Материклар буйлап сәяхәт
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Ханафиева Лейсан Зульфаровна

Балаларны материклар белән таныштыру. Андагы хайваннар дөньясы турында белемнәр бирү, табигатькә карата җылы караш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл materiklar_buylap_syaht.docx20.36 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә районы Дусым балалар бакчасы.

5-6 яшьлекләр белән танып белә эшчәнлеге.

Тәрбияче: Ханафиева Ләйсән Зөлфәр кызы.

Тема: Материклар буйлап сәяхәт.

(зурлар төркеме.)

Максат:   Балаларны материклар белән таныштыру;

Бурычлар:    Андагы хайваннар дөньясы турында белемнәр бирү;

                        Фикерләү сәләтен, танып белүне, сөйләмне үстерү

                        Табигатькә карата җылы караш тәрбияләү;

Җиһазлау: глобус, презентация, шариклар, дид.уеннар, хайван рәсемнәре.

Эшчәнлекнең барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, тагын да күңеллерәк булсын өчен бер-беребезгә карап елмаеп алыйк.  Бүген мин сезгә уйнарга туп алып килдем, карагыз әле. (глобусны күрсәтү)  Аның белән уйныйсыгыз киләме?  (Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче:  Әйе, бу глобус. Аның белән уйнарга ярамый. Глобус ул, җирнең кечерәйтелгән күренеше. Ул җир шарының формасын күз алдына китерергә ярдәм итә. Балалар шулай булгач, безнең җир шары нинди формада икән? Әйе, ул шар кебек түгәрәк формада. Игътибар белән карасак, без глобусның төрле төсләрдән булуын күрәбез. Анда нинди төсләр күбрәк? Зәңгәр төс нәрсәне аңлат ул балалар? (төсләрнең нәрсә аңлатуы турында әңгәмә)

Тәрбияче: Глобуста җирнең нинди кисәкләрдән торганын күрергә мөмкин. Җир ул 6 кисәктән тора. Алар материклар дип аталалар. Без сезнең белән аларны материклар дип сөйләшербез. Ә материкларда бик күп илләр урнашкан. Хәзер без бергәләп шул материклар буйлап сәяхәткә кузгалырбыз. Минем кулымдагы глобус гади генә түгел, ул тылсымлы. Мин хәзер глобусны әйләндерәм, ул кайда туктаса, без шул материкка сәяхәт кылырбыз. Сез әзерме?

Тәрбияче: (глобусны әйләндерү) Без сезнең белән Антарктида материгында.Балалар сезнең Антарктида материгы турында ишеткәнегез бармы? Бу материкның исемен бергәләп кабатлыйк әле.

Слайд 2.

Антарктида материгы иң салкын материк. Ул бозлар белән капланган.  Анда гел кыш кына була. Биредә салкынга чыдам хайваннар яши.

Слайд 3.

Мондагы нинди хайваннарны беләсез? (балалар белән хайваннарны әйтү.) Мондагы хайваннар салкында яшәргә яраклашканнар. Аларның беришләре җылы йоннары ярдәмендә, икенчеләре калын май капламы ярдәмендә салкыннан саклана.

Слайд  4.

Менә пингвиннар шундый салкыннарда да үзләренең йомыркаларын бозга төшермичә саклап, балалар чыгаралар. Пингвиннар очмасалар да, без аларны кошлар дип атыйбыз.Мин дә сезгә пингвиннарның йомыркаларын алып килдем. Хәзер без алар белән уен уйнап алабыз. Минем янга килегез әле, балалар. Сезгә ике төркемгә бүленергә кирәк була. (Бер төркем йомырка- ларны  тәртип буенча, ә икенче төркем кирегә санау тәртибе буенча тезәләр.)  Балаларга сораулар биреп сул, уң якларны искә төшерү. (балалар урыннарына утыралар.)

Тәрбияче: әйдәгез материклар буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез. (глобусны әйләндерү) Без сезнең белән Африка материгында.

Материкның исемен кабатлау

Слайд 5.

Африка материгында гел җылы гына була. Бу материкта салкын кышлар булмый. Африка материгы зур материк. Анда кешеләр күп яши.  Африка материгы хайваннарга бик бай. Менә алар.

Слайд 6.

