"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү аркылы балаларның танып-белү эшчәнлеге
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Тазеева Гульнур Агзамовна

Рус халык әкияте "Шалкан" балаларның иң яраткан әкиятләренең берсе. Аларга якын булган геройлар бабай, әби, кыз, эт, песи, тычканны уйнау рус телле балаларга да авырлык тудырмый. Әкиятне без мәктәпкә әзерлек рус төркеме балалары белән сәхнәләштердек. Уен уйнау белән бер-рәттән театр уйнау балаларны татар теленә өйрәтүдә бик отышлы алым дип саныйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Шалкан" әкияте24.11 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

Автор:Тазеева Гөлнур Әъзәм кызы татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче

Воспитатели по обучению детей родному языку

Максат: балаларның сөйләмен көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар:

  1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, сөйләм күнекмәләренә өйрәтү.
  2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләменә карата кызыксыну һәм сизгерлек   уяту.
  3. Сөйләм әдәбе (сорау, мөрәҗәгать  итү, рәхмәт әйтү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен  камилләштерү.

 5-6 яшьлек рус телле балалар өчен 

Җиһазлау: йорт,койма,чиләк,кәрзин белән яшелчәләр, көрәк, су сипкеч,

              үлән яфраклары,песи,тычкан, эт костюмнары.

Эшчәнлек барышы

Экранда. Тәрбияче балалар белән урамда йөри. Шул вакыт тәрбияче җирдә орлык таба.

Тәрбиячесе: Балалар, карагыз я нашла семя. Интересно что выростит из него. Давайте мы его отправим в деревню – бабаю.

Тәрбияче орлыкны конвертка сала.

         Бик матур йорт. Койма белән әйләндереп алынган. Анда бабай, әби, кыз, эт, песи, тычкан яши. Йорт каршында бакча. Оясы янында эт йоклап ята. Йорт янындагы эскәмиядә песи йоклый. Татар музыкасы яңгырый.Бабай конверт тотып чыга һәм ачып орлык ала. Түтәл казып утырта, бакчада эшли,  су сибә. Кыз чыга.

Кыз: Исәнме, бабай. Син нишлисең?

Бабай:Эшлим. Су сибәм.

Кыз кыяр, кәбестә, кишер түтәлләре янына килә.

Кыз: Бу кишер. Кишер тәмле, баллы. Бу кыяр. Кыяр яшел, тәмле. Бу кәбестә. Кәбестә зур, матур.

Кыз кереп китә. Бабай үз эшендә. Коймалаларны чүкеч белән төзәткәли. Кыз чыга. Ике кырдагы күрше кызларын кунакка чакыра.

Кыз:Алсу, кил монда. Гүзәл, кил монда. Әйдә уйныйбыз.

Кызлар керәләр.

Кызлар: Исәнме, Алия. Хәлләр ничек?

Кыз: Исәнмесез. Әйбәт, рәхмәт. Песи – Мияу кил монда. Тычкан кил монда. Әйдә, уйныйбыз. Уен “Песи һәм тычкан” дип атала.

Уен “Песи һәм тычкан”

Уйнаучылар кулга кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер баланы –“тычкан”, икенчесен “песи” итеп билгелиләр. Песи тычканны куа башлый. Балалар шигырь әйтәләр:

Безнең песи бик сизгер:

Һәр тавышны ишетә.

Тычканнарны тотам дисә,

Армый-талмыйча көтә.

Балалар тычканны песидән сакларга, түгәрәк эченә кертмәскә тиешләр. Һәм, киресенчә, тычкан песидән түгәрәк эченә качып котыла ала.

Алсу, Алия, Гүзәл һәм Акбай түгәрәк ясап басалар. Песи тычканны куа. Тычкан кача, тоттырмый. Кызлар саубуллашып китәләр. Бабай чыга.

 Бабай:  Шалкан зур булып үскән. Ай – ай шалкан    зу-у-ур.  

Тарта – тарта тартып чыгара алмый. Шалкан тирәли йөри. Төпләрен йомшарта, су сибә.

Бабай: Әби, кил монда.

Өйдән алъяпкычына кулларын сөртә – сөртә әби чыга.

Әби: Нәрсә бабай?

Бабай:  Әби  шалкан зур. Әйдә бергә.

Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар – тарталар тартып чыгара алмыйлар.

Бабай: (Башын кашып)  Ай – ай зур шалкан. Ай –ай – ай.

Әби: Кызым, кил монда.

Сикерә – сикерә кыз чыга.

