Табигать почмагы
консультация по окружающему миру (младшая группа) на тему

Ямалова Гулфара Мунавировна

2 кечкенәләр төркемендә табигать почмагы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigat_pochmagy.docx21.15 КБ

Предварительный просмотр:

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк, итештеру эшчэнлегенен тизлеге арткан саен, экологик проблемалар кубэя бара. Экология проблемасынын глобаль проблема булып, анын узебез яши торган урында да чагылуы тэрбиячедэ борчылу тудыра hэм торле педагогик эшчэнлеккэ этэрэ. Экологик анлылык, фикерлэу дэрэжэсе, культурылылык – болар килеп туган хэлдэн чыгунын бердэнбер юлы булып тора. Э мона балаларга кече яшьтэн экологик тэрбия биреп кенэ ирешергэ момкин . Табигатьне кузэту, аны ойрэну, сакларга омтылу – балаларнын рухи доньясын баета, уйларга ойрэтэ.

Монын очен без торкемдэ шартлар тудырырга, экологик почмак булдырдык. Бүлмәдәге табигать почмагы балаларның аеруча яраткан урыннары, чөнки монда ел буе салкын яңгырлы көзме ул, кар-буранлы кышмы, һәрвакыт яшеллек, матурлык. Бу урын һәрвакыт балаларга табигать турында, аның матурлыгы турында, аны якларга, сакларга  һәм һәрвакыт кайгыртып торырга кирәклеген исләренә төшереп тора .   Табигать почмагын яшь узенчэлегенэ туры килерлек итеп җиһазладык. Шул максаттан озак һәм матур итеп чәчәк атучы гөлләр:  бегония , алоэ, герань, колеус,аукуба,фикус утырттык.  Аквариум булдырып анда алтын балык җибәрдек. Табигать почмагында ел фасылларын күрсәтеп торучы рәсемнәр булдырдык.  Табигать белән таныштыру билгеле бер эзлеклелектә: гадидән катлаулануга  таба алып барыла. , 2-3 яшьлекләр үсемлекләр, хайваннар, тере булмаган табигать күренешләре белән таныштырыла. Үсемлекләрнең кайбер үзенчәлекләрен аерып күрсәтергә (яфракларның төсе чәчәк формасы),җәнлекләрнең хәрәкәтен,ничек итеп кычкыруларын өйрәтәбез. Бу вакытта балаларның күрү, ишетү анализаторлары үсә, күзәтә торган объектка кызыксынулары, игътибарлары арта, аларга сак караш формалаша. Эш кварталлап алып барыла, ел вакыты да исәпкә алына. Чөнки шушы вакыт барышындагы күзәтү, әңгәмә , биргән белем балаларга якын, һәм истә кала.

Табигатҗ почмагында эш, күзәтүләр һәр ел фасылына туры килерлек итеп үткәрелә. Көз – табигать почмагын оештырып җибәрү вакыты.Балалар бакчага килгәч бүлмәләр белән таныштырганда аларның игътибарын табигать почмагына юнәлтәм.Андагы матур гөлләргә,аквариумда йөзгән балыкка,читлектәге попугайга игътибар итәргә кушам,аквариум янында шауламаска кирәклеген,аны ничек ашатырга кирәклеген аңлатам.

     .Аквариум балыгын башта аңлатып үзебез ашатабыз,күпмедер вакыттан соң 1-2 бала белән кашык ярдәмендә ашарга салабыз,әкренләп шулай барлык балалар да бу эшкә тартыла.

       Балалар hәр көнне гөллэрнен ничек усеп, чәчәк атуын күзәтәләр. Шау чәчәктэ утырган үсемлеклэрнен матурлыгын куреп сокланалар. Эгэр даими тәрбиялэмәсәң, аларнын шулай үсмәячәген, үсемлеклэрнең дэ тере табигать икәнен, аларның үсешенә яктылык, су сибеп тору, төплэрен йомшарту кирэк икэнен уз күзлэре белэн куреп торалар. Гөллэрнен төренә, нинди табигать шартларына яраклашып усуенэ карап, тэрбиялэу ысуллары да торле икэнен узлэштерэлэр, - бу максаттан махсус шөгыльлэр үткәрелә.

Көз-көзге байлык чоры,бу вакытта бакчада бик күп яшелчәләр өлгерә.Табигать почмагына  төрле яшелчәләрнең муляжларын куябыз.Балалар шөгыльләрдә, экскурсияләр вакытында өйрәнгән яшелчәләрне тагын да танып әйтергә  өйрәнәләр.Кыш көне эшләр дәвам иттерелә.Гөлләргә бергәләп су сибәбез,яфракларының тузаннарын сөртәбез. Бу вакытта балалар белән бергәләп суган утыртабыз. Алар суганның тишелеп чыкканын күзәтәләр,кыягының яшел төстә икәнен өйрәнәләр.

Яз көне табигать белән бергә табигать почмагы да җанлана.Бу ел фасылында эш төре төрләнә,күбәя. Балалар элек башкарган эшләрне дәвам итәләр.Тал,топол ботакларын алып кереп утыртабыз.аларның бөреләре ачылганын балалар зур кызыксыну белән күзәтәләр.Тартмачыкларга чәчәк орлыклары(астра,бәрхет гөл,салҗвия) чәчәбез,март-апрелҗ айларында бүлмә гөлләрен күчереп утыртабыз.Бу вакытта балалар  тамыр белән танышалар,гөлләр үсү өчен кирәк булган шартлар белән танышалар.

       Үзебез тәрбияли торган балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә, ишетә, аның белән соклана белергә өйрәтү,һәрбер җан иясенә карата мәрхәмәтлелек, җанлы һәм җансыз табигатьне саклау, яклау хисе тәрбияләүне максат итеп куйдым. Табигать белән аралашу, якыннан танышу балаларда иң гүзәл хисләр тудыра. Кояш чыгуын, батуын, агач яфракларының шаулавын, елгаларның агуын тыңлап үскән бала гына табигатьнең иң якын дусты була ала. Нәни баланың матур чәчәккә, агач яфрагына карап, кошлар сайравын тыңлап тәэсирләнүе, ягъни соклану – сокланмавы, аның шул яшендә булган экологик аңы ни дәрәҗәдә булуы хакында сөйли.

                        Актаныш районы Теләкәй балалар бакчасы

           

    “  Балалар бакчасының  кечкенәләр төркемендә табигать почмагы”

                                               

                                                    Тәрбияче: Ямалова Г.М.

 

                         

  

  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

занятие по теме "Без табигать балалары"

Конспект посвящен о поведении детей на лоне природы...

"Табигать-тиңсез хәзинә" итоговая деятельность по экологическому воспитанию детей в подготовительной группе

Экологическая деятельность на татарском языке для детей подготовительного возроста ДОУ. Песни, стихи, игры о природе. ...

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

Уртанчылар төркемендә УМК почмагы

Туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек.Эшчәнлекләр өчен кулланма материал...