Әйдәгез бергәләп карыйк әле. Балалар бу хайваннар арасында берсе адашкан түгелме соң? Игьтибар белән карыйк әле.  (Балаларның җаваплары) Уен: “Нәрсә артык?”

Тәрбияче: Сәяхәтебезне дәвам итәбез. (глобусны әйләндерү) Без сезнең белән Көньяк Америка материгында.

Материкның исемен кабатлау.

Слайд 7.

Көньяк Америка материгы тауларга, урманнарга, чүлләргә бик бай.  Бу материк бик дымлы материк. Анда яңгырлар күп ява. Биредәге хайваннарны да карап үтик. Нинди хайваннар яши икән бу материкта?

Слайд 8.

Хайваннарны карау, исемнәрен әйтү.

Көньяк Америка материгындагы Бразилия дигән илдә фотбул уены иң танылган уеннарның берсе. Әйдәгез без дә сезнең белән ял итеп  алыйк. Физ.минут.

Тәрбияче: Сәяхәтебезне дәвам итәбез. (глобусны әйләндерү) . Без сезнең белән Төньяк Америка материгында. Слайд 9.

Материкның исемен кабатлау

Бу материкның табигате төрле була. Көньяк өлешендә җылылар, ә Төньягында салкыннар була. Бу якта яшәүче хайваннар.

Хайваннарның исемнәрен әйтү. Слайд 10.

Тәрбияче: Сәяхәтебезне дәвам итәбез. (глобусны әйләндерү) Без сезнең белән Австралия материгында.

Материкның исемен кабатлау

Слайд 11

Бу материк бик кечкенә, аны шуңа күрә утрау дип тә йөртәләр. Бу материк иң коры материк. Монда бик күп төрле хайван һәм үсемлек төрләре сакланып калган. Менә шул хайваннарны сез үзегез эзләп табарсыз. Менә мондагы бирелгән нокталарны тоташтыргач материкта яшәүче хайваннар килеп чыга. (балалар нокталарны тоташтыралар). Уен: “Нокталарны тоташтыр”.

Тәрбияче: Хәзер инде бирегә карыйбыз.

Слайд 12.

Сезнең килеп чыккан хйваннарыгыз бу хайваннарга охшаганнармы? (Хайваннарның исемнәрен әйтү.)

Тәрбияче: Сәяхәтебезне дәвам итәбез. (глобусны әйләндерү) Менә без Евразия материгында. Материкның исемен кабатлау.

Слайд 13.

Бу материк иң зур материк. Аның күп өлешен безнең илебез алып тора. Без сезнең белән нинди илдә яшибез? Ә безнең республикабыз ничек атала? Районыбызның исеме ничек атала? Безнең илебезнең табигате төрле булу сәбәпле, ул бик күп төрле хайваннарга бай. Әйдәгез шуларны карыйк.

Слайд 14.

Хайваннарны әйтеп чыгу.

Менә материклар буйлап сәяхәтебезне тәмамладык. Хәзер инде бер уен уйнап алабыз. “Кисәкләрне дөрес җый” уены. Сез җыйган кисәкләрдән төрле хайваннарның рәсеме килеп чыгар. Аларның кайсы материкта яшәүләрен белергә кирәк.

Әзер рәсемнәрне балалар белән бергәләп материкларга урнаштыру.

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"

Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту,  авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн  белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....

"Тукай эзләре буйлап"

Балаларны  Г.Тукай  иҗаты белән таныштыру...

Шәһәребез урамы буйлап сәяхәт

материал для воспитателей , подготовительных групп....

«Татарстан елгалары буйлап»

Максат: Татарстан җөмһүрияте аша ага торган елгалар турында мәгълүмат бирү.Бурычлар:Елгаларыбызда суның чисталыгын саклау, әйләнә-тирә мохитка сак караш тәрбияләү.Табигать байлыгы – елгаларыбызн...

Шәһәр урамы буйлап сәяхәт.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү. юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту....

Экология сукмагы буйлап

МАДОУ №396 “Центр развития ребенка” Сабирова Савия Равиловна 1 категория 1. «Экология сукмагы буйлап»             (уртан...

"Татар халык әкиятләре буйлап сәяхәт"

Балаларга сәхнәләштерү өчен әзерләнгән, татар халык әкиятләре турында сценарий. "Төлке һәм каз", " Төлке һәм торна", Төлке һәм бүре" әкиятләрен берләштереп  әзерләнде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ...