Перспективный план по экологии
календарно-тематическое планирование по окружающему миру (средняя группа) на тему
План работы по экологическому воспитанию на татарском языке "Кышкы бакчада хезмәт һәм күзәтүләр"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kyshky_bakchada_kuztulr_hm_hezmt_itug_perspektiv_plan.docx | 32.96 КБ |
Предварительный просмотр:
КЫШКЫ БАКЧАДА КҮЗӘТҮЛӘР ҺӘМ ХЕЗМӘТ ИТҮГӘ ПЕРСПЕКТИВ ПЛАН
ОКТЯБРЬ
№П/П | ТЕМА | МАКСАТ | АЛЫМНАР | ҖИҺАЗЛАР |
1. | Үсемлекләр белән таныштыру. | Балаларның бүлмә гөлләре турын- да белемнәрен системалаштыру. Тышкы билгеләренә карап аера белергә өйрәтү. | 1.Гөлләрне күзәтү, аерым билгеләрен рен билгеләү. 2.Әңгәмә . 3.Су сибү, төпләрен йомшарту. | Яран гөленең төрләре, абага гөле, лейка белән су. |
2. | Үсемлекләр турында әңгәмә, төрле яфраклы гөлләрне күзәтү. | Үсемлекләр үсү өчен кирәкле шартлар турында белемнәрен арт- тыру. Мөстәкыйль рәвештә гөлләргә су сибәргә, тузаннарын сөртергә өй- рәтү. | 1.Гөлләрне күзәтү. 2.Әңгәмә уздыру. 3.Яфракларын сөртү. | Берничә төрле бүлмә гөле, лейка, дымлы чүпрәк. |
3. | Гөлләрне карау. | Кышкы бакчада үсүче бүлмә гөллә ре турында белемнәрен ныгыту. Гөлләргә үсү өчен кирәкле шарт- лар белән таныштыруны дәвам итү Балаларда тәрбиячегә булышу телә ге булдыру. | 1.Гөлләрне карау-нинди гөлләр үсә? 2.Аерым билгеләрен күрсәтү. 3.Корыган яфракларын алу. | Яфраклары саргая башла- ган гөлләре, кайчы. |
4. | Түтәлдә үсә торган гөлләрне кышкы бак- чада тәрбияләү. | Үсемлекләр үсү өчен кайбер шарт- лар җитеп бетмәгән очракта алар- ны кышкы бакчада тәрбияләп булу ын аңлату. Табигать почмагында үзләрен дө- рес тотарга өйрәтүне дәвам итү. | 1.Түтәлдән казып алган гөлләрне ка- рау, күзәтүләрдән чыгып әңгәмә узды- ру. 2.Савытларга балчык әзерләү. 3.Күчереп утыртуда балаларның булы- шуы. | Гөл савытлары, канна гөле, лейка белән су, кечкенә көрәкләр, алъяпкычлар. |
НОЯБРЬ
№П/П | ТЕМА | МАКСАТ | АЛЫМНАР | ҖИҺАЗЛАР |
1. | Аквариум балыклары. | Яшь үзенчәлекләренә туры китереп аквариум балыклары белән таныш- тыру. | 1.Табышмак әйтү. 2.Балыкларның төрлелеген карау, кайда яшәүләрен ачыклау. 3.Балыкларның яшәеше турында әңгә- мә. 4.Балыкларны ашату. | Аквариум, балыклар, ашату өчен җим (дафния). |
2. | Аквариум балыклары. | Аквариум балыклары белән таныш тыуны дәвам итү. Алган белемнәрен камилләштерү. | Аквариумдагы балыкларны карау,алар- ны ашату. | Аквариум, балыклар, ашату өчен җим (дафния). |
3. | Аквариумдагы суны алыштыру. | Балыкларга яшәү өчен кирәк бул- ган шартлар турында белемнәрен киңәйтү. Суны дөрес алыштырырга, эшне башкарганда пөхтә булырга өйрә- тү. | 1.Балыкларның яшәеше турында әңгәмә. 2.Аквариумдагы суны алыштыру. 3.Балыкларны ашату. | Балыклар белән аквариум, сачок, балыкларны салу өчен банкалар, кружка. |
