"Көзге табигать"
статья по окружающему миру (младшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Көз килде .Үләннәр
Саргайды,шиңде.
Сап – сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Көз. Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр. Көннәр салкынайтты. Миләшләр кып-кызыл булып балкыйлар. Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар. Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: "Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз". Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры. Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.
Без балалар белән көзнең һәр үзгәрешен күзәтеп,тасвирлап,чагыштырып бардык.Балаларыбыз кечкенә булуларына карамастан әйтә беләләр агачларның ни өчен яфраклары коелганын,көннең үзгәреп торуын,яңгыр яуганын,җил искәнен,кошлар җылы якка китүен.Ни өчен? Чөнки, Көз җитте.
Саф һавада “Көзге табигать” дигән тема буенча эшчәнлек үтте.Балалар белән “яфраклар” булып уйнадык һәм без балалар белән яфрак булдык.Яфраклар агачта яшәгәннәр.Көз килгән.Көз яфракларны сары,кызыл,яшел төскә буяган.Яфраклар тагын да матурайганнар.Салкын җил искән,яфракларны ботакларыннан өзеп алган.Яфраклар һавада бөтерелә – бөтерелә оча башлаганнар.
Сап – сары яфраклар
Җил искәч очалар.
Бөтерелә – бөтерелә,
Җиргә үк төшәләр
Балалар шигырь текстына туры китереп йөгерәләр,әйләнәләр,чүгәлиләр
“Көзге табигать”
Сабаның №2 номерлы “Әллүки”
балалар бакчасы тәрбиячесе
Абубакирова Р.Г.
Октябрь 2017
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
занятие по теме "Без табигать балалары"
Конспект посвящен о поведении детей на лоне природы...
"Табигать-тиңсез хәзинә" итоговая деятельность по экологическому воспитанию детей в подготовительной группе
Экологическая деятельность на татарском языке для детей подготовительного возроста ДОУ. Песни, стихи, игры о природе. ...
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....
"Без табигать дуслары" (экологик кичә)
Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...
"Табигать һәм сәламәтлек"
Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....
Занятие:"Әйдәгез урманга һәм кырга - табигать китабын укырга.”
Занятие по обучению родному языку+слайды к нему...