Дидактическая игра "Ел фасыллары"
учебно-методический материал по окружающему миру на тему

Гарифуллина Алсу Римовна

Дидактик уен балаларнын ел фасыллары турында алган белемнәрен системалаштыру , камилләштерү  өчен кулланыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл el_fasyllary.docx667.37 КБ

Предварительный просмотр:

Ел фасыллары.

      Ел фасылының дүртесен дә яратам мин: ак тунлы салкын кышны да, чәчәкле яшел язны да, җиләкле эссе җәйне дә, алтын көзне дә.

      Алтын көз. Әйе, алтын вакыт бит ул сентябрь, октябрь айлары. Табигать нинди гүзәл! Яшел, сары, кызыл төстәге яфраклар. Бакчаларда алмалар, яшелчәләр, бәрәңге җыяр чак. Көндез күктә кояш, җылы була. Көзен агачларда яфраклар саргая, аннары коела башлый. Күкне болытлар каплый. Көзнең беренче аенда урманнарда гөмбәләр, чикләвекләр өлгерә. Сентябрьдә уку йортларында укулар башлана. Көзен салкын җил исә, томанлы, салкын юеш була. Беренче салкын яңгырлар да ява башлый, ләкин матур, җылы көннәр дә була. Бу көннәр «әбиләр чуагы» дип атала. Көз көне көннәр кысакара, салкыная. Беренче кар ноябрьдә ява инде.

       Салкын кыш — елның иң салкын вакыты. Декабрь, гыйнвар, февраль — кыш айлары. Кыш көне кар ява, буран чыга, җир ап-ак кар астында кала. Юлларда еш бозлавык була. Елгалар боз астында калалар. Кыш көне көннәр кыска һәм бик салкын була. Салкын җилләр исә, көчле бураннар була. Агачларны ак бәс каплый. Табигать йоклый, күчмә кошлар җылы якларга очып китәләр. Кыш көне Яңа ел бәйрәмен каршылыйбыз. Спорт сөючеләр чаңгыда, тимераякта шуалар.

        Матур яз март аеннан башлана. Көннәр озыная, төннәр кыскара башлый, беренче яңгырлар ява. Көндез күктә кояш елмая, җирне җылыта. Урамда саф, җылы һава, кар эри, гөрләвекләр ага. Елгаларда һәм күлләрдә бозлар эри. Җылы яктан күчмә кошлар очып кайталар. Урманнарда хайваннар уяна, алар кышкы туннарын салалар. Апрельдә беренче язгы чәчәкләр күренә башлый. Агачлар яфрак яра, алмагач, шомырт һәм чия чәчәк ата. Бөтен җир — болыннар, кырлар, урамнар, бакчалар яшелләнә, матурая. Яз көне бик рәхәт. 8нче мартта Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен уздырабыз.

          Һәр ел фасылы үзенчә матур. Җәй — елның иң эссе вакыты. Җәен җылы кояш нурлары җирне иркәлиләр. Җәй көне табигать бик матур була. Бакчаларда җиләкләр пешәләр, яшелчәләр үсә. Болыннарда хуш исле чәчәкләр үсәләр. Бөтен тирә-юнь чәчәккә күмелә. Миңа җәйге гүзәллек, җәйге муллык ошый. Җәен эссе, ягыр ява, кояш кыздыра.

Дидактик уен: Ел фасыллары.( 3-7 яшьлен балалар өчен)

Максат:

  • Балаларны ел фасыллары белән таныштыру, кайсы артыннан кайсы килүен истэ калдыру.
  • Балаларның  табигать турында күзаллауларын үстерү.
  • Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, зәвык тәрбияләү. Ел фасылларын дөрес әйтергә ойрэтү .
  • Уен барышы:
  •   I вариант:  Тәрбияче балаларга картинаны курсәтә һәм сорау белән мөрәҗагать итә.
  •   Бу кайсы ел фасылы? –  мэсэлэн кыш һ.б.  
  •   Кыш нинди? – салкын, буранлы, карлы һ.б.
  •   II вариант: Бу вариантны  балалар  күпмедер дәрәҗәдә сүзлек запасы җыйганнан соң үткәрергә мөмкин. Тәрбияче киресенчә сорый кайда монда кыш, ә балалар картинаны эзлэп табып,  аның сыйфатларын әйтергә тиеш. Мәсәлән: Карлы, салкын, буранлы.  Ул – кыш һ.б.
  • III вариант: Тэрбияче кайсы ел фасылы артыннан кайсы килгэнен сорый. Мэсэлэн. Кыштан сон нинди ел фасылы килэ.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ел фасыллары (Времена года)

конспект занятия...

Ачык дәрес. Ел фасыллары белән куян кунакта!

Максат: Ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү,матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү,балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, 10 һәм 5 эчендә санау, геомет...

Беренче кечкенәләр төркеме өчен "Ел фасыллары" дигән темага презентация

Беренче кечкенәләр төркеме өчен "Ел фасыллары" дигән темага презентация...

Ел фасыллары төрле

Ел фасыллары төрле...

Проект "Ел фасыллары"

Ел Фасыллары...

Проект. Г. Тукай һәм ел фасыллары

Проектная деятельность в подготовительной группе на тему  " Г. Тукай и времена года"...