Җәйге маҗаралар
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)
Предварительный просмотр:
Җәйге сәяхәт
(Зурлар төркемендә бердәм белем бирү эшчәнлеге).
Максат: балаларның бөҗәкләр дөньясы турындагы танып бе лү кызыксынучанлыгын , логик фикерләү сәләтен, интеллектларын үстерү.
Тәрбия бурычы: табигатькә,тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләмне, ориентлашуны,хәрәкәт координациясен үстерү.
Белем бирү бурычы:характерлы билгеләр буенча бөҗәкләрне танып белергә,тулы , дөрес һәм аңлаелышлы җөмләләр төзергә өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу,социальләштерү,сәламәтлек,куркынычсызлык,иҗади сәнгать,хезмәт.
Методик алымнар һәм чаралар:сүзле уен, хәрәкәтле уен, практик эш, сөенеч мизгеле,сорау бирү,нәфис сүз, мактау,бәяләү.
Җиһазлау: мультимедия – проектор, чәчәкле алан рәсеме, бөҗәкләр рәсеме,күбәләк битлекләре, күбәләкләр төсендәге һәм төрле төстәге чәчәкләр.
Алдан үткәрелгән эш: бөҗәкләр турында әңгәмә,күрсәтмә материаллар, нәфис сүзләр әзерләү,методик алымнарны өйрәнү.
Эшчәнлек төзелеше:
1.Кереш әңгәмә.
2.Сөенеч мизгеле.
3.Слайд карау,сәяхәткә әзерләнү.
4.С.Миңлекәйнең “Җәй көне” шигыреннән өзек уку.
5.Үстерешле диалог
6.Кырмыска турында әңгәмә,шигырь уку.
7.Ял минуты.
8.Табышмак әйтү,әңгәмә үткәрү.
9.Камкалар турында тәрбияче сөйләме,теләк теләү.
10.Күбәләкләр турында әңгәмә,хәрәкәтле уен “Күбәләкләр һәм чәчәкләр”
11.Нәтиҗәле эш: мозаика ысулы белән конфетти ябыштырып,күбәләкләр ясау.
12.Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче:Балалар,әйтегез,әле,нинди ел вакыты җитте? (җәй).
Җәй көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була ,җәй билгеләрен атагыз әле!(Кояш нык кыздыра, кызынырга, су коенырга була, урманда җиләкләр,гөмбәләр өлгерә, чәчәкләр күп була.) Ә бөҗәкләр турында нәрсә әйтергә була?Җәй көне нинди бөҗәкләр күргәнегез бар?(Бал корты,чебен, черки,шөпшә, чикерткә,май коңгызы, чуар таракан, суалчан.)Җәй көне бик күп бөҗәкләр күргәнегез бар икән .Балалар беләсезме,бөҗәкләрнең бик тә сезнең белән танышасы, дуслашасы килә икән . Алар безне бөҗәкләр иленә сәяхәткә чакыра. Сез сәяхәт итәргә ризамы?(Риза).
(Экранда урман эчендәге кечкенә алан күренеше,кошлар сайраган тавыш,тар сукмак рәсеме күрсәтелә.)
Җәй көне
Җәй җиткәч, җир кипкәч,
Саф аяз көннәрдә
Чыгарбыз юл буйлап
Зәргәрсу кырларга.
Чәчәкләр җыярбыз,
Бөҗәкләр күрербез,
Шундый саф һавада
Бик рәхәт уйнарбыз.(С.Миңлекәй)
Балалар,әйдәгез,тар сукмактан,чәчәкле аланга зыян китермичә,минем арттан сак кына атлап барабыз.(Тәрбияче хәрәкәтен кабатлап, балалар атлап бара).Юлыбызны дәвам итер өчен безгә табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә тәшерергә кирәк.(шауламаска,үз артыңнан җыештырырга,җан ияләрен кыерсытмаска,таныш булмаган җиләк-җимешкә кагылмаска һ.б.)
Тирә - юньне күзәтик әле,берәр җан иясе юкмы икән шул тирәдә.Карагыз әле балалар бу нәрсә?(Кырмыска оясы) Кырмыска турында сез нәрсәләр беләсез?Бик дөрес,алар бик файдалылы бөҗәкләр.Аларны урманның санитарлары диләр.Кырмыскалар күп-күп булып яшиләр,зур-зур оя ясыйлар.(тәрбияче кырмыска оясы һәм кырмыска рәсемен тактадагы җәйге алан рәсеменә беркетеп куя)Кырмыска үзе турында сезгә сөйләп китмәкче була
Һич вакытыбыз юк безнең:
Ылыс ташый кайсыбыз,
Өй ясый икенчебез
Берәү чистарта өйне,
Чыгара бөтен чүпне.
Җилләтәбез зур өйне,
Тәгәрәтәбез күкәйне
Берәү бәбиләр карый,
Икенчебез җим ташый,
Әнә тапкан зур табыш
Безнең бит шунда барыш.
Э- эх, җилкәгә салдык-
Инде гаилә булыр тук.
Тәрбияче:кырмыска дуслар,без сезне бер дә кыерсытмабыз.Сез бик эшчән дә, бик яхшы дуслар да икән.
Сәяхәтебезне дәвам итәбез
Ял минуты
Бергәләшеп,җыйналып,
Без барабыз аланга.(бару хәрәкәтләре)
Хәерле юл теләп безгә
Күктә кояш елмая. (уң кулларын өскә күтәреп селкиләр)
Канатларын җ илпи –җилпи
Күбәләкләр очалар.(кулларын як-якка җәеп селкиләр)
Яшел урман аланында
Без чәчәкләр җыябыз(чүгәләп чәчәкләр өзәләр)
Ап-ак ромашкалар өзеп,
Такыялар үрәбез.(куллар белән үрү хәрәкәтләре).