Кыз: (җырлый)     Шалкан, шалкан

                                Матур шалкан,

                                Зур шалкан,

                                Тәмле шалкан.

Бергә: Әйдә бергә.

Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар – тарталар тартып чыгара алмыйлар.

Бергә: Юк, булмый.

Бабай: (Шалкан тирәли әйләнеп)  Ай – ай зур шалкан. Ай –ай – ай.        

Кыз: Акбай, кил монда.

Акбай: Һау-һау! Шалкан зур.

Коерыгын болгый – болгый эт чыга. Шалкан тирәли әйләнеп, кызның артына килеп тотына.

Бергә: Әйдә бергә.

Эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар – тарталар тартып чыгара алмыйлар. Барысы да тирләрен сөртәләр.

Бергә: Юк, булмый.

Бабай: (Шалкан тирәли әйләнеп, аякларына суккалап)  Ай – ай зур     шалкан. Ай –ай – ай.  

Акбай: Мияу, кил монда. Әйдә бергә.

Тартылып, сузылып песи чыга. Кызның аякларына сырпаланып, шалканны әйләнеп чыга да эткә барып тотына.

Мияу: Шалкан зур, тәмле. Мяу-у-у!

Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга,бабай шалканга тотынган, тарталар – тарталар тартып чыгара алмыйлар.

Бабай: (Шалкан тирәли әйләнеп, башын кашып)  Ай – ай зур     шалкан. Ай –ай – ай.  Юк, булмый.

Мияу: Тычкан, кил монда.

Чи – чи килеп тычкан чыга. Шалкан тирәли әйләнеп, песи артына барып тотына.

Тычкан: Шалкан зур, зур, шалкан тәмле.

Бергә:Әйдә бергә.

Тычкан песигә,песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар – тарталар тартып чыгаралар. Шалкан торып баса. Барысы сөенешәләр. Ишек шакыйлар.

Әби: Кем анда?

Балалар: Без. Исәнме, бабай. Исәнме,әби.

Бабай, әби: Исәнмесез, балалар.

Бабай: Балалар, бу шалкан. Бу, яфрак. Яфрак нинди?

Кыз: Яфрак яшел.

Бабай: Бу шалкан. Шалкан нинди?

Малай: Шалкан сары, зур, тәмле.

Бабай: Бу тамыр.

Тәрбияче: Балалар видите из нашего семя вырос Шалкан - Репа. Ребята смотрите у меня есть несколько картинок. Разложите их правильно. Если вы правильно разложете их то мы увидим работу нашего бабая.

Балалар тәрбияче биргән карточкалаларны тезәләр. Анда орлыкның үсү юлы сүрәтләнгән.

Әби: (Өчпочмак күтәреп әби чыга) Балалар, килегез монда. Алсу, мә өчпочмак, аша. Азат, мә шалкан, аша. Бабай, мә чәй, эч. (Рәхмәт әйтеп, алалар. Тәмле дип мактап ашыйлар.)“Бар матур бакча” җыры яңгырый башлый. Түгәрәк ясап, шалканны уртага алып җырлыйлар.

 Бар матур бакча,

Анда шалкан үсә.

Менә шундый зур шалкан,

Менә шундый кечкенә.

 

Кушымта:

Шалкан ,шалкан кил әле

Биеп-биеп кит әле.

Әллә-лә, әллә-лә,

Биеп, биеп кит әле.

Бабай кунакларны шалкан белән сыйлый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

“Шаккатмалы һава” Зурлар “а” төркемендә үткәрелгән эксперименталь танып белү эшчәнлеге

Әлеге эксперименталь эшчәнлектә зурлар төркеме балаларының «һава» турындагы белемнәре системалаштырылды, камилләштерелде, уйлау-фикерләү сәләтләре үсте....

Танып белү эшчәнлеге.

Тема: җэнлекләр урманда яши. Кечкенәләр төркемендә ачык занятие....

Танып белү эшчәнлеге.

Тема: Бу мин. Балаларның  гәүдә өлешләре турындагы белемнәрен ныгыту....

Тема: «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме.

Максат: Балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның эмоциональлеген үстерүТәрбия бурычы: әкият геройлары  белән кызыксыну тәрбияләү, күмәк хезмәткә омтылыш уятуҮстерү бурычы: Балаларның...

Борынгыдан килгән түбәтәй (Танып белү эшчәнлеге)

Максат: Татар милли баш киеме - түбәтәйнең үзенчәлекләре турында балаларның белемнәрен баету.Тәрбия бурычлары: Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну, зәвык белән киенү теләге тәрбияләү.Үстерү бур...