занятие по теме "Без табигать балалары"
материал (старшая группа) по теме

Конспект посвящен о поведении детей на лоне природы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema2.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                   Татарстан Республикасы

                                   Балтач муниципаль районы

              Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениясе

                          катнаш төрдәге  Карадуган балалар бакчасы

         Тема: : “ Без табигать балалары”

        (Мәктәпкә әзерлек төркеме балары белән башлангыч сыйныф

           укытучыларына күрсәткән шөгель конспекты)

                                                                    Тәрбияче: Юсупова Р.М

                                                                 I квалификацион категория

Тема:  Без табигать балалары

Максат: Табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында балаларның

               белемнәрен ныгыту, баету. Табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү.

               Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү, сөйләм телен        

               үстерү

Җиһазлау: Агачлар, уенчык хайваннар, кошлар рәсеме, чәчәкләр, посылка,    

                  шүрәлегә кием.

 

                              Шогель барышы

Тәрбияче:   Исәнмесез балалар, кәефләрегез ничек әйбәтме?.( ишек шакыйлар

                    почтальон керә)

Почтальон  Исәнмесез! Бу Карадуган балалар бакчасымы әллә Шубанмы?

                    Сезнең авылның исеме ничек соң?

Балалар:     Карадуган авылы

Почтальон: Ә бакчагызның исеме ничек? “Әкият” балалар бакчасымы?

Балалар:   Юк бу Карадуган балалар бакчасы.

Почтальон :  Сез уртанчылар төркеме балаларымы?

Балалар:  Юк без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары

Почтальон, Алай булгач бу посылка сезгә инде

   

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә. Балалар кем җибәрде икән? Кире адресын карыйк  

                  әле.Шүрәледән диелгән. Ачып карыйбызмы? Балалар, Шүрәле    

                 безгә бик күп әйберләр җибәргән. Әйдәгез мин сезгә сөйлим ә сез    

                  нәрсә икәнен белерсез. Үзе озынча, агачта үсә, аны дуңгызлар  

                  пошилар ашый, көз җиткәч коела. ( Шулай итеп берничә әйберне

                   белү). Балалар әле бу посылка эчендә хат та бар. Тыңлап карагыз

                      әле.  “Кадерле балалар! Минем бармакларымны Былтыр кысты.

                Миңа ярдәм итә алмассызмы икән? Шүрәле” Балалар, Шүрәлене

                коткарырга кирәк, барабызмы? Урман ерак , нәрсә белән барабыз?      

                ( Тылсымлы келәм белән )  Әйдәгез, утырышыгыз!

Балалар: Тылсымлы келәм! Илтеп җиткер син безне урманга.  

Тәрбияче: Юл да озын тоелмас. Безгә Таңсылу шигырьсөйләр.

                Әйдәгез урманга һәм кырга,

                Табигатькитабын укырга

                Бу китап гаять зур, гаять бай-

                Анда бар: җир, су, кояш, ай

Тәрбияче:  Балалар сез табигать сүзен ничек аңлыйсыз? Нәрсә соң ул? (Ул

                безнең җиребез, урманнар ,һава, кояш, су) Кем әйтер икән ә

                табигать безгә нәрсә өчен кирәк? ( Ул безне ашата, җылыта ,яшәү

                өчен бөтен кирәкле әйберләрне бирә)

Тәрбияче: Менә урманга килеп тә җиттек. Әйдәгез урман белән исәнләшик.

                (Исәнме урман)  Урманга кергәнче төп кагыйдәләрне искә төшерик

                 әле. Алар нинди кагыйдәләр әле?

1 Урманны чүпләмә

2 Урман җанварларын, кошларны рәнҗетмә

3Агачларны сындырма

Тәрбияче:Бик дөрес, балалар . Урман турында мәкальләр дә   күп. Берничәсен

                искә төшерик әле

1 Урман белән су- табигатьнең матурлыгы

2 Урмансызлык- уңайсызлык

3Кечкенә чишмәдән- елга була.

Тәрбияче: Карагыз әле, урман нинди гүзәл. Монда саф һава, кошлар сайрый.

                Ә бу агач астында нәрсә ул? Алыгыз әле. “Бу Былтырдан”диеп

                язылган. Укыйк әле.” Балалар әгәр сез бу табышмакларның җавабын

               белсәгез,Шүрәлене табарсыз”- дип язылган. Табышмакларны тыңлагыз:

1Язын дөньяга килә

  Көзен саргаеп коела     (яфрак)

2 Мылтык түгел, үзе ата,

  Аны бал корты ярата     (чәчәк)

3 Җәй буена бал җыя

   Кыш буена хәл җыя      ( бал корты)

(Шүрәле тавышы ишетелә)

Тәрбияче: Әйдәгез әле, Шүрәле тавышы бит  бу. Бик авырта бугай  

                  бармаклары.

Шүрәле:  Балалар, коткарыгыз мине бу бәләдән. Имне Былтыр харап итте.

Тәрбияче: Без сине коткарырбыз, Шүрәле. Тик син безгә урманыңны

                 күрсәтерсеңме?

Шүрәле:  Күрсәтермен, күрсәтермен! Коткарыгыз гына!( балалар Шүрәленең

               бармакларын кыскан бүрәнәдән коткаралар. Шүрәле рәхмәт әйтә.

                 Чәчәкләрне күрсәтә) Менә күпме чәчәкләр үсә. Мин хәзер    

                тамырлары белән өзеп алам да себерке ясап рәхәтләнеп чабынам.