4. | Ташбаканы күзәтү. | Ташбаканың тышкы билгеләрен, үз-үзен тотышын тасвирлап сөйләргә өйрәтү. | 1.Ташбаканы күзәтү. 2.Ташбака төрләре турында рәсемнәр карау. 3.Ташбаканы ашату. | Ташбака, ашату өчен яшел чәләр. |
ДЕКАБРЬ
№П/П | ТЕМА | МАКСАТ | АЛЫМНАР | ҖИҺАЗЛАР |
1. | Тәҗрибә үткәрү:суның парга әйләнүе. | Суның барлык тереклек ияләренә кирәкле булуын төшендерү. Су җылы урында торса өлешчә парга әйләнүен аңлату. Әйләнә-тирәне танып белергә өй- рәнү теләге булдыру. | 1.Табышмак әйтү, суның әһәмияте ту- рында әңгәмә үткәрү. 2.Суның парга әйләнүен күзәтү буенча тәҗрибә үткәрү. | Ике стакан белән су, капкач. |
2. | Тәҗрибә үткәрү:Һава белән тәҗрибә үткәрү. | Тере булмаган әйберләр турында- гы күзаллауларын киңәйтү. Чиста һаваны саклау теләге булды- ру. | Һава белән тәҗрибәләр үткәрү. | Вентилятор, полиэтилен пакет. |
3. | Суган утырту. | Суганчалар турында төшенчә бирү. Суганның бүлмәдә үсү өчен нинди шартлар кирәклеге белән таныш- тыру. Җир белән пөхтә эшләргә өйрәтү. Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белер- гә өйрәтү. | 1.Суган турында табышмак әйтү. 2.Суганны карау, файдалы якларын искә төшерү. 3.Хезмәт-суганны тартмаларга утырту. | Җир белән тартмалар, су- ган, су белән лейка. |
4. | Кошларны ашату өчен бодай чәчү. | Кошларның яшәү шартлары белән таныштыруны дәвам итү. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү. Бодай утыртырга өйрәтү. | 1.Кошлар турында кыскача әңгәмә. 2.Кошлар яратып туклана торган үсемлекләр турында әңгәмә. 3.Бодай утырту. 4.Эш урынын тәртипкә китерү. | Җир белән тартма,бодай орлыгы, лейка белән су. |
ЯНВАРЬ
№П/П | ТЕМА | МАКСАТ | АЛЫМНАР | ҖИҺАЗЛАР |
1. | Салат утырту. | Үсемлекләрнең үсүе өчен кирәкле шартлар турындагы белемнәрен камилләштерү. Хезмәт тәрбиясе бирү. Экологик күзаллауны үстерү. | 1.Узган шөгыльләрдә нәрсәләр утырттык-искә төшерү. 2.Үсемлекләр үсәр өчен кирәкле шартларны ачыклау. 3.Салат утырту,су сибү. 4.Йомгаклау. | Тартма белән җир,салат орлыгы, лейка белән су. |
2. | Тутый кошны күзәтү. | Тутый кошның тышкы кыяфәте, тән төзелеше турындагы белемнә- рен киңәйтү, аның турында төшен- чә бирү. Хезмәт тәрбиясе бирү, сак караш тәрбияләү. | 1.Тутый кошны күзәтү. 2.Вольерны чистарту, ашарга кую. | Читлектәге тутый кош, җим, савыт белән су, читлекне чистарту кирәк-яраклары. |
3. | Ояларны чистарту. | Кошлар турында кайгыртучанлык тәрбияләү. Кош ояларын чистартырга өйрәтү, эшне чиста, пөхтә башкару. | 1.Кошлар турында кыскача әңгәмә уз- дыру. 2.Ояларны чистартырга кирәклеге ту- рында сөйләшү, эш планын төзү. 3.Тутый кош ояларын чистарту. 4.Эшкә йомгак ясау. | Газеталар, савыт белән су, тутый кошлар өчен җим. |
