"Исәнме, салкын кыш".
план-конспект занятия по окружающему миру

Тимергалиева Фанзия Ахкамутдиновна

Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру. Фикерләү сәләтләрен үстерү. Кошларга һәм кыргый җәнлекләргә сак караш, ярату хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_vospitatel_goda.docx37.04 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру. Фикерләү сәләтләрен үстерү. Кошларга һәм кыргый җәнлекләргә сак караш, ярату хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен, хәрәкәт координациясен, һәм сөйләмнәрен үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү.

Белем бирү бурычы: кошларның табигатьне саклауга файда китерүләре турында белемнәрен арттыру.

Методик алымнар һәм чаралар:  табышмак әйтү, сөенеч мизгеле, сорауларга җавап, әңгәмә, техник чаралар куллану, уен - разминка, мактау

Җиһазлау: ноутбук, проектор, экран,  сандык, җимлек, кисмә рәсемнәр белән конверт,аудиоязма кошлар тавышы.

Эшчәнлек барышы:

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр сезгә. Балалар, әйтегз әле, бүген сезнең кәефләрегез ничек? (Балалар җавабы) Минем дә кәефем яхшы. Әйдәгез әле кулларны кулга тотынышып бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итеп елмаеп алыйк.(Түгәрәктә кулга-кул тотынышу)

         1 слайд

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Шөгылебезне башлыйк.

 

 Шигырь уку.

- Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырь укыйм.

Бу шигырь кайсы ел фасылы турында?

Урманнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк  кар

Төшә дә төшә генә.

Һава саф – рәхәт суларга,

Яп-якты бөтен урын.

Кыш бабай, килде кунакка,

Җир киде йомшак тунын.Г. Латыйп

( Балаларның җаваплары тыңлана.)

- Кыш икәнен каян белдегез? ( Кар ява. Кыш көне Кыш бабай килә.

Урманнар, кырлар кар белән каплана.)          

                          2 слайд

-Әйе, балалар, бу шигырь кыш турында. Без дә бүген матур кыш турында сөйләшербез.Кыш ул нинди?

-Кыш көне ап –ак кар ява.

-Урамда бик салкын.

-Салкын җил исә.              

                         3 слайд

-Балалар, бик көчле җил булганда, күп кар яуганда нәрсә була?

-Әйе, буран була.                

                        4 слайд

-Агачлар нәрсә белән каплана?

Агачлар ап –ак кар белән каплана. Һ.б.    

-Балалар, сез саф һавада йөрергә, сәяхәткә барырга  яратасызмы? (Балалар җавабы)

Бүген мин сезне кышкы урманга сәяхәткә чакырам. Кышкы урманда без нәрсәләр күрербез икән? (Балалар җавабы) Балалар, табигатьтә үз-үзеңне тотуның өч кагыйдәсен әйтегез әле. (Шаулама! Чүпләмә! Рәнҗетмә!) Әйе, дөрес. Ләкин юлга чыкканчы безгә тагын  нәрсәдер эшләргә кирәк. Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә? (Балалар җавабы)

(Җавапны таба алмасалар, юнәлтүче сораулар бирергә: хәзер кайсы ел фасылы?Кышын урамга чыкканда без нишлибез?)

                                                     5 слайд

Уен-разминка: балаларның киенү хәрәкәтләре.

- Урманга барганда кар өемнәре күп була, тезләребезне өскәрәк күтәреп барыйк.

Киендек барыбыз  да

Кышкы юл алдыбызда

Бер-бер артлы басабыз

Без урманга барабыз

Ашыкмыйча атлыйбыз

Һәм артка да калмыйбыз.

(Балаларның атлап бару хәрәкәтләре. Кар шыгырдавы тавышы, экранда кышкы юл рәсеме).

        

                              6 слайд

Менә без сезнең белән кышкы урманда. (Активлаштыру). Нинди матур кышкы урман! Бөтен җир йомшак кар белән капланган. Урманда тып-тыныч.

- Балалар, агачларга карагыз әле. Агачлар нәрсә белән капланган?

