Занятие:"Әйдәгез урманга һәм кырга - табигать китабын укырга.”
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме

Занятие по обучению родному языку+слайды к нему

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_ekologiya_derese.doc939 КБ
Office presentation icon slaydy_k_teme_eydegez_urmanga.ppt477.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы

“31 нче номерлы “Энҗекәй” балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Тема:

 Әйдәгез урманга һәм кырга - табигать китабын укырга.”              

(Зурлар төркеме )

                                                  Төзеде: татар теле тәрбиячесе

                                                   Крешкова Л. П.

Алабуга

Максат: Информацион технологияләр, уен-ситуацияләр кулланып  табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету.

Бурычлар: 1. Сүзтезмәләр һәм җөмләләрне төрле ситуацияләрдә кулланып сөйләм телен үстерү, камильләштерү.

                    2. Гади диалогта катнаша белергә, мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү.

                   3. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен камильләштерү, табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Уенчык хайваннар, кошлар рәсеме, ясалма чәчәкләр, кошлар битлеге, билгеләр, Шүрәле өчен киемнәр, шартлы билгеләр, слайдлар.

Шөгыль  барышы: - Исәнмесез,балалар. Хәлләрегез ничек? ( Ишек шакыйлар, хат  кертәләр)

 Хат ташучы: Исәнмесез! Бу “ Энҗекәй ” балалар бакчасымы? Менә сезгә хат. Рәхим итеп алыгыз.

-Рәхмәт.

Тәрбияче: - Балалар, кемнән икән бу хат? Укыйк әле.Шүрәледән дигән. Эчендә нәрсә диеп язылган икән? (Тәрбияче хатны укый)-Балалар минем бармакларымны  Былтыр кыстырды. Миңа ярдәм итә алмассызмы икән? Шүрәле.”

Тәрбияче: -Балалар, Шүрәлене коткарырга кирәк, барабызмы?  Урман ерак, нәрсә белән барабыз? ( Тылсымлы келәм) Әйдәгез, утырышыгыз!

Балалар: Тылсымлы келәм! Илтеп җиткер син безне урманга.

Тәрбияче: -Юл да бик озын тоелмас. Безгә Әдилә шигырь сөйләр.

Әйдәгез урманга һәм кырга,

 Табигать китабын укырга.

Бу китап гаять зур,гаять бай-

Анда бар: җир,су,кояш,ай.

Тәрбияче: -Балалар, нәрсә соң ул табигать? Сез ничек аңлыйсыз. (Табигать ул- җир,су,урман,һава,кояш һ.б.)- Безгә табигать ни өчен кирэк?

Балалар: Ул безнең  хисләребезне тәрбияли, ашата, киендерә, яшәү өчен бөтен кирәкле әйберләрне бирә.

Тәрбияче: Менә килеп җиттек. Урман белән исәнләшик (-Исәнме, урман). Урманга кергәнче өч төп кагыйдәне искә төшерик. Алар нинди кагыйдәләр?

  1. Урманда шаулама, тавышланма.(1нче слайд карау)
  2. Урманны чүпләмә.(2нче слайд карау)
  3. Урман хайваннарын, кошларын рәнҗетмә.(5нче слайд карау)

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Урман турында  мәкальләр дә бик күп. Берничәсен искә төшереп  үтик.

  1. Агачларны үстерергэ  50 ел кирәксә дә, кисәргә- 5 минут та җитә.
  2. Урман белән су- табигатьнең матурлыгы.
  3. Урмансызлык- уңайсызлык.
  4. Бер агачтан унау үскән, ун агачтан- урман үскән.
  5. Кечкенә чишмәдән- елга була. (Мәкальнең башын тәрбияче әйтә, ахырын балалар әйтә).

Тәрбияче: Карагыз әле, урман нинди гүзәл. Монда саф һава, кошлар сайрый. Ә бу агач астында нәрсә ул? Алыгыз эле.

“ Бу- Былтырдан” диеп язылган. Укыйк әле, “Балалар, әгәр сез бу табышмакларга дөрес җавап бирсәгез, Шүрәлене табарсыз” дип язылган.

Табышмакларны тыңлагыз:

Без үзебез һәркайда,

Без кешеләргә файда.

Бездән өйләр салалар

Һәм мебельләр  ясыйлар.

Балалрга карандаш та,

Өстәлләр дә, чаңгы да. (агач)

  2.  Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп коела. (яфрак.)