4. | Каен һәм тирәк агачла- рының бөреләрен карау | Агачларны тышкы билгеләренә карап аера белергә өйрәтү. Үсемлекләрнең үсү шартлары бе- лән таныштыруны дәвам итү. Табигатькә сакчыл караш тәрбия- ләү. | 1.Саф һавада күзәтүләрдән чыгып агач һәм куакларның охшаш һәм аерым яклары турында әңгәмә. 2.Агач ботакларын суга утырту-көнен билгеләү. | Ваза белән су, каен һәм тирәк агачы ботаклары. |
ФЕВРАЛЬ
№П/П | ТЕМА | МАКСАТ | АЛЫМНАР | ҖИҺАЗЛАР |
1. | Бүлмә гөлләрен тәрби- яләү. | Балаларның гөлләр үсәр өчен якты лык, дым,яхшы туфрак, җылылык кирәклеген белүләрен ачыклау. Гөлләргә су сибү,йомшарту,яфракларын төрле юллар белән (пумала,чүпрәк белән сөртү,су бөркү) чиста тоту күнек- мәләрен ныгыту. Матурлыкка соклана белергә өйрә- тү. | 1.Бүлмә гөлләрен карау, исемнәрен искә төшерү. 2.Гөлләр үсү өчен кирәкле шартларны искә төшерү. 3.гөлләрне тәрбияләүнең алымнарын искә төшерү. 4.Гөлләрне төрле ысуллар белән юу-балаларның хезмәте. | Берничә бүлмә гөле, йом- шак чүпрәк, савыт белән су,пульвилизатор. |
2. | Кышкы бакчада үзгәре- шләр. (Тынычлык ярату чы гөлләр). | Бүлмә гөлләренең төрле булулары турында белемнәрен ныгыту. Гөлләрне тәрбияләү шартларын ныгыту. Кызыксыну, танып белү сәләтләрен үстерү. Матурлыкка соклану хисе тәрбия- ләү. | 1.Тынычлык яратучы гөлләрне карау, чагыштыру. 2.Хезмәт-гөл яфракларын сөртү,төплә- рен йомшарту. 3.Релоксация. | Цикломен, глоксиния, амариллис гөлләре, лейка белән су, таякчыклар, чүпрәк. |
3. | Бүлмә гөлләрен үрчетү. | Бүлмә гөлләрен төрле юллар белән үрчетергә мөмкин булуын аңлату. Күчереп утыртырга өйрәтү. | 1.Гөлләрне күчереп утыртуның әһәмия те турында әңгәмә. 2. Яшь үзенчәлегенә туры китереп,тәр- бияче теләге буенча гөлләрне күчереп утырту. 3.Эшләнгән эшкә йомгак ясау. | Гөл үсентеләре, гөл савыт- лары белән җир, лейка бе- лән су. |
4. | Суга утыртылган каен һәм тирәк ботакларын- дагы бөреләрне карау. | Күзәтүчәнлекне арттыру, сөйләм телен баету. Алган белемнәрен ныгыту. | 1.Ел фасылы турында әңгәмә. 2.Агач һәм куаклар рәсемнәре карау. 3.Вазада утыртылган ботакларны карау, үзгәрешләрне билгеләү, ни өчен үзгәрешләр булуын ачыклау. | Картина, рәсемнәр, бөрелән гән агач ботаклары. |
МАРТ
№П/П | ТЕМА | МАКСАТ | АЛЫМНАР | ҖИҺАЗЛАР |
1. | Тәҗрибә үткәрү:кишер белән чөгендерне яшел- лек өчен утырту. | Кишер белән чөгендернең тамыр- азыклар семьялыгына керүен аңла- ту. Тамыразыкны утырткач яшел са- бак-яфракчыгы турында белешмә бирү;су сибеп күзәтеп торырга ки рәклекне аңлату. Табигатьтәге үзгәрешләрне кызык- сынып күзәтү теләге булдыру. | 1.Кишер һәм чөгендерне карау, әңгәмә үткәрү. 2.Тамыразыкларны утырту, су сибү. 3.Эшкә йомгак ясау. | Орлыктан утыртылган үсе- ше турында схема, тартма белән җир, кишер белән чөгендер, лейка белән су. |
2. | Яңа балык-меченосецны күзәтү. | Балыкларның яшәү шартлары бе- лән таныштыруны дәвам итү. Яңа балык белән таныштыру, исе- мен әйтергә , балыклар арасыннан танырга өйрәтү. | 1.Ниди балыкларны беләбез?-искә төшерү. 2.Балыкларның яшәве өчен экологик чиста шартлар кирәклеге турында сөйләшү. 3.Балыкны күзәтү-тышкы күренеше, үз-үзен тотышы, башка балыклардан аерылып торуы. | Аквариумдагы балык, җим. |