-Кар белән капланган.

- Ә менә болар нинди агачлар?(Чыршы белән нарат).

- Аларның  ылыслары нинди төстә? ( Яшел).

-Әйе, балалар, чыршы белән нарат кышын да,җәен дә яшел төстә калалар.

- Ә башка агачлар җәен киенәләр, кышын чишенәләр.

- Балалар, мин чыршы төбендә нәрсәде ркүрәм. Өстенә күп кар да яуган.

Әйдәгез, алып карыйк әле. Сандык түгелме соң бу? Ачып карыйк әле.

 ( Эченнән җимлек килеп чыга).

-Балалар, кайсыгыз белә, бу нәрсә?

- Әйе, дөрес бу җимлек.

- Җимлек белән нишлиләр соң?

-Кошлар өчен җим салалар.

-Ә сез нинди кышлаучы кошларны беләсез?

        7 слайд

-Песнәк, күгәрчен,чыпчык, кызылтүш, тукран, чәүкә, саескан.            

– Чү, туктагыз, мин куакта ниндидер кошларны күрәм, тавышларын да ишетәм.

                  8-9 слайд

(Слайд: кара бүрекләр. Аларның чыркылдаган тавышлары).

– Балалар, сез бу кошларны таныйсызмы? (Балалар җавабы). Әйе, дөрес. Балалар, ә кара бүрекләрне икенче төрле балан чыпчыклары дип тә йөртәләр. Беләсезме, алар нәрсә ашарга ярата? (Балалар җавабы).Әйе, алар балан һәм миләш җимешләре белән туклана. Сез монда ничә балан чыпчыгы күрәсез? (Балалар җавабы). Алар нинди төстә? (Балалар җавабы). Балалар, ата балан чыпчыгының гына түше кызыл, анасыныкы көрән төстә була.

 

(Слайд –песнәкләр. Песнәк тавышлары)             10-11 слайд 

– Карагызәле, чыршы агачында тагын ниндидер кошлар утыра, сез аларны таныйсызмы? (Балаларҗавабы). Сез монда ничә песнәк күрәсез? (Балаларҗавабы). Алар нинди төстә? (Балаларҗавабы). Кыш көне песнәкләр нәрсә ашый, беләсезме? (Балаларҗавабы). Әйе, кыш көне песнəклəргə чи итнең маен элеп куярга була. Алар шуны чукыйлар. Беләсезме, бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә.

 

(Слайд – агачта тукраннар, тукран тукылдаган һәм кычкырган тавышлары)

(Шул ук  тәртиптә тукраннар       турында сөйләшү)

Урман тыныч йокыда, күрәдер тәмле төшен.
Тик тырыш тукран гына онытмый үзенең эшен
.                12-13  слайд

 

– Балалар,сез беләсезме тукран (дятел) агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итеп, агачның гомерен саклый. Шуңа күрә аны “урман докторы” дип йөртәләр. Ул каты койрыгы  белән агач кәүсәсенә терәлеп, аңа көчле тырнаклары белән ябыша. Аннары томшыгы белән агачны тук-тук чукып, бөҗәкне эзләп таба һәм теле белән эләктереп ала да ашый. Шулай итеп, үзе дә туклана, урманга да файда китерә. Тукран нарат агач куышына оялый.

 

(Слайд – агачта чыпчык.Чыпчык чыркылдаган тавыш)              14 слайд 

- Балалар, ә  бу агачтагы кошны таныйсызмы? (Балалар җавабы).

- Нинди ул? (Балалар җавабы).

- Балалар, миңа чыпчык бик күңелсез кебек тоела, нигә икән? (Балалар җавабы).

-Без аңа ничек ярдәм итә алабыз? (Балалар җавабы).

Менә бу җимлекне сәяхәттән кайткач детсад  янындагы агачка эләрсез һәм кошларга җим салырсыз. Сез киткәч, алар җимлеккә       очып килерләр.

- Балалар, әйдәгез, бергәләп  кошларны җим чүпләргә чакыру сузләрен кабатлап алыйк эле.

