“Шаккатмалы һава” Зурлар “а” төркемендә үткәрелгән эксперименталь танып белү эшчәнлеге
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему
Әлеге эксперименталь эшчәнлектә зурлар төркеме балаларының «һава» турындагы белемнәре системалаштырылды, камилләштерелде, уйлау-фикерләү сәләтләре үсте.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
shakkatmaly_hava.docx | 23.06 КБ |
Предварительный просмотр:
ММББУ “Гомуми үсеш бирүче Актаныш 7нче балалар бакчасы”
“Шаккатмалы һава”
Зурлар “а” төркемендә үткәрелгән
эксперименталь танып белү эшчәнлеге
Тәрбияче: Галимова Рима Николай кызы
2015-16 уку елы
Максат: балаларны «һава» турындагы белемнәрен системалаштыру, камилләштерү, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.
Тәрбия бурычы:
Балаларда уңай эмоцияләр булдырып, тәҗрибәләр эшләргә теләк һәм кызыксынучанлык тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Бердәм эшчәнлек аша төркемдә күтәренке кәеф атмосферасы булдыру һәм логик фикерләп, уйланучан мәсьәләләрне бергәләп чишү алымнарын табуны үстерү.
Белем бирү бурычы: Танып белү һәм тикшереп карау эшчәнлегендә балаларның тәҗрибәләр ясап, һаваның үзлекләрен (күзгә күренми, төссез, хәрәкәтләнә, тоеп була) билгеләү буенча үз фикерләрен әйтә белергә күнектерү
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү
Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив, аралашу, музыка, хезмәт,
Методик алымнар һәм чаралар:сюрприз-момент, күзәтү, сүзле уен, сорауларга җавап
Җиһазлау: һәр балага җитәрлек санда ак халатлар, башка кияргә башлыклар, сулы стаканнар һәм саламчыклар (куыш таякчыклар), полиэтилен пакетлар, җилләткечләр, ручка капкачлары; матур бизәкле тартма, кабартылган шар, хат, Иа исемле ишәк рәсеме, әфлисун салынган савыт, сабын салынган савыт, духи сибелгән мамык салынган савыт, кабартылмаган шар, бүрәнкә
Сүзлек өстендә эш: лаборатория, эзләнүче лаборант, һава агымы
Алдан эшләнгән эшләр: һава температурасын күзәтү, җил белән уеннар, кешеләр,үсемлекләр, хайваннар тормышында һаваның роле турында әңгәмәләр үткәрү.
Эшчәнлек барышы:
1.ОЕШТЫРУ
Тәрбияче: Балалар , бүген мин бакчага килсәм, безнең төркем ишеге төбендә бер тартма ята иде. Анда менә шушы шар һәм хат бар иде. Мин сезгә хатны укып үтәм:
«Исәнмесез, балалар!Күптән түгел Ябалак дустым миңа кунакка килде.Ул миңа кабартылган шар бүләк итте һәм аның гади генә шар түгел, ә шаккатмалы искиткеч шар диде. Бернәрсә дә аңламыйм, нәрсәсе шаккатмалы инде аның, гап-гади шар?!Дуслар, бәлки сез миңа аңлатырсыз, нәрсәсе шул кадәр искиткеч икән соң бу шарның? Ишәк Иа».
Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, Иа исемле ишәк кайсы мультфильмнан соң ? (Винни Пух мультфильмыннан) Я, булышабызмы соң ишәккә?
Тәрбияче: Бу шар турында нәрсәләр әйтә аласыз?(Шар җиңел, оча, кызыл, матур, зур, түгәрәк, кабартылган, уенчык, бүләк, буш)
Тәрбияче: Никадәр күп сыйфатлар әйттегез. Мин сезнең шар т-да сөйләвегез бн килешәм, ә менә буш дигән фикер белән килешеп бетмим.
-Чыннан да шар буш микән соң, әйдәгез тикшереп карыйк (Тәрбияче шарны сүтә һәм һавасын чыгара). Ничек уйлыйсыз, нәрсә булды? (Шарның һавасы чыкты) Шар буш булганмы ?(Шар буш булмаган, аның һавасы булган)
2.ТӨП ӨЛЕШ
Тәрбияче: Балалар, сезнең һава һәм аның үзлекләре турында тагын да якынрак танышасыгыз киләме?Алай булгач, мин сезгә эзләнүче-лаборантлар булырга тәкъдим итәм. (Балалар ак халатлар, башлыклар кияләр)
Тәрбияче: Балалар лабораториядә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен төгәл үтәүне онытмаска кирәк: тавышланмаска, әйберләргә рөхсәтсез кагылмаска, сак эшләргә
3. БАЛАЛАР БЕЛӘН ЭШ
Тәрбияче: Әйдәгез 1 нче лабораториягә үтик.
Өстәлдә полиэтилен пакетлар ята . Әйтегез әле, алар эчендә нәрсә бар? (Пакет буш). Дөрес әйтәсез, алар буш. Әйдәгез, сезнең белән тәҗрибә ясап карыйк. Пакетны ике куллап тотып, уңга сулга йөртик һәм авызын бер кул белән кысып куйыйк. Пакет нишләде? (Пакет кабарды, аңа һава тулды)Чыннан да, пакет формасын үзгәртте,аңа һава тулды.
-Әйтегез әле,балалар , пакет хәзер бушмы? (Буш түгел анда һава бар)
- Без һаваны каян тутырдык?(Тирә-ягыбыздан)
- Һаваны сез күрәсезме? (Юк күрмибез. Ул күренми)
- Пакетның икенче ягына кулыгызны куеп карагыз, күрәсезме?Кулыгыз күренгәч, һава нинди төстә дип уйлыйсыз?(Ул төссез)
Тәрбияче: Димәк, Һава төссез, ул үтә күренмәле һәм ул тирә-ягыбызда
Тәрбияче: Әйдәгез 2 нче лабораториягә үтик.
