Язгы хезмәт (зурлар төркемендә тирә-юнь белән таныштыру эшчәнлеге)
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)
Предварительный просмотр:
Язгы хезмәт
(зурлар төркемендә тирә-юнь белән таныштыру эшчәнлеге)
Максат: Табигатьнең сезонлы үзгәрешләре белән таныштыруны дәвам итү.
Тәрбия бурычы: Язгы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатлары, балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт, орлык чәчкәндә чисталык тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Игътибарлыкны, алга куелган максатны аңлый белү, эшне тормышка ашыру юлларын эзли һәм таба белүләрен үстерүне дәвам итү. Балаларның иҗади күзалларын, бэйләнешле сөйләмен, мөстәкыйллелеген үстерү.
Белем бирү бурычы: Яз, язгы эшләр турындагы белемнәрне тирәннәйтү, авазларның дөрес әйтелешен ныгыту.
Тормышта кирәк булган хезмәт күнекмәләрен, белем һәм осталыкларын формаллаштыру. Үз эшенә бәя бирергә өйрәтү. Интыграль белем бирү өлкәсе: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, хезмәт, матур әдәбият, иҗади сәнгать (лего-конструкторлар).
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше
Белем бирү өлкәсендә интеграция: сөйләм үсеше, физик үсеш, социаль-коммуникатив үсеш, сәнгати-эстетик үсеш.
Алдан үткәргән эш: Яз турында әңгәмә үткәрү. Кыр эшләре турында рәсемнәр карау, хикәяләр уку, әти-әниләргә кыр эшләре турында мәгълүматларны балаларга җиткерергә кушу (кырларны, бакчаларны күзәтү). Материаллар эзләү, “Табышмак әйтәм-җавабын тап” – кичәсе үткәрү.
Сүзлек өстендә эш: саз, бутый
Эшчәнлек барышы
- Балалар, әйдәгез әле бер-беребезгә елмаеп хәерле көн телик (Исәнмесез, хәерле иртә). Шушы хәерле иртәдә мин сезне сәяхәткә чакырам. Без табигатьне күзәтербез, төрле эшләр эшләрбез, уеннар уйнарбыз. Ә сез сәяхәткә ни белән барырга телисез? (автобус белән, такси белән, самолет белән һ.б)
- Әйдәгез без сезнең белән җәяу барыйк. Аякларга бутый киик.
- Ни өчен бутый киябез? (уамда пычрак, саз)
- Кая килә соң пычрак, саз?(Чөнки яз, кар эри, яңгырлар ява)
- Ә хәзер бутыйларны киик тә киттек.
- Менә, балалар, без кирәкле урынга килеп җиттек. Ардыгызмы? (юк). Бутыйдагы сазны төшерик (тыпырдыйлар). Ә хәзер, мин сезгә әдәби әсәрдән бер өзек укып китәм, игътибар белән тыңлагыз.
Ямьле яз килә туган ягыма
Кышкы йокыдан дөнья уяна
Җир дә ак калын юрганын сала
Яз җырын тыңлап, барда уяна
Кошлар да кайта җылы яклардан
Оя корырга туган якларда
Таллар бөредә, тама тамчылар
Шатлана күңел шундый чакларда.
- Шигырь нәрсә турында бара? (Яз турында бара)
- Кышкы йокыдан нәрсә уяна? (Дөнья уяна)
- Сез ничек уйлыйсыз, ничек итеп дөнья уяна, автор нәрсә турында әйтергә теләгән? (Кояш елмая, тамчылар тама, кошлар тавышы көчәя)
- Җир нәрсә сала? (ак калын юрганын сала)
- Шагыйрь ак калын юрган дип нәрсәне әйтергә теләгән? (калын кар катламын)
- Талларда нәрсәләр барлыкка килә? ( бөреләр)
- Кошлар кайдан кайталар? (җылы яктан кайталар)
- Хәзер бездә нинди ел фасылы? (яз)
- Яз фасылында ничә ай бар? (Өч ай)
- Ниндиләр? (март, апрель, май)
- Хәзер нинди ай? (апрель)
- Әйдәгез, балалар, яз билгеләрен әйтеп чыгыгыгыз әле (кояш югарыдан җылыта, карлар эреп бетте, агачлар яфрак яра, үләннәр яшәрә, көннәр озая, төннәр кыскара, бакчаларда, кырларда эшләр башлана, кошлар җылы яктан кайталар).