3. | Гуппи балыкларының маймычларын күзәтү. | Балыкларның үсүе өчен кирәкле шартлар белән таныштыруны дә- вам итү. Балыкларны тышкы билгеләренә карап аера белергә күнектерү. Күзәтүчәнлек, сакчыллык тәрбия- ләү. | 1.Балыклар турында әңгәмә. 2.Рәсемнәр карау. 3.Маймычларны күзәтү. 4.Йомгаклау. | Банка белән маймычлар. |
4. | Аквариум үсемлекләре белән таныштыру. | Аквариумның кечкенә сулык бу- луын төшендерү. Балыкларның яшәү шартлары бе- лән таныштыруны дәвам итү. Аквариум үсемлекләре белән та- ныштыру. | 1.Аквариумны карау, нинди балыклар булуын ачыклау, тагын нәрсәләр булу- ын әйтү. 2.Аквариум үсемлекләрен карау, таныш тыру. 3.Балыкларны ашату. | Балыклар өчен җим, аквариум үсемлекләре (кабомба, элодея). |
АПРЕЛЬ
№П/П | ТЕМА | МАКСАТ | АЛЫМНАР | ҖИҺАЗЛАР |
1. | Чәчәк орлыкларын карау. | Чәчәкләрне орлыктан үрчетеп булуын аңлату. Табигатькә сак караш тәрбияләү. Матур чәчәкләр үстерү теләге булдыру. | 1.Ел фасылы турында әңгәмә. 2.Бакча чәчәкләре турында рәсемнәр карау, әңгәмә үткәрү. 3.Чәчәк орлыкларын карау, кайсы ор- лык нинди чәчәкнеке булуын аңлату. | Чәчәк рәсемнәре, төрле чәчәк орлыклары. |
2. | Кашкарый белән бәрхет чәчәкләре чәчү. | Чәчәкләре дөрес утыртырга өйрәтү. Чәчәк исемнәрен белүләрен ныгыту. Табигатьне матур итеп күрә белергә өйрәтү. | 1.Бакча чәчәкләре турында әңгәмә, орлыкларын карау. 2.Чәчәкләрне орлыктан утырту. 3.Башкарылган эшкә йомгак ясау. | Кашкарый, бәрхет чәчәк- ләре орлыклары, тартма белән җир, лейка белән су, алъяпкычлар. |
3. | Бальзамин гөле утырту. | Бальзамин гөле турында төшенчә бирү. Гөлне нинди шартларда үсүен искә төшерү. Үсемлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү. | 1.Гөлләр турында әңгәмә. 2.Гөлне утырту. 3.Башкарылган эшкә йомгак ясау. | Бальзамин үсентесе, тартма белән җир, лейка белән су. |
4. | Дәвалау үзлекләренә ия булган гөлләр белән таныштыру. | Бүлмә гөлләренең дә дәвалау үз- лекләренә ия булуларын аңлату. Алоэ, каланхоэ гөлләре белән та- ныштыру, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү. | 1.Гөлләрнең төрлелеге һәм охшаш як- ларын искә төшерү. 2.Шигырь уку. 3.Алоэ,каланхоэ гөлләре белән таныш- тыру, бу гөлләрнең дәвалау үзлекләренә ия булуы турында сөйләү. 4.Рәсемнәр карау, шигырьләр уку. | Рәсемнәр, алоэ, каланхоэ гөлләре. |
МАЙ
№П/П | ТЕМА | МАКСАТ | АЛЫМНАР | ҖИҺАЗЛАР |
1. | Кышкы бакчадагы те- реклек ияләрен күзәтү: кошлар, ташбака,әрлән. | Тереклек ияләренә карата шәфкать лелек, миһербанлылык тәрбияләү. Аларның яшәү шартлары белән таныштыруны дәвам итү. | 1.Кошлар турында әңгәмә, тутый кошларны карау. 2.Ташбака турында әңгәмә, ташбаканы күзәтү, аны ашату. 3.Әрләнне күзәтү. Яшәү шартлары белән таныштыру, аны ашату. | Читлектәге тутый кошлар, ташбака, әрлән. |