3. Мылтык түгел, үзе ата,

Аны бал корты ярата. ( чәчәк)

4.Җәй буена бал җыя,

Кыш буена хәл җыя. (бал корты)

( Шүрәле тавышы ишетелә)

Тәрбияче: Әйдәгез әле, Шүрәле тавышы бит бу. Бик авырта бугай бармаклары.

Шүрәле: Балалар, коткарыгыз мине бу бәладән. Мине Былтыр харап итте!

Тәрбияче: Без сине коткарырбыз, Шүрәле. Тик син безгә урманыңны күрсәтерсеңме?

Шүрәле: - Күрсәтермен, күрсәтермен! Коткарыгыз гына! (Балалар Шүрәленең бармакларын кыскан бүрәнәдән коткаралар. Балалар Шүрәленең бармакларын кызганалар, сыйпыйлар. Шүрәле рәхмәтләр әйтә. Чәчәкләрне күрсәтә.)

Менә күпме чәчәкләр үсә. Мин хәзер тамырлары белән өзеп алам да, себерке ясап, рәхәтләнеп чабынам.

Тәрбияче: -Балалар, Шүрәле дөрес эшлиме?( җаваплар.)

-Ни өчен дөрес эшләми?( 3нче слайд карау)

  1. - Чәчәкләрне өзәргә ярамый.
  2. Чәчәкләрне өзсәң бал кортлары бал җыя алмый.
  3. Урман- аланнар ямьсезләнеп кала.

Тәрбияче: -Нәрсә эшләргә ярый?

(Иснэргэ, сокланырга, күзәтергә.)

-Белдеңме инде, Шүрәле? Чәчәкләрне өзүдән күпме зыян килә? (Бер бала шигырь сөйли)

Әгәр мин чәчәк өзсәм,

Әгәр сез чәчәк өзсәгез,

Әгәр бергә: сез һәм мин

Матур чәчәкләр өзсәк,

Бетэр шушы матурлык,

Бушап калыр бу алан.

Шүрәле, син моны исеңдә тот. Менә исегездә калсын, балалар!( Билгене күрсәтә.) Беркайчан да чәчәкләр өзмәгез!

Тәрбияче:- Ромашка, ромашка, кая болай ашыгасың?

Ромашка: Ашыкмый хәлем юк. Шакир бабайга салкын тигән, шуны дәваларга барам.( Бер балага бака яфрагы битлеге кидерелә. )

Тәрбияче: -Ә син бака яфрагы, кая барасың?

Бака яфрагы. – Гөлгенәнең күзенә арпа чыккан, шуны дәваларга барам. ( Энҗе чәчәк керә)

Тәрбияче: Энҗе чәчәк, энҗе чәчәк! Ә син кая чабасың?

Энҗе чәчәк: Гафу итегез! Альбина  апаның  нервлары какшаган,шуны дәваларга барам.

Тәрбияче: –Балалар! Чәчәкләрне, үләннәребез дару итеп тә кулланабыз. Менә ни өчен сакларга кирәк урманны. (Шүрәле күбәләкләр тоту хәрәкәтләре ясый башлый. )

Тәрбияче:- Шүрәле, син ул күбәләкләрне нишләтәсең?

Шүрәле: Мин аларны тотам.

Тәрбияче:- Шүрәле дөрес эшлиме, балалар? Ни өчен? (Җаваплар.)(4 нче слайд карау)

-Күбәләкләрне, бөҗәкләрне тотарга ярамый. Аларны күзәтергә, карап сокланырга гына ярый.

Тәрбияче: - Бик дөрес, балалар. Күбәләкләр турында җырда беләбез бит әле. (Ике бала “Бала белән күбәләк “ җырын җырлыйлар).

Менә ныклап исеңдә калдыр, Шүрәле .Бу билге “ Бөҗәкләрне, күбәләкләрне тотма!” ди. Сез дә, балалар, онытмагыз !

(Шүрәле агачтагы кош оясына үрелә.)

Тәрбияче һәм балалар. –Тимә кош оясына, Шүрәле! Ярамый! Аның белән нишләмәкче буласың?

Шүрәле: Йомыркаларын алып кайтам да пешереп ашыйм.

Тәрбияче:-Балалар, Шүрәле дөрес эшлиме?(Җаваплар)

-Ни өчен?