- Әйдәгез искә төшереп үтик әле, нинди кошлар җылы яктан кайталар?
Д/у “Күчмә кошларны әйт”
- Бу кошларны бер сүз белән ничек әйтәбез? (күчмә кошлар)
- Яз көне сезнең яратып уйный торган уеннарыгаз нинди? (футбол, велосипедта йөрибез, көймәләр агызып уйныйбыз)
- Дөрес, балалар, сез санап чыккан билгеләр барысы да яз билгеләре. Ә хәзер телне шомартып алыйк.
Сөенде ышкы пш-пш-пш
Шатланды пычкы ты-рыш ты-рыш
Очынды чүкеч шап-шап-шап-шап
Талпынды балта шалт-шалт-шалт
- Ә хәзер, балалар, бу рәсемгә карыйк әле. Кайсы ел фасылы сүрәтләнгән? Ем сөйләр икән картина буенча? (Бер-ике бала сөйли).
- Бакчада эшләр өчен безгә эш кораллары кирәк бит әле. Нинди эш кораллары кирәклеген табышмак аша эзләп табабыз.
Мин җир казыдым, бер тамчы армадым
Кем мине эшләтте, шул инде арыды (көрәк)
Яфрак бакчада коелса, эшкә керешә (тырма)
Сакалы бар, кашы юк
Гәүдәсе бар, башы юк
Сакалын җирдән сөйри
Бакча буйлап йөри. (себерке)
Гәүдәсе төз агачтан,
Тимердән башы, теше,
Үзе берни ашамый,
Чүп-чар төяү бар эше. (сәнәк)
- Бер сүз белән ничек әйтәбез? (эш кораллары)
- Без яз турында күп сөйләштек. Ә сезгә язның нәрсәсе ошамый? (юеш карлы яңгырлары, салкын көннәре, пычраклары)
- Балалар, мин дә сезнең белән килешәм.
Хәрәкәтле уен “Яңгыр”
Балалар, яз килү белән карлар, басулар, бакчалар җанлана, чәчү башлана, басуларда көн-төн тракторлар гөрли. Иң беренче нәрсә эшләргә монда? ( кар тоталар). Дөрес, кар тоталар. Бу кар өемнәре җиргә дым була. Монда тракторлар басуларга тирес тарата. Тирес – ул ашлама. Туфрак шактый ныгыгач тракторлар җир эшкәртә башлыйлар.
- Тракторлар җир сукалый. Нәрсә белән сукалыйлар? (сука белән)
- Аннары җирне тырмалыйлар, каты кисәкләр, кәсләр калмасын өчен.
- Ә монда нишлиләр? (Орлык чәчәләр)
- Әйе, балалар, авыр орлыклар йомшак туфрак өстенә алтын яңгыр булып сибеләләр.
- Менә шулай итеп язгы эшләр башлана.
- Балалар, бу савытта нәрсәләр? (орлыклар)
- Нинди орлыклар монда? (бодай, борчак, көнбагыш)
- Бу савытта орлыклар буталып беткәннәр, әйдәгез аерыйк эле. Бу орлыкларны бергә утыртып булмый бит инде, аерырга кирәк. (ашъяулыкта борчакны, бодайны, көнбагышны аералар)
- Менә без орлыкларны аердык, аларны утыртырга кирәк. Орлыкларны утыртырга нәрсә кирәк? (җир, су)
- Әйдәгез әкрен генә өстәл янына киләбез. Эшкә керешәбез. Җир нинди булырга тиеш? (йомшак). Әйдәгез җирне тырмалыйбыз, йомшак,тигез булсын өчен. Хәзер нзрсә эшлибез? (орлык чәчәбез). Бу орлыкларны күмәбез (бер бала орлык күмә).
