйлар: “Икмәк илтәләр”.
Монологик сөйләм: “Бу рәсемгә карагач күңел күтәрелә. Чөнки мул уңыш җыеп алынган. Кешеләрнең күңеле шат.
Икмәк булса җыр да була, икмәк илгә бик кирәк. Бергә җырлыйлар:
“ Туган як басулары” Әнвәр Бакиров көе, Ш. Маннапов сузләре.
Бай кырларым сез
Моң җырларым сез
Игенченең эше изге
Илдә икмәк үстерә
Икмәк булса, җыр да була
Икмәк илгә бик кирәк.
5.“Кошка рогаткадан аталар”
Монологик сөйләм: “Миңа күңелсез. Мине шундый усал балалар булуы борчый. Мин ана “ Тимә! Атма!” дип әйтер идем, кошларның файдасы турында сөйләр идем.
Аңламыйча усалланып
Кошны рәнҗеттең бала
Бер гөнаһсыз нәниләре
Әнисез ятим кала
6. “Бала күбәләк куа”
Монологик сөйләм: “Минем бу рәсемне карагач күңелем күтәрелә. Чөнки матур җәй көне. Минем дә тизрәк болынга барасым килә. Бу кызга әйтер идем: “Тимә ул күбәләккә, ул үлә бит! Кыз күбәләкне тота алмаганга мин бик шатландым”.
Тәрбияче: Әйе шул, ярый әле күбәләк ңитез. Безнең балалар шул турыда шигырь беләләр.Ф.Кәрим шигыре.
Чәчәккә кунган күбәләк
Күзен йомып утырмый
Кана кагып очып китә
Еласан да тоттырмый!
7-8 Икэбаналар карау
Икэбанага исем бирәләр.Шигырьләр укыйлар: “Матур җәй кил безгә!” Б.Рәхмәт, Гөлбакча 35 бит.
“Соңгы чәчәк!”
Дускайларың күбәләгең
Сагынгандыр күрәсен
Җиремдәге соңгы чәчәк
Була гына күрмәсен
Физ- минутка.
Тау өстендә гөл үсә
Тау астында мәк үсә.
Менә шулай, менә шулай
Йөгереп ал минемчә
Тау өстендә гөл үсә
Тау астында мәк үсә
Менә шулай, менә шулай
Тыпырдап бас минемчә
Тау өстендә гөл үсә,
Тау астында мәк үсә.
Менә шулай, менә шулай
Әйлән - әйлән минемчә
9. Рәсемнен темасын тәгъдим итү. Кояш табигать белән шулкадәр тыгыз бәйләнгән, ул узенең яраткан кешесенә табигатҗ белән бәйләп эндәшә, назлый, җырлар чыгара. Кайсы гына җырны алсан да табигать белән бәйле .
“Чишмә” М.Җәлил.
Яр астыннан чишмә ага
Челтер – челтер тавышы
Җил искәндә бөгелеп кала
Читтә үскән камышы
- Табигатьне шул кадәр яраткач, аннан башка яши алмагач без аны сакларга тиешбез. Әйдәгез урман аланына барыйк.
- Хәзер балалар теләгән кәгазьне алып теләгән карандашлар, буяулар алып рәсемнәр ясыйбыз.
“Без табигатькә ничек ярдәм итәбез?
Урман каравылчысы керә.
-Нишләп йөрисез минем урманда?
Кояш ояларын туздырырга килдегезме?
- Юк, безнең балалар табигатькә ярдәм итүләрен рәсемгә төшерергә килделәр. Алар урманда йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр.
Балалар рәсемне ясап бетерәләр.
Урман каравылчысына күрсәтәләр.
Анализ
Тәрәз ачып җимнәр сиптем
Ашагыз кошкайларым,
Салкыннарга бирешмичә
Яшәгез дускайларым
Агач утыртабыз, илләр яшәрсен дип
Саф һавалы җирдә бар кешеләр
Озак, сөенеп яшәсен дип
Кышкы усал суыккларда
Ашатыйк без кошларны
Җәнлекләрне – дусларны
Кошларсыз – җәнлекләрсез
Бу дөнья булыр ямьсез
Йомгаклау.
-Кеше табигатьтән башка яши алмый. Чынлапта Г. Тукай әйткәнчә, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуса безнең күңелләребез һәрчак күтәренке булыр. Шуңа күрә мин бүгенге шөгылемне “Үз ягыма кайтсам” дигән җыр белән тәмамлыйсым килә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
табигатьне саклау
https://cloud.mail.ru/public/J9i5/49dpEfEEV...
Табигатьне саклыйк.
Табигатьне саклыйк....
ТАБИГАТЬНЕ БЕЛҮЧЕЛӘР
Систематизировать знания о природе через экологические игры ...
Тамчы-шоу "Кошлар - табигатьнең күрке" (мәктәпкә хәзерлек төркеме).
Балаларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү, тиз уйлау, фикерләү, иҗадилык сәләтләрен арттыру, тел байлыгы хәзинәсен баету, үстерү, кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү ...
"Кеше-табигатьнең бер өлеше"
quot;Кеше- табигатьнең бер өлеше"...
" Саклыйк без табигатьне"
стихотворения...