Балалар,тыңлагыз әле,нидер кыштырдый бугай. Нинди җан иясе ул, табышмак буенча әйтегез:
Алты аяк,каты канат
Безгә бик кирәк.
Урманны корттан,черектән
Чистартыйк тизрәк.
Ж-ж-ж ,бум-бум
Ж-ж-ж ,бум-бум,
Бум-бум-бум.
Дуслар, без кырмыска белән
Тату яшибез.
Бер кортны, икегә бүлеп,
Тәмләп ашыйбыз.
Нинди җан иясе,ул?(Май коңгызы). Бик дөрес,балалар.
(Тәрбияче май коңгызы рәсемен җәйге алан рәсеменә беркетеп куя.)
Май коңгызы нинди? (Алтынсыман, алтын кебек ялтырый)
Тышкы кыяфәтенә игътибар итегез әле, аларның нәрсәләре бар?(Канатлары мыеклары, яклары бар).
Балалар, бу коңгызлар бераз куркыныч булсалар да,табигатьтә бик файдалы икән алар . Алар белән тату булыйк.
Балалар,ә без алга таба атлыйк. Күрәсезме,әллә җиләк өлгергән инде?(Идәндә камкалар рәсемнәре).Ай,нәрсә ул, аягы да бар,әнә тагын.
Бу – алтын капка яки камкалар икән . Нәрсәдер сөйлиләр,тыңлыйм әле.(тәрбияче колагына куеп тыңлый). Балалар, алар безне очратканга бик шат.Эшләре бик тыгыз икән. Балан агачын чистартып кайтышлары. Ул мескенне үлән бете басып алган,яфракларын, чәчәкләрен ашый башлаган. Ә камкалар аларны юк итә икән .Ә менә хәзер икенче агачка ярдәмгә ашыгалар алар. Әйдәгез,аларны тоткарламыйк, теләкләр теләп, озатып калыйк,очыртып җибәрик.
(Бергә хәрәкәтләр ясап)
Алтын капка,алтын капка,
Бик биеккә очып мен дә
Икмәккә алмаш,
Гөмбәләргә тәм,
Җиләккә ширбәт,
Шалканга озын койрык алып төш.(рәсем беркетелеп куела).
Балалар,безнең аланыбызда бик күп чәчәкләр үсә.Ә чәчәкләрне нинди бөҗәкләр бик тә ярата?(Күбәләкләр һәм бал кортлары). Бик дөрес.Күбәләкләр һәм бал кортлары,чәчәктән-чәчәккә кунып, нектар эчәләр.
Нәрсә ул нектар?(Үсемлекләр бүлеп чыгара торган татлы, баллы сыекча,чәчәк балы.)
Ә хәзер без үзебез тылсымлы сүзләр әйтәбез дә, күбәләкләргә әйләнеп, бик кызыклы уен уйнап алабыз.(Күмәкләшеп тылсымлы сүзләр әйтәләр)
Чәчәкләрдән-чәчәкләргә
Көнозын очам, кунам.
Нектар белән тамак ялгыйм,
Чыклар белән юынам.
(Паласка төрле төстәге чәчәкләр таратып салына. Балаларга күбәләк битлекләре яисә башлыклары кидерелә. Сигнал буенча (музыка тавышына), “ күбәләкләр” бүлмә буЙлап “оча” башлыйлар. Музыка туктауга, “күбәләкләр” паластагы чәчәкләргә “куналар” (күбәләк төсендәге). Уен берничә тапкыр кабатлана)
Балалар, күбәләкләр бик матур . Ләкин аларны сакларга кирәк,тотарга ярамый. Ә без бүген чын күбәләкләргә охшаган күбәләкләр ясаячакбыз.
(Балаларга күбәләк контуры ясалган альбом битләре таратыла. Балалар күбәләкне җилем белән буйыйлар . Аннан тәрбияче балаларга альбом битенә тулысынча конфетти сибергә куша. Берничә минут үткәч,балалар альбом битләрен кулларына алалар, артык конфеттилар коялар.Ялтыравыклы матур күбәләк рәсеме килеп чыга. )
Балалар,сез ясаган матур күбәләкләр бүгенге сәяхәтебезнең истәлеге булыр.Ә хәзер инде киләсе очрашуларга кадәр чәчәкле аланыбыз һәм серле бөҗәкләр дөньясы белән саубуллашабыз һәм кайтыр юлга чыгабыз.(музыка тавышына балалар тәрбияче артыннан атлыйлар.)
Сукмагыбыздан атлап,
Файдалы белем туплап,
Без кайтабыз аланнан,
Бераз гына арылган.
Балалар,булдырыгыз! Әйтегезче,сез бүген нәрсәләр белдегез? Сезгә бигрәк тә нәрсә ошады?(Балаларның җавплары.) Мин сездән бик канәгать. Барыгызга да матур көн телим.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Убырлы карчыкның юлдагы маҗаралары.
Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итүне камилләштерү. Юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Игътибарлылы...
Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"
Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....
Хоттабыч маҗаралары
Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе...
"Кызыл Калфак маҗаралары"
Конспект урока...
“Калачкайның юл маҗаралары”
Знакомство детей старшего возраста с правилами дорожного движения....
“Көзге урман маҗаралары”
Музыка астында түгәрәк ясап, балалар бер-бер артлы алып баручы белән залга керәләр. Алар алдында яфраклар ята. Алып баручы: Исәнмесез, балалар!Балалар: Исәнмесез!Алып баручы: Безгә бүген кунаклар...
"Урман маҗаралары" (подготовительная группа)
Конспект образовательной деятельности "Урман мажаралары" для подготовительной группы...