15слайд

- Песнәк, песнәк, кил тизрәк-

Җим сибәм сиңа тизрәк.

Чәүкә, чәүкә, кил чәүкә-

Җим бирәм бер тәлинкә.

Карга, карга, син кара,

Кабып кал азык барда!

Саескан – ала канат,

Җим сибәм кабат – кабат!      Хәләф Гарданов.

- Урманда бит кыргый җәнлекләр дә яши.

- Әйдәгез, нинди җәнлекләр яшәгәнен белү өчен безгә башта шушы конверттагы кисмә рәсемнәрне жыярга кирәк һәм мин әйткән табышмакларның жавапларын табыйк.

1.Кыш көне ак                                 2. Сорыдыр төсе,

Җәй көне соры.                                       Үткендер теше,

Урманнан чыгар,                                         Урманда йөри,

Кыр буйлап чабар (Куян.)                         Бозаула р эзли (Бүре.)

3.Нечкә билле,

Көлтә койрыклы  (Төлке).

4.Кош түгел оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманы  яңгырата   (Тиен.)

5.Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста   ( Аю.)

6.Энәсе бар, ә тегә алмый    (Керпе.)

- Балалар, урманда нинди җәнлекләр яши инде?

- Төлке, бүре, тиен, куян,аю, керпе.  

 16 слайд

-Шушы җәнлекләрнең  кайсылары кыш көне  йоклыйлар? (Аю, керпе.)

-Алар нәрсә белән тукланалар? ( Балаларның җаваплары  тыңлана.)

17 слайд

- Дөрес, тиен кыш көне киптерелгән гөмбә, чикләвек белән туена. Аю белән керпе йоклый. Бүре белән төлке куян эләктерергә тырыша. Куянкай агач  кайрысы кимерә.

- Менә, балалар, безнең сәяхәт тәмамланды. Әйдәгез тылсымлы сүзләрне әйтеп кире бакчабызга кайтыйк.

Кар бөртекләре оча – бер,

Кар бөртекләре оча – ике,

Кар бөртекләре оча – өч,

Бакчага кайтырга бирегез көч.

  • Сәяхәттән соң сезнең кәефләрегез ничек?
  • Сез бүгенге сәяхәттә  нинди яңалык белдегез?
  • Нинди  яхшылык эшләдегез?
  • Бу яхшылык турында сез кемне өйрәтер идегез яки бу яхшылык турында кемгә сөйләр идегез?
  • Әйдәгез әле балалар үз-үзебезне мактап алыйк әле

«Менә ничек   булдырам мин»(башларыннан сыйпыйлар)

«Менә ничек акыллы мин»  (бармакларын үбеп  битләренә  тидерәләр)

- Сез бүген барыгызда тырыштыгыз, булдырдыгыз. Рәхмәт сезгә. Мин сезне барыгызны да яратам.

тАТАРСТАН   РЕСПУБЛИКАСЫ  ТЕЛӘЧЕ   МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ   МУНИЦИПАЛЬ   МӘКТӘПКӘЧӘ   БЕЛЕМ  БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ  ОЛЫ  НЫРСЫ  БАЛАЛАР  БАКЧАСЫ

Тема:"Исәнме, салкын кыш".

        Тэрбияче : Тимергалиева Ф.А


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Ачык шогел: "Салкын кыш"

Мэктэпкэчэ торемендэ рус балалры очен татар теле шогеле...

Буранлы кыш, салкын кыш

Стихи озиме на татарском языке...

Салкын тиюне ничек кисәтергә.

Күпчелек очракта салкын тидерүгә үзебез гаепле. Урамда һава торышының нинди булуына карап киенмәү, саклану чараларын күрмәүнең аяныч нәтиҗәсе бу.Салкын тию, грипптан саклануның иң гади юллары бе...

Салкын чишмә аланында

Экскурсия в парк. Знакомство детей с красотой природы, со цветами....

Салкын Кыш

Конспект занятия по развитию речи в старшей группе...

Салкын кыш

Конспект о зимней прогулке в старшей группе....