-Кош ояларын туздырырга ярамый. Йомыркалардан кош балалары чыга. Ояларга якын килмә, кошлар курка. Ишеттеңме, Шүрәле. Әгәр алай эшләсәң, кошлар бала чыгара алмас, урман кошсыз калыр. Ә кошлар булмаса нәрсә була?

(Агачларны корт ашый, игеннәрне явыз кортлар юк итә. Кошларның матур җырларын ишетмибез, шунлыктан бик күңелсез була.)

Тәрбияче: - Исеңдә тот, Шүрәле. Кошлар оясы яныннан ераграк йөр. Бу билгене (күрсәтә) исеңдә тот!(5 нче слайд карау) Безнең балалар кошлар турында шигырьләр дә белә.

(Балалар шигырь сөйләгәндә бер бала аю булып киенә.)

Шигырьләр: Х.Вахит “Уңган сыерчык”. Г.Афзал “Песнәк”. Ә.Бикчәнтәева “ Кара карга”.

Аю килеп керә.

Аю: _Кемнәр минем урманымда йөри?

Шүрәле: Син аю дус, бу балаларга тимә, алар мине коткардылар. Син алар белән уйна. ( Уен “ Җиләк җыям, как коям...”)

Тәрбияче: - Карагыз әле, балалар! Нинди матур керпе, куян. (Агач янындагы уенчык куян белән керпегә күрсәтә.)

Шүрәле: Сез аларны өегезгә алып кайтыгыз. Анда рәхәтләнеп уйнарсыз.

Тәрбияче:- Аны алып кайтыйк микән? Ярыймы балалар? Нигә ярамый? (Өйләре урманда, балалары ялгыз кала, ач булалар.)

Урман җәнекләрен өйгә алып кайтырга ярамый. Исегездә тотыгыз! (6 нчы слайд карау)

(Шүрәле агач сындырган була.)

Тәрбияче: -Тагын нәрсә эшлисең инде Шүрәле? Нишлисең син ул агач ботагы белән?

Ярыймы шулай? Ни өчен ярамый?

(Агач корый, ул авырый башлый, ямьсезләнә)

Безнең балалар агачны сындырырга ярамаганлыгын беләләр. Син дә онытма, Шүрәле( 7 нче слайд карау)

Шүрәле: Мин күп нәрсәне белмәгәнмен икән. Рәхмәт сезгә, балалар. Киңәшләрегез, мине коткарганыгыз өчен зур рәхмәт.

Тәрбияче: -Шүрәле, хәзер барысын да аңлады. Бер начарлык та эшләмәс инде. Хәзер  безгә кайтырга кирәк. Шүрәле, урман белән саубуллашыйк. Сау бул, урман! Сау бул, Шүрәле!

Шүрәле: Урманга кайчан килсәгез дә, кадерле кунагым булырсыз!

(балалар келәмгә утыра)

Тәрбияче: -Урман безгә нинди файда китерә?

  1. Саф һава, җиләкләр, гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре, утын, агач бирә.

-Ә кешеләр урманга нинди зыян сала?

  1. Чүплиләр, таптыйлар, янгын чыгаралар, кошларны, хайваннарны куркыталар һ.б.

Тәрбияче: - Менә без кайтып та җиттек. Бүгенге көннең истәлеге итеп, сезгә блокнотлар бирәм. Сез ул блокнотларга чәчәкләр, агачлар, күбәләкләр сүрәтләрен ясарсыз.

Сау булыгыз, балалар!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

занятие по теме "Без табигать балалары"

Конспект посвящен о поведении детей на лоне природы...

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

Конспект занятия в разновозрастной национальной логопедической группе «Без – табигать баласы»

Балаларның болын турында белемнәрен ачыклау; болын чәчәкләре, аларның исе, төсе, формасы; болында яшәүче бөҗәкләр турында белемнәрен камилләштерү.Балаларның сөйләмен, игътибарларын, фикерләүләрен үсте...

Конспект занятия по экологии " Табигать патшалыклары"

Цель занятия: закреплять и расширять знания детей об окружающем мире,его экологической  системе; вспомнить об отличиях  живойи неживой  природы. Продолжать воспитывать  бережноеотн...

Конспект занятия "Кыргый хайваннар"

балалар белән “кыргый хайваннар” төшенчәсен гомумиләштерү. Балаларның кыргый хайваннар турында, аларның тышкы характерлы үзенчәлекләре, яшәү рәвеше, повадках, туклану турында күзаллауларын...