- Орлыклар тигез, матур тишелсеннәр өчен нәрсә кирәк? (су сибәргә)
- Эшне бетергәч кулларны сөртәбез, чиста итеп эшлибез.
- Әйдәгез минем янга киләбез. Балалар без нәрсә эшләдек? (орлык чәчтек)
- Нинди орлыклар чәчтек? (бодай, көнбагыш, борчак)
- Орлыклар тишелсен өчен нәрсә кирәк? (су, кояш, җылылык, яңгыр)
- Әйе, кояш вакытында җылытып, яңгырлар вакытында яугач нәрсә барлыкка килә? (уҗым барлыкка килә, күрсәтәм)
Әйдәгез ял итеп алабыз
Без инде хәзер зурлар
Күп эшли безнең куллар
Көрәк алып казыйбыз
Тырма белән тырмалыйбыз
Орлыкларны чәчәбез
Уҗымга су сибәбез
Менә шундый унган без
- Балалар, һава торышлары әйбәт булып игеннәр өлгергәч, ашлыклар җыяр өчен, амбарларга ташыр өчен нәрсәләр кирәк? (комбайннар, машиналар, КАМАЗлар кирәк)
- Сез бит булачак игенчеләер әйдәгез әле леголардан, конструкторлардан машина ясыйбыз. Конструкторны алабыз, үзебезгә ошаган җиргә утырып машиналар ясыйбыз.
- Сез нәрсә ясадыгыз? (йөк машинасы)
- Менә, балалар, дус тату эшләгәч ничек тиз эшләдек, күп машиналар ясадык, безнең бүгенге сәяхәтебез тәмам. Сезгә нәрсәләр бигрәк тә ошады?
Эшчәнлек тәмамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге
«Хезмәткә хөрмәт» темасына зурлар төркемендә сөйләм теле үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге...
Зурлар төркемендә озакка сузылган проект эшчәнлеге "Икмәк - яшәү терәге".
Балаларга икмәкнең табынга нинди урау юллар белән килүен һәм аның һәркемгә кирәклеген аңлату....
Зурлар төркемендә «Көзге урман» темасы буенча белем бирү эшчәнлеге (нәфис-нәфасәти үсеш)
«Көзге урман» темасы буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге.Бу эшчәнлек нәфис-нәфасәти өлкә буенча балалар белән көз темасын йомгаклау өчен традицион булмаган ысул кулланып рәсем ясарга өйрәтү ...
Зурлар төркемендә «Уйный, уйный үсәбез» проекты буенча “Күңелле уеннар” йомгаклау эшчәнлеге
Мин-Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып 17 ел балалар бакчасында эшлим.Шушы эшләгән еллар дәвамында рус балаларын татар теленә өйрәтүдә төрле про...
Зурлар төркемендә сәнгати-эстетик үсеш буенча "Кышкы күңел ачулар" темасына рәсем эшчәнлеге конспекты.
Конспектта ФДБС таләпләренә туры китереп эшчәнлекнең максаты, методик алымнар, ярдәмлек, оештыру (мотивация, актуальләштерү), барышы, тәмамлау (рефлексия) өлешләре чагылдырыла....
Аю дусларын эзли (II кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштыру эшчәнлеге)
Аю дусларын эзли (2 нче кечкенәләр төркемендә тирә - юнь белән таныштыру эшчәнлеге)...
“ Хезмәткә – хөрмәт ” (Зурлар төркемендә сөйләм үстерү шөгыле)
Максат: Бала...