Тәрбияче:  Балалар , Шүрәле дөрес эшлиме?

  1. Чәчәкләрне өзәргә ярамый
  2. Урман – аланнар ямьсезләнеп кала.

Тәрбияче: Нәрсә эшләргә ярый?   ( иснәргә, сокланырга, күзәтергә)

-Белдеңме инде, Шүрәле? Чәчәкләрне өзүдән күпме зыян килә.

Тәрбияче: Шүрәле , син ул күбәләкләрне нишләтәсең?

Шүрәле: Мин аларны тотам

Тәрбияче: Шүрәле дөрес эшлиме, балалар? Ни өчен?

Балалар: Күбәләкләрне, бөҗәкләрне тотарга ярамый. Аларны күзәтергә, карап сокланырга кирәк.

( Шүрәле кош оясын күрә, һәм шуңа сузыла)

Тәрбияче һәм балалар:- Тимә кош оясына Шүрәле! Ярамый! Аның белән нишләмәкче буласың?

 Шүрәле: Йомыркаларын алып кайтам да пешереп ашыйм

Тәрбияче: -Балалар, Шүрәле дөрес эшлиме? ( җаваплар)

                 Ни өчен?

          Кош ояларын туздырырга ярамый. Йомыркалардан кош балалары чыга.    

         Ояларга якын килмә кошлар курка.

Шүрәле: -Балалар, минем урманым нишләптер бушап калды. Кошлар  

            тавышы да ишетелми. Мин аларны карточкага төшереп алып калган  

             идем һич аера алмыйм кайсысы кышлаучы, кайсысы күчмә икәнен.  

             Миңа ярдәм итегез әле.

Тәрбияче: -Балалар , ярдәм итәбезме? Менә бу рәсемнәрне карагыз әле.

             Кайсысы күчмә, кайсысы бездә кышлаучы кошлар?( рәсемнәрне аеру)

          Карагыз әле балалар! Нинди матур керпе, куян.(уенчык керпегә, куянга  

          күрсәтә)

Шүрәле: Сез аларны өегезгә алып кайтыгыз. Анда рәхәтләнеп уйнарсыз.

Тәрбияче: Өйгә алып кайтырга ярыймы? Нигә ярамый?( өйләре урманда,  

                   балалары ялгыз кала)

Шүрәле: Мин күп нәрсәне белмәгәнмен икән. Киңәшләрегез, мине  

               коткарганыгыз өчен зур рәхмәт.

Тәрбияче:  Шүрәле , хәзер барысын да аңлады. Бер начарлык та эшләмәс

               инде. Хәзер безгә кайтырга кирәк. Әйдәгез урман, шүрәле белән    

               саубуллашыйк. Сау бул , урман! Сау бул Шүрәле!

Шүрәле: Урманга кайчан килсәгез дә кадерле кунагым булырсыз!

( Балалар келәмгә утыралар)

Тәрбияче: Урман безгә нинди файда китерә соң?

  1. Саф һава, җиләкләр, гөмбәләр, дару үләннәре, утын, агач бирә.
  2. Ә кешеләр урманга нинди зыян китерә?
  3. Чүплиләр, таптыйлар, янгын чыгаралар.

Тәобияче: Табигать җир- су, урман, чәчәкләр дибез, ә өйләр , машиналар  

                 каян килеп чыккан? (кеше ясаган)

  1. Балалар, мин сезгә төрле рәсемнәр күрсәтәм. Алар табигать иленнән һәм кеше кулы белән ясаган әйберләр. Аерып бирегез әле.

Кеше кулы белән эшләнгән әйберләр:

Тасма, бау, туп, тәгәрмәч, руль

Табигать иленнән:

Алма, тау, таш, елга, кояш, ай, җиләкләр

Тәрбияче:Менә кайтып та җиттек. Ошадымы сезгә бүгенге шогыль? Миңа

                 да сез бүген бик ошадыгыз. Урманда алган белемнәрегезне  

                 беркайчан да онытмагыз.

   

    ТАТАРСТАН         МИНЕМ

 

       

         РЕСПУБЛИКАМ

 

                              Татарстан республикасы

                               Балтач районы

 Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

                          Катнаш төрдәге

      Карадуган балалар бакчасы

 

          Зурлар төркемендә үткәрелгән

                    шогыль-конспект

 

     ТЕМА: “БЕЗ ТАБИГАТЬ БАЛАЛАРЫ”

                        2007-08 уку елы

                                      Тәрбияче: Юсупова. Р. М


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

Презентация "Табигать балалары"

Табигать ул- гүзәллек ,    могҗиза, тылсым!                                      ...

БЕЗ- ТАБИГАТЬ БАЛАЛАРЫ.

Табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету. Табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү. Урманда үз- үзенне тоту кагыйдәләрен үзлэштерү. Сөйләм телен үстерү....

без табигать балалары

Балаларның  табигатьбелән уңай аралашуын тәрбияләү мөһим, моның өчен әйләнә – тирәгә карата экологик дөрес,гуманлы карашка таянып эш итәргә кирәк.Балаларны  табигать белән таныштыру әй...

БЕЗ- ТАБИГАТЬ БАЛАЛАРЫ. (Уртанчылар төркеме)

Табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету. Табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү. Урманда үз- үзенне тоту кагыйдәләрен үзлэштерү. Сөйләм телен үстерү....