-Каршыгызда су салынган стаканнар тора. Саламчыкларны авызга кабып, стакандагы суга тыгып өреп карыйк. Нәрсә булды?(Суда куыклар чыкты)
-Ничек уйлыйсыз, куыкчыклар ничек барлыкка килделәр?(балаларның җавабы)
-Дөрес, балалар!Кечкенә куыклар алар-безнең эчтән чыккан һава. Без өргән һава саламчык буйлап чыга, һава судан җиңелерәк булгач, куык булып өскә күтәрелә
Безнең эчебезгә һава ничек кергән соң? Димәк, без һаваны борын белән сулыйбыз һәм ул безгә яшәү өчен кирәк
Тәрбияче: Әйдәгез 3 нче лабораториягә үтик.
Күзгә күренми торган, төссез, безгә яшәү өчен кирәк булган һаваны тоеп буламы икән соң? Җилләткечләрне алып, тирә- ягыбыздагы һаваны үзегезгә таба җилпегез әле. Нәрсә тоясыз? (Җил тоябыз). Ничек уйлыйсыз, һаваны кайчан тоеп була? (Һава хәрәкәтләнгәндә аны тоеп була).
4.Физкультминутка.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез җил тдагы сүзле уенны уйнап, бераз ял итеп алыйк
Җил исә, исә, исә
Кар бураннар туздыра
Җил тына, тына, тына
Урам кар белән тула
Без җилдән курыктыйбыз
Рәхәтләнеп уйныйбыз
Тәрбияче: Әйдәгез эшебезне дәвам итик 4 нче лабораториягә үтик.
Балалар, монда без һаваның тавышы бар микән, шуны тикшерербез
Борын белән һаваны сулап, ручка капкачына өреп карыйм әле. Нәрсә ишеттегез? (Тавыш чыкты). Ничек уйлыйсыз, тавыш чыгарга нәрсә ярдәм итте? (Балаларның җавабы) Балалар, сез һаваның тавышын ишеттегез. Ручка капкачына мин өргән һава бәрелде һәм тавыш чыкты. Ә хәзер сез әкрен генә өреп карагыз. Ә хәзер көчле итеп өрегез. Ничек уйлыйсыз, кайчан тавыш көчлерәк чыга? (Балаларның җавабы). Һаваны ишетеп буламы соң? (Балаларның җавабы)
Тәрбияче: һава агымы көченә карап тавышны ишетеп була икән.
Тәрбияче: 5 нче лабораториягә кергәнче, бүлмәдәге һаваны исник әле. Нәрсә белән иснибез? Берәр ис сизәсезме? Димәк, бүлмәдә һава нинди дип уйлыйсыз? (Бүлмәдәге һава иссез)
-Хәзер күзләрегезне йомыгыз. ( Тәрбияче савыт эчендәге һаваны чыгара. Өстәлдә әфлисун, духи, сабын салынган капкачлы савытлар).
-Хәзер нәрсә исе чыкты?Әйе, дөрес әйттегез.
Тәрбияче: Һаваның исе юк дигән идегез бит? Ничек уйлыйсыз, каян чыкты соң бу исләр? (һаваның үзенең исе юк, ләкин һавага әйләнә- тирәдә яткан әйберләрдән төрле исләр тарала)
5.НЫГЫТУ
Тәрбияче: Балалар, мин сезгә үзем генә лаборант булып күрсәтим әле. Минем кулымда бурәнкә. Аның очына шар кигертелгән . Шар кабармаган, йоклый. Хәзер шушы бүрәнкәне суга батырам, шар нишләде? (Йокысыннан уянды.) Ничек уйлыйсыз, аны нәрсә уятты?(Балаларның җавабы)
Тәрбияче: Балалар, бүрәнкә эчендәге һаваны су этеп шар эченә кертте, һәм шар уянды.Һава әнә шулай бер урыннан икенче урынга күчә ала икән.
6. Йомгаклау
Тәрбияче: Бүген без сезнең бн һава турында тагын бер кат искә төшереп үттек. Тирә-ягыбызны һава әйләндереп алган. Ул һәрвакыт кирәк. Һәм һәрвакыт чиста булсын иде . Бүгенге сезгә нинди тәҗрибә үткәрү ошады?Өйгә кайткач, һава турында нәрсәләр дип сөйләячәксез
Тәрбияче: Иа исемле ишәкнең шары чыннан да шаккатмалы булдымы, ничек уйлыйсыз. (Әйе, чөнки аның эчендә һава бар икән. Ул һава безгә күренмәсә дә без аны сизә, тоя, ишетә алабыз)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)
Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....
"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.
Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...
"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү аркылы балаларның танып-белү эшчәнлеге
Рус халык әкияте "Шалкан" балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе. Аларга якын булган геройлар бабай, әби, кыз, эт, песи, тычканны уйнау рус телле балаларга да авырлык тудырмый. Әкиятне без мәктәпкә ...
Танып белү эшчәнлеге.
Тема: җэнлекләр урманда яши. Кечкенәләр төркемендә ачык занятие....
Танып белү эшчәнлеге.
Тема: Бу мин. Балаларның гәүдә өлешләре турындагы белемнәрен ныгыту....
Борынгыдан килгән түбәтәй (Танып белү эшчәнлеге)
Максат: Татар милли баш киеме - түбәтәйнең үзенчәлекләре турында балаларның белемнәрен баету.Тәрбия бурычлары: Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну, зәвык белән киенү теләге тәрбияләү.Үстерү бур...