2. | Аквариумдагы әкәм-төкәмне күзәтү. | Әкәм-төкәмнең яшәү рәвеше белән таныштыру, аның файдасы турында мәгълүмат бирү. Игътибарлылык, тирә-юньгә сакчыл караш булдыру. | 1.Аквариумдагы балыклар, үсемлекләр- не карау, әңгәмә үткәрү. 2.Әкәм-төкәмне күзәтү, яшәү рәвеше белән таныштыру. | Аквариумдагы балыклар, әкәм-төкәм. |
3. | Тәҗрибә үткәрү:балчык, ком-аларның сыйфаты, үзенчәлекләре. | Табигатьтә бар нәрсәнең дә үз- кыйммәте булуын төшендерү. Балчык һәм комның әһәмиятен өйрәтү. Җир өслегендә чисталыкны сак- ларга кирәклеген төшендерү. | 1.Балчык, ком турында әңгәмә, үзлеклә- рен билгеләү. 2.Ком һәм балчык белән тәҗрибә үт- кәрү. 3.Җирдәге үсемлекләр турында әңгәмә. | Савыт белән балчык, ком, су, тәҗрибә өчен савытлар, фильтр ролен үтәүче тукыма. |
4. | Чәчәк үсентеләрен клумбаларга күчерү. | Кышкы бакчада башланган эшнең нәтиҗәсен күрә белергә өйрәтү. Хезмәт тәрбиясе бирү. Чәчәкләрнең кешеләргә шатлык ки терүен төшендерү. Матурлыкны күрә белергә, сакларга өйрәтү. | Әзер түтәлләргә тәрбияче ярдәмендә чәчәк үсентеләре утырту, су сибү. | Үсентеләр, эш кораллары, лейка белән су. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Перспективный план по экологии ( от 3х до 7 )
Перспективный план по экологии ( возраст от 3 до 7 лет) ...
Перспективный план по экологии на сентябрь в старшей группе
Наблюдения на прогулке, экспериментальная деятельность, беседы, игры, чтение художественной литературы, заучивание, труд в уголке природы и на прогулке....
Перспективный план по экологии
Важнейшей задачей является обогащение личного опыта положительного, гуманного взаимодействия ребенка с природой, расширение экологически ценных контактов с растениями и животными, объектами неж...
Перспективный план по экологии для детей старшего возраста.
ОСНОВНЫЕ ЗАДАЧИРАБОТЫ 1. Образовательные: формирование экологических представлений о взаимосвязях в природерасширить знания детей о животном и растительном мир...
ПЕРСПЕКТИВНЫЙ ПЛАН ПО ЭКОЛОГИИ В СТАРШЕЙ ГРУППЕ
Программное содержание: Дать детям понятие о звуках и буквах, а также органах артикуляции. Учить произносить отдельные звуки и звукоподражание, понимать, что слова состоят из звуков, звучат по-р...
ПЕРСПЕКТИВНЫЙ ПЛАН ПО ЭКОЛОГИИ В СТАРШЕЙ ГРУППЕ
Программное содержание: Познакомить детей с термином «слово». Учить различать звуки и слова. Дать понятие, что звуки сливаясь, образуют слова. Учить различать длинные короткие слова по их звучанию. Ра...
перспективный план по экологии младшая группа.
"Экологическое воспитание детей младшего возрастта в условиях реализации ДОУ".Цель: Воспитание бережного и правильного отношения к природе. Формирование навыков заботливого отношения